12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Валияхметова Гульназ Мазитовна39
0

Внеклассное мероприятие «Татар халык авыз иҗаты»



5-6нчы сыйныфлар өчен класстан тыш чара.

Укытучы: Вәлиәхмәтова Гөлназ Мәҗит кызы.

Тема: Татар халык авыз иҗаты.

Максат: Халык авыз иҗатының бай тарихы белән таныштыруны дәвам итү. Укучыларның рухи дөньясын баету, аларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау: мультимедиа, тактада язылган язу (татар халык авыз иҗаты), магнитофон, битләр, каләмнәр.

Дәрес барышы:

Оештыру моменты: Исәнмесез, укучылар! Исәнмесез кадерле кунаклар!

Безнең бүген гадәти булмаган дәрес узачак. Безнең дәресебез уен формасында узачак.

(1нче слайд).

Экранга карап алыйк әле. Нәрсә турында без бүген сөйләшербез микән? (Халык авыз иҗаты турында)

Халык авыз иҗаты турында без күп сөйләштек. Бүген ныгытабыз гына. Татар халык иҗатына халык иҗат иткән әсәрләр керә. Алар язу булганчы ук барлыкка килгән. Аларның авторлары билгеле түгел. Бу әсәрләр телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр. Без бүген дә аларны яратып укыйбыз. Тикмәгә генә халык авыз иҗаты турында хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр дип әйтмиләр. Бу әсәрләрне шушы көнгә кадәр бөртекләп җыеп туплаганнар.

(2нче слайд)

Үзенең гомерен, бөтен эшчәнлеген, халык җәүһәрләрен өйрәнүгә һәм таратуга багышланган олуг әдибебез Нәкый Исәнбәт болай дип язган: “ Мин, мәсәлән, халык иҗаты әсәрләрен кечкенә Нәкый булганда җыя башлаган идем. Нәкый абзый булгач та туктамадым, инде менә Нәкый бабай булгач та авыз иҗатының әле һаман да ишеткән берсен җыям”- дигән. Татар халкы әкиятләр укырга, табышмаклар, мәкальләр әйтергә бик яраткан.

(3нче слайд)

Ә сез халык авыз иҗатының нинди жанрларын беләсез?

(әкият, мәзәк, табышмак һ.б.)

Бик дөрес, рәхмәт.

Дәресебез күңелле үтсен өчен, яраткан уеныбызны уйнап алыйк. “Безнең уен” дип атала. Алдан без сезнең белән ике командага бүлендек. Жюри әгъзаларыбыз да бар. Командаларның исемнәрен дә язып куйдык. 1нче команда “Йолдызлар”, икенче команда “Кояш”. Һәр команданың уйнаучысы номерланган. Уеныбызны башлыйбыз. Жюри барысын да язып, санап барыгыз. Уенның тәртибе белән таныштырам. Сул яктан жанрлар язылган, ун яктан баллары. Дөрес җавап бирсәгез, биремне үтәсәгез баллар күп җыярсыз. Ахырдан жюри санап, нәтиҗәләрне әйтәчәк.

Мәкальнең башы язылган, дәвамын әйтәсез.

Табышмакның җавабын белергә кирәк.

Әкиятнең өзеге буенча, әкият исемен әйтергә кирәк.

Җырларның көйләре буенча, җырның исемен әйтәбез.

Йолаларны белергә кирәк.

Иң кызыгы “Серле сандык”. Анда бирелгән биремнәр.

Башлыйбыз, укучылар.

Мәкальләр

Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.

Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

Ана күңеле- балада,

Бала күңеле- далада.

Табышмаклар.

Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта.

(Лампа)

Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел.

(һава)

Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

(су)

Ак кием кигән,

Яшел чугын элгән.


 

Тауга менә таяксыз,

Таудан төшә аяксыз.

р(е

(елан)

Әкиятләр.

