Исследовательская работа на тему «Галимҗан Ибраһимов иҗатында пейзаҗ»
Автор публикации: А. Исмагилова, ученица 10Б класса
Татарстан республикасы.Әлмәт шәһәре.2нче лицей.
Исмәгыйлева Алсу – 10 нчы А сыйныфы укучысы-фәнни хезмәтне башкаручылар
Фәнни җитәкчеләр – Шәйдуллин Фәрит Әхмәтзыя улы.
Тема - Галимҗан Ибраһимов иҗатында пейзаж.
Эчтэлек
Фәнни-тикшеренү эшенең максатлары................ бит
Кереш өлеш ........................................................... бит
Төп өлеш ................................................................ бит
Йомгаклау өлеше .................................................. бит
Хезмәтебез -кереш-төп-йомгаклау өлешләреннән тора.
Төп өйрәнү предметыбыз - Г.Ибраһимов хикәяләре. Өйрәнү объектыбыз - Галимҗан Ибраһимов иҗатында пейзаж бирелеше үзенчәлекләрен күзәтү. Төп максатыбыз-язучы хикәяләренең эчтәлеген ачуда пейзажның әһәмиятен өйрәнү. Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:
- табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау
- язучыны оста әдәби рәссам буларак ачу
- фәнни хезмәтләр белән танышу
-язучы хикәләрендә пейзажның сәнгати йөкләмәләрен(функцияләрен) ачыклау
Темабызның актуальлеген Г. Ибраһимов иҗатының шактый өлешен алып торган табигатьне тасвирлау үзенчәлегегнә яңача караш формалаштыру омтылышында күрәбез
Эзләнү-тикшеренү эшчәнлегебезнең табышы - без ясаган нәтиҗәләр, гомумиләштерүләр һәм бенең карашлар.
Күзәтү,чагыштыру,анализ –хезмәтебездә кулланылган төп методлар.
Кереш өлеш.
Әдәби хезмәтләре генә дә 700 ләп табакка җыела. 4 роман, 3 повесть, дистәләгән хикәя, пьеса, 12 фәнни китап бастырган, 350 ләп мәкалә, дистәдән артык дәреслек авторы ул Галимҗан ага Ибраһимов!
Әдәбиятыбыз тарихында аеруча изге һәм кадерле исемнәр бар. Шуларның берсе, һичшиксез, Галимҗан Ибраһимов. Галимҗан Ибраһимов - бөек шагыйрьләр Г.Тукай һәм Дәрдемәнд, олуг әдипләр Г.Исхакый һәм Ф.Әмирхан, мәшһүр драматурглар Г.Камал һәм М.Фәйзиләр белән бергә, XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән язучы. Әдипнең иҗат эшчәнлегенең төп тармакларын санап кына чыгу да аның олы образын күз алдына китереп бастыра.
Г.Ибраһимов – классик әдип һәм журналист, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, галим һәм укытучы, татар телендәге дәреслекләр авторы, тел белгече, тарихчы һәм сәясәтче, татар прозасында аерым бер урын алып торучы зур талант иясе. Ул- әдәбиятыбызга үзенең беренче хикәяләре белән килеп кереп, шактый зур әдәби мирас калдырган язучыларыбызның берсе. Г.Ибраһимов 1907 нче елда “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы ” дигән беренче хикәясен яза. Бу хикәядә Г.Ибраһимов иске кадим мәдрәсәләренең эчке тәртипләрен, уку-укыту программаларын, укыту рәвешен көлке объекты итеп сурәтли. Үзен чолгап алган тирәлеккә карап кешенең үзгәрүен- башта тыйнак, тәртипле тырыш Зәкинең усал, каты күңелле шәкерткә әйләнүен күрсәтә. Хикәяне беренче тапкыр Ф.Әмирхан үзе оештырган газетада бастырып чыгара. Бу уңыштан соң язучы ныклап иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.
Әдәби тәнкыйть язучының әдбият мөйданындагы эшчәнлеген өч этапка бүлеп өйрәнергә тәкъдим итә.
Башлангыч чор иҗаты – 1907-1910нчы еллар, мәгърфәтчелек чоры,уку-укыту проблемалары урын тота. Бу чор әсәрләре: “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”, “Гыйшык корбаннары”, “Яшьләр хаятеннән бер ләүхә”, “Татар хатыны ниләр күрми. “ 2чор иҗаты 1910-1913нче еллардагы эшчәнлек. 1910 нчы елларда ул Казанга килә. Бу чор иҗатына хас- романтизм концепциясе. Үзәккә куела: яшәп килгән тормыш тәртипләре белән килешмәүче, гаделсезлеккә каршы чыгучы, бәхеткә, иреккә омтылучы романтик герой. Романтизм иҗат методы белән бер төркем хикәяләр циклы яза: “Яз башы”, “Сөю-сәгадәт”, “Уты сүнгән җәһәннәм”һ.б.
