12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Галаветдинова Гюзелия Хамитовна39
Россия, Татарстан респ., Казань
0

Исем сүз төркемен кабатлау (4нче сыйныфның татар төркемендә мультимедия чаралары кулланып кабатлау дәресе)



Тема: Исем сүз төркемен кабатлау

( 4нче сыйныфның татар төркемендә мультимедия чаралары кулланып кабатлау дәресе)

Чулпан Зинәтуллина, Гүзәлия Галәветдинова, Казандагы 19нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Белем бирү максаты:

Исем сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.

Фикер сәләтен үстерү максатыяңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

Тәрбияви максат –үзара хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.

ТБУУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру, төп билгеләрне аерып күрсәтә белү.

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Җиһазлау. 4 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге:Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2014, интерактив такта, презентация, таратма материал, http://tatarschool.ru / сайты.

Дәрес тибы: кабатлау

ПРЕЗЕНТАЦИЯ (презентация 4 сыйныф)

 

Дәрес этабы,максаты

Укытучы һәм укучы эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру.

Максат: дәрескә уңай психологик халәт тудыру.

1 слайд

-Исәнмесез,саумысез,укучылар!

Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек

Татар телен , әнкәм телен

Өйрәнергә дип килдек!

-Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!

(Хәерле көн, исәнмесез!)

-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

II. Актуальләштерү. Максат: алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү.

2 слайд (видеоролик.)

- Ә хәзер сезнең белән видеоролик карап китәрбез. Игътибар белән карагыз, соңыннан биремне үтәрбез.бумеранг добра

-Укучылар! Бу ролик нәрсә турында?(Мәрхәмәтлелек, изгелек, яхшылык турында)

3 слайд (мәкаль)

Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит!” Кешеләрне һәрвакыт матур эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез!

- Мәрхәмәтлелек, изгелек, яхшылык-болар нинди сүзләр, нинди сүз төркеменә карыйлар?(Исем)

4 слайд (тема)

-Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы ничек дип уйлыйсыз? (Исем сүз төркемен кабатлау)

- Бүгенге дәресебезгә нинди максатлар куярбыз инде,укучылар?

(исем турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез һәм бәяләрбез)

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып күрсәтү.

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

КУУГ:башкаларның фикерләрен тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

дәреснең темасын, максатын билгели белү, килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;

-Укучылар, сезнең өстәлдә һәркайсыгыз алдында үзбәя картасы ята. Һәр биремнән соң сез шушы критерийлар буенча үзегезне бәяләрсез.

5 слайд (критерийлар)

-Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.”5”

-Әйбәт эшлим, теманы аңладым, ләкин бераз каушап калам. “4”

Эшли алам, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. “3”

Бирем:№1

- Роликта исем сүз төркеменә керә торган нинди сүзләрне очраттыгыз, шуларны язып куегыз. (язалар)

Укып чыгыгыз әле. Ә ни өчен сез аларны исем дип уйлыйсыз? Исбатлагыз.

Алар җөмләдә гел шулай гына кулланылалармы, әллә башка формада үзгәрәләрме?(Җавап бирәләр)

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

РУУГ: кагыйдәләрне истә тоту һәм аларга нигезләнеп эшләү.

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

IV. Ял минуты

Б

Түбәтәй уены.(түбәтәйгә сораулар язып салына, көй туктагач, укучылар биремне үтиләр)

Елан сүзе ничә аваздан тора? (5)

Төшем килеше ничәнче килеш?(4)

Кайсы шәһәрдә аш пешереп була?(Казан)

Кайсы ай исеме иң кыска?(май)

1 кг тимерме, 1 кг мамык авырмы? (тигез)

Бер тавык - тавык, ике тавык нәрсә? (тавыклар)

Ил тамыры кергән кеше исемнәре әйтергә

Мәктәпнең адресы нинди? (Җиңү проспекты 48)

-Рәхмәт, булдырдыгыз!

 

V. Алган белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:

Теорияне практикада кулланырга мөмкинлек тудыру.

5 слайд(рәсемнәр)

Бирем:№2

-Әйдәгез хәзер экрандагы рәсемнәргә игътибар белән карыйк әле.(Рәсемнәр күрсәтелә)

-Яныгызда утыра торган иптәшегезгә истә калганнарын санап чыгасыз. Кемнең чәче озынрак, шул башлый. Ә күплек сандагыларын дәфтәргә язып куябыз.(Тикшерәбез)

6 слайд (экранга берлек һәм күплек сан таблицасы чыгарыла)

-Димәк, нәтиҗә ясыйк инде.(берлек һәм күплек сан турында кагыйдәне әйтәләр, үзбәя)

Бирем:№3

-Без исемнәрне килеш белән төрләнә дидек. Хәзер бирегә 6 кеше чыга. Хикәя килеп чыгарлык итеп, чәчәк сүзен төрле килешләрдә кулланып җөмләләр төзибез. Кешеләрне чәчәк белән чагыштырырга була. Нинди кешене без матур кеше дибез? ( Акыллы , тәрбияле , намуслы , сабыр, игелекле һ.б. сыйфатларга ия булса)

