12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Галимова Гузалия Рамисовна393
1

Урок «Хәсән Туфан иҗатында мәхәббәт лирикасы»

Татар әдәбияты

11 нче сыйныф

Тема: Х. Туфан иҗатында мәхәббәт лирикасы.

Максат: Х. Туфанның мөмкин кадәр күбрәк лирик шигырьләре белән таныштыру;

Укучыларның сөйләм телен үстерү;

Шигырләр хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга-төшенергә өйрәтү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләре бирү;

Укучыларда илгә, ата-анага, сөйгән ярга, дус ишләргә, табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: плакатлар, Х. Туфан “Сайланма әсәрләр”, “Ак чәчәк атар иде” китаплары магнитофон язмасы, портрет, презентация.

Дәрес планы:

I Укучыларга дәреснең темасын игълан итү:

Укучыларның теманы дәфтәрләренә язып куюы;

Укытучының кереш сүзе;

Мәхәббәт” сүзен ачыклау.

II Яңа материалны аңлату:

Дәреснең алга таба ничек дәвам иттереләчәген әйтү;

Агыла да болыт агыла” шигырен уку, анализлау;

Берничә укучының фикерен тыңлау;

Кайсыгызның кулы җылы” шигыре белән танышу;

Магнитофон тасмасыннан “Әйткән идең” дигән җырны тыңлау;

Әйткән идең” шигырен уку, анализлау.

III Йомгаклау:

Укытучы сүзе;

Сорауларга җавап бирү;

Тест эшләү.

IV Өй эше: “ Х. Туфанның мәхәббәт лирикасы” кечкенә күләмле инша язу.

Дәрес барышы.

Исәнмесез укучылар! Тактадагы плакатка күз төшерик әле. Анда нинди сүзләр язылган. “ Дөньяда иң гүзәл нәрсә - мәхәббәт!” Димәк, без бүген дәрестә мәхәббәт турында сөйләшәчәкбез. Дәресебезнең темасы “ Х. Туфан иҗатында мәхәббәт темасы” ( Дәфтәрләргә теманы яздыру)

Кайнар йөрәк ялкынын кешелеккә атып торучы вулкан...” –ди Н.Юзиев Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы турында.

Х.Туфанны, барыннан да элек, үзенең фаҗигале язмышын, фаҗигале мәхәббәтен чагылдырган лирикасы белән кабул итәбез. Шул ягы белән ул үзенең генә түгел, ә чорның да, халкыбызның да язмышын ачты. Без сезнең белән алдагы дәрестә аның тормыш юлы белән танышып киттек, ә хәзер аны тиз генә искә төшереп китәчәкбез. ( Презентация күрсәтү, бер укучы сәнгатьле итеп укып бара)

Гомер кешегә бер генә мәртәбә бирелә. Әнә шул гомер эчендә мәхәббәт иң изгесе һәм сиңа көч, куәт, алга ашкыну, яңага күтәрелү өчен иксез – чиксез илһам – рух бирә!

Хәзер “мәхәббәт” сүзен ачыклап үтик. Бу сүзнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? ( Мәхәббәтнең төп мәгънәсе: кемне яки нәрсәне булса да бик нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә булса да чын күңелдән бирелгәнлек хисе.)

Мәхәббәтнең нинди төрләрен аерып әйтә аласыз? ( Илгә - Ватанга мәхәббәт, ата – анага, якыннарга, сөйгән ярга, табигатькә мәхәббәт.)

Сөйгән яр дигән төшенчәне ничек аңлатыр идегез? ( Башка җенестән булган яраткан кеше, гыйшык төшкән кеше.)

Сезнең шундый сөйгән кешегез бармы соң? Бардыр, әлбәттә. Яшьлек шуның белән матур, шуның белән гүзәл. Әйдәгез әле, үзегезнең хисләрегезне Х.Туфан шигырьләренең лирик герое хисләре белән чагыштырыйк. Ни дәрәҗәдә тәңгәл килә икән алар? Гомумән, кеше дигән бөек затка сез ни дәрәҗәдә мәхәббәтле? ( Яраткан кешеңнең начар гадәтләре күзгә ташланмый, аның өчен барысын эшләргә дә әзер буласың, гомумән, кешене алганда, аңа игътибарлы булырга, кайгы – борчуларына битараф калмаска, башка кешеләр турында гайбәт сөйләмәскә.)

Дәресне дәвам иттереп, без башта Х.Туфан укуында бер шигырь тыңлап китәрбез. (“Бәхет” )

Хәзер темага караган шигырьләре белән танышып китәрбез, аннары шулар турында фикер алышырбыз. Һәр укылган шигырьнең исемен дәфтәрләрегезгә теркәп барырсыз. Дәрес азагында кайбер сорауларга җавапларны ачыклап үтәрбез.

