12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Миннушина Луиза Радиковна17

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Әнием - кадерлем


 

Укытучы: Миннушина Луиза Радик кызы


 

2016-2017 уку елы

Алып баручы:

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә — якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңар тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә яшәү чыганагы.

Тормыш яме -әнкәй син бит ул

     Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә  якын бу исем! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул.

    Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә.  Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.

- Хәерле көн, хөрмәтле әниләр!  Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

-   Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!


 

БИЮ ( биюдән соң балалар тезелеп басалар)

1.Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

2.Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

 

3. Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

 

4. Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

 

5. Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

 

6. Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

 

7. Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

 

8. Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

 

Әни турында “ җыры.

 

Алып баручы:

Ана (М.Гафури)

И бала! Әнкәң сине

Ярата, сөя, бәбкәм бу, ди,

И ике күзем нуры,

Җаным бу, ди, чәчкәм бу, ди.

 

Тәрбия кылды сине ул.

Син үзең белми идең,

Күп вакыт елый идең,

Йоклый идең, көлми идең.

 

Син елый башласаң,

Чү-чү, балам, чү-чү, дигән,

Тирбәтеп, көйләп кенә,

Әллү дигән, бәллү дигән.

 

Йокыларын калдырып,

Синең өчен караңгы төндә

Әллә ничә уянып,

Биргән сиңа күкрәк сөтен дә.

 

Мамочка моя” шигыре белән Кәримуллина Лиана.

 

Мама, будь всегда со мною рядом” җыры белән Закирова Зилә.

Я целую твои руки, моя родная
Ты нежнее всех на свете, я точно знаю
В мире нет тебя дороже, в моём ты сердце
Обними меня покрепче, хочу согреться!

Припев:
Мама, будь всегда со мною рядом!
Мама, мне ведь большего не надо!
Мама, только не грусти!
Ты меня за всё, мамочка, прости!
Ты слышишь, мама, будь всегда со мною рядом!
Мама, мне ведь большего не надо!
Мама, только не грусти!
Ты меня за всё, мамочка, прости!

Только ты всегда поддержишь и успокоишь
И от зависти и злости меня укроешь.
Я люблю тебя, - ты ангел, тобой живу я.
С благодарностью я руки твои целую.

Припев.

Свет в окне, мы вместе
На душе светло.
Мамочка родная, как с тобой тепло!
Я молюсь ночами, чтобы ты жила,
Чтобы ты здоровой, мамочка была!
Жизнь мне подарила мамочка моя
Больше всех на свете я люблю тебя!

Припев.

Алып баручы:

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен,

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен,

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

- Әни кирәк!

«Самая хорошая» шигыре белән Вәлиева Камилла.

Күмәкләшеп, бергә , дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.


 

Сабыем диеп” җыры.

Алып баручы: Әле ярый җирдә чишмәләр бар!

Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?

Әле ярый җирдә болыннар бар!

Гүзәллекне ничек таный белер идек?

Әле ярый җирдә әниләр бар!

Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?

Әле ярый җирдә чишмәләр бар,

болыннар бар,

әниләр бар!

Балалар биюве”.


 

Туган як” җыры белән Сөләйманова Аделия.


 

Алып баручы:


 

Биюченең итәге

Бии, бии кыскара,

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии, бии остара.

 

Бие әйдә, бие әйдә

Биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең кызлар дисеннәр.

 

Зәринәләр биюве.

 

Мама “ шигыре белән Хәялиев Сөләйман.

Дәртле бию.

Бала 1:

Әни кебек булсам иде! –

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

 

2. Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

 

3. Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

 

4. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

 

5. Җылы наз ул, әнием – синдә       генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

 

6. Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

7. Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

 

8. Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек – саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!
 

Бер кыз бала җыр чыгарган” җыры.

Алып баручы: Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.