12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Омарова Альмира Шигаповна1702
Высшее образование, высшая к/к
Россия, Оренбургская обл., Саракташский район с. Биктимирово ул Центральная,29
Материал размещён в группе «Учителю татарского языка»
12

Творческая работа «Родословная о моей семьи»


 


 


 

Эзләнү – тикшеренү эше

Шәҗәрәм – нәсел җебем


 


 


 


 

Образовательное учреждение

МОБУ

Никитинская СОШ

Рәдүт урта мәктәбе

Район

Саракташский

Сарыкташ районы

Область

Оренбургская

Ырымбур өлкәсе

Тема

Шәҗәрәм – нәсел җебем.

Шәҗәрәм – нәсел җебем.

Направление

Туган ягымда – нәсел шәҗәрәсе”

Туган ягымда – нәсел шәҗәрәсе”

ФИО учителя

Омарова Альмира Шигаповна

Омарова Әлмирә Шиһап кызы


 


 


 


 

Эчтәлек:

Кереш_________________________________________________________4 б.

I бүлек:

1.1.Шәҗәрәмнең язылу тарихы____________________________________5 б.

1.2. Ни өчен Казан татарлары Җаекка (Уралга) күчеп килгәннәр?______7 б.

1.3. Татар Каргалысында тормыш._______________________________ 8 б.

1.4. Әүчтәндә яшәү рәвеше._____________________________________9 б.

1.5. Гәбҗәлилов фамилиясенең мәгънәсе._________________________12 б.

II бүлек:

2.1. Мин нәселем белән горурланам._________________________________12 б.

2.2.Мәңге безнең хәтеребездә...__________________________________15б.

2.3. Шәҗәрәм – нәсел җебем.____________________________________14 б.

2.4. Шиһап бабаебызның васыяте.___________________________________18 б.

Кулланылган әдәбият______________________________________________20 б.

Шәҗәрәм – нәсел җебем.

 

Үткәнеңне онытма син

Хәтерләүдән курыкма син!

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен...

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар...

Горур сүз әйт сорасалар,

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

(Р.Фәйзуллин).


 


 


 


 


 

Кереш.

Төрки халыкларда борын-борыннан җиде бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү, нәсел шәҗәрәсен язу гадәте булган. Ул XVI гасырда башланган.

Шәҗәрә – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы. Күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиев тә: “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, - дип юкка гына әйтмәгәндер. Шул ук сүзләр мәкальләрдә, халык әйтемнәрендә дә саклана, мәсәлән, “Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син...”, “Илен белмәгән – игелексез, Халкын белмәгән – холыксыз, Нәселен белмәгән – нәселсез”. Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз дигән борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган илен, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын, тарихын белә.

Эшемнең максаты:

нәсел шәҗәрәсен – нәсел агачыбызны өйрәнеп, аның тарихы белән танышып, әби-бабаларыбыздан килгән туганлык җепләрен барлау .

Моның өчен миңа шушы мәсьәләләрне карарга кирәк:

гаилә тарихларын өйрәнү, нәсел агачын төзү;

Гәбҗәлилов фамилиясенең мәгънәсен ачыклау;

нәселем тарихында булган иң мөһим вакыйгаларны күзәтү һәм аларны белү.

Эзләнү-тикшеренү методлары:

Интернет челтәреннән мәгълүматләр эзләү;

туганнар белән әңгәмә алып бару;

гаилә һәм хөкүмәт архивларына мөрәҗәгать итү;

шәхси документлар белән эшләү, аларны системага салу;

табылган мәгълүматләрне анализлау

Тикшеренү объекты:

Ата-бабаларыбызның нәсел җепләре, чыгышлары, тамырлары.

Хронологик рамка XVIII гасырның азагыннан–XXI гасырның башына кадәр вакытны үз эченә ала.

Практик куллану:

Тупланган мәгълүматларны нәсел тарихы турында китап язуга файдалану һәм киләчәк буыннарга, шәҗәрәне дәвам итүләрен сорап, васыять итеп калдыру.

