12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 

  Тема: Сүзтезмә.

 Максат: сүзтезмә турында мәгълумат бирү; сүзтезмәләрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү,туган телгә, милли моңга ихтирам уяту.

 Көтелгән нәтиҗә:

Танып белү гамәлләре:

- танып-белү максатын аерып алу һәм мөстәкыйль формалаштыру;

- кирәкле мәгълүматны эзләү;

- белемнәрне структуралаштыру;

- аңлап әйтеп бирү;

Коммуникатив гамәлләр:

-аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү белү (тел нормалары нигезендә сөйләмнең диалогик һәм монологик формаларын белү).

Регулятив гамәлләр:

-максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

-планлаштыру (соңгы нәтиҗәне күздә тотып арадаш максатлар эзлеклелеген ачыклау).

-бәяләү ( үзләштерелгән,  үзләштерергә кирәк белемнәрне, үзләштерелгәннәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау)

Шәхси гамәлләр:

-укуның мөһимлеген (кирәклеген) аңлау хисе

-үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү

-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау

- үз уңышларының һәм уңышсызлыгының сәбәпләрен ачыклау . 

Материал: 1. Н.В.Максимов, Г.Ә.Набиуллина  Татар теле: 7 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2014. – Б. 34-35.

Җиһазлау: проектор, презентация, аудиоязма.

 

 Дәрес барышы:

 

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.   

1. а) психологик уңай халәт тудыру, укучыларның фикерен дәрескә туплау.

    ә) белемнәрне актуальләштерү.

 – Үткән дәреснең УМ нинди иде?.

К.җ.: Без үткән дәрестә төп синтаксик берәмлекләр – сүзтезмә һәм җөмлә турында сөйләштек. (Модель искә төшерелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау:

а) я- 4-5 җөмлә язарга, баш кисәкләргә сызарга;

ә) и- җыйнак, җәенке җөмләләр кулланып, Татарстан елгалары турында хикәя язарга.

Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. Слайд1. Модельне укырга. Болар нинди синтаксик берәмлек билгеләре? Теманы ачыкларга.

?

Ике яки күбрәк сүздән тора;

Һәр сүзе мөстәкыйль мәгънәле

Сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш

Иярүче, ияртүче сүз

 

К.җ.: Модельдәге сорау билгесе урынына сүзтезмә дип язарга кирәк. Димәк, без бүген сүзтезмә турында өйрәнербез.

Үзбәя.Слайд 2

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла. Дәреслектән кагыйдә укылып, укучылар чыгарган кагыйдәнең дөреслеге ачыклана.

II. УМ адымлап (өлешләп) чишү.

1. Слайд 3. Сүзтезмәләрне үрнәк буенча тикшерергә, бәйләүче чараларны җәяләр эчендә күрсәтә барырга.(тактада эш)

К.җ.:    кайда?    х                            нәрсәләрнең?  х                       нинди? х                         

Бакчада эшләү (Ур.-в.к. куш.), чәчәкләрнең кызылы (И.к.куш.), сары яфрак (янәшә килү),

 кая таба?                                       кайчан?  х                х        нәрсәнең?                       

кояшка таба борылу (бәйлек), бүген әйтү (янәшә килү), китапның монысы (И.к.куш.),

                                                                                                          

тау буеннан җыю , көчле сагыш , бурычны түләү

 агач йорт , өмет белән яшәү , әни кебек ягымлы.

Үзбәя. Слайд 4.

2. Модельләштерү.  Дәреслектәге белешмәне өйрәнеп, модельне дәвам итәргә. Слайд 5.

К.җ.:

 

                 

 

Үзбәя.

Физкультминут“Бездә дуслык”

Бергәләшеп без басыйк

 Бик зур түгәрәк ясыйк

 Кояшның җылы нурыннан

 Йөрәкләргә көч алыйк.

 Татулашыйк, дуслашыйк,

 Дәресебезне  башлыйк.

 

3. 56 нчы күнегү. Текстны укып чыгу. Туган тел, милли моң төшенчәләре турында фикер алышу. “Тәфтиләү” җыры тыңлана. Укучыларның хис-кичерешләре турында әңгәмә үткәрелә.

Күнегүне төркемнәргә бүленеп эшләү.

-сүзтезмә: (бишектә көйләгән)

-ия+хәбәр:(кар ява)

-тиңдәш кисәкләр(котлау һәм бүләк итү)

-тезмә сүзләр:(бишек җыры)

-фразеологизмнар:(алтын куллы)

-мөстәкыйль сүз+ярдәмлек сүз:

Бу сүзләрнең ни өчен сүзтезмә булмавын аңлату, сүзтезмәдән нәрсә белән аерылуын ачыклау.

Үзбәя. Слайд 6.

 III. Рефлексия, бәяләү.  

1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя.

3. Өй эше:

а) мәҗбүри- 57 нче күнегү-сүзтезмәләрне генә сайлап язарга;

ә) ярымиҗади-ачыклаулы мөнәсәбәт урнашырлык итеп, фигыль янына сүзләр өстәп язарга: сөйләү,бару,елмаю,очрашу;

б) иҗади-“Әнкәм теле” дигән темага хикәя язарга.

 

Кулланылган чыганаклар:

1.     Р. Г. Хәсәншина. “Татар теле дәресләре”,  методик кулланма. Казан: “Мәгариф”, 2007

2.     Н.В.Максимов, Г.Ә.Набиуллина  “Татар теле дәресләре”,  методик кулланма. Казан: Тат.кит.нәшр, 2014

3.      Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ үрнәкләре. “Гыйлем” нәшрияты,2015.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.