Автор публикации: Ф. Саляхова, ученица 10А класса
“Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
” Азбаба төп белем бирү мәктәбе”
Әмир Камалиев музее.
Эшне башкарды:
10 сыйныф укучысы Сәләхова Фәридә
җитәкчесе: рәсем сәнгате,
технология укытучысы
Сәләхова Гөлфия Юныс кызы .
2024 нче ел
Эчтәлек
1. Кереш
Проектның актуальлеге...................................................................................3
2. Төп өлеш
Максат һәм бурычлар,көтелгән нәтиҗә.
Апас төбәгендәге музейлар;....................................................................4
Шыгай авылының Әмир Камалиев музее .....................................6
3. Йомгак
Музейның бүгенге көндәге әһәмияте..................................................................15
4. Кулланылган әдәбият........................................................................................17
5. Кушымта.............................................................................................................18
Кереш
Проектның актуальлеге.
Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Газета битләрендә язып, ә телевидение экраннарында еш кына кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар. Безнең Татарстан җирлегендә андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.
Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да барлыкка килә. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга
да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы кыйммәтле байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.
“Музей” сүзе грек теленнән алынган, рус теленә “храм муз” дип тәрҗемә ителә. Музейларда халыкның тарихы, рухи мирасы саклана.
Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә.
Мин, Сәләхова Фәридә, әлеге эшемдә Апас районы Шыгай авылында урнашкан Әмәнулла-Әмир Әмән улы Камалиев музейена тукталырга булдым. Тема: “Музейлар – патриотик тәрбия үзәге”. Музейларның кеше тормышында тоткан урыннары зур дип уйлыйбыз. Нинди генә музей булмасын, анда кешеләр үзләре өчен яңа, таныш булмаган әйберләр белән очрашалар.
Һәр мәктәптә дә , районнарда авылларда да музей почмаклары , кәренекле шәхесләрнен музейлары бар. Ә менә Әмир абый музеенда әле күбегезнең булганы юктыр . Кайсы гына әйберне кулга алмыйк, анда Әмәнулланың тормышы һәм иҗаты чагыла, киемнәреме ул, әсәрләр җыентыгымы...
Фәнни-эзләнү эшенең максатлары:
Тарихи, әдәби һәм мәдәни мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыруда музейларның әһәмиятен күрсәтү
Туган төбәк – Шыгай тарихына Әмәнулла иҗаты аша кызыксынуны көчәйтү, үз халкың шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү.
4.Көтелгән нәтиҗә: экскурсияләр үткәрә белү күнекмәләре формалаштыру, сөйләм телен үстерү,виртуаль экскурсия ясау.
Төп өлеш
Төбәкләрдәге музейлар-тарихыбыз чагылышы
Апас төбәгендәге музейлар
Татарстанда 80 ләп музей исәпләнә. Музейлар төрле була: әдәби, тарихи, этнографик, сәнгать, милли, атаклы шәхесләргә багышланган. Бу – Максим Горький, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри һәм башка музейлар. Татарстанның иң зур музейлары – Милли музей, сәнгать музее.
Әйләнә–тирәбезгә карасак, үзебезнең күрше авылларны барласак, якында күпме музейларны күрәбез: Апаста район үзәгендә “Туган якны өйрәнү” музее, туган авллырында-Шәүкәт Галиев, Сара Садыйкова, Бану Валиева ,Әмир Камалиев һ.б
Шыгай авылының Әмир Кавмалиев ” музее.
Әмир Камалиев тумышы белән Апас районы Шыгай авылыннан, әти-әнисе гади колхозчылар. Иҗатка килгәнче, ул үзен төрле өлкәләрдә сыный, заводта токарь булып та эшли, төзүче-инженерлар институтына укырга керә, әмма күңеле сәнгатькә тарта. Шуңа да югары уку йортын ташлап, 1984 елда Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә. Аманулла Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында режиссер була. Казан театр училищесында актер осталыгы буенча студентларны укыта. Аның әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән, 20дән артык пьесалары, юмористик хикәяләре, шигырьләре бар.Кайгы мәрәсиме Г.Кариев исемендәге Татар яшьләр театрында уза.
2020 нче елның .24 сентябре Шыгай авылы өчен истәлекле көн була. көнне Шыгай авылы клубында Әмир Камалиев истәлегенә музей да ачылды. Бертуган энесе Дамир Камалиев тырышлыгы һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов теләктәшлеге белән ачылган музейда якташыбызның шәхси истәлекләре – сәхнә киемнәре, фотосурәтләре, китаплары, язмалары, мактаулы бүләкләре урын алган.
Музейны ачу өчен эзләнүчән, тынгы белмәс, искиткеч эшкә сәләтлеккә ия булган Дамир Камалиев зур тырышлык куя. Музей материаллары, аның экспонатларын җыюда күбесе, Әмир абыйның иҗатташ дуслары, укучылары катнаша. Барысының бергә күмәк тырышлыгы аша экспонатлар җыела.
Музей эшчәнлегендә Әмир абыйның иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Укучылар өчен музейда үткәрелгән чаралар балаларга анын кабатланмас шәһес булуы турында мәгълүмат бирә, бай иҗатын аңларга ярдәм итә, кызыксыну уята. Камал театры турында музейда сакланучы фоторәсемнәр, китаплар белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.
Музей үз эшчәнлеген күпкырлы юнәлештә алып бара, 4 бүлектән тора:
1. Сәхнә киемнәре,
2. Фотосурәтләре,
3.Китаплары, язмалары.
4. Мактаулы бүләкләре, ирешкэн унышлары
Музейның беренче бүлегендә сәхнә киемнәре урын алган .Үзе язган әсәрләрен башкарган киемнәре шактый .
Фотосурәтләр актерның Камал театрында эшләү дәверендә нинди рольләр башарганлыгын “сөйли”. Мәскәүдә театр училищесын тәтамлап,. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшләү чоры.Сәхнә киемнәре Аманулла актер гына түгел, драма әсәрләре язучы буларак та билгеле.Иҗатаның күп өлешен Камал театры алып тора.Башкарган рольәре дә шактый.
Драматург, шагыйрь, режиссер,актер Әмир Камалиевның әсәрләр җыентыклары байтак.Өченче бүлектә китап-кульязмалары урын алган.Шыгай авылы клубында мәктәп укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән әкиятләре дә биредә урын алган.
Дүртенче бүлектә урын алган мактау кәгазьләрен санап бетергесез
Республикабызның башка батыр кызлары кебек, безнең авылдашларыбыз сугыш башлану белән фронтка китәләр. Алар Мәскәү күген фашист самолетларыннан саклый.
Музейда уздырылган һәр чара (экскурсия, дәрес, батырлык дәресләре, сугыш ветераннары белән уздырылган кичәләр) зур тәрбияви һәм танып-белү үзенчәлегенә ия. Шуңа күрә укучылар бу бүлектә уздырылган һәрбер чараны йотлыгып тыңлыйлар. Җиңү бәйрәме кичәләренә әзерләнгәндә укучылар үзләре теләп катнашалар.
Йомгак
Музейның бүгенге көндәге әһәмияте
Музейларның әһәмияте нидә соң? Бу сорауга җавапны ерактан эзлисе юк. Әмәнулла музее тик тормый, ул һаман саен үзенең байлыгы белән уртаклаша. Дәресләрдән тыш чараларда , музей экспонатлары киң кулланыш таба. Укучылар музейдагы киемнәрне, җиһазларны, көнкүреш һ.б. әйберләрне үз күзләре белән күрәләр һәм, куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар.
Укучылар өчен, мәктәптә узган район кәләмендә, очрашулар вакытында Дамир Камалиевның музейдагы экспозицияләр, анда тупланган экспонатлар, материаллар турында чыгышлары тыңлаучыларда Әмәнулла – Шыгай авылы тарихына кызыксынуны көчәйтә, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияли. Мондый чаралар балаларда туган ягының хезмәт сөючән халкына хөрмәт һәм ихтирам тәрбияли.
Музейда кичәләр, чаралар да үздырыла. Аларның һәркайсы Әмир абый иҗатына тормыш юлына кызыксыну үстерүгә юнәлтелгән.
Музей көннэн көн үсә, матурая, экспонатларга байый.
Музей материаллары - укучылар өчен үзе бер хәзинә. Төрле конкурслар, бәйгеләр үткәрелсә, музей материиалларын кулланалар, чөнки монда бай материал табып була. Җыелган материалны туган тел дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, экскурсияләрдә кулланырга мөмкин.Музей материаллары кулланып эшләгән эшләр район, республика күләмендә призлы урыннар яуламый калмый. Грант кысаларында 2021 елда музей 500 мен сум күләмендә грант отты.Әлеге грант музейны тулыландыру,төзекләндерүгә отылады, димәк, музейның киләчәге бар!
Әмир Камалиев районыбыз данын еракларга таныткан шәхес. Апаслылар аның белән горурланып яши. Район җитәкчелегенең олы хөрмәт белән искә ала. Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Әмир Камалиев турында якты истәлекләрен яңгыратты.
“Әмир абый Камалиев күңелләребездә мәңге яшәр. Аның исеме, иҗаты буыннан-буынга тапшырылып, мәңгеләштерелер дип ышанам”, – дип белдерде ул.
Әмир абый Камалиев күңелләребездә мәңге яшәр. Аның исеме, иҗаты буыннан-буынга тапшырылып, мәңгеләштерелер дип ышанабыз.
Үзанализ.
Проект өстендә эшләү барышында түбәндәге тикшеренү методларын өйрәндек: мәгълүмат җыю һәм эшкәртү, анализ, нәтиҗәләрне формалаштыру, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, нәтиҗәләрне фаразлау, үзеңне экскурсовод ролендә тою.
Кулланылган әдәбият
1.http://apastovo.ru/news/mөһim-temalar/shygay-avylynda-dramaturg-mir-kamaliev-istlegen-muzey-achyldy
Саляхова Гульфия Юнусовна