Агыла да болыт агыла” шигырен уку.

Бу шигырьдә нинди хисси сурәтләр чагыла? (Шигырьдә шагыйрьнең әрнүе чагыла.) Тагын? (Моңсулык, сагыш, туган илгә мәхәббәт)

Ул кайсы юллар икән, шуны ачыклыйк әле?

Агыла да болыт агыла

Туган - үскән илләр ягына”

Болыт аның туган иленә кайта ала, ул ирекле, ләкин Туфан яраткан туган иленә, сөйгәннәре янына кайта алмый, ул ирекле түгел.

Кабатланган саен кабатланмас хисси сурәтләр хасил иткән әлеге юлларны шамаилгә язып куярлык”, - ди язучы Марсель Галиев. Болгариядән бер укучы менә нәрсәләр яза: “Бер китапханәдә рус телендәге китапларны актарганда, Сезнең җыентыкка күзем төште. Нинди шигырьләр икән дип, берничәсен укып карамакчы булдым. Ләкин, укый торгач, бирелеп китеп, соңгы шигырьләргә кадәр укып чыктым. Һәм аларның шулкадәр матур, җылы талантлы язылуына гаҗәпләндем. Минем шатлыклы гаҗәпләнүем Сезнең хөрмәтле халкыгызга – миңа таныш булмаган татар халкына туганлык мәхәббәте булып әверелде.” Күрәсез: шигырьләр нинди олы миссия башкаралар. Бу очракта татар халкының визит карточкасы

миссиясен үти.

Агыла да болыт агыла...” Әйе, бик дөрес әйттегез бу юлларда моңсулык бар. Андагы чарасызлык йөрәкне кыса. Гомер – гомергә шагыйрьләрне я үтергәннәр, я сөргәннәр.

Мине бары чылатып үтте

Кукурузлар белән беррәттән ...” – ди шагыйрь. Ничек уйлыйсыз, шагыйрь яңгыр турында нәрсә әйтергә теләгән икән? ( Җылы яңгыр каты җирне дә, каткан күңелләрне дә чылата, дәвалый.)

Әйе, бик дөрес әйттегез. Җылы яңгыр Хәсән Туфанның да күңелен йомшарткан.

Кукуруз кыякларында яңгыр тамчылары... . Туктагыз. Кукуруз дигәннән аны игүне бездә киң җәелдергән кеше кем булды икән? ( Хрущев)

Әйе, Хрущев. Шәхес культын фаш итүчеләрнең дә иң күренеклесе шул кеше ич! Х.Туфан гап- гади кукуруз сүзе белән безне әнә шундый гомумиләштерүгә этәрә. Димәк, Х.Туфанның төрмәдә утыруында Хрущевның да өлеше бар икән. Кукуруз сүзен Туфан нәрсә итеп алган?

Метафора итеп.

Нәрсә соң ул метафора?

Күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру.

Туктагыз әле, кукуруз нинди предмет соң ул?

Җансыз.

Яңгыр кукурузны да, Туфанны да чылаткан. Димәк, яңгыр Туфанга битараф дип әйтә алабыз икән. Ул аны юлда очраганга гына чылаткан. Ә Туфанның болыт турында уйлары нинди соң?

Ул аны көткән, туган ягыннан, сөйгәненнән хәбәр китерер дип, ләкин яңгыр аңа битараф. Бу юлларны ул, мөгаен, үзеннән сорау алулар өзелгәннән соң язгандыр, үзенең исән икәнлеген илгә дә, туганнарына да дәлиллисе килгәндер.Аның турында онытсалар да ул бит туган илне сагына, ярата.

Тәрәзәне чиртер дә яңгыр,

Нәрсә әйтер туганнарыма?” – ди шагыйрь. Бу юлларда нәрсә чагыла?

( Сагыш хисе, чөнки яңгыр аңардан хәбәр алып китмәде, туганнарыннан да хәбәр китермәде)

Яланаяк килдем дөньяга,

Шулай гына, бәлки, китәрмен “ Бу юллары белән нәрсә әйтергә теләгән?

Яланаяк килү... Бу нәрсә аның табигать баласы булуыннан киләдер. Ул һаман шул килеш. Җанны изгән җәбер – золымнар да аның күңеленнән самимилекне, кешелеклекне кысып чыгара алмаган. Башкача булса, шагыйрь аягурә кала алыр идемени соң?!

Шигырьне анализлап чыкканнан соң, нинди нәтиҗә ясый алабыз инде?