III чор иҗаты 1912-1916 нчы еллар иҗаты, Киевка барып кайтуы белән бәйле. Әсәр геройлары – тормыш төбендә яшәүчеләр. Автор куе романтик буяулар белән эш итә.
Галимҗан Ибраһимовның 1907 – 1912 еллар иҗатын ,аерып алып, әдәби тәнкыйть романтик юнәлештә үсеш алган бер дәвер буларак бәян итә. Һәм романтик идеалларын авторның реаль чынбарлыкка протесты буларак бәяли. Аеруча “Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю сәгадәт”, “Уты сүнгән җәһәннәм” каһарманнары үзләренең матурлыкка саф мәхәббәткә, ирекле сөюгә, матурлыкка омтылышлары, риясыз хыяллары белән шул чөр яшәешенең каршылыклары белән эчке (психологик) каршылыкка керүләренә аерым игътибар ителә.
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк:Галимҗан Ибраһимовны тел һәм әдәбият галимнәре ХХ йөз башында татар прозасының нигез ташларын салган, аның магистраль үсеш юлларын билгеләгән, язма һәм сөйләмә телебезнең сыгылма процессына (барышына) җан өргән әдип буларак югары бәялиләр, бу юнәлештә тупланган иҗади мирасын бүгенгәчә кулланалар. Аның иҗади мирасы Гали Халит, Мансур Хәсәнов, Флүрә Сафиуллина кебек галим-галимәләребез тарафыннан тәфсилләп анализланган.Язучылар арасында да Галимҗан Ибраһим “мәктәбендә” иҗади чыныгу алган, аның традицияләренә нигезләнеп, милли прозабызда үз тавышын ишеттергәннәрен күпләп атарга булыр иде. Әлеге үзенчәлекле (әйтергә кирәк әһәмиятле) әдәби барышка югары бәя биреп Флүрә Сафиуллина:“Ибраһимов алып килгән хикәяләү алымнары хәзерге татар әдәбиятында тагын да баетылдылар, үстерелделәр. Аның әдәби осталыгын һәрберсенең үзенә генә хас стиле аһаңе буларак күренекле язучыларыбыз дәвам иттерәләр”, - дип язды.
Төп өлеш.
ХIХ гасыр ахырында Европа һәм Америка әдәбиятларында натурализм дип аталган әдәби агым үсеш алган. Гадәттә әлеге юнәлешне, беренчедән, тормыш күренешләрен фотодагы кебек сүрәтләү буларак кузаллыйлар һәм Галимҗан Ибраһимовта, Зөһрә Сәлахова билгеләп үткәнчә;
“... натуралистик алым, һәм ысуллар куллану аша, Зәки яшәгән мәдрәсә тормышын объектив чагылдырып, башкалар өчен “кызыксыз”, “шыксыз” булган якларын да күрсәтә. Ул үзенең хикәясендәге чынбарлыкны нәкъ тормыштагыча сурәтләп, укучыга тәкъдим итә. Мисалга әсәрдән бер өзек китереп үтик:
“Бу өй башка өйләргә караганда, чагыштырып карасак, буялмаган, шкатурлары кубып беткән, стенасына күмер вә акбур берлән әллә ниләр язып чобарлап бетерелгән; тәрәзәләре бик кара, каюсы ватылган, каюсыннан иске сөлгеләр салынып тора; капкасы бик начар гына вә капка төбендә һәртөрле чүпләр өелеп ята?”.Әлеге өзектә мәһабәт йорт күрергә хыялланып килгән Зәкинең шундый манзарага төп булуы геройның хыяллары белән реаль тормыш арасындагы каршылыкка ишарә ясый.
Натурализмның хикәядәге өстенлеге тагын шунда: автор мәдрәсә эчтәлеген (андагы тәртип - кануннарны, яшәү рәвешен) җентекләп сурәтләнгән чынбарлык (тышкы кыяфәт, тәртип, пространство, тышкы тирәлек) аша бермә-бер үстерә, эчтәлекнең мәгънәсен тирәнәйтә, фәлсәфи фикерне көчәйтә.
“Көтүчеләр” (1913) – авторның реализм белән романтизмның уралышып яшәвен чагылдыра торган хикәяләренең берсе. “Көтүчеләр” хикәясенең төп герое Әптерәш картның язмышы Шаһи картныкына бик охшаш. Бәхетне көтеп-көтеп тә, хайваннар абзарында җан биргән көтүче Әптерәшнең фаҗигасе коточкыч.
