Материал к уроку ОБЖ на тему «Первая помощь» (11 класс)

0
0
Материал опубликован 7 October 2018

ТИН укытучылары өчен мәхсус методик бердәмлек.

 

Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм аның әһәмияте”


 

Автор: Сибгатуллин Р.Т. югары квалификацияле

ТИН укытучысы



 

Актаныш 2018 ел.



 

Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм аның әһәмияте.

Беренче медицина ярдәме төрле бәхетсезлек очракларында күрсәтелә, ул зыян күрүчеләрнең гомерен һәм сәләмәтлеген саклап калуга , хәлнең катлаулануына ирек куйму һәм җәрәхәт яисә авыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән газапларны җинеләйтүгә юнәлтелгән иң гади медицина чараларыннан гыйбарәт.

Шарларга һәм конкрет ситуациягә бәйле рәвештә беренче медицина ярдәмен табиблар, урта медицина персоналы, шулай ук үзенә һәм бер-береңә ярдәм итү тәртибендә беркадәр медицина әзерлеге булган кешеләр күрсәтә ала !!!


 

Беренче медицина ярдәме кагыйдә буларак , һәләкәт булган урында күрсәтелә һәм үз эченә мондый чараларны ала :

Кан агыну вакытлыча туктатып тору;

Җәрәхәтләргә һәм пешкән урыннарга махсус бәйләвеч салу;

Сөяк сыну , каймыгу яисә чыгу, бәрелү очракларында иммобилизация (шин яки кул астында булган әйберләрдән шин ясап салу);

Ясалма сулыш алдыру һәм йөрәккә турыдан-туры булмаган массаң ясау;

Шәхси аптечкадагы (АИ-2) медицина чараларын куллану ярдәмендә нурланыш зыянын булдырмау;

Агуланганда , агулы еланнар яки бөҗәкләр тешләгәндә ярдәм курсәтү.


 

Моны һәркем белергә тиеш !!!

Беренче ярдәме күрсәтүнең гомуми кагыйдәләре бар:

Зыян курүчене , тормышына куркыныч янамаса гына , урыныннан кузгатырга ярый;

Беренче медицина ярдәме курсәтә башлаганчы , сулыш юлларының чисталыгын тәэмин итеп, сулышын һәм йөрәк тибешен тикшерергә кирәк;

Квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен , “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырырга;

Зыян күрүче бик авыр хәлдә икән , аңа , “ашыгыч ярдәм” машинасы килеп җиткәнче, беренче ярдәме күрсәтүне дәвам итәргә;

Әгәр дә зыян күрүче аңында булса, аннан беренче ярдәме күрсәтергә рөхсәт сорарга кирәк.


 

Беренче медицина ярдәме күрсәткәндә, мөмкин кадәр сак эш итү таләп ителә.

ИГЪТИБАР !

Тупас эш итү , көч куллану зарар күрүченең тагын да катландырырга мөмкин.


 


 

Бәрелгән һәм сынган урыннарга элмәксыман бәйләвеч салу:

А- борынга; Б – маңгайга; В - ияккә


 

Әгәр дә беренче медицина ярдәмен ике яки берничә кеше күрсәтсә, алар узара килешеп эшләргә тиеш. Бу очракта ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе, җитәкче булып , калганнарының ярдәм күрсәтүе белән идәрә итә.


 

 

Башка калфаксыман бәйләвеч салу. Бинт урауның тәртибе цифрлар белән күрсәтелгән.

Беренче медицина ярдәме күрсәтүгә керешкәнче, алымннарның эзлеклеген билгеләү зарур . Иң элек зарар күрүченең гомерен саклап калуга юнәлтелгән алымнарны яки алга таба алардан башка ярдәм күрсәтеп булмый торганнарын кулланырга. Әйтик бот сөяге сынганда һәм артериядән кан киткәндә , иң элек тормыш өчен куркыныч булган кан агуны туктатырга кирәк, шаннан соң гына җәрәхәт стериль бәйләвеч белшн бәйләнә, аякка шин яки , сынган урын кузгалмаслык итеп, кул астында булган әйберләрдән ясалган җайланма салына.


 

Башка йөгәнсыман бәйләвеч салу. Башта җәрәхәт бик күп булганда салына.


 


 

Күкрәк җәрәхәтләнгәндә салына торган бәйләвечләр:

Сулда – спиральсыман; Уңда – әвернәле.


 

Моны һәркем белергә тиеш!!!

Беренче медицина ярдәме күрсәткәндә ,махсус яки кул астында булган чаралар кулланыла.

Беренче ярдәм күрсәтүнең махсус чаралары:

Бәйләвеч материал- бинтлар, шәхси бәйләвечле пакетлар, зур һәм кечкенә стериль бәйләвечләр ,мамык.;

Кан агуны туктату өчен, тасма һәм көпшәсыман жгутлар;

Кайбер медикаментлар-йодның 5% лы спиртлы эремәсе(ампулада яисә шешәдә), 1-2% спиртлы бриллиант эремәсе(зеленка), валидол, нашатырь спирты (ампулада);

Аяк-кулны кузгалмаслык итеп бәйләп кую өчен, фанер, баскычлы яисә тишекле махсус шиннар;

Беренче ярдәм күрсәткәндә кул астында булган мондый әйберләрдән дә файдаланырга мөмкин :

Бәйләвеч салганда, чиста җәймә, күлмәклүр , төрле(төсле булмаганы яхшырак) тукыма кисәкләрә;

Кан агуны туктату өчен, чалбаркаешы яки итәк чабуы, бөтереп чорналган тукыма кисәге;

Шин ясау өчен, каты картон, фанер, таяк, такта кулай.

 

Сынган очракта беренче медицина ярдәме.

Сыну – сөяк бөтенлеген бозылуы. Ул егылып төшкәндә , бәрелгәндә. Һәләкәткә очраганда, гадәттән тыш хәлләрзонасында булырга мөмкин. Сөяк сыну ачык яки ябык була. Ачык сынганда, сыну урыны да яралана.

Сынуның төп билгеләре: авырту, бераз шешеп китү , кан саву һәм очлыкларның хәрәкәтләнмәве. Ачык сынганда ярадан сөяк кыйпылчыклары куренеп торуы мөмкин. Кан агуы ихтимал. Бигрәк тә артериянең зарарлануы куркыныч.

Ачык сыну вакытында кан күп акканлыктан, иң элек кан агуны туктату чарасын күрергә кирәк , аннан соң ярага стериль бәйләвеч салына. Авыртуны баса торган укол ясала, аннары сынган урын алдан әзерләнгән яки кул астында булган җайланма ярдәмендә иммобилизацияләнә.

Сөяк сынган урын, кузгалмасын өчен, махсус шин яки кул астында булган әйберләрдән ясалган җайланма ярдәмендә ике урыннан(сынган урыннан өстәрәк яки астарак) бәйләнә.

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.