I. Беренче бүлек.

1.1. Шәҗәрәмнең язылу тарихы.

Безнең нәселнең шәҗәрәсен мең дә тугыз йөз туксан дүртенче елда әбиемнең әтисе Гәбҗәлилов Шиһап Әбдрәхим улы яза башлаган. Бу шәҗәрәдә нәселнең очы– 1844 нче ел туган Гәбҗәлилов Гәлимнән башланып китә. Шиһап бабаемның (ул 2009 нчы елда мәрхүм булды) нәсел шәҗәрәсен язуны дәвам итүне сорап язган васыять язмаларын укыгач, әбием Әлмирә Шиһап кызының сөйләгәннәрен ишеткәч, миндә кызыксыну туды: минем нәсел җебем кайда һәм кайчан башланган? Әби-бабаларым кем булган, алар ничек гомер кичергәннәр? Ә мин гаиләдә ничәнче буынга керәм? Һәм башка шундый бик күп сораулар туды. Шулай итеп, мин гаилә тарихын өйрәнергә керештем һәм туган-тумачалардан, шәхси документлардан, архивлардан бик күп кызыклы мәгълүматлар җыя алдым. Туганыбыз Шәкир улы Камил абыйның хатыны Рәйсә апай Гәбҗәлилова3 болай дип сөйләде: “Мин Камилгә кияүгә чыккач, биатаем Шәкир үзенең тормышы, гаилә тарихы турында күп сөйләргә яратты. Үз чиратында аның бабасы Бәхтияр указлы мулла булган, һәм аларның өендә һәрвакыт коръән сакланган. Бәхтияр бабай - Гәлим бабайның туганнан туган энесе. Коръәннең соңгы битләрендә Гәбҗәлиловларның чыгышлары буенча Татарстаннан икәнлекләре, башта Ырымбур өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылына килеп урнашулары, соңгарак Үрге Чебенле, шуннан Түлгән районы Әүчтән авылына һәм соңгысы булып Сарыкташ районы Биктимер авылына килүләре турында язылган була. Гаилә башлыгының фамилиясе Гәбделҗәлилов булса, халык санын алган вакытта бу фамилияне кыскартып Гәбҗәлиловка әйләндерәләр”. “Коръән китабын кулымда тотып үзем дә берничә мәртәбә укып чыкканым булды”, - дип сөйләде Рәйсә апай. Кызганычка каршы, кемдер китапны укырга алып кире кайтармый. Шиһап бабаем исән чагында борынгы бабаларыбыз Татарстаннан чыкканнар икәнлегенә бик гаҗәпләнгән, ул бу турыда бернәрсә дә белмәгән икән. Бу факт икеләтә эшләү дәртемне арттырды.

2010 елда очраклы рәвештә генә безнең кулга Рәшит Искәндәров Һәм аның улы Әнвәр Искәндәровларның “Сеитов посад” исемле Татар Каргалысы авылының тарихы турында язылган китабы кулга килеп керде. Китапны укып чыккач, без Рәйсә апайның сөйләгән сүзләренең дөрес булырга тиешлегенә ышандык. Ләкин бу китапта Шиһап бабай туган Әүчтән авылы турында бер сүз дә әйтелмәгән иде.

2013 елның октябрендә без гаилә вәкилләре белән Үрге Чебенле авылына – китапның авторы Рәшит абыйга юл тоттык. Ул безне бик ягымлы каршы алып, Татар Каргалысы һәм башка мөселман авылларының тарихлары турында кызыклы мәгълүматлар бирде, һәм иң мөһиме – Ырымбур өлкәсенә килеп утыручы халыкларның тарихын тикшерүче Д.Н.Денисовның китабын күрсәтте. Эзләнүләр безне Н.Крупская исемендәге өлкә китапханәсенә алып килде.

