12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Гарипова Зульфира Зульфатовна170
Целеустремлённый.
Россия, Татарстан респ., Рыбно-Слободский район
Материал размещён в группе «Татар теле укытучылары төркеме»

Балык Бистәсе муниципаль районы

Урахча төп гомуми белем бирү мәктәбе

5 нче сыйныф укучысы Гарипова Диләнең Илнар кызының

Тукай викторинасы”

1. Г.Тукайның “ Шүрәле” поэмасын бергәләп укыгыз. Әсәр ахырында Былтыр Шүрәленең бармакларын кыстыра, аны исә иптәшләре килеп бәладән коткара. Поэманың сюжетын үзгәртеп, аны тәмамлауның яңа вариантын ( улыгыз, кызыгыз тәкъдим иткән) языгыз.

Шүрәле” – яңача.

Былтыр утыннарын төяп урманнан чыккан чакта, ат җигеп тагын бер егет утынга килә. Алар очрашкач, урманга килүче егет сорый:

Урманда берәр хәвеф бармы әллә? Бик кызганулы, әрнүле елаган тавыш ишетелә. Хәтта авылга ук ишетелеп тора – ди.

Әйе, Шүрәленең бармакларын утын ярыгына мин кыстырып куйдым-дигән Былтыр.

Ни өчен. Сиңа тидеме әллә? – дип сорый егет.

Юк, тимәде , кети-кети уйныек –дип әйтте.

Их, син, тимәгән килеш хайваннарны, кешеләрне, җәнлекләрне, кошларны рәнҗетергә ярыймы соң? Алар бит үзең тимәсәң, үзләре беркайчан да сиңа ташланмыйлар. Еланга да бит өстенә басмасаң, таяк белән сукмасаң, башлап үзе чакмый. Ялгыш эшләгәнсең. Моның өчен ул сине беркайчан да кичермәс - дигән егет.

Былтыр, көлә-көлә, өенә кайтып киткәч, егет урман эченә, тавыш килгән якка кереп киткән. Эзләп тапкан. Шүрәлене бик кызганган. Агачка чөй кагып, агачны ачтырып, шүрәленең кулын алган. Шүрәле моңа бик шатланган. Бармаклары авыртса да, егеткә утын әзерләп, төяшеп, озатып калган.

Шүрәле:

Егет, сиңа зур рәхмәт! Изгелегеңне мәңге онытмам! Сиңа гына түгел, нәселеңә дә урмандагы барлык җәнлекләргә дә тидерттермәм. Мин иптәшләремә кем коткарды диярмен соң? Исемеңне булса да әйт әле.

Егет:

Ярар исемемне әйтим инде. Минем исемем белеп тор Быел атлы булырмын –ди.

Шүрәле ,кычкыра-кычкыра, Былтыр кысты, Быел коткарды – дип, иптәшләре янына йөгергән.

Шул көннән башлап, Былтыр урманга барырга куркып яшәгән.

Быел урманга утынга да, җиләккә дә, гөмбәгә дә йөргән. Беркем тимәгән, беркемнән курыкмаган.

Изге эш мәңге онытылмый ул. Изгелек үзеңә кире әйләнеп кайта- дигән борынгылар.

 

2. “ Туган тел” шигырен бергәләп укыгыз. Соңгы икеюллыктагы фикерне үз сүзләрегез белән җикерегез.

Туган тел! Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.

Безнең ана телебез- татар теле. Хәзерге вакытта ана телемдә дога кылам, изге теләкләр телим, шул телдә Ходайдан гөнаһларыбызны кичерүен үтенәм. Телем аша дөнья серләренә төшенәм. Бөек Тукаебыз да шушы фикерне әйтергә теләгәндер дип уйлыйм.

Туган телебезне үстерик, кадерлик, саклыйк, телебез белән горурланыйк! Тел яшәсә- милләт яши!

 

3. Казандагы Г. Тукай музеенда шагыйрьнең нинди шәхси әйберләре саклана?

1. Шәхси кара түбәтәе. 1908 нче елда басылып чыгачак китабы өчен аны киеп фотога төшә.

2. Көмештән эшләнгән җиң каптырмалары.

3. Шагыйрьнең юл кәрзине.

4. Газизә апасы бүләк иткән фаянс тартмачык.

5. Тимер карандаш савыты.

 

4. Казандагы Г. Тукай исеме белән бәйле урын, предмет, төшенчәләрне атагыз.

- Г. Тукай әдәби музее;

- Тукай мәйданы;

- Г. Тукай урамы;

- Г.Тукай кинотеатры;

- Тукай исемен йөрткән дәүләт филормониясе;

- Г.Тукай премиясе;

- Тукай фәне;

- Татар дәүләт гуманитар – педагогика университетында Тукай бүлмәсе ачылды.

- Ирек мәйданы;

- Г.Тукай исемендәге теплоход;

- Тукай паркы;

- Тукай фотосы төшкән марка;

63 нче йортта 1907-1909 елларда Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан катнашы белән “Әльислах” (Реформа) газетасы чыгып килгән.

Тукай кинотеатры урынындагы йортта “Ялт-йолт” журналы редакциясендә, 1910-1913 елның мартына кадәр ул секретарь булып эшләгән.

1907 елның 10 октябрендә Уральскидан Казанга кайтканнан соң Тукай яшәгән Болгар(1907-1912) һәм Амур (1912 дек.- 1913 фев.) кунакханәләре .

Ә иң мөһиме тагын шул: 1913 елның 17 апрелендә Казан халкы бөек шагыйрен Юнысов мәйданыннан соңгы юлга озаткан.

 

5. Казандагы Тукай мәйданында урнаштырылган һәйкәлендә шагыйрь китап тотып тора. Китап кайсы кулында?
 

Казандагы Тукай мәйданында урнаштырылган һәйкәлендә шагыйрь китапны ике кулына да тоткан .

Опубликовано в группе «Татар теле укытучылары төркеме»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.