12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ефимова Людмила162
Россия, Татарстан респ., Казань

7 нче вариант

ЯЗМА ӨЛЕШ

2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений 9-16 соответствуют содержанию текста (1 - текстка туры килә), какие не соответствуют (2 - текстка туры килми).

Дамир, ике кулын кош кебек як-якка җәеп, басма аша әкрен генә каршы якка чыга башлады. Басма уртасына җиткәндә, бик әкрен, бик кызганыч тавыш ишетте: чокыр төбендә бәләкәй генә чем-кара көчек өскә чыгарга азапланып ята икән.Кая инде аңа бу тирән чокырдан чыгу! Сикергән саен, йомгак кебек тәгәрәп, елый-елый егылып төшә.

Дамирга ул бик кызганыч булып күренде. Аны-моны уйлап тормады малай –аска сикерде. Әллә туңудан, әллә куркудан калтыранган көчекне күтәреп алды. Бик матур көчек иде ул. Ап-ак түше кара костюм эченнән күренеп торган ак күлмәккә охшый иде. Матай аңа Актүш дип эндәште.

— Син монда ничек төштең соң, Актүш?

Сөйләшә белми иде шул Актүш. Әгәр сөйләшә белсә, бер усал малайның канауга төртеп төшерүен, егылганда, пыялага тәпие киселүен, хәзер бик-бик авыртуын әйткән булыр иде. Дамирның да вакыты бик тыгыз иде. Көчекне иркәләп торса, дәрескә соңга калачак. Бу хәтле тирән чокырдан менәсе дә бар бит әле. Шулай да Актүшнең яралы тәпиен кулъяулыгы белән бәйлән куярга өлгерде. (Ләбибә Ихсановадан)

9

Дамир чокырдан кычкырып елаган тавыш ишетте.

1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми

10

Эт баласы чокырдан менә алмый ята.

1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми

11

Дамир көчекне бик кызганды.

1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми

12

Озак кына уйлап торгач, Дамир чокырка сикерде.

1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми

13

Көчекнең түше кара иде.

1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми

14

Көчкене чокырга явыз малай төортеп төшергән.

1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми

15

Дамирның вакыты аз, чөонки ул дәрескә ашыга.

1) Текстка туры килә 2) текстка туры килми

16

Малай көчекнең яралы тәпиен бәйләп куярга җитешмәде.

1)Текстка туры килә 2) текстка туры килми


 

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую цифру только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

 


 

1.Дус кызының үтенече.                   5.Кызны мактаулары.

2. Күрше песиенең тәрбиясезлеге.     6.Үз песиебезнең матурлыгы.

3. Песине тәрбияләү.                        7. Дус кызының гаҗәпләнүе.

4. Песиләр тычкан тота.                     8. Песинең иркәләнүе.


 

А. Безгә аклы-сарылы песи баласы кереп ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул песиебез үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Төсе матур булганы өчен генә түгел, без аны тәртипле булганы өчен дә яратабыз.

Ә. Песиебез бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Писиебезне мактаганда, мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде, диләр.

Б. Ә күршедән кергән песи баласы бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз “мияу-мияу” ди. Ашарга биргәч, ризыкны төрле җиргә өстерәп алып китә, идәнне пычрата. Өстәлгә менеп, икмәк кисәкләрен дә тартып төшерә. Тагын әллә нинди тәртипсезлекләр эшли.

В. Беркөнне минем белән уйнарга дус кызым Мәйсәрә керде. Ул бездәге песи баласын күргәч исе китеп:

–Абау, бу юньсез песине нигә керттегез? Ул инде бик күп кешегә йөрде. Бездә дә булды. Аны Рәисәләр дә, Әнисәләр дә куып чыгардылар, ул – акылсыз песи, – диде.

Г. – Ә мин аны куып чыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм, – дидем мин. Абыем Шамил дә:

– Тәрбияләп карыйк, өйрәнмәсә үзенә үпкәләр, – диде. Без Шамил абыем белән песине өйрәтә башладык. Аңа ашарга да, йокларга да урыннар әзерләдек. Бер ай эчендә ул бөтенләй үзгәрде: матурланды, акылланды.