Хикәядә әле Әптерәш картның улы Вахит образы да бар. Аның романтик сурәтләнешендә шик ә юк. Әптерәш, Шаһи карт кебек хезмәт кешеләренең көйсез язмышы Рәсәй шартларында меңнәрнең, миллионнарның уртак фаҗигасе булса, Вахит исә - хыялдагы каршылыклы образ. Ата тарафыннан каргалган, милләтеннән ваз кичкән, инсафсыз Вахитның кыйбласы билгесез. Аның саташулы җанына Христос (Гайса) белән басмадагы рус карты ясалган рәсем-картина, һаман карый торгач, юанычы һәм таянычы булып әверелә. Хикәядәге көткән яктылык шуннан гыйбарәт. Һичшиксез, яшәү нинди хәлләрдә дә кызыклы вә газиз. Ибраһимовның геройлары ничек кенә үзләренең төрлелеге белән хәйран итсә дә, аларда тоташ бер максат бар сыман. Ул – яшәү өмете, кыйбланы табу өмете. Көтүчеләр”не инде автор катлаулырак проблемаларны сәнгати югарылыкта сурәтләүне күздә тотып язган. Автор үзен борчыган проблемаларны гасыр башында татар авылында яшәгән иң фәкыйрь, рәнҗетелгән, түбән катлау вәкилләре тормышы ясылыгында күтәрә Михнәтле тормыш сюжет – вакыйгалар сызыгы булып торса да, әсәрнең рухы күтәренке (романтик) якты киләчәккә өметләндерә, алданып калудан кисәтә, фәлсәфи төенләнеш татар халкының язмышына киләчәгенә бәяләмә бирә. Фәлсәфи эчтәлек, безгә калса, шактый психологик тирәнлектә, киеренке вакыйгалар үсеше тукымасында ачыла. Һәм әйтергә кирәк уңышлы гына түгел, шактый үтемле дә итеп ачыла. Чөнки әсәрне укыган саен, үзенә күрә бер фәлсәфи фикергә тап буласың, авторның үзе белән, әсәр идеясы белән кат-кат бәхәскә керәсең.
Малайның кыенлыкларын тойган, рухи икеләнүләрен сизгән укучы, узган гасыр башы тормышы кыенлыкларын аңлаган, бүгенге күзлектән Вахитка күпмедер дәрәҗәдә бәя бирә алган укучы да, кайсыдыр юнәлештә образга киңәш бирергә, хаталарын күрсәтергә кыенсына икән, димәк, әсәрнең психологик катламы, укучыны кем булуына карамастан уйландырырлык, хис-кичерешләр дулкынында бәргәләндерүне күздә тотып язылган. Вахит образын бәяләүдә туган каршылыклар, кайнар бәхәсләр дә бик урынлы, ягъни табигый. Кайсыдыр ки галим, образ – шәхес буларак Вахитны укучыларга, авыр тормышның бер вәкиле, һәркем кызганырга тиешле, әмма, түземлеге, тырышлыгы һәм дә социалистик җәмгыятьтә генә “андыйлар” кеше була дип тәкъдим истә. Инде Альберт Яхин кебек бераз “башкача” уйларга омтылучы, шанкатризм белән шөгыльләнүчеләр бөтен күзәнәкләре белән Вахитны сүтеп – җимереп, сүгеп, тукмап ташлыйлар, үз язмышында каһарманның бары үзен генә гаепле дип саныйлар, чын идиот итеп күрәләр икән моңа бары сөенергә генә кирәк. Бары Вахит образын кемнеңдер күзлегеннән кабул итүне мәҗбүри тагудан гына куркырга кирәк. Һәм бүген дә һич югы ике генә шундый кайнар бәхәсләр уятырлык хикәя тбулса,китап укырга яратмаган буын да кызыксынып укыр иде. Әлеге сәнгатьчә югарылыкта, саф тел, матур җөмләләр белән иҗат ителгән әсәрләрнең беренче матур өлгеләрен, без бары Г. Ибраһимовта гына күрәбез. Сүз-сурәт төшенчәсенең мәгънәсе язучы әсәрләрендә тагы да тирәнәя: (биредә без сүзләрнең күп мәгънәлелеген дә, афоризм, мәкаль һәм әйтемнәр дә уңышлы куллануны күздә тотабыз). Энҗе – мәрҗәннәрне, халкыбыз сөйләменнән чеметеп кенә түгел, чүмечләп чумырып ала Г. Ибраһимов һәм үзенең әсәрләрендә матур әдәби сөйләм өлгеләрен килер буыннарга бүләк итеп калдыра. Г. Ибраһимов иҗатының тел – стиль иҗатының үзенчәлекләрен, тормыш юлын тирәнтен өйрәнгән С.Ш. Поварисовның нәтиҗәле эзләнүләреннән ясалган алда әйтелгән нәтиҗәләр белән без дә килешәбез.