Д.Н.Денисовның1 китабыннан (“История заселения и этнокультурное развитие татар Оренбургского края (XVIII- начало XX вв.)”) без шуны ачыкладык: мең дә сигез йөз кырыгынчы елда Үрге һәм Түбән Чебенле авылларыннан Каракыпчак волосте башкорт авылы Әүчтәнгә 78 татар гаиләсе күчеп килә. Ырымбур уезды Үрге һәм Түбән Чебенле авылларының 1811 нче, 1816 нчы, 1834 нче елларда үткәрелгән ревизия2 язмаларында безнең борынгы бабаларыбыз искә алынган:

Гәбделҗәлил Нәзиров (1784-1818)

Гәбдрәхмән (1813-1817)

Гәбделгәзиз (1815-?),

Гәбделхәннән

(?-?)

Фәрхибану

(?-?)

Гөлбану

(?-?)

Гәбделгәзиз Гәбҗәлиловның 4 баласы була: уллары Гәбделгәлим (1844-1885), Габдулла (1846-?), кызлары – Бибигәрифә, Бибинәфисә. Яңа шәҗәрәдә безнең нәсел Гәбделҗәлил Нәзировтан тармакланып китә, аның исеме безнең токымның фамилиясенә әйләнә. Әүчтән авылына күчеп килү турындагы документта болай язылган: “Причислены в Аустяново в 18442 году из башкирцев сего кантона юрты №38 из деревень Верхние и Нижние Чебенек”.

1.2. Ни өчен Казан татарлары Җаекка (Уралга) күчеп килгәннәр?

Нәселемнең чыгышы Татарстаннан икәнлеген белгәч, мин кызыксына калдым: ә ни өчен алар җайга салынган тормышларын, туган җирләрен ташлап, Урал буйларына килеп чыкканнар соң? Моның сәбәпләре, югыйсә, күп икән.1

Беренчедән, сәүдә итү. ХVIII гасырның башларында Рәсәй империясе Көнчыгыш илләре белән – Урта Азия, Персия, Китай, Индия – сәүдә элемтәләрен ныгыту максатыннан уңайлы юллар эзли башлый. Бу нияттән Казанга зур өмет баглана, чөнки казанлылар ул халыкларның гореф-гадәтләрен, яшәеш рәвешләрен яхшы беләләр, шулай ук мөселман халыкларын тел, дин уртаклыгы да якынайта. Ә Рәсәйнең җире Ырымбур белән чикләнә, шуннан Казахстан далалары башлана. Казаннан Җаекка караван сәүдә юлы да уңайлы салынган була.

Икенчедән, көчләп чукындыру. Патша хөкүмәте тарафыннан татарларны көчләп чукындыру сәясәте башлангач, казан сәүдәгәрләренең билгеле бер өлеше 1744 нче елда Ырымбурның беренче губернаторы И.Неплюевка Казахстан белән Ырымбур чикләренә күчү турында мөрәҗәгать итә. Үзләренең мөрәҗәгатьләрендә алар казак статусы алып, күчеп йөрүче кыргый халыклардан – кайсаклардан чикләрне саклау, патшага хезмәт итүне тәкъдим иткәннәр, ләкин ике шарт куйганнар: рекрутлыктан (патшага 25 ел буе хезмәт) азат итүне һәм, мәчетләр төзеп, үзләренең динендә калдыруны сораганнар. Ул вакытта чукынмаган Идел буе халыкларны көчләп рекрутлыкка һәм лашманлыкка (корабльләр төзү өчен урман кисү-әзерләү эшләре) алганнар. Чукынырга теләмән халыкларга зур ясак салынган. Безнең бабалар да шушы бәлалардан котылу юлларын эзләргә мәҗбүр булганнар. Күчеп китәргә ниятләнүләренең тагын бер сәбәбе, ул да булса, Идел буенда җирләрнең аз булуы. Императрица Елизавета Петровна рөхсәте белән XVIII гасырның 30-50-нче елларында беренче дулкын татарлар Җаек (Яик) буена күчеп килгәннәр. Шулар арасында безнең борынгы әби-бабаларыбыз да булган. Алар, казак дәрәҗәсен алып, 6 ай чикләрне саклауда хезмәт иткәннәр, 6 ай буенча хуҗалыкларында эшләгәннәр. Менә шулай Татар Каргалысы авылы, яки башкача Сеитова слобода (Сеитов Посад) барлыкка килгән.

