12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ахтямова Гузалия Гильмутдиновна24
Россия, Татарстан респ., Казань

Сүз ясалу ысуллары

Татар теленнән дәрес планы

Укытучы: Ахтямова Г.Г.

Класс: 10

Дата: 2.04.2023

Дәрес темасы: Сүз ясалу ысуллары

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе.

Максат:

Укучыларның булган белемнәренә нигезләнеп сүз ясалу ысуллары турында мәгълүматны тирәнәйтү.

2. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә , кыскартылма сүзләрне искә төшерү, аларның дөрес язылыш үзенчәлекләре турында сөйләшү, аларны сөйләмдә куллану.

3. Укучыларның сүз байлыгын үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т- татар телен рус теле белән бәйләп өйрәнү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- уку максатын мөстәкыйль билгеләү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

П р е д м е т -  турында сөйләшү сүз ясалу ысулларын турында сөйләшү;

Шәхескә кагылышлы - укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү;

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, аңлату-күрсәтү, күнегүләр эшләү, Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә , кыскартылма исемнәрне таба һәм аера белү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү.

Материал һәм җиһазлаү: 10 нчы сыйныф өчен Г. Р. Галиуллина, М. М. Шәкурова тарафыннан эшләнгән “Татар теле” дәреслеге. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020, мультимедиа-проектор, экран, ноутбук, индивидуаль карточкалар, аудиоязма; презентация, Габдулла Тукай шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар, тест биремнәре.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру - ориентлаштыру (15минут)

1. Дәресне оештыру (2 минут)

Укытучы: Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Укучылар, бүген безгә кунаклар килде. Татар халкында борынгыдан ук кунакны якты йөз белән каршы алу гадәте сакланып килгән. Әйдәгез без дә бер-беребез һәм кунаклар белән елмаеп исәнләшик һәм дәресебезне башлап җибәрик. (исәнләшик)

Дәресебезне шундый сүзләр белән башлап җибәрәсем килә: “Кечкенә уңыш белән зур уңыш башлана”.

Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

Дәрестә башкарылган һәр бирем - ул кечкенә уңыш, ә алардан зур уңыш барлыкка килә.

Укытучы: Бүгенге дәрестә сезгә,укучылар, уңыш юлдаш булсын.

2) Өй эшен тикшерү (3 минут)

- Өй эшен тикшереп алый әле. Сезгә нче күнегүне язмача үтәргә кирәк иде. (эшләнешен тикшерү.)

3) Уку мәсьәләсен кую ( 5 минут)

Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, тактага карыйк әле. Тактада бирелгән сүзләрне укыйбыз. Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

Приём “Корзина”

Бу сүзләрне урнаштырыр өчен ничә кәрҗин кирәк булыр икән? (7 кәрҗин)

Сүз, акккош, бакча, ТР, эш, кычыткан чыпчыгы, ир-ат, утыра – утыра ардым, аллы – гөлле, яланаяк, бака яфрагы, КФУ, каенлык, үги ана яфрагы, йөгерә – йөгерә килдем, тимерчыбык, радиотапшыру, Камаз, бер-ике.

Тамыр

ясалма

кушма

парлы

тезмә

кыскартылма

Кабатлаулы сүзләр

сүз

бакча

аккош

ир-ат

үги ана яфрагы

ТР

утыра – утыра ардым

эш

каенлык

яланаяк

аллы – гөлле

кычыткан чыпчыгы

КФУ

Йөгерә – йөгерә килдем



тимерчыбык.

бер - ике

бака яфрагы

радиотапшыру







Камаз




- Укучылар, бу биремне эшләгәч, бүгенге дәреснең темасын ничек дип әйтә алабыз? Әйтелгәннәрдән чыгып, дәрескә уку максаты куегыз.

(Укучылар дәреснең темасын билгели) Без бүген Сүз ясалышы турында сөйләшербез.

- Әйе, бүген без исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре турында карарбыз.

РУУГтанып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую;

 II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. (10 минут)

Сорауларга җавап бирү.

1. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре турында нәрсәләр белдек?

2. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләренә характеристика бирегез? Мисаллар китерегез.

Исем

Ничек ясала?

Ничек языла?

Мисаллар

Тамыр

Нуль форма

 

Бакча, китап, кош, эш, бала, дәфтәр

Ясалма

Тамырга –чы/-че,_даш/-дәш, -таш/-тәш, -ык/-ек,-к,-гыч/-геч,-кыч/-кеч, -ма/-мә, -ыч/-еч,-ыш/-еш, -ш, -лык/-лек кушымчалары ялганып

Кушылып

Бакчачы, көрәшче, авылдаш, төрдәш, якташ, милләттәш, ертык, кадак, сызгыч, сөзгеч, тартма

Кушма

Берничә сүздән

Кушылып

Көнбагыш, аккош, ташбака, карабодай.

Парлы

Ике тамыр теркәлеп

Сызыкча аша

Ата-ана, кош-корт, кием- салым.