Туган авыл, туган як темасы - язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Димәк, кеше табигатьнең бер өлеше,аерылгысыз дусты.Г.Ибраһимовның табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау , әсәр эчтәлеген ачуда пейзажның әһәмиятен аңлату, язучы иҗатындагы табигать белән бәйләнешле образлар системасын ачыкла- безнең төп бурычларных берсе булды.у.Безнең карашыбызча , бу – иң актуаль темаларның берсе, чөнки Г.Ибраһимов әдәби әсәрдә табигать күренешләрен тасвирлау аша үзенең геройларының табигатькә мөнәсәбәтен, туган илгә мәхәббәтен, аның матурлыгына соклануын тасвирлый. Бу тасвирлар, еш кына очракта әсәр композициясенең мөһим бер өлешен тәшкил итеп, образ тудыруның, кеше кичерешләрен төрле яклап ачуның тәэсирле чарасы булып тора. Г. Ибраһимов иҗатының шактый өлешен табигатьне тасвирлау алып тора. Автор, гади авыл баласы буларак ,туган як табигатен бик яраткан. Солтанморат авылы тирәсендәге матур табигать күренешләре аның күңеленә тирән тәэсир ясый: анда очсыз-кырыйсыз тигезлеккә ямь биреп, җәйрәп яткан көзгедәй күлләр, боргаланып аккан елгалар, авыл кырыннан ук башланып киткән иген басулары, яшел тугайлар, ә авылның икенче ягында биек-биек таулар, калын урманнар, Галимҗанга әкияттәге сыман сихри, җырдагыдай серле күренәләр. Чөнки Галимҗан әйләнә-тирәне күзәтүче, табигатьтәге һәр үзгәрешне сизгер тоючы, туган якларының очсыз-кырыйсыз табигать байлыкларына карап тәэсирләнүче, шигърияткә омтылучы малай була. Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә, җиләккә йөри, елгада һәм Кондызлы күлдә балык каптыра. Кыскасы, Г.Ибраһимов – табигатькә гашыйк кеше була. Язучының бертуган агасы Шакирҗан болай хәтерли: “Галимҗан кече яшьтән үк җәй көннәрендә кырда йөрергә, җиләк җыярга, балык тотарга ярата иде. Ә кичләрен малайларга ияреп ат белән куна барудан аны ничек кенә алып калырмын димә. Азрак икмәк, бәрәңге ала да, атына атланып иптәшләре артыннан чаба иде, ә иртәгесен мин торып чыкканда әллә кайчан кайткан була”. “Бала чактан ук булачак әдип курайчылар моңына әсәреп, авыл халкының хикәяләрен һәм әкиятләрен тыңлап үсте...Табигатьне бик нык сөйде ул”, дип искә алаына язучы турындагы истәлекләрнең берсендә.
Язучының дөньяга карашы, чынбарлыкны реаль тасвирлавы, белгенәбезчә, аның сурәтләү чараларына, поэтик бизәкләргә бай булган образлы теле аша бирелә. Янәшәбездә бик күп вакыйга, хәл - әхвәлләрне, төрле характердагы кешеләрне тирәнтеп аңлауга ярдәм итәләр. Шундый көчле чаралардан, әсәрне җанландыручы, бизәкләүче һәм шулай ук әсәрнең эчтәлеген, образ-персонажларның сәнгати йокләмәләрен җанландыруда зур роль уйнаган – авторның образлы телен атарга кирәк. Поэтик бизәкле образлы сөйләм аша, автор безгә, бүгенге тормышыбыз мәгънәсен, тирән-юньдәгеләребезнең төрле катлаулы характерлы билгеләрен дә аңларга ярдәм итә. Көчле тәэсир итү чаралардан, әсәрнең мәгънәсен тирәнәйтүгә ярдәм итүче пейзаж - иң әүвәл образ-персонажларның эчке дөньясын ачыклауга ярдәм итә. Шунысы да мөһим: автор кулланган табигать күренешләре – үзе күргән, үзе тойган, үзе туып үскән якныкы “Кондызлы күл” (“Яз башы”), “Исәнбикә болыны” (“Татар хатыны ниләр күрми”), “Зәңгәр Чишмә” (“Кызыл чәчәкләр”) – Г. Ибраһимов сокланып үскән гүзәл урыннарның кайберләре. Кайсы гына әсәрне алмыйк, Солтанморат авылының гүзәл җирләре. Гомумән, туган ягын сурәтләгәндә, автор, язучы – рәссам буларак, пейзажны аеруча яратып куллана. “Яз башы” хикәясен генә алыйк, 11 яшьлек Салих Кондызлы күлгә барырга чыккач, чын мәгънәсендә табигать гүзәллеге белән хозурлана:
“Әнә ерак таулар, урманнар, әнә матур гына дулкынланып күренә торган уҗым басуы. Әнә безнең юкәдән ясаган тубаллар белән җиләк җыйган уйсуларыбыз, - болар бар да хәтфәдәй үләннәр белән түшәлеп, сары, кызыл, ал чәчәкләр белән матурланганнар. Көннең эсселегеннән һәммәсенең өстендә нәрсәдер елтырый; болар бераз әлсерәгәнрәк тоелалар; бу чәчәкләр бу таллар өстендә нәфис һәм матур кошлар үзләренең диңгез артыннан алып килгән моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең иге-чиге булмаган мәхәббәтен сайрый. Кайда гына карама, җан, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый . Һәм нәкъ менә шушы гүзәл кичерешләр туры килә дә Салихның күңел дөньясына туры.