Рәсемдә: сулдан беренче Гәбҗәлилов Шәкир 1913 ел

1.3. Татар Каргалысында тормыш.4

Иң беренчеләрдән булып Сакмар һәм Каргалы елгалары буена бик бай сәүдәгәр Сәгыйть Хаялин килеп утыра, аның исеменнән авыл башта Сагитова слобода, Сеитова слобода, Сеитов посад һәм соңгарак Татар Каргалысы дип атала башлый. Яңа урында тормыш бик тиз җайга салына, һәм XVIII гасырның азагына монда яшәгән халыкның саны 13 меңгә җитә. Күпчелек кешеләр сәүдә белән шөгыльләнә, калганнары – игенчелек, малчылык, төрле һөнәр осталары булып көн күрәләр. Авыл, соңгарак шәһәр статусы, мөстәкыйль идарәчелек алып, ратуша, 11 мәчет, мәдрәсә төзелеп, һаман үсә бара. Шулай ук бакырчылык, тегермәнчелек, төзү эшләре, кул осталары, хатын-кызлар милли киемнәр тегү, чигү, шәл бәйләү, аш-су әзерләү белән дан казанганнар, бик пөхтә, купшы киенгәннәр. Яшәгән йортлар да иркен, якты, төзек булган.

Тора-бара яңа җирләрне үзләштерү көнчыгышка таба юнәлә. 1755 нче елда каргалылар авылдан 37 чакрымда Үрге һәм Түбән Чебенле авылларын барлыкка китерәләр. 18162 нчы елның 7 нче ревизиясе һәм 18342 нче елның 8 нче ревизиясе буенча безнең элекке буын бабаларыбыз Түбән Чебенледә яшәгәннәр.

1.4. Әүчтәндә яшәү рәвеше3,9.

1840 нчы елларда Үрге һәм Түбән Чебенледән 78 татар Каракыпчак волосте Әүчтән авылына күчеп киләләр. 1850 нче елның 9 нчы ревизиясе буенча безнең бабаларыбыз инде Әүчтәндә яшәгәннәр. Әүчтән авылы бик матур урынга урнашып, төрле яктан таулар белән уратылып, күл-елгаларга бай булып, нәфис-гүзәл табигате белән тирә-якны сокландырган.

 

Гәлим бабайның өч улы – Шәкир, Зариф һәм Әбдрәхим – бер ишегалды булып яшәгәннәр, һәрберсенең гаиләсе ишле булган. Гаилә әгъзалары – барысы да бик тырыш, хезмәтчән, һәрберсенең йорт эшләре буенча үзенең вазифасы булган. Зариф бабай кыр-иген эшләре белән җитәкчелек иткән, Әбдрәхим бабай – малчылык, ә Шәкир бабай – сату-сәүдә эшләре белән мәшгуль

булган.

Рәсемдә Гәбҗәлилов Әбдрәхим Гәлим улы, 1961 ел

Хуҗалыкны алып барыр өчен бөтен шартлар да булган: сабан, чәчкеч, чалгы, урак, арба, чана, кирәк-яраклы барлык эш кораллары, зур ындыр, ат, сыер сарайлары. Маллары да күпсанлы: бер көтү атлар, сарыклар, 10-15 баш савым сыер, 10-15 баш тана. Шундый йортта, билгеле, барысы да: ир-ат, хатын-кызлар, бала-чага – җигелеп эшләгәннәр. Авылда беренчеләрдән булып сөт үткәргеч (сепаратор) сатып алганнар. Аңа 50 литр сөт сыйган, һәм ике кеше әйләндерә тора булган.

Шәкир бабай зур, ике бүлмәле йортта яшәгән. 1920-нче елда Зариф бабайга ике бүлмәле, тимер түбәле йорт салганнар, ә инде 1929-нчы елда тимер түбәле тагын бер өй төзегәннәр Әбдрәхим бабайның гаиләсенә. Ашлык саклый торган амбарны да тимер белән япкач, бабайлар бик горурланганнар.

