12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Альфия Садыкова25
Россия, Татарстан респ., Казань

Дәреснең максаты:

1.     Х. Әюповның тормыш юлын карау.

2.     Әдипнең иҗат үзенчәлкләрен ассызыклау.

3.     Шигырьдәге проблеманы билгеләү, төп идеясын ачыклау.

Җиһазлау:

1.     Х.Әюповның портреты.

2.     Шигырьләр җыентыгы.

Дәрес төре: Катнаш дәрес

Кулланылган методлар:

1.     өлешчә эзләнү;

2.     проблемалы бәян итү;

3.     иҗади уку.

Кулланылган алымнар:

1.     сорау-җавап;

2.     әңгәмә;

3.     сәнгатьле уку.

Принциплар:

1.     фәннилек;

2.     оптимальлек;

3.     укыту-тәрбия берлеге;

4.     әсәрне субьектив тану;

5.     әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак кабул итү.

 

 

 

 

 

 

 

 

I Оештыру этабы:

- укучылар белән исәнләшү.

- дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

- укучыларның дәрескә килү-килмәүләрен билгеләү.

 

II Актуальләштерү этабы:

-Теманы билгеләү. Шагыйрьнең портреты белән таныштыру.

 

III Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы:

-Авторның биографиясен язып кую;

-Иҗатының башкалардан аермалы якларын билгеләү;

-Авторның “Ертык” шигырен анализлау:

- хисләрнене ачыклау;

- идеясын билгеләү;

- проблеманың нигә бәйле булуын ачыклау;

-проблеманы чишү юлын эзләү.

 

IVДәресне йомгаклау этабы:

-белемнәрне ассызыклау;

-шигырьгә гомуми бәя;

-укучыларның эшләрен бәяләү;

-өйгә эш бирү;

-саубуллашу.

 

 

 

 

 

 

 

I.   Оештыру этабы:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Ни хәлләрегез бар? Дәрескә барыгыз да әзерме? Барыгыз да биредәме? Утырыгыз.

II.                       Актуальләштерү этабы:

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән күренекле шагыйрь-Хәррас Әюп иҗатын өйрәнәчәкбез. Бу шагыйрь турында ниләр әйтә аласыз?Яхшы. Әйдәгез әле аның биографиясен язып үтик. Дәфтәрләрегезне ачып числоны, теманы язып куегыз.

Ш. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы:

·        1946,21 августында Мөслим районы Түреш авылвнда колхозчы гаиләсендә туа.

·        1964-69 КДУда татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

·        1969-72 Мөслим район газетасында әдәби хезмәткәр.

·        1972-1983 “Татарстан яшьләре” газетасы редакциясендә эшли.

·        1980 беренче китабы басыла – “Ышаныч”.

·        1983 елдан Татарстан китап нәшриятында эшли.

·        2008,7 октябрьда вафат була.

Әдип безнең алга табигатьнең, туган як туфрагының телен белүче, милләтен, халык язмышын кайгыртучы булып килеп баса. Ул куш кушырып, булганга риза булып утыручы түгел. Бу аның күптөрле шигырьләрендә чагыла-иҗатының асылы да.

Сезнең каршыгызда әдипнең “Ертык” шигыре. Бу аның иң көчле шигырьләренең берсе. Эчегездән генә укып чыгыгыз.

Укыдыгызмы? Ә хәзер мин сәнгатьле итеп укып чыгам,тыңлап торыгыз.

Укучылар, шигырь нәрсә турында?

Әйдәгез строфалап карап чыгыйк.Беренче строфа нинди хисләр белән яылган? Монда көлү алымнарының кайсысы кулланылган? Ул нәрсә аркылы чагылыш тапкан?

Икенче строфа- атом бомбалары барлыкка килүнең сәбәбен автор нидән күрә?

Өченче строфа- Хисләр кискенләнә,тирәнәя. Нәрсәнең нурлары табигатьне корыткан,ди? Автор менә шуның турында уйлана,авторны шул борчый. Ә кешеләр моңа игътибар итәме? Алар моның турында уйланамы?

Дүртенче строфа-  “Йөрәкне йон басу” ны ничек адлыйсыз? Балаларны ташлап калдыру очраклары сирәкме? Һәрберегезнең моңа мисал китерә аладыр, әйе бит,укучылар?

Бишенче- Менә сез “рухи ярлылык” дип нәрсәне әйтә алыр идегез? Ничек аңлыйсыз? Менә хәзерге заман яшүсмере өчен бу сүзтезмә нәрсәне аңлата? Җир шары кемгә һәм ни өчен тар?

Алтынчы- Нәрсә ямала алмый бик тиз генә,ди автор? Монда милләтләргә кизәнү астында нәрсә күз алдында тотыла?

Җиденче- Йомгаклап автор нәрсә ди инде? Дөньядагы афәтләрнең сәбәбе нидә ди? Бу проблеманы чишү юлын тәкъдим итәме автор? Сез нәрсә тәкъдим итер идегез?  

IV. Йомгаклау этабы:

Димәк, укучылар, әйдәгез әле, нәтиҗәләр ясап үтик:

Авторның иҗат үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?

“Ертык” шигыренең төп идеясы, проблемасы?

Яхшы, укучылар, шуның белән дәресебез тәмам. Сорауларыгыз булмаса, саубулыгыз.

 

 

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.