Рухи байлык, күңел киңлеге, йөрәк тибеше ритмнарыннан кала, автор күңел тарлыгын, рухи ярлылык дәрәҗәсең, йөрәк сыкравын да табигать мизгелләренә, җил-давыл көчәнешләренә төреп, диңгез тавышына кушып бирә.
- “Җил тагы көчәйде. Дулкыннар тагы шәбәеп, караңгы күл әллә - нинди яман итеп шаулый, ямьсез төс бирә иде. Бая күзне дә ача алмый торган күл хәзер,күз төшсә, җанны туңдырып җибәрә иде.” “Яз башы” мин исеменнән сөйләнә, балалар хис-кичереше, табигать культы, стихиясе тәңгәл килә.. Җил, давыл, яшен, диңгез кебек романтик әдәбиятка хас символлар кулланылган. Әсәрдә шаулап килгән яз символикасы балалар психологиясендәге киеренкелек белән тыгыз бәйләнештә бирелгән.
Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясендә бер яктан табигатьнең сафлыгына дан җырланса, параллель рәвештә кеше гомеренең язына, аның чәчәккә бөреләнгән күркәм бер чорын сурәтләнгән, гаҗәеп табигать бизәкләре тудырган хикәя тукымасына халык легендаларын да кертеп җибәрә. Һәм бу легендалар табигатьнеж серлелеген генә тирәнәйтеп калмыйча ,кеше күңеленең тирәнлеген бермә –бер арттырып җибәрәләр.
Без Салихның дуслары белән балыкка баруын күрәбез. Монда да туган авылына, табигатькә булган тирән мәхәббәте чагыла.- Салих ни өчен табигать кочагына ашкына? ( ул кыш буе мәдрәсәдә укып, туган авылын, табигатьне, балыкларны, күлләрне сагынып кайткан, балык каптыру аның бәләкәй вакыттан ук яраткан эше булган.)
“Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры һәм матур карый. Бөтен җир йөзе язның гүзәллеге белән чолгана, һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә. Кайда гына карама, җан, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый. Һәркем "яз" ди, һәркем аны эче-җаны белән сизә. Һәрнәрсә аның чиге булмаган матурлыгына, моңына баш ия, барлык җирен аның гүзәллеге чолгый да, йомшак кына, яшерен генә, тын гына булган шатлыкка, бәхеткә чума. ...Без шулар, шул матурлыклар уртасыннан, шул моңнар эченнән, табигатьнең өстеннән ярып барабыз..” Салих образы аша шушы авыл күренешен күз алдына китереп кенә калмыйча, үзебезнең туган ягыбыз табигатен искә төшерәбез,уйланабыз-борчылабыз
Бер карашка “Табигать балалары” хикәясендә дә бик гади вакыйгалар сурәтләнә кебек:
“Печән өсте” белән бәйле вакыйгалар күпме тапкырлар һәм күп язучылар тарафыннан язылды. Әмма, бу хикәя башкалардан өстенлеген бүген дә югалтмады. Шунысы да игътибарга лаек, хикәядә матурлык һәм батырлык төшенчәсе гормоник үсештә бирелә. Көч һәм ихтыяр хакимлек итә биредә. Нәфислек, матурлык һәм дә табигыйлек тантана итә. “Табигать балалары” хикәясендә сөйләнгән гади генә печән өстендә булган өмә вакыйгалары, Хафизның иң билгеле печән чабучыны җиңүе белән, беренчедән, хезмәткә, хезмәт батырларына мәдхия җырлый. Икенчедән, табигать белән гормониядә яшәгән, рухи яктан көчле һәр -матурлыкка сокланган һәм аны санлаган затларның үз “бәхетләрен” табачакларына ышандыра, гади хезмәт халкының-шушындый гүзәл табигать кочагында яшәүченең бәхетле, бары бәхетле генә булырга хакы булуына ышандыра.”
“Алмачуар” хикәясе - сабыйларның җанлы табигатьнең бер вәхиле - атка мәхәббәтен кызыклы итеп, психологик тирәнлектә сурәтләгән уңышлы хикәя.
Г.Ибраһимовның иң уңышлы хикәяләренең берсе - “Алмачуар”. Бу хикәясенең исеме астына ул “Бер мәхәббәтнең тарихы” дип тә куя. Бу әсәрдә дә геройның кичерешләре, борчулары күңелгә үтеп керә, туган авылы табигатен, кешеләрне һәм колынны чын күңелдән яратуы сокландыргыч итеп сурәтләнгән. Автор Закир образы аша һәр укучы балага үрнәк алырдай яшүсмер образын күрсәтә алган.
- Нәрсә соң ул пейзаж? -дигән сорауны бирү –бу урында бик тә урынлы булыр.Табигать матурлыгы аша әсәрнең тел сурәтләү үзенчәлегенә дә игътибар итәрбез.
Пейзаж – француз сүзе, “урын, ил” мәгънәсендә. Матур әдәбият әсәрләрендә табигать күренешләрен сурәтләү пейзаж дип атала . Матур әдәбиятта пейзаж вакыйгалар һәм анда катнашучы геройларның хис – кичерешләрен ачуда кулланыла.
Пейзаж (от франц. paysage, от pays - страна, местность) - описание, картина природы, часть реальной обстановки, в которой разворачивается действие. Пейзаж может подчёркивать или передавать душевное состояние персонажей: при этом внутреннее состояние человека уподобляется или противопоставляется жизни природы. В зависимости от предмета изображения, пейзаж бывает сельский, городской, индустриальный, морской, речной, исторический (картины давнего прошлого), фантастический (облик будущего мира), астральный (предполагаемое, мыслимое небесное).
Пейзаж и интерьер. Частными случаями образа пространства являются пейзаж и интерьер. Пейзаж в литературном произведении - словесная картина внешнего по отношению к человеку пространства и принадлежащих к этому пространству объектов. В живописи и в литературе обычно противопоставляются пейзаж дикой природы (рисующий природу, не испытавшую на себе влияния человека), и пейзаж, обусловленный в большей или меньшей степени "вторжением" человека, окультуренный (например, сад) или рукотворный (городской пейзаж).
ПЕЙЗАЖ (фр.paysage, pays - ил, урын) - тышкы дөньдагы телəсə нинди ябык пространствоны, табигать картиналарын, вакыйга бара торган тирəлекне тасвирлау. Сүрəтлəү предметына бəйле авыл, шəһəр, диңгез, елга, П.лары, индустриаль, тарихи, фантастик (килəчəк тормышның кыяфəте), астраль (күк дөньясы) П.лар аерып күрсəтелə.
Ел фасылларның яки билгеле бер урынның сыйфатларын белдерүче П. милли үзенчəлеккə ия дип санала. М. Н. Эпштейн фикеренчə, əдəбиятта милли П. əһəмиятле, еш кына үзəк рольны уйный. Борынгы гарəп шигъриятендə П. сүрəтлəнешенең нигезен тəшкил иткəн əзер калыплар яшəп килгəн:"яшен, төрле яңгырлар, болытлар (яңгыр болыты, читлəре асылынып төшкəн болытлар, ак, язгы яңгыр болыты, коры болытлар һ.б.), сирəк-мирəк яшеллекле ком таулар, пальмалар, елга тугайлары, чəчəкле болыннар" (Б.Я.Шидфар).
Пейзаж - əсəрдə жанлы һəм жансыз табигатьне сүрəтлəү.
Пейзажның вазифалары:
- вакыйгаларның урынын, вакытын билгелəү (Ш.Камал. Буранда. Акчарлаклар);
-сюжетка катнашу яки аны үзгəртү (Ш.Камал. Буранда. Акчарлаклар);
-əсəрне кабул итүгə көйлəү һəм геройларның психологик халəтен ачу (Ф.Əмирхан. Нəжип. Хəят);
-автор фикерен белдерү (Г.Ибраһимов. Яз башы; М.Əмир. Агыйдел).
Г. Ибраһимовны Мансур Хәсәнов пейзаж остасы, табигать сурәтләрен мул, төгәл, пластик итеп, әсәрнең эчке агышы, аһәңе белән бәйләп бирү остасы, татар, башкорт авылының бай этнографик картиналарын тудыручы, дип бәяләгән иде.
Аның “Амачуар” хикәясе дә пейзажга бик бай .Закирның туган җирен сөю хисләре нәкь менә пейзаж аша бирелә . “Алмачуар” әсәрендә Солтанморат табигате сурәтләнә. “Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны. Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган карт урманны!”-дип яза автор.