Борын –борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде, ди, бер карт белән карчык.Аларның балалары юк иде,шуңар кайгылары бик зур иде, ди..” (Камыр Батыр)

Борын-борын заманда булган, ди, бер хатын.Аның булган , ди, өч кызы. Бу хатын, кызларымның өсләре бөтен,тамаклары тук булсын ди-ди ,көне-төне эшләгән,ди.” (Өч кыз)

Борын-борын заманнарда бер авылда яшәгән икән,ди, бер бабай. Бу бабайның бер кызы бер кәҗәсеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, ди. Бик ярлы булган бу.Көннәрдән бер көнне үзенең кызын болынга кәҗәсен көтәргә җибәргән.Кыз кәҗәне көн буена болында көтеп йөргән, ди.” (Батыр әтәч)

Борын заманда яшәгән бер бабай.. Аның бер малае булган. Аталы – уллы яшиләр болар бер начар гына өйдә. Үләр алдыннан бабай малаена әйтә:

- Балам,ди, минем сиңа калдырырлык бер нәрсәм дә юк инде, тик бер башмагым гына бар. Кая барсаң да шуны калдырма, ул сиңа кирәк булыр,-ди.” (Башмак)

5. ”Төннәрдән бер төнне убырлы карчык, ниндидер явызлык эшләргә чыгып киткәндә, ишеккә йозак салырга оныткан, ди. Көлгә салган күмәчләрен дә калдырып киткән, ди. Аның чыгып китүе булган,ишекнең ачык калуын белгәч тә, Гөлчәчәк әниләренә китәргә җыена башлаган, ди.”

(Гөлчәчәк)

Җырларның көйләрен аудиоязмада тыңлыйлар.

Йолалар

Татар халкында кышкы чорда башкарылган иң характерлы йола. Ул кояш календаре буенча иске елның тәмамлануы, яңа елның башлануы чорына туры килгән. (Нардуган)

Яз көнендә иң башлап үткәрелгән элекке иң олы йола –бәйрәм. Фарсы-таҗикча «яңа көн» дигәнне аңлата. (Нәүрүз)

Муллык һәм елның җиңел килүен теләп корбан ашы пешерү, бөтен авыл белән җыелып үткәрү. (карга боткасы)

Татарларның традицион көнкүрешендә язгы кыр эшләре башланыр алдыннан үткәрелеп килгән иң зур һәм иң күңелле милли бәйрәм. (Сабантуй)

Басулардан барлык уңыш җыелып беткәннән соң үткәрелә торган бәйрәм. (Сөмбелә).

Сабыйны котлап каршы алуга, аны явыз көчләрдән саклауга, сау-сәламәт үсүен һәм киләчәге бәхетле булуын теләүгә юнәлдерелгән. (Бәби ашы)

Көзләрен һәм кыш айларында авыл кызлары хуҗалары кунакка киткән өйгә җыела торган булганнар. (Аулак өй)

Көз көне кызлар җыелышып, казларны йолкыганнар, төрле уеннар уйнаганнар. (Каз өмәсе)

Кеше тормышының иң җаваплы һәм иң күркәм чоры, кешенең, гаилә корып, мөстәкыйль тормышка аяк баскан вакыты. (Никахлашу-өйләнешү.)

Серле сандыкта төрле иҗади биремнәр бирергә мөмкин.

Уенны уйнап бетергәч. Жюри балларны санап, нәтиҗә чыгара. Бүләкләр бирелә


 

 Рефлексия.

Балалар, дәрес барышында нәрсәләр белән таныштык? Үз алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы:

- Татар халык иҗаты нинди төрләргә бүленә?

Бәяләү.

 Халыкның сүнмәс таланты белән иҗат ителгән фольклор әсәрләрен без бүген дә яратып укыйбыз. Язучылар, шагыйрләр, композиторлар һәм рәссамнар өчен исә халык авыз иҗаты әсәрләре бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора.

Йомгаклау: Бүгенге дәрестә катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә, юлында карурманнар, биек тау кыялар очраса да туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп, һаман челтерәп ага, һаман җырлана торсын иде дигән теләктә калам.

 Укучылар, дәресебез тәмам. Сау булыгыз.

Халык авыз иҗаты
PPT / 1.76 Мб

Аерылмагыз
MP3 / 4.72 Мб

Ай былбылым
MP3 / 5.78 Мб

Гармун алыйк әле, дуслар.
MP3 / 2.86 Мб

Ишкәкче җыры
MP3 / 2.95 Мб

Күбәләк
MP3 / 6.02 Мб

Мәтрүшкәләр
MP3 / 3.68 Мб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.