Исем сүз төркемен кабатлау (4нче сыйныфның татар төркемендә мультимедия чаралары кулланып кабатлау дәресе)
Белем бирү максаты:
Исем сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.
Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
Тәрбияви максат –үзара хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү.
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.
ТБУУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру, төп билгеләрне аерып күрсәтә белү.
ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.