Хикәя - сабыйларның җанлы табигатьнең бер вәхиле - атка мәхәббәтен кызыклы итеп, психологик тирәнлектә сурәтли. “ Алмачуар” хикәясендә төп вакыйгалардан аерылып торган өлеш бар. Биредә ат сакларга барган яшүсмерләр кечкенә елгаларның зурракларына, аннары диңгезгә кушылуы турында сөйләшәләр. “Безнең авылның буеннан аккан бу елга – Өршәккә, Өршәк – Димгә, Дим – Агыйделгә коя”, Агыйделнең исә Әчтерхан диңгезенә төшүе ачыклана. Әлеге бүлектә Г.Ибраһимов революциягә кадәр үк язган милләтнең берләшүе турында сүз алып бара түгелме соң? Сабир Закиров тикшерүнәләренә нигезләнеп без дә әлеге фикер белән тулысынча килешәбез билгеле. Шул рәвешле, Г.Ибраһимовның кечкенә генә “Алмачуар” хикәясе гомумкешелек мәсьәләләрен күтәрүе, мораль якка игътибар итүе, вакыйгаларны реалистик планда яктырта алуы белән кадерле һәм бәһале.
“Печән өсте” белән бәйле вакыйгалар күпме тапкырлар һәм күп язучылар тарафыннан язылды. Әмма, бу хикәя башкалардан өстенлеген бүген дә югалтмады. Шунысы да игътибарга лаек, хикәядә матурлык һәм батырлык төшенчәсе гормоник үсештә бирелә. Көч һәм ихтыяр хакимлек итә биредә. Нәфислек, матурлык һәм дә табигыйлык “Алмачуар” хикәясендә дә тантана Г.Ибраһимов үзенең әсәрләрендә пейзаж, табигать күренешләрен сурәтләүгә зур игътибар бирә. Аның пейзаж сурәтләү осталыгы турында Г.Бәширов биргән бәяне әйтеп үтү дә җитә.”Табигатьне аңлауда Г.Ибраһимов минем беренче остазым булды,”-дип яза ул.
Хикәяләре укучыда табигатьне ярату, аны саклау, гүзәллек, матурлык хисләре тәрбияли . Табигать күренешләре хикәяләрдәге төп образла функ..........
Кеше табигать баласы, табигать аңа рәхимле булса аңа да рәхәт, табигать көчен күрсәтсә, кеше үзен табигать каршында көчсез итеп тоя башлый. Бу хикәя аша автор кешене табигатнең аерылгысыз бер өлеше итеп сурәтли..........
ТР Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина сүзләре белән әйтсәк :”Яз башы” хикәясе табигать күренешләрен һәм кеше кичерешләрен янәшә куеп тасвирлаган, гаҗәеп көчле табигать сурәтләре тудырган, әсәр тукымасына халык легендаларын урнаштырган әсәр буларак үзенчәлекле.”...........
“Әсәрләрнең әһәмияте үз илендә генә булмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала... Ул – матурлык җырчысы”. -дип язган профессор Павел Семенович Коган Галимҗан Ибраһимов турында................
Йомгаклау өлеше.
Галимҗан Ибраһимовның кайсы гына әсәренә тукталсак та, һәрберсе укучының күңеленә үтеп кереп, матур тойгылар уята, табигатькә мәхәббәт тәрбияли, тормышта кирәкле сыйфатларны булдыруда ярдәм итә.
Туган ягыбызны шулкадәр матур төсләр, буяулар белән тасвирлаган .. Туган як моңын аның әсәрләрен укыганнар гына тоя алыр дигән фикердә каламбыз.. Нинди телләрдә генә яңгыраса да, шушы яссылыкта язылган әсәрләре үзләренең тәэсир көчен югалтмаячак.Бу без ясаган төп нәтиҗәләрнең иң мөһиме..
Г.Ибраһимов – гаҗәеп матур, нечкә тел остасы, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән.Ччын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул - әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе- бирелгән бәяләмәләрнең кайберләре.
Г. Ибраһимовны Мансур Хәсәнов пейзаж остасы, табигать сурәтләрен мул, төгәл, пластик итеп, әсәрнең эчке агышы, аһәңе белән бәйләп бирү остасы, татар, башкорт авылының бай этнографик картиналарын тудыручы, дип бәяләгән иде.
Рухи байлык, күңел киңлеге, йөрәк тибеше ритмнарыннан кала, автор күңел тарлыгын, рухи ярлылык дәрәҗәсең, йөрәк сыкравын да табигать мизгелләренә, җил-давыл көчәнешләренә төреп, диңгез тавышына кушып бирә
Хикәләрне уку барышында без игътибар иткән темабыз белән бәйле үзенчәлекләрне
-авторның пейзажны тасвирлаганда табигать күренешләрен предмет – образ сыйфатында файдалануында
-матурлык символы буларак,пейзаж - образ сыйфатында куллануда -хикәяләрдә яз символикасын балалар психологиясендәге киеренкелек белән тыгыз бәйләнештә бирүдә
-төш алымы кулланганда автор эчтәлекне ачу һәм персоналарның эче кичерешләрен тирәнәйтү максатыннан пейзажны символ буларак куллануда Ә табигать күренешләрен сынландару буларак тойгы –кичерешләрне ачуда файдалануны аерым ассызыклап үтәсебез килә..