Шәкир бабай еш кына Ырымбур шәһәренә йөргән, сәүдәгәрләр, укымышлы кешеләр белән аралашкан. Көз көнендә ул шәһәрдә ит, ашлык, май саткан, ә аннан кием-салым, татлы ашамлыклар, тукымалар, керосин алып кайткан. Мәгърифәтчелеккә зур омтылыш күрсәтеп, ул башта Ибраһимны, аннан Шиһапны шәһәргә укырга җибәрүгә ирешкән. Соңыннан алар икесе дә озак еллар укытучы булып эшләделәр.

Коллективлашу еллары, билгеле, Әүчтән авылының тормышына да үзгәрешләр кертми калмый. Монда ике колхоз барлыкка килә: “Якты юл” һәм “Кызыл юл”. Тәүгесен өч бертуган Гәбҗәлиловлар һәм аларның дуслары оештыра, шул максат белән алар барлык булган малларын, хуҗалыкта кирәкле коралларны авылдашлары белән уртаклашалар. Эшләре уңышлы бара. Ул вакытта авыл рәисе яки колхоз биналары булмый. Колхоз әгъзалары Зариф бабайның өендә җыйналып, үзләренең мәшәкатьләре белән уртаклашалар, карлыкканчы бәхәсләшеп, бердәм бер карарга киләләр. Ә “Кызыл юл” колхозында, киресенчә, эшләр бик мөшкел бара, бу күрәлмәүчелекне һәм усаллык тудыра, шуның аркасында еш кына болганышлар да булып ала. Өстән колхозларны берләштерергә дигән карар килгәч, вакыйгалар тагын да катлаулана. Халык арасында ызгыш-талаш китә. Читтән авыл рәисе килә, барлык мөлкәтне берләштерү башлана. Зариф бабай колхоздан чыга һәм район үзәгендә иске-москы җыю белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Аның гаиләсен бик нык кысарга тотыналар: бөтен малларын, игеннәрен, баздагы бәрәңгеләрен, ашау-ризык төлекләрен, кәстрүлләрен, стена сәгатьләрен, хәтта хатынының пәлтә-шәленә кадәр тартып алалар, өйләреннән куып чыгаралар. 1931- 1932 нче елның кышын гаилә күршеләренең җәйге ашханәсендә үткәрә. Язын Сарыкташ районы Татар Сарыкташы авылына күчеп киләләр, чөнки Зариф бабайның хатыны Хираман апай шушы авылдан була. 1934 нче елда тимер юлына якын, Сакмар елгасы, урман белән уратылган Биктимер авылына килеп урнашалар.

Безнең бабабыз Әбдрәхим, тырыш, намуслы хезмәте белән көн күрергә өйрәнгән, һәрнәрсәне саклап, эконом яшәп өйрәнгән бабабыз, колхозлашу елларындагы җәберләүләрне бик кыен үткәрә: маллар үлә, ашатырга юк, амбарны тартып алалар. 1935 нче елда Әбдрәхим бабай да гаиләсе белән Биктимергә күчә. Аның артыннан Гәбҗәлилов Мингали, Гәбҗәлилов Хисаметдин әнисе һәм ике сеңлесе белән шулай ук Биктимердә яши башлыйлар.

Шәкир бабай, бөтен дөньясын сатып, Үзбәкстанга күчеп китә. Туган ягына ул Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гына әйләнеп кайта һәм Биктимергә күрше булган Кабан авылына барып урнаша.

Рәсемдә: Гәбҗәлилов Шәкир Гәлим улы

(беренче рәт сулдан уңга бишенче), 1950 ел

Биктимер авылында Гәбҗәлиловлар нәселенә тормышны яңадан башларга туры килә. Әбием Вәлимә Хөсәен кызының сөйләве буенча, 1960-нчы елда Әүчтәннән аларга бер ерак туганнары килә. Йорт хуҗасы Шиһап бабай аңарга каралты-кураларын, эшләгән мәктәбен, матур бакчаларын күрсәтә, 6 баласы һәм туган-тумачалары белән таныштыра. Кунак, Әүчтәнгә кайтып, Гәбҗәлиловларның юкка чыкмаганын, ә киресенчә, эшләп, бала-чага үстереп, якты, матур көнкүрешләре турында сөйли.