Тезмә

Берничә сүздән

Бер-бер артлы тезелеп

Берләшкән Дәүләтләр Берлеге, үги ана яфрагы.

Кыскартылма

Тезмә сүзнең беренче хәрефләреннән.

Тезмә сүзнең беренче иҗекләреннән.

Тезмә сүздә беренче сүзнең бер өлеше һәм тулы бер сүздән.

Бер-бер артлы тезелеп

Кушылып

Кушылып

БДБ, КДПУ, КДУ

Колхоз, совхоз

Үзөйрәнгеч, драмтүгәрәк, телетапшыру

 

Кушма сүзләр ясарга, алар белән җөмләләр төзергә

1нче төркем

2 нче төркем

ак

туй

боек

күмер

җимеш

агач

яулык

Идел

Тикшерәбез. (аккош, сабантуй, төнбоек, ташкүмер, гөлҗимеш, алмагач, кулъяулык, Агыйдел)

-Парлы сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?Алар ничек ясала, ничек языла? (Кагыйдә искә төшерелә)

-Тезмә сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?Алар ничек языла? (Кагыйдә искә төшерелә)

Үги, кура сүзләре белән тезмә сүзләр ясарга. Тикшерәбез.

 

ТБУУГ тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

РУУГ билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; (Үзбәя);

 

III. Ял минуты. “Туган тел” җырын башкару (3 минут);

1) Карточка белән эш. (5 минут);

Партада Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр язылган карточкалар ята. Шулардан исемнәрне табарга, характеристика бирергә.

1 нче карточка

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

 

2 нче карточка

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.
 

3 нче карточка

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач.
 

4 нче карточка

Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

 

ТБУУГ алынган мәгълүматны таба, күрсәтә белү;

 

2) Кызлар Гөл тамырыннан, малайлар Ил тамырыннан яңа исемнәр төзиләр,

5 әр исем уйлыйсыз. (2 минут)

 

ТБУУГ тиешле мәгълүматны дөрес итеп билгеләү, язып алу;

 

3) Дәреслек белән эш. 22 нче күнегү (Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләрен язып алырга, ясалышын аңлатырга) (3 минут)

Җилкапка, яз, Сабан туена, хатын-кыз, аклык, сафлык, Мияубикә, КамАЗ, күзлеген.

4) Балалар, мин сезгә сүзләр әйтәм, сез кирәкле урынга нокта куясыз да, соңыннан аларны тоташтырасыз. Нәрсә килеп чыкты.
 
Драмтүгәрәк, бала-чага, карабодай, сыйныфташ, әни, эшче, Гөлназ, ата-ана, җир җиләге, КАМПИ

тамыр

 

 

 

 

.

 

 

 

 

 

ясалма

 

 

 

.

 

.

 

 

 

 

кушма

 

 

.

 

 

 

.

 

 

 

парлы

 

.

 

 

 

 

 

.

 

 

тезмә

 

 

 

 

 

 

 

 

.

 

кыскартылма

.

 

 

 

 

 

 

 

 

.

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

ТБУУГ алынган мәгълүматны күрсәтә белү

 III. Уку эшчәнлеген йомгаклау.

1)Рефлексия;

Тест эшләп алабыз: (3 минут)

1.Тезмә исемнәр күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

а) аш(су), хатын(кыз)

ә)тар(юл), зур (агач), мәктәп (бакчасы)

б)җир(җиләге), туган(ил)

 2.Кайсы рәттә парлы исемнәр бирелгән?

а)төн(боек), өч(аяк), ис(киткеч)

ә)ата(ана),кием(салым), бала(чага)

б) юл(чы), утын(лык), оял(чан)

 3. Кушма исемнәр күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

а)кул(яулык), тере(көмеш), таш(күмер)

ә)ак(кар),җылы(җәй),биек(тау)

б)туган( көн), очкылык (тоту), бал (корты)

 4. Парлы исемне тап:

А) агачлык Ә) авыл Б) савыт-саба В) акбур

 5. Парлы исемнәр ничек языла?

А) аерым Ә) сызыкча аша Б) кушылып

 6. Тезмә исемне тап:

А) кура җиләге Ә) кызыл җиләк Б) җиләклек В) гөлчәчәк

 7. Кушма исемне тап:

А) ут-су Ә) укучы Б) унике В) хуш исле

-Укучылар, без бүген дәрестә алдыбызга куелган максатка ирештекме? Нәрсәләр аша ирештек?  Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә ошадымы?

2) Белемнәрне  бәяләү; (2 минут)

5” – мин дәрестә әйбәт эшләдем, биремнәрне дөрес үтәдем, хаталарым булмады;

4” - мин тырыштым, ләкин хаталарым булды;

3” – мин начар эшләдем, хаталарым күп булды, тагын да тырышып эшләргә кирәк;

РУУГ үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үз уңышларың /уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;

3) Өй эше бирү; (2 минут)

1. Матур әдәбияттан һәрбер төргә икешәр җәмлә табып күчереп язарга.







Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.