Гаҗәеп табигать бизәкләре тудырган хикәя тукымасына халык легендаларын да кертеп җибәрә автор. Һәм бу легендалар табигатьнең серлелеген генә тирәнәйтеп калмыйча ,кеше күңеленең тирәнлеген бермә –бер арттырып җибәрәләр.һәм әлеге отышлы алым бары Г.Ибраһимовта гына ,безгә калса,көтелгәннән дә хшырак нәтиҗәләр бирә.
Безнең авылның буеннан аккан бу елга – Өршәккә, Өршәк – Димгә, Дим – Агыйделгә коя”, Агыйделнең исә Әчтерхан диңгезенә төшүе ачыклана. Әлеге бүлектә Г.Ибраһимов революциягә кадәр үк язган милләтнең берләшүе турында сүз алып бара түгелме соң? Сабир Закиров тикшерүнәләренә нигезләнеп без дә әлеге фикер белән тулысынча килешәбез билгеле. Хикәяләрдә гомумкешелек мәсьәләләрен күтәрү, мораль якка игътибар итү, вакыйгаларны реалистик планда яктырта алу-шулай ук пейзажга автор биргән сәнгати йөкләмәләр ярдәмендә уңышлы килеп чыккан дип уйлыйбыз.
Хикәяләре укучыда табигатьне ярату, аны саклау, гүзәллек, матурлык хисләре тәрбияли . Бу да табигать күренешләренә хикәяләрдәге төп йөкләнгән функкцилщрнең берсе.
Кеше табигать баласы, табигать аңа рәхимле булса аңа да рәхәт, табигать көчен күрсәтсә, кеше үзен табигать каршында көчсез итеп тоя башлый. Бу хикәя аша автор кешене табигатнең аерылгысыз бер өлеше итеп сурәтли
. Ибраһимов – татар прозасының эстетик матурлыгын, эмоциональ тәэсир итү мөмкинлекләрен беренчеләрдән булып таныткан, оста хикәячеләребезнең берсе. Идея – эчтәлеген генә бастып калмый автор, ә һәр хикәясендә үз иҗатының тематик офыкларын да киңәйтә бара, сәнгати йөкләмәләрен арттыра, психологик катламны тирәнәйтә, образлар системасы бирелешен камилләштерә, реаль тормышка якыная бара.
Һәм без түбәндәге нәтиҗәләребезгә таянып максат – бурычларыбызга ирештек дип әйтә алабыз.
.......Оста рәссам (сурәтләүче) буларак та авыл табигатен мул итеп, төрле төсләрдә сурәтләве (пейзажы) белән новатор,акыйгалар тирәнлелеген, күңел кичерешләре каршылыгын пейзаж ярдәмендә җиткерүче психологизм остасы– хикәяләренең матур, аһәңле яңгырашына ирешә.
......“Печән өсте” белән бәйле вакыйгалар күпме тапкырлар һәм күп язучылар тарафыннан язылды. Әмма, букүп тапкырланган табигать күренешләре Г.Ибраһимов та һич тә үз үзенчәлеген.ҮЗ БӨЕКЛЕГЕН ЮГАЛМАДЫ..Шунысы да игътибарга лаек, хикәядләрдә матурлык төшенчәсе табигать белән гормониядә бирелә. Нәфислек, матурлык һәм дә “табигыйлык “ хикәяләрдә тантана итә.
Файдаланылган әдәбият.
[Сафиуллина Ф.С. “Сүз иясе белән йөри”, к.т.п.н 1985, 112 б.]
[“Мәгариф2004 7 нче сан. Сәлахова “Әдип әсәрендә натурализм” 13б.]
[“Мирас” 4нче сан, 2003нче ел М. Хәсәнов 128-129б “Г. Ибраһимов”]
В.Ф. Чертов, Е.М. Виноградова, Е.А. Яблоков, А.М. Антипова "Слово. Образ. Смысл. Филологический анализ литературного произведения". 10-11 классы.
Əдəбият белеме. Терминнар һəм төшенчəлəр сүзлеге. Казан, "Мəгариф" нəшрияты, 2007.
Д.Ф.Заһидуллина, Ə.М.Закиржанов, Т.Ш.Гыйлəжев. Татар əдəбияты. Теория. Тарих. Казан, "Мəгариф" нəшрияты, 2004.
[Татар әдәбияты тарихы, 6 томда, 3 том т.к. н. 1966, 357 б.]
Ибраһимов Г.Әсәрләр. 8 томда.Казан: Татарстан китап нәшрияты,1986.
.Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов тормышы һәм иҗат юлы. Казан: Татарстан китап нәшрияты,1974 ел.
.”Мәгариф ”журналлары,2012 №№1,2; 2003 №7
4.Минһаҗев Л.И.,Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты,Казан-Тарих,2003.