12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Батрханова Алина Ядкаревна25
Россия, Татарстан респ., Казань

“Туган көн” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

(3 нче сыйныф)

I. Дәреснең максатлары:

1) фәнни максат:  укучыларның темага карата булган белемнәрен тулыландыру, танып белү активлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү;

2) коммуникатив максат: сүзләрне дөрес әйтә белү;

3) тәрбияви максат: әдәпле сүзләр кулланып, туган көнгә чакыра, туган көн белән котлый, бүләк бирә, кунакларны сыйлый белү.

II. Бурычлары:

  1. Сөйләмдә әдәпле сүзләр куллану;

  2. Туган көн темасына сөйләм оештыру.  

III. Укыту алымнары: сорау-җавап, диалогик сөйләм оештыру, тест эшләү.

V. Дәреснең төре: кабатлау дәресе. 

VI. Җиһазлау: компьютер; интерактив такта, электрон презентация, укучыларның  иҗади эшләре – котлау открыткасы, бүләкләр.

 

 

                                                  Дәрес барышы

I.                  Оештыру этабы

         Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Бүген ничәнче март, урамда көн нинди? Дәрестә кемнәр юк?

II.     Актуальләштерү этабы. 1 слайд

        Укытучы: Укучылар, - Тактада нәрсәләр күрәсез?

        Укучылар: Торт, шарлар, чәчәкләр, бүләкләр.      

        Укытучы:  Дөрес, укучылар. Димәк, бүгенге дәрестә нинди бәйрәм турында сөйләшүне дәвам итәбез?

         Укучы:  Туган көн бәйрәме.

         Укытучы: Яхшы. Хәзер, әйдәгез, туган көн темасына караган сүзләрне кабатлап алыйк:

         Укытучы:                                                  Укучылар:

        Здравствуйте!                                           Исәнмесез!                                   

         Добро пожаловать!                              Рәхим итегез!

          Добрый день!                                       Хәерле көн!

           Добрый вечер!                                     Хәерле кич!

            Доброе утро!                                       Хәерле иртә!  

       Приятного аппетита!                          Ашыгыз тәмле булсын!  

            День рождения                                      Туган көн

                Подарок                                               бүләк

               Поздравь!                                             Котла!

         Он поздравляет                                      Ул котлый.  

              Пожелай!                                                 Телә!

             Он желает                                                Ул тели

              Подари!                                                  Бүләк ит!

            Он дарит                                                 Ул бүләк итә.

         

III.   Яхшы. Укучылар, хәзер туган көн бәйрәмен этапларга бүлеп, бергә бүгенге дәресебезнең планын төзеп карыйк (2 слайд):

1)      Туган көнгә чакыру;

2)      Котлау;

3)      Бүләк бирү;

4)      Табынга чакыру;

5)      Күңел ачу

1.       Димәк, төзелгән планыбызныбызның беренче пунктына тукталабыз – туган көнгә чакыру. Мин сезгә диалог тәкъдим итәм. Диалогны игътибар белән тыңлыйбыз (аудирование).

           Хәзер парлап эшлибез. Ягъни сез, әлеге диалогка нигезләнеп, дустыгызны телефоннан туган көнегезгә чакырырга тиеш буласыз.

2.       Бүләк бирү пунктына тукталабыз. (Задание№ 5, слайды).

          Бирем:  Скажи, что ты даришь: книгу, мяч, фотоальбом, торт, цветы, галстук, игрушку, куклу.

          Укучылар: - Мин китап бүләк итәм;

    - Мин туп бүләк итәм;

    - Мин торт бүләк итәм һ.б.

3.       Табынга чакыру (задание № 8).

         Укытучы: Хәзер, укучылар, табынгу чакыру кагыйдәләрен искә төшереп китик. Моның өчен мин сезгә түбәндәге биремне тәкъдим итәм: тактадагы репликаларны дөрес тәртиптә урнаштырыгыз.

4.       Күңел ачу. Физ.минутка.

         Укытучы: Менә без сезнең белән күңел ачу өлешенә килеп җиттек. Әйдәгез, күңел ачып, ял итеп алыйк. (“Укучылар” уенын уйныйбыз).

         Укытучы: Яхшы, укучылар! Дәресебезнең этапларын кабатладык. Хәзер, әйдәгез төп өлешкә күчик. (Группалап карточкалар белән эшләү). Бирем: Команда туган көненә чакыручы бер укучыны сайлый, калганнары – кунаклар. Диалогтагы репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып һәм үзара дөрес бүлеп, җанлы сөйләм төзергә кирәк булачак. Дәреснең бу өлешендә өйдә ясап килгән бүләкләрегезне дә бүләк итәрсез.

Тәкъдим ителгән репликалар:

-        Исәнмесез!

-        Исәнмесез! Рәхим итегез!

-        ... , сине туган көнең белән котлыйбыз!

-        Сиңа бәхет, шатлык, уңышлар телибез!

-        Котлаулар өчен рәхмәт, дуслар!

-        Мин сиңа ... бүләк итәм.

-        Бүләкләр өчен рәхмәт! Әйдәгез, табын янына утырыгыз!

-        Нинди матур табын!

-        Ашагыз, торт белән чәй эчегез! Ашыгыз тәмле булсын!

-        Рәхмәт, бик тәмле булды.

       Укытучы: Ә хәзер диалогларны тыңлыйбыз һәм бәя бирәбез.

IV.  Укытучы: Укучылар, безнең дәресесбез ахырына якынлашып килә. Әйдәгез әле үзебезнең бүгенге эшебезгә нәтиҗә ясап китик. Димәк, дәрестә без сезнең белән нинди бәйрәм турында сөйләштек?

       Укучы: Туган көн бәйрәме турында.

       Укытучы: Бу бәйрәмне нинди этапларга бүлеп карадык?

       Укучылар: Туган көнгә чакыру, котлау, бүләк бирү, табынга чакыру, күңел ачу.

        Укытучы: Бик дөрес. Дәрес барышында сез төркемегез белән чәчәкләр җыйдыгыз һәм аларны открытка рәвешендә биткә ябыштыра бардыгыз. Хәзер сезнең килеп чыккан эшләрегезгә күз салыйк. (Нәтиҗә ясыйбыз).

       Укучылар, хәзер мин сезгә “Туган көн” темасына караган тест биремнәрен тәкъдим итәм. Мөстәкыйль рәвештә эшлибез.

      Үзанализ ясау: Балалар, сезнең һәрберегезнең алдында өч төрле смайл бар:

Үзләрен “5”ле билгесенә бәяләгән укучылар кызыл төстәге смайлны күтәрәләр;

Үзләрен “4”ле билгесенә бәяләгән укучылар зәңгәр төстәге смайлны күтәрәләр;

Үзләрен “3”ле билгесенә бәяләгән укучылар яшел төстәге смайлны күтәрәләр.

 

 

 


   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.