12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ваганова Альбина Ильсуровна60
Россия, Татарстан респ., Казань
0

Мастер-класс «ФДББСын тормышка ашыру шартларында бердәм булып, күпкырлы шәхес формалаштыру»



Мастер-класс (осталык дәресе)

ФДББСын тормышка ашыру шартларында бердәм булып, күпкырлы шәхес формалаштыру”

Исәнмесез, хөрмәтле жюри әгъзалары, коллегаларым. Бүген Сезнең арагызда булуыма, Сезнең кебек мөһтәрәм кешеләрне сәламли алуыма мин бик шатмын. Конкурста катнашам икән, димәк минем эш тәҗрибәмдә кечкенә генә булса да очкын бардыр. Менә шушы очкынны зур, дөрләп яна торган учак итеп кабызуда минем туган телем – татар теленең бүгенге көндә әһәмиятле, мөһим булуын сезгә дә күрсәтәсем килә, хөрмәтле кунаклар.

Минем белән конкурста катнашучы коллегаларыма мөрәҗәгать итәсем килә. Хөрмәтле укытучылар, үзегезгә охшаган савытны сайлап алыгыз һәм минем яныма чыгыгыз. Әйдәгез, бу кечкенә генә савытлардагы төрле төстәге комнарны бер зур савытка бушатып, бергә кушыйк әле. Рәхмәт. Утырсагыз да була. Салават күпередәй, бөтен төсләр бергә кушылып, бик матур төс барлыкка килде. Хөрмәтле кунаклар, Сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

(дуслык, татулык, бердәмлек)

Әлбәттә, бердәмлек турында сөйләшербез. Без күп милләтле республикада яшибез, республикабыз халыклар дуслыгы, бердәмлеге,

тигезлеге белән үзенчәлекле. Татарстанда 120 халык вәкиле дус, тату, кулга-кул тотынышып тормыш итә. Менә шушы төрле милләт вәкилләренең балалары безнең мәктәпләрдә белем алалар. Кечкенә балаларның куллары, мәктәп чорына бәйле уй-хыяллары безнең кулларда, укытучылар кулында.

 

II. Сезнең күбегезнең кулларында, минем ярдәмчеләрем тараткан, кечкенә генә уч төпләре. Тотып карагыз әле аларны. Нәрсәләр сизәсез?

( сабый баланың кулын, аның җылысын, уй-хыялларын сизәбез).

- Ниләр кичерәсез? (дулкынлану, борчылу, җаваплылык).

- Ә бу сабый кулларын без нишләтә алабыз? (сыйпый алабыз, ныклап тота алабыз...)

- Ә шушы кечкенә генә кулларны йомарлап, аның яшәү өметен сүндерергә, хыялларын җимерергә безнең хакыбыз бармы? (юк). Әлбәттә, юк. Без аны булдырмаска тиеш. Безнең кулда бала кулы, безнең кулда бала күңеле, шуңа күрә, безнең эшебез: балаларны саклап, яклап, аларны, нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, шәхес итеп күрү. Баланы вакытында үз үзенә, үз көченә ышандыра алу да бик мөһим. Чөнки уңыш, ул кош кебек, канаты белән кагылып китеп канатландыра да, авырлыкларны җиңәргә көч тә бирә ала, ә кайвакыт киресенчә, читтән генә очып үтеп китә ала. Шуңа күрә, яхшы укытучы һәр дәресне заманча проектлаштырып, уңыш ситуациясе тудырырга тиеш (тема чыга). Шул очракта гына без үзебезнең эшебезнең татлы җимешләрен күрербез.

III. Уңыш ситуациясе заманча дәреснең нигезе булып тора. Ә укытучының иҗади якын килеп эшләве югарыга, көтелгән нәтиҗәләргә алып килә.

- Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, чыгарылыш сыйныф укучыларын көтелгән нәтиҗәләргә алып килеп җитә алабызмы? (әйе; тырышабыз;)

- Сезнең өчен көтелгән нәтиҗә нәрсә ул? ( иҗади фикерләүче шәхес; толерант шәхес; поликультур шәхес; тәрбияле, белемле бала шәхесе; көндәшлеккә сәләтле шәхес;)

- Димәк, көтелгән нәтиҗәбез – күпкырлы шәхес.

 

Күпкырлы шәхес формалаштырыр өчен без катлаулы, сикәлтәле юл үтәбез. Балалар белән янәшә барып, аларга юнәлеш күрсәтәбез.

