Урок «Сүзтезмә»
Аннотация.
Дәреснең темасы программада “Гади җөмлә синтаксисы” бүлегенә кертелгән. Бүлекне өйрәнүгә 31 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Сүзтезмә” темасы 19 нчы дәрес итеп өйрәнелә.
Дәрес тибы –уку мәсьәләсе кую һәм чишү.
Дәрес иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп оештырылды. Кулланылган метод-алымнар: тикшерү, эзләнү, нәтиҗә чыгару,модельләштерү, дәреслек белән эш, төрле биремнәр башкару h.б.