Шигырьдә кеше горурлыгына, кеше җанының бөеклегенә һәм хисләрнең сафлыгына дан җырлана. Кыскасы, кешегә, мәхәббәткә дан җырлана (Дәфтәрләргә язып кую)

Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре белән танышу.Ничек уйлыйсыз, Туфан бу шигырен кемгә атап язды икән? – Хатынына. Бик дөрес. (Газета материалыннан өзек укып китү.)

Җылы кул дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

Яралы йөрәкне бәйләү өчен бары тик җылы куллар, чиста, пакъ куллар гына кирәк.

Бәйлисе бар йөрәкне” сүзтезмәсе нинди мәгънәне аңлата? Йөрәкне бәйләп булмый бит?

Авырткан җирне бәйлиләр, ә бу очракта тынычлык, юану эзләү.

Җылы куллы кешеләр беренче чиратта кемнәр?

Туганнар, дуслар, сөйгән яр.

Сугышлардан замана туктап торган арада” – бу тарихыбызда кайсы вакыт икән?

Сталин үлгәннән соң.

Туфан туган илгә ничәнче елда әйләнеп кайта? (1956 елда)

Яраларны ямаштырып” сүзтезмәсе нинди мәгънәгә ия.

Өмет итү, барысы да үзгәрер дип көтү.

Алга таба без укып без нәрсә турында белдек?

Аның якын кешесе үлгән.

Шушы мәгънәне аңлаткан юлларны табып укыгыз.

Кайттым бусы алкалары, бусы кабере диделәр.

Алка һәм кабер нинди предметлар?

Җансыз, салкын.

Менә ни өчен Туфанга җылы куллар кирәк икән.

Юллар озын иделәр” автор нәрсә әйтергә теләгән?

Күп еллар кайта алмаган.

Укучылар бу кеше аңа никадәр якын булды икән, шигырьдән шул юлларны табып укыгыз әле. (Вулканнарга керер идем шундадыр ул дисәләр...)

Әйе, бик дөрес. Димәк, Х.Туфанның хатыны Луизага булган мәхәббәте бик көчле. Ул, хәтта, кайнап торган вулканга да керергә әзер. Тик сөйгәне генә исән булсын. Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый шул. Туфанны да ул шулай бик күп мәртәбәләр сыный. (Дәфтәрләргә язып куябыз: Бу шигырьдә лирик геройның иреккә омтылышы, күңелендәге моң, мәхәббәте, сагыш һәм җан сыкравы булып яңгырый.)

Хатыны Туфанга үзе исән чагында әйткән була. Әгәр дә кемгәдер гашыйк булсаң, миннән яхшыракны сөй дип. Менә хатыны үлгәнгә дә күп еллар үткән. Туфан Луизага охшаган кешене очраткан. Ләкин ул аның анарга караганда яхшымы, юкмы икәнен белми. Туфан аптырап аның рәсеме янына килә. Ләкин рәсем җансыз, ул аңа җавап бирә алмый. Туфан аптырашта калган. Әйдәгез әле без аның бу шигырен дә укып китик.

Шагыйрьнең бу шигыренә Әнвәр Бакиров көй язган. Әйдәгез шул җырны магнитофон тасмасыннан тыңлап үтик.

Җыеп кына әйткәндә, Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы татар поэзиясендә аерым урын тота. Аның тагын “Җилләр исә”, “Гүзәл дә түгел кебек син”, кебек парчаларын, шигырь белән икәүдән – икәү генә калып, кат –кат укыйсы, аерым юлларын мәхәббәт догасы итеп туктаусыз кабатлыйсы килә. Алар бер – берсен дәвам иттергән лирик романны хәтерләтәләр. Кешенең иң изге хисләрен, йөрәк серләрен, омтылышларын гаҗәеп бер осталык, сокланып туймаслык нәфислек белән сурәтләгән бу әсәрләр, минемчә, Туфанны XX гасырның бөек лириклары белән бер дәрәҗәгә куялар.

Кеше китә - җыры кала... Шагыйрь мәңгегә китте. Җыры калды, сөюе, мәхәббәте калды, йөрәк – вулканнан атылган кайнар шигырьләре калды.

Йомгаклау

Бүгенге дәрестән бигрәк тә нәрсәләр истә калыр?

Туфан шигырьләренә карата нинди хисләрегез яңарды?

Хәсән Туфан безгә үзенең шигырьләре белән теләсә нинди шартларда да кеше булып калырга, кешелегеңне югалтмаска кирәк дип әйтеп калдырыга теләгән. Ә моны бары тик ярата һәм яратыла белгән очракта гына эшләргә мөмкин.

Компьютер белән эшләү. Тест.

Билгеләр кую.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.