Ә бу процессны нәрсәгә таянып башкарабыз? ( норматив документларга; эш программаларына; икенче буын стандартына; укучыларның тормыш тәҗрибәсенә!!!)

Дөрес әйттегез, хөрмәтле коллегалар, уку-укыту процессын норматив документларга, эш программаларына, ФДББСына һәм иң мөһиме, укучыларның тормыш тәҗрибәсенә таянып башкарабыз.

Дәрестә нинди технологияләр кулланабыз? ( үстерешле укыту технологиясе; коммуникатив технология; компьютер технологиясе; проектлар технологиясе; шәхескә юнәлтелгән технологияләр; уен технологиясе;)

Дөрес, җаваплар ишеттем, рәхмәт.

IV.

Хәзер мин Сезгә гадәти булмаган, сүзләр язылган битләр өләшәм. Игътибар белән карагыз, танышыгыз. Без алар белән нишләрбез икән? Уйлап карагыз әле? (сүзләр төзербез; сүз уены уйнарбыз;сүзләрнең төзелешен тикшерербез;)

Минем дә сүз язылган битем бар. Мин бу ситуациядән ничек чыгармын икән? Карап карагыз әле.

Миңа бирелгән “бер” сүзе - сан сүз төркеменнән, ана –дәм- мәгънәле кисәк өстәп – сыйфат сүз төркемен ясыйбыз, - лек- ясагыч кушымчасын ялгап, исем барлыкка килә, - ебез- кушымчасы ярдәмендә исемне тартым белән төрләндерәбез һәм – не - кушымчасы белән бу сүзне төшем юнәлешендә әйтәбез.

Менә шул рәвешле дәрестә укучылар алдында проблемалы сораулар туа. Алар бу сорауларга гадәти булмаганча, үзләренчә фикерләп җавап биргән саен, дәреснең авторлары да күбәя. Тел белеме дәресләрендә, укучылар үзләре дә сизмәстән, тикшеренүчеләр булалар.


 

Әйдәгез әле, Сез дә үзегезне тикшеренүче ролендә сынап карагыз. Кайсыгыз кыю, чыгыгыз? (Айгол Минибаевна чыгып ДУС-ЛАШ-ТЫР-ЫРГА сүзен тикшерә)


 

Рәхмәт, коллегам. Менә шундый әкияти үзгәрешләр белән мин укучыларымны уңыш атмосферасына чумдырам. Бу иҗади алымны татар теле дәресләрендә “Морфология” бүлеген өйрәнгәндә төрле сыйныфларда кулланам.


 

Яңа педагогик технологияләр кулланып, заманча дәрес проектлаштырып без укучыларыбызны татар теле – ана телебез белән кызыксындыра алырбыз, балаларның дәресләребезгә теләп йөрүләренә ирешербез.

Кытай әйтемендә дә шул ук фикерләр күз алдында тотыла:

Әйт миңа – мин онытырмын,

Күрсәт миңа – мин отырмын,

Кызыксындыр мине – мин өйрәнермен.”


 

 

III.(дәвамы) ФДББСты таләпләре буенча укучылар дәрестә нишләргә тиеш?

( 1. Дәреснең темасын ачыкларга; 2.уку мәсьәләсен куярга; 3. проблемалы сорауларга җавап эзләргә; 4. ситуатив күнегүләр эшләргә; 5. Проектлар төзергә;)

Дөрес, шушы эш төрләрен иҗади якын килеп, бер калыпка салып, дәреслекләр

белән генә чикләнмичә эшләгән очракта, без көтеп алган нәтиҗәбезне күрербез.

(бала сүрәте чыга)

Бу нәтиҗәләрне күрер өчен бала, укытучы һәм тагын кемнәр бердәм булырга тиеш? (әби-бабайлар, гаилә, ата-аналар)

Дөрес, әти-әниләр. Бөек мәгърифәтчебез, Ризаэддин Фәхреддин дә шуны дәллли:

Алтыннан да кыйммәтле, бик кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле булырга һәр баланың кулыннан килер, көче дә җитәр.”

- Төрлебез төрле якка тайпылмыйча, бер юнәлештә эшләсәк, тәрбияле, белемле, күпкырлы шәхес формалаштыруда, һичшиксез, уңышка ирешә алырбыз.

Мастер-классымны тәмамлап, шуны әйтәсем килә. Без кайда, кемнәр белән генә яшәсәк тә, төрле милләт балаларын укытсак та (песокны күрсәтәм) дус, тату, бердәм булыйк. Шул очракта гына дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч, күкләребез аяз булыр.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.