12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Альфинур323
Учитель татарского языка и литературы, пед. стаж -31год

Соңгы кыңгырау” бәйрәме

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген безнең өчен дә, сезнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп  матур да, тынгысыз да, соклангач һәм авыр булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары һәм мәктәп белән хушлашу авазы.

(Музыка астында чыгарылыш сыйныф укучылары чыга. Кыңгырау чыңлый.)

Алып баручы: Баш очыннан ак болытлар ага,  

                Ак болытлар – безнең балачак.

                Балачакка кире кайтып булмый,

                Алар шулай ап-ак калачак.

                Ак болытлар – безнең балачак.

Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасына – хөрмәтле директорыбызга бирик. Рәхим итегез, Гөлнур Мансуровна!

килгэн кунаклар чыгышы.

(Барлык кунакларга да чәчәкләр бирелә.)

Алып баручы. Ә хәзер сүзне 11нче сыйныф укучыларының үзләренә бирик.

Гөлзәйнәп.. Шаян кызчыктай уйнап, болыннардан

                Ромашкалар җыйдым бер кочак.

                Яланаяк басып яр читенә

                Кулын болгый миңа сабыйчак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым,

                Нигә алар болай моңсулар?

                Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:

                Кая ага икән бу сулар?

  Балачагым, җәйге йомшак җилдәй,

                Битләремне назлап сөясең.

                Шаян гына хушлашасың үзең:

                -Дәү булдың ич, китәм,- диясең.

   Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

                Тукталмыйсың хәтта беразга...

                Ашыкмачы зинһар, сабый чагым,

                Калчы әле, тагын бер язга!

Булат. Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым!

Еллар үткәч килә:

-Исәнме!-дип,

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракка калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?


1.Җыр. “Балачак”.


Ришат. Укытучым минем, сүнмәс назым,

                Якты язым – балачакларым.

                Мин гомергә, әнкәм белән бергә

                Күңелемдә сезне саклармын.

                Тормышымның тәүге сукмагында

                Шат елмаеп каршы алдыгыз.

                Канат куеп якты хыялларга

                Олы юлга озатып калыгыз.


2. Хәтерлим мин әле бүгенгедәй.(минусовка куела)


Гөлзәйнәп:Әти -әтием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу. Мәктәп бусагасын атлаганда, шатлык куаныч хисләре белән беррәттән , күңелне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде.

Беренче укытучының назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады.. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм чын күңелдән яраткан кешебез - иң беренче укытучыбыз – Гөлфәния апа! Ул укытырга авырсынмады, сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә, безнең язмыш өчен яшәде, намуслы кешеләргә карата шәфкатьле , мәрхәмәтле булырга өйрәтте.

Салават: Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдек.

Беренчедән дүрткә чаклы,

Никадәр белдек.

Истә әле каләм тоткан кулым,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга сез,

Тотып башта нәни куллардан.

Гөлфәния апа!

Яхшылыклар өчен, рәхмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гына елмайсын,

Юмарт күңелегез.


. Бергэ:Рәхмәт сезгә беренче укытучыларыбыз! (Беренче укытучыларга сүз бирелә)

Алып баручы. Хөрмәтле Гөлфәния апа! Чыгарылыш сыйныф укучыларына сезнең дә әйтер сүзегез бардыр.

Булат Белем сукмагыннан атлап бара торгач,кире кайтмас 11көз, кыш, яз һәм җәй айлары үтеп, күңелебездә онытылмас хатирә булып уелып калды. 5нче, 6нчы сыйныфларда безнең белән Нәйсә апа эшләде. Югары якка килеп кергәч, мөстәкыйль булырга, үзеңне олы итеп тоярга, төрле укытучыларга ияләшергә без аның белән өйрәндек. Безнең иң шук вакытыбыз турында истәлекләр белән уртаклашыгыз әле, Нәйсә апа.

Гөлфия.Дәрескә чакырып кыңгырау чыңлый.Ишектән, елмаеп, чәчләренә чал керә башлаган укытучыбыз керә. Хөрмәтле, Әлфинур апа! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кешенең күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз.Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлек, очкын чәчеп торган күзләр.Кайчандыр чем-кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да, гүя эрергә өлгермәгән.

Айзилә.Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тоям синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

3. Җыр. Ләбибә. Соңгы кыңгырау

Алып баручы. Хөрмәтле Әлфинур апа. Ә хәзер сүз сезгә.(Сыйныф җитәкчесе чыгышы)

.

Таңсылу. Оныталмыйм шуны бүгенгечә,

Мәңге калыр минем йөрәктә.

Истән чыкмас шушы бәхетле көн.

Нинди генә җирдә йөрсәк тә.

Онытмамын сине беркайчан да,

Изге йортым минем – мәктәбем.

Биргән белемең һәм тәрбияң өчен,

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.


Язилә. Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр

Күзегезгә чыкмаса да күңелегез тулгандыр

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләгән минутлар

Бер дә юкка, уйламыйча күңел калдырган чаклар

Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек

Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек

Дөньяда тик ике кеше:укытучы, ана

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.




Әмир. Сезнең елмаю кояш кебек,

                Күңелемне назлап җылыта.

                Авыр чакта ярдәм кулы суза,

                Сабыр сүзе белән юата.

                Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

                Ничек кенә табыйм сүзләрен?

                Менә бүген чәчәк бәйләменең

                Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.


Укытучыларга чәчәкләр

Гөлзәйнәп.

Гөлнур апа!

Иң беренче булып эшкә килә,

Соңгы булып яба ишекне.

Эчкерсез бер гади елмаю,

Юып ала борчу, уй-шикне.

Бер шатлыкка йөз кат куанадыр,

Йөз хәсрәткә чума, ут йота.

Аннан башка мәктәп яу кырында

Командирсыз калгандай була.

Сезгә теләк, бәхетле,

Сәламәт булыгыз.

Кайгы-хәсрәтсез үтсен,

Сезнен тормыш юлыгыз.



Булат. Безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алучы, мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы , тәмле ашлары белән безне сөендергән апаларга, оператор абыйларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Алыгыз сез бүген бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

Һәм каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.



4. Җыр. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.


Гөлзәйнәп :.Бүгенге көндә безнең өчен иң нык куанучы һәм кайгыртучы әти-әниләребез! Бүген рәхмәтебезнең иң олысы сезгә. Сез безне тудырып-үстергән, яшәргә көч биргән, кирәк чакта юаткан, файдалы киңәш биргән. Без әти-әниләребезгә гомергә бурычлы.Сезнең улларыгыз, кызларыгыз олы тормыш юлы бусагасында торалар. Сезнең хәер-фатихагызны алып киткәндә генә безнең юлларыбыз уң булыр.


Рәсим. Әткәй, әнкәй, иң газиз кешем,

Дөнья яктысын сез биргәнсез.

Гомер юлымда фәрештә булып,

Бер Ходайдан, ахры, килгәнсез.


Рамил. Әткәй, әнкәй, сез минем терәгем,

Кояшым сез тормыш юлымда.

Сөюем, хөрмәтем, йөрәгем рәхмәте

Чагылсын сезгә бу җырымда.

5.Җыр “Әтием, әнием”

Алып баручы. Яныбызда әткәй- әнкәйләрнең булуы – нинди зур бәхет! Алар -безнең төп таянычыбыз да, киңәшчебез дә . Әти-әнинең хәер-фатихасыннан чыгарга безнең хакыбыз юк! Дуслар! Тормыштагы һәртөрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче, шатлык-кайгыларны бүлешүче иң якын кешеләрегезгә - әти-әниләргә сүз бирик әле. Рәхим итегез!

  

Язилә . Кайчан гына бу көн бик еракта,

 Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан,

 Китмәс өчен кереп уелды.

Әмир. Чыңлап аккан чишмә суларына

  Охшатам мин мәктәп елларын

Ерганаклар булып шул чишмәдән,

 Башланалар тормыш юллары.


  Гөлзәйнәп: Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым,

                 Балачагым, яшьлек, мәхәббәт!

                 Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,

                 Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

Алып баручы. Кадерле дуслар! Сезне котларга килгэн нәни дусларыгызга игътибар итегез әле. Моннан куп еллар элек сез узегез дэ шундыйлар идегез. Сез дэ шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында, кулыгызга чәчәк бэйләмнәре тоткан килеш, Инде куп тапкырлар әйтелгән котлау сузлэрен эчтэн генэ кабