12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кильмухаметова Лилия Мансуровна4181
Россия, Оренбургская обл., Оренбург
Материал размещён в группе «Учителю татарского языка»

Хәсән Туфан

(1900-1981)

Дата

Вакыйгалар

1900

27 ноябрь

Аксубай волосте Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә.

1905

Авылындагы яңа мәктәпкә укырга керә, күрше чуваш авылында русча да укый.

1914

Тобол губернасының Ахман авылына абыйлары янына китә. Бакыр мәгъдәне чыгару эшенә керешә. Соңрак аны Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.

1916

Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә, анда ул слесарь, токарь булып эшли.

1918-1923

Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта.

Үзлегеннән укып белемен тирәнәйтү белән шөгыльләнә, халык аваз иҗатын өйрәнә.

1924

Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.

1926

Урал эскизлары” исемле атаклы шигырьләр бәйләме һәм поэмалары туа.

1927

Башлана башлады”, “Ике чор арасында”, “Бибиевлар” исемле поэмалары чагарыла.

1928-1930

Сәяхәттә йөри. Кавказда һәм Урта Азия республикаларында була. “Узып барышлый” дигән шигырен яза.

1933

Ак каен”, “Озату” шигырьләрен яза.

1935

Ант” поэмасы

1937

Язучалар союзыннан чыгарыла.

1940

Кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла.

1942

Үтерүгә хөкем ителә. Соңрак үлем карары ун еллык төрмә белән алыштырыла. Төрмәдә сугышка кирәк-яраклары эшләүче бригадада эшли. “Каеннар сары иде”, “ Авырган минутларда”, “Хәят” шигырьләре языла.

1950

Төрмәдән чыгу белән сөргенгә җибәрелә.

1953

Кырда ике ак канат ята”, “Алмаз” шигырьләре языла.

1956

Казанга кайтып төшә.

1957

май

Татарстан прокуратурасы аңа ташланган барлык гаепләренең нигезсез булуын раслый.

1981

Хәсән Туфан үлә.

Чыганак: материаллар кулланылды https://tt.wikipedia.org/wiki/Хәсән_Туфан

Агыла да болыт агыла

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла...

Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән...
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.

Роман кебек күңелле син, юл!
Азмы синдә гомер уздырдым,
Ничә кием чабата синдә,
Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!

Ә син, яңгыр, искә төшермә
Итегемнең ничек икәнен...
Яланаяк килдем дөньяга,
Шулай гына, бәлки, китәрмен.
Ә син, яңгыр, искә төшермә!

Зират бит ул сабантуй түгел,
Нигә анда киенеп китәргә?
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә?
Зират бит ул сабантуй түгел.

Агыла да болыт агыла
Таулар аша Казан ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?! 
...Агыла да болыт агыла...

Опубликовано в группе «Учителю татарского языка»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.