Предварительный просмотр презентации
Бөек немец композиторы Людвиг ван Бетховен Презентацияне "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" нең 8 нче“А” сыйныфы укучысы Евграфова Камилә Әмирхан кызы әзерләде. Җитәкчесе: "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" нең музыка укытучысы Шәйгәрдәнова Ләйсән Зөфәр кызы Яр Чаллы шәһәре 2020 ел
Людвиг ван Бетховен – исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, кешелек дөньясының рухи тормышы үсешенә зур өлеш керткән мәшһүр дөньякүләм танылган композитор. «Вена классик мәктәбе»нең соңгы вәкиле. Аның иҗаты XIX - XX гасыр симфонизмына зур йогынты ясый.
Людвиг ван Бетховен 1770 елның 16 декабрендә Германиянең Бонн шәһәрендә туа.
Әтисе Иоганн Бетховен (1740-1792) - җырчы, скрипкачы була. Бабасы Людвиг Беховен (1712-1773) - тумышы белән Мехеленнан (Көньяк Нидерландлар) күренекле музыкант, улы Иоганн кебек капеллада башта җырчы (бас), аннары капельмейстер булып эшли. Әнисе Мария Магдалина (1748-1787) - Кобленцадагы пешекченең кызы була. Әтисе Иоганн Бетховен Әнисе Мария Магдалина Бабасы Людвиг Бетховен
Людвигның музыкага гаҗәеп сәләтен күреп, әтисе аны төрле уен коралларында (клавесин, скрипка, альт, орган һәм флейта) уйнарга өйрәтә. Людвиг малай чагында әсәрләр иҗат итә башлый. Булачак композитор кечкенәдән халык алдында чыгышлар ясый, чөнки авыру әнисен, ике энесен матди яктан тәэмин итүче була ул.
Людвиг ван Бетховен яшьтән үк кызыксынучан була: берничә тел өйрәнә, музыка иҗат итә; Гомер, Плутарх кебек борынгы грек авторларын, Уильям Шекспир, Гете һәм Фридрих Шиллер кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен аеруча укырга ярата. Людвиг ван Бетховен яшьтән үк кызыксынучан була: берничә тел өйрәнә, музыка иҗат итә; Гомер, Плутарх кебек борынгы грек авторларын, Уильям Шекспир, Гете һәм Фридрих Шиллер кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен аеруча укырга ярата.
Людвиг ван Бетховенга орган, фортепиано һәм композиция буенча дәресләрне алман композиторы Кристиан Готлоб Нефе укыта. Ул Бетховенның талантын югары бәяли һәм киләчәктә аның музыкаль үсешендә мөһим роль уйный. Кристиан Готлоб Нефе
Людвиг ван Бетховен унбер яшендә башта чиркәүдә, аннары байлар йортында органчы булып эшли; бай балаларының өйләренә барып, аларга музыка дәресләре бирә. Унөч яшендә инде ул, күп кенә уен коралларында уйнап, үзен яхшы музыкант итеп таныта.
1787 елда Людвигның әнисенең вафатыннан соң, ике энесен һәм карт әтисен карау аның җилкәсенә төшә. 1789 елда Бетховен Бонн университетына укырга керә. Музыка белән шөгыльләнүен дә дәвам итә, оркестрда уйный. Боннда атаклы композитор Йозеф Гайдн белән очраклы рәвештә очрашкач, Людвиг ван Бетховен Йозеф Гайдннан дәресләр ала башлый. Йозеф Гайдн
1792 елдан Людвиг ван Бетховен музыкаль традицияләре белән дан тоткан Вена шәһәрендә яши башлый. Ул күренекле органчы, пианист һәм композитор булып таныла. Венада 2 симфония, фортепиано өчен 17 соната һәм башка инструменталь әсәрләр иҗат итә. Уйнаган импровизацияләренең берсен тыңлаганнан соң, бөек Вольфганг Амадей Моцарт Бетховен турында: «Ул үзе турында бар дөньяны сөйләргә мәҗбүр итәчәк!», дип әйтә. Вольфганг Амадей Моцарт
1789 елдан башлап бөтен Европа илләре Бөек француз революциясе эчендә кала. Республика байрагына “Азатлык, Тигезлек һәм Туганлык” дип языла. Кече яшьтән үк авыр тормыш кичергән композитор өчен бу сүзләр бик кадерле һәм якын тоела. Бетховен “Җиңүгә бары тик көрәш аша гына” дигән девиз белән яши, әсәрләрен дә шул девиз астында иҗат итә.
Ул фортепиано өчен тирән эчтәлекле сонаталар, вариацияләр, тугыз симфония, “Фиделио”операсын, “Прометей иҗатлары” балетын, төрле шагыйрьләрнең шигырьләренә җырлар һәм халык җырлары эшкәртмәләрен яза, концертларда катнаша, талантлы композитор һәм оста башкаручы буларак дан казана.
Иҗатының чәчәк аткан чорында, 26 яшендә Бетховен зур бәхетсезлеккә дучар була: ул ишетми башлый. Әмма төшенкелеккә бирелми – саңгырау килеш тә иҗат эшен дәвам итә – Героик Өченче симфониясен яза, соңырак атаклы Бишенче симфониясен тәмамлый, фортепиано өчен “Патетик соната”,“Ай сонатасы”, фортепиано һәм скрипка өчен “Икенче соната”, “Крейцер соната»сын һәм башка әсәрләр яза. Аның иң даһи әсәрләре булып Тугызынчы симфония һәм фортепиано өчен язылган “Апассионата” сонатасы санала.
Людвиг ван Бетховен 1827 елның 26 мартында Венада вафат була. Людвиг ван Бетховенның күп кенә әсәрләре олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә классикага әйләнә. Бөек композиторга бөтен дөнья буйлап йөзләп һәйкәл куелган.
Әдәбият Бакиева, Н. В. Музыка дәресләре: Дүртъеллык башл. татар мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек/Н. В. Бакиева, М. Ф. Җиһаншина. – Казан: Мәгариф, 2005 – 111 б. Сәйфуллин, Р. Т. Музыка дәресләре: 5-7 нче сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма/ Р. Т.Сәйфуллин. –Казан: Мәгариф, 2004. – 183 б. Шерман, Р. Классическая музыка / Р. Шерман, Ф. Селдон; пер. с англ. Г. А. Сорокина. – М.: АСТ: Астрель, 2009. – 416 с. Музыкальный словарь: Начальная школа/ Сост. М. А. Давыдова. – М.: ВАКО, 2009. – 96 с. – (Школьный словарик)
Интернет-ресурслар: https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%B5%D1%82%D1%85%D0%BE%D0%B2%D0%B5%D0%BD,_%D0%9B%D1%8E%D0%B4%D0%B2%D0%B8%D0%B3_%D0%B2%D0%B0%D0%BD https://www.belcanto.ru/beethoven.html https://obrazovaka.ru/alpha/b/betxoven-lyudvig-van-beethoven-ludwig-van