Д. Хәзер Мәйсәрә, безгә уйнарга кергәч, аны күреп, матурлыгына, тәртипле булуына кызыга.

– Сезнең үз песиегез бар бит, монысын миңа бир әле, дип сорый ул миннән. Шамил дә, мин дә көләбез.

– Без үзебез аны шундый итеп тәрбияләдек, минем алдыма кереп утыра да, сырпаланып, койрыгын болгый. (Резедә Валиевадан)

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

             


 

3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18-25 так, чтобы они грамматически соотвествовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 18-25.


БРТ өчен кулланма
DOCX / 33.66 Кб

18

 

Дөньяны ___________________________ кумеп, ямьле яз килә.

НУР

19

 

Зәңгәр ________________ язгы кояш елмая.

КҮК


 

20

 

Өйләрнең __________________ тамчылар тама.

ТҮБӘ


 

21

 

Язгы җылыдан кар эреп гөрләвекләр ____________________.

АГАРГА


 

22

 

Җылы яклардан яз _________ каргалар, сыерчыклар кайталар.

ХӘБӘРЧЕ


 

23

 

Тиздән сары тузганаклар белән ____________ да күренер.

УМЫРЗАЯ


 

24

 

Урамда ______________ шат тавышлары ишетелә.

БАЛА


 

25

 

Яз - ________________ шатлыкларга бай, иң матур вакыты.

ЕЛ


 

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26-32 так, чтобы они грамматически и лексически соотвествовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 26-32.


 

26

 

Игелекле булу – шәфкатьле, ________, ярдәмчел булу.

ИМАН


 

27

 

Чит кешегә генә түгел, дусларыңа, __________ булышу да - игелеклелек.

СЫЙНЫФ


 

28

 

Тирә-юньдәгеләргә һәрчак _______ эшләү һәркемнең кулыннан килми.

ЯХШЫ


 

29

 

________ гына бик тиз эшләп була.

НАЧАР


 

30

 

Шуңа күрә нидер эшләр алдыннан _______ уйларга кирәк.

ӘЙБӘТ


 

31

 

Кешеләргә игелек эшләп, бәхет бүләк иткән кеше үзе дә _______ .

БӘХЕТ


 

32

 

Янәшәбездә кешеләргә бәхет, ______ бүләк итүчеләр күбрәк булсын иде!

ШАТ


 

4 нче бүлек

33

Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Сорауларына җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Быел җәен мин чит илдә булдым. Анда инглиз телен өйрәнүчеләр өчен лагерь эшләде, һәм мин аңа бик теләп бардым. Лагерьда күп илләрдән килгән яшьтәшләрем белән таныштым, дуслаштым.

... Синең нинди лагерьда булганың бар? Лагерьда балалар ничек ял итәләр? Синеңчә, яшьтәшләреңә нинди лагерьларга бару файдалы булыр иде?

_____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ ӨЛЕШЕ

1

Сез милли бәйрәмнәр турында интервью бирәсез. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез. Һәм сорауга җавап бирү өчен, 40 секунд вакыт бирелә.

Сез нинди милли бәйрәмнәр белән таныш?

Алар кайчан үткәрелә?

Анда кешеләр ничек күңел ачалар?

Сез кайсы бәйрәмнәрдә катнаштыгыз?

Милли бәйрәмнәр ни өчен популяр?

 

2

Сыйныфташларыгыз турында сөйләгез. Әзерләнү өчен, 2 минут вакыт бирелә. Текстны сөйләү өчен, 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүмәтләр да булсын:

Сыйныфыгызда күпме укучы укый?

Алар нәрсәләр белән кызыксысналар?

Сыйныфташларыгыз белән мөнәсәбәтегез нинди?

Сезгә аларның кайсы сыйфатлары ошый?

Опубликовано в группе «9 нчы сыйныфта татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.