Рәсемдә: Гәбҗәлилов Әбдрәхим улы Шиһап белән Хөсәен кызы Вәлимә, 1945 ел, Биктимер авылы

1

1.4. Гәбҗәлилов фамилиясенең мәгънәсе6.

Гәбҗәлилов” фамилиясе “Габделҗәлилов” фамилиясенең кыскартылма варианты. Борынгы бабаларыбызның берсе шул фамилияне йөрткән. Ул “Габдулла” һәм “Җәлил” исемнәренең кушма вариантыннан килеп чыккан.

Габдулла, Абдулла” гарәпчәдән тәрҗемәсе “ходайга якын кеше, ходайның колы” дигәнне аңлата. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әтисе Габдулла исемле булган.

Җәлил” – “бөек, югары, лаеклы, ихтирамлы” дигәнне аңлата.

Исеменә күрә җисеме” дип, Гәбҗәлиловлар фамилиясенең мәгънәсе дә укымышлы, тәрбияле, максатчан, көчле энергияле, ярдәмчел кешеләр, тирә-якта, туган җирләрендә олы ихтирамга, зур дәрәҗәгә ия булучылар булуын ачыклый.

Икенче бүлек.

2.1. Мин нәселем белән горурланам.

Нәселемнең шәҗәрәсен өйрәнгән дәвердә мин аның күпләренең данлыклы, горурланырлык тормыш юлы үткәннәрен, саф, чиста намус белән яшәп, илдә барган барлык вакыйгаларны да гаилә тарихыннан үткәреп, безнең буынга матур токым калдыруларына инандым һәм тагын бер шатланып та, горурланып та куйдым.

Билгеле, беренчедән, безнең нәселебез үзенең озын гомер юлы үткән аксакаллары белән данлыклы. Без белгәннәрдән генә 7 кеше 90 яшькә кадәр һәм артыгы белән яшәделәр. Болар – Гәбҗәлилов Шиһап Әбдрәхим улы, Гәбҗәлилова Вәлимә Хөсәен кызы, Гәбҗәлилов Хәсән Зариф улы, Бакиев Хәсән Хөсәен улы, Мүлөкова Гәйниямал Хөсәен кызы, Мәҗитова Гыйлмибаян Хөсәен кызы. Ә Колчым авылында яшәүче әбиебез Бакиева Махиямал Хөсәен кызы, 1915-нче елның июнендә үзенең 100 яшен тутырып, хәзер дә улы белән килене кулында исән-сау яшәп ята.

Рәсемдә:Солтанхуҗин Марат һәм Бакиева (Манина) Маһиямал Хәсән кызы. Колчым авылы, 100 яшьлек юбилейда, 2015 ел 2 июнь.

Икенчедән, безнең нәсел районда һәм Ырымбур өлкәсендә - зур стажлы укытучылар династиясе. 2015 нче елның 1нче сентябренә нәселнең укытучылык стажы 581 ел тәшкил итә, административ стажы 147 ел (директор һәм завуч вазифаларын үтәү). Лаеклы укытучылар: Гәбҗәлилов Шиһап һәм аның бертуган агасы Ибраһим Әбдрәхим уллары, Ураева Әлфия Шиһап кызы, Гәбҗәлилов Эдуард Шиһап улы, Гәбҗәлилов Фәрих Шиһап улы, Бикколова Дания Шиһап кызы, Омарова Әлмирә Шиһап кызы, Гәбҗәлилов Зөфәр Шиһап улы һәм башкалар. Фәрих абый, мәгариф отличнигы, районда 40 ел буе мәктәп директоры булган хезмәт ветераны исәпләнә. Гәбҗәлилов Шиһап бабай белән Вәлимә әбинең гаиләсендә генә алты бала – алтысы да югары белемле математика һәм физика укытучылары, балаларга белем биреп, аларны тәрбияләүгә гомерләрен биргән һәм бирүче кешеләр. Нәселнең башка вәкилләре дә төрле фәннәрдән укытып, үз урыннарында хезмәтләрен дәвам итәләр. Үз вакытында татар теле һәм әдәбияты укытучылары булып Гәбҗәлилова Әнисә Зариф кызы һәм Маниева Рузалия Зиннәт кызы эшләделәр.