7слайд ( http://tatarschool.ru / сайты, 14 нче дәрес, биремнәр үтәү)

-Димәк, нәтиҗә ясыйк инде.(килеш турында кагыйдә, үзбәя)

Бирем:№4

-Исемнең тартым белән төрләнүен искә төшерәбез. Хәзер игътибар белән тыңлыйбыз да флипчарттагы тартым таблицасын тутырабыз. http://tatarschool.ru / сайты, 15 нче дәрес, тыңлап аңлау күнегүен үтәү)

8 слайд (экранга тартым турындагы таблица чыгарыла)

-Димәк, нәтиҗә ясыйбыз(тартым турында кагыйдә, үзбәя)

Бирем:№5

-Исемнәрнең ясалышы. Үткән дәрестә сезгә ясалышы буенча төрле исемнәр кулланып, әкиятне дәвам итәргә дигән өй эше бирелгән иде. Әйдәгез, нинди әкият килеп чыкты икән, хәзер бер-берегезгә шуны сөйләгез. 2 минут вакыт бирелә. №3ләр кычкырып сөйлиләр.

"Борын-борын заманда Морфология патшалыгында Исем дигән сүз төркеме яшәгән икән......"

Әйе, нинди ясалма сүзләр ишеттегез? Парлы, кушма, тезмә, кыскартылма?

9слайд (экранга исемнең ясалышы турындагы таблица чыгарыла)

-Димәк, нәтиҗә ясыйбыз(тартым турында кагыйдә, үзбәя)

Бирем: №6

10 слайд (мәкаль)

Экранга игътибар итик әле.

Күңелең иркен булса, бәхетең киң булыр.

Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.

Бу мәкальләрдәге билгеләнгән сүзләргә морфологик анализ ясарга. Һәр өстәлгә 1мәкаль.

11 слайд (морф.анализ)

Ә хәзер Кирлемән булып алыйк әле. Кроссворд рәвешендәге биремне үтибез.

?- уртаклык исем, берлек санда, урын-вакыт килешендә, 1зат берлек сан тартым белән төрләнгән, ясалма сүз.

? -ялгызлык исем, берлек санда, иялек килешендә, 3зат берлек сан тартым белән төрләнгән, тамыр сүз.

?- уртаклык исем, күплек санда, төшем килешендә, 2зат күплек сан тартым белән төрләнгән, кушма сүз.

(Үзбәя.)

Бирем:№7

-Һәр өстәлгә конвертлар таратыла, мондагы сүзләрдән 1 җөмлә төзергә һәм шуны сәхнәләштереп күрсәтергә кирәк.

1.Салкыннан туңып, оча алмый утырган кош баласын малай өенә алып кайтты .

2. Агачларны сындырмагыз, алар да кешеләр кебек кайгыра, елый.

3.Эштән арып кайтып кергән әнисенә Алсу йөгерә-йөгерә булыша башлады.

Бирем:№8

Тест эшләү.(һәрберсенә тест таратыла, җыеп алына )/data/files/v1490006457.docx (Тест.Исемне кабатлау)

Укытучы: Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Ничек уйлыйсыз, алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

 

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: үз уңышларыңа һәм башкаларныкына сөенә белү,бүтәннәргә ярдәм итә алуың белән горурлану.

УУГ: , мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

VI.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау

Укытучы: Мин сезгә хәзер сер итеп кенә бер рецепт тәкъдим итәм. Күзләрегезне йомып, мин әйткән һәрбер эшне хәрәкәтегез белән эшләп барыгыз.

Һәр көн иртән сабырлык савыты алыгыз, аңа бер уч тутырып йөрәгегездән чыккан мәхәббәтне, 2 аш кашыгы юмартлыкны , 3аш кашыгы яхшылык салып, өстенә елмаю сибеп җибәрегез. Үзегез авыз иткәннән соң, туганнарыгызга, дусларыгызга да бу рецептны тәкъдим итәргә онытмагыз.

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: эш сыйфатына бәя бирә белү

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.

VII. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

12слайд

Яхшылык турында уйларыгызны , күзаллауларыгызны кәгазьгә төшерегез! Сез аны синквейн формасында эшләрсез. Синквейн – ул кечкенә күләмле, бишьюллы япон шигыре. Синквейн формуласы.

1. Синквейнның темасы, бер сүз белән, исем.

2. Ике сыйфат

3. Өч фигыль

4. Билгеле бер мәгънәле фраза

5. Нәтиҗә, бер сүз белән, исем.

Темасы :Яхшылык

Мәсәлән, Яхшылык

Эчкерсез, тыйнак.

Шатландыра, тынычландыра, яшәртә.

Яхшылык эшләргә ашык.

Мәрхәмәтлелек.

Укытучы: Кадерле укучылар, дәресебезне Ф.Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Ә бит дөнья шундый матур үзе,

Каш җыермый гына карасаң.

Һәрберебез өчен кояш чыга,

Һәрберебез өчен таң ата.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек,

Һәрберебез кеше ләбаса.

Яшәү шундый җиңел булыр иде,

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

Нинди генә авыр вакытлар булса да, кеше булып кала белергә кирәк!

 
Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.