12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Хайруллина Миляуша59
0

Татар теленнән 2 нче сыйныф өчен «Тамырдаш сүзләр» темасына дәрес планы һәм мультимедиа-кулланмасы



Тема.  Тамырдаш сүзләр

Максат: 1. Сүзнең тамырын табарга, тамырдаш сүзләрне аерырга , кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.

Бурычлар.

Белем бирү: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны кабатлау, системага салу.

Үстерү: балаларның фикерләү сәләтен үстерү; чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияләү: үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Шәхси нәтиҗәләр:

- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив:

- Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

- Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Коммуникатив:

- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

- Парларда эшли белү.

Танып-белү:

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Метод: эвристик – өлешчә эзләнү.

Материал: 

Җиһазлау: компьютер,экран, карточкалар,тест(мультимедиа-кулланма )

Материал: 1. И.Х.Мияссарова “Татар теле”- 2 нче сыйныф дәреслеге.

Технология: Коммуникатив технология нигезендә, Сингапур методикасы таләпләре буенча дәрес планына үрнәк.

Кулланылган структуралар:

МИКС-ФРИЗ-ГРУП, СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ

 

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану.

1.       Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;

-         Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

-         Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

-         Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-         Кайда булдың? (кул уйнату)

-         Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

-         Син килдең! (кулларны җәю)

-         Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

-Ә безнең дәресебезнең девизы-

И сабыйлар!

Эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә - эш. (1 нче слайд)

- Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

- Эш турында

·         Шигырьне кем язган?

·         Г.Тукай язган.

·         Бу юллар аның кайсы шигыреннән?

·         “Эшкә өндәү”

Мөкатдәс дигән сүзне син ничек аңлыйсың”

·         Иң кирәкле.

·         Мөхим дип тә әйтергә була.

II. Матур язу.

Хәзер дәфтәрне ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз..Шушы шигырь юлларын дәфтәрегезгә  матур язу итеп язып куегыз

(Җилкәгә җилкә, йөзгә йөз партнерлар белән дәфтәрләрен алмаштырып бәялиләр. Матур язылмаган хәреф яки сүзне тагын дәфтәрләргә язып куялар).

III. Актуальләштерү.

Карточкалар бирелә.

Аз сөйлә, күп эшлә

Калган эшкә кар явар

Эш сөйгәнне ил сөйгән.

Эшле килер - эш арттырыр, эшсез килер - эш калдырыр.

   Җөмләләр өстендә эш. Кара хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең тамырларын билгеләгез.

- Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез?

-Нәрсә соң ул тамыр?

- Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?

Бу сүзләрдә нинди тамыр?

Бу сүзләр турында дәреслектә нәрсә әйтелде икән?  Дәреслектән кагыйдәне табып укыйлар.

Димәк сүзләр тамырдаш һәм тамырдаш түгел дип йөртелә икән.

(Рәсемнәр күрсәтеп аңлату)

Эш нәрсә?,  эшле. эшсез нинди? сорауларына җавап бирә.

Эш – эшкә сүзләре тамырдаш тугел. Ни өчен?

- Болар нинди сүзләр?

- Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?

-  Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

-Дәрескә нинди максат куярсыз?

Укытучы гомумиләштерә.

-Дөрес әйттегез. Тамырдаш сүзләрне танырга өйрәнербез. Тамырга кушымчалар өстәп тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез

 

IV Динамик пауза (Татар халык бию көенә)

Микс-фриз-груп структурасы

Музыкага бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып  калалар. Сорау бирелә. Бер кеше дә җавапны кычкырып әйтми, ә эченнән генә уйлый. Шул сан белән  төркем барлыкка килә.

- Елның ничә фасылын беләсез ?

- Бүген атнаның ничәнче көне?

- Бер атнада ничә көн?

- Кышның ничә ае бар?

- Сез класста ничә укучы?

Менә шулай бердәм булып дәресебезне дәвам итәбез.

V.Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

А) Дидактик уен “Уңган бакчачы”

Агач рәсемен күрсәтү.

Юлчылар юлдан барганда юл тамыры тапканнар. Аны җиргә утыртканнар, үсеп чыккан сүзләрне укысалар, аларның охшаш икәнен күргәннәр. Юлчы, юлдаш, юллы, юлсыз һ.б сүзләр килеп чыккан. Мондый сүзләр тамырдаш сүзләр дип аталып йөртелгәннәр.

Без дә сезнең белән агач үстереп карыйк әле. Сезгә тамыр сүзләр бирәм, сез шуннан тамырдаш сүзләр ясагыз.

Чаңгы – чаңгы...,   балык – балык..,  бүлмә – бүлмә...,

дус – дус...,  кибет – кибет..., тоз – тоз...

Б)Төркемнәрә эш

Раунд тэйбл структурасы.

- Төркемдә бирелгән кәгазьгә 3-номерлы укучыдан башлап, тамыр сүзләргә тиешле кушымчаларны ялгап яңа сүзләр ясап языгыз.

Чыршы, тәм, ау, су, ис, кибет, күз, бакча, кыш, чәчәк.

-Нинди сүзләр ясалды?

-Урман-урманчы, тәм-тәмле, ялкау - ялкаулык, боз - бозлы.

-Үзегезнең төркемнәрдә ясаган сүзләрегезне дәфтәрләрегезгә язып куегыз, тамырны дөрес итеп  билгеләгез.

В) Дәреслек белән эш.

·        3 нче күнегү ( аңлату, яздырып эшләтү).

·        4 нче күнегүне эшлибез. Биремне укыгыз.

VI. Ныгыту

Интерактив тест эшләү “Тамырдаш сүзләр” (мультимедиа-кулланма).

VII. Рефлексия.

-Cин , бүген дәресне ничек үзләштердең икән? “ Әйе яки юк” уены.

Җөмлә сүзләрдән төзелә.

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала.

Сүз авазлардан тора.

Сүзнең төп мәгънәсен аңлата һәм мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәге тамыр дип атала.

Иҗек хәрефләрдән төзелә.

Иң кечкенә иҗек бер аваздан гына тора.

Калын әйтелешле сүзгә һәрвакыт нечкә кушымча ялгана.

Тамырга ялганып килә торган кисәкләрне кушымчалар диләр.

Нечкә әйтелешле сүзләргә калын кушымча ялгана.

Балачак сүзенең тамыры бала, кушымчасы чак

Күлмәк сүзенең тамыры күл, кушымчасы мәк

-Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы?

-Дәрестә син нәрсәгә ирештем дип уйлыйсың?

VIII.Өй эше.

а)Син киләчәктә  нинди һөнәр иясе булырга телисең,шул хакта иптәшләреңә сөйләргә эзерлән.. 

-Бер-берегезгә матур сүзләр, рәхмәт әйтегез, уңышлар теләгез!


Интерактив тест "Тамырдаш сүзләр" 2 нче сыйныф
PPTX / 744.12 Кб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.