Гәбзәлилов Шиһап һәм Вәлимә гаиләсенең укутучылары:

Гәбҗәлилов Шиһап Әбдрәхим улы

Ураева Әлфия Шиһап кызы Гәбҗәлилов Эдуард Шиһап улы Гәбҗәлилов Фәрих Шиһап улы

Бикколова Дания Шиһап кызы Омарова Әлмирә Шиһап кызы Гәбҗәлилов Зөфәр Шиһап улы

Гәбҗәлилова Әнисә Зариф кызы Гәбҗәлилова Сания Дәвләтшә кызы Маниева Рузалия Зиннәт кызы

 

Яшь буыннардан хәзерге көндә Биктина Эльмира - Кара Яр авылында мәктәп директоры, Омарова Рузанна - Ырымбур шәһәренең 118 нче балалар бакчасында тәрбияче, Рәхмәтуллина Юлия - Кабан авылы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы.

Биктина Эльмира Эдуард кызы Шагатова Рузанна Сераҗетдин кызы Рәхмәтуллина Юлия

Салават кызы

2.2.Мәңге безнең хәтеребездә...

Илебездә төрле елларда барган барлык вакыйгалар да: көчләп чукындырудан качу, Октябрь инкыйлабы, гражданнар сугышы, коллективлашу еллары, чик сакчылары –казаклар дәрәҗәсенә күчү, Бөек Ватан сугышы... – болар барысы да безнең нәсел тарихыннан кызыл җеп булып уза. Бигрәк тә, Ватан сугышы гыйбрәтле...

Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, анда безнең нәселдән генә унтугыз кеше катнаша10,11, шуларның унавы – Биктимер авылыннан. Аларның исемнәре авыл уртасында торган һәйкәлнең стеласына язылган.

Авыл уртасында һәйкәл тора,

Хәтерләтеп сугыш ачысын.

Исемнәре уелган ул ташка,

Онытмаска халкым язмышын.

(Заһретдинова Ландыш).

Тугыз кеше сугыш кырларында батырларча һәлак булалар, минем Шиһап бабайга һәм аның абыйсы Ибраһим бабайга туган җирләренә исән-сау кайтырга насыйп була. Икесе дә орден-медальләр белән бүләкләнеп, мәгариф системасында озак еллар эшләделәр. Бүгенге көнгә сугышта катнашкан Гәбҗәлиловлар токымыннан 19 кешенең берсе дә исән түгел, ләкин хәрби хезмәтне тыныч вакытта Гәбҗәлилов Хәсән Зариф улы (полковник) һәм Гәбҗәлилов Эдуард Шиһап улы (подполковник) дәвам иттеләр. Соңгысы отставкага чыккач, 16 ел мәктәп директоры булып эшләде һәм хәзер дә, Әфган сугышының ветераны буларак, яшь буында милләтпәрвәрлек хисен тәрбияләүгә бөтен көчен бирә. Ә Ватан сугышында катнашкан бабаларым арасында хәрби очучылар да, танкистлар да, артиллеристлар да һ.б. булдылар. Мин һәм минем сеңел-энеләрем аларны, искә алып, мәңге онытмабыз!

Һәр кеше үз буынын белергә тиеш. Әгәр дә бала җиде буынын белсә, ул алга таба да чын буын дәвам итүче шәхес булып калачак. “Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел калдыр”, - дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Игелекле нәсел калдыр – бу сүзләр кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчесе – нәселең игелекле булсын өчен, син үзең игелекле булырга тиеш. Икенчесе – игелекле балалар тәрбияләргә тиешсең. Менә шушы кагыйдәләрне өйрәнеп, мин дә үземнең шәҗәрәмне төзеп, нәселемне өйрәндем.


 


 


 


 

2.3. Шәҗәрәм – нәсел җебем.

   

Нәзир

   
   

Гәбделҗәлил Нәзиров

(1784-1818)

   

Гәбдрәхман

(1813-1817)

Гәбделгәзиз

(1815- ?)

Гәбделхәннән

(1818 - ?)

Фәрхибану

(?)

Гөлбану

(?)

Гәбделгәлим

(1844-1885)

Габдулла

(1846 - ?)

Бибигәрифә

(?)

Бибинәфисә

(?)

Гариф

(1875-1935)

Зариф

(1878-1944

Закир

(1880-1932

Шәкир

(1883-1956)

Шәмсиямал

(?)

Әбдрәхим

(1885- 1962)

Ибраһим

(1918-1978)

Шиһап

(1920-2009)

Сөләйман

(1922-1994)

Рәшидә

(1925-1945)

Әнүр

(1930-1975)

Әнвәр

(1936-?)

Әлфия

(1946-1988)

Эдуард

1949

Фәрих

1951

Дания

1955

Әлмирә

1957

Зөфәр

1961

Рита

1978

Шамиль

1980

Заира

1981

Рузанна

1984

Лера

2001

 
 

Али

2006

Лина

2009

Муса

2014

   
 

Эльвира

2003

Артур

2009

Вадим

2016


 


 


 

2.4. Шиһап бабаебызның васыяте:


 


 

Кулланылган әдәбият:

Денисов Д.Н. История заселения и этнокультурное развитие татар Оренбургского края (XVIII- начало XX вв.)/Д.Н.Денисов, 2006-190с

2. Башкортстан республикасының Үзәк тарихи архивы (ЦГИА РБ), Уфа шәһәре

Название деревни

год

фонд

опись

дело

лист

Нижние Чебеньки 9-го башкирского кантона Оренбургского уезда Оренбургской губернии

1816

И - 138

2

145

192

Нижние Чебеньки 9-го башкирского кантона Оренбургского уезда Оренбургской губернии

1834

И – 138

2

430

1478

Аустянова 10-го башкирского кантона Оренбургского уезда Оренбургской губернии

1850

И - 138

2

597

730

Аустянова 10-го башкирского кантона Оренбургского уезда Оренбургской губернии

1859

И - 138

2

646

1310

3. Өлкән буын туганнарымның хатирәләре: Гәбҗәлилов Шиһап Әбдрәхим улы, Гәбҗәлилов Әхмәди Мингали улы, Гәбҗәлилова Сания Ишмурза кызы, Гәбҗәлилова Рәйсә Гобәйдулла кызы

4. Рәшит Искәндәров, Әнвәр Искәндәровларның “Сеитов посад”, 2008 г., 231 с

5. Гәбҗәлиловлар, Омаровлар, Бакиевлар, Маминнар гаиләләренең архивлары

6. Интернет челтәреннән мәгълүматларhttp://www.astromeridian.ru/imya/

7. «Хәтер китабы», т.5,8,10, Ырымбур шәһәре

8. Ырымбур өлкәсенең хөкүмәт архивы, Ырымбур шәһәре

9. Бөек Ватан сугышы ветераны Гәбҗәлилов Хәсән Зариф улының хатлары. В.С. Черномырдин исемендәге тарихи-мемориаль комплекс

10. Сугышта һәлак булганнар теркәлгән алфавит китабы (Гавриловский РВК). Сарыкташ район үзәгенең военкомат архивы

11. Сугышка алынучылар (мобилизацияләнгән) теркәлгән алфавит китабы (Гавриловский РВК). Сарыкташ район үзәгенең военкомат архивы

12. Сайт: http://podvignaroda.mil.ru


 


 


 

20

Опубликовано в группе «Учителю татарского языка»


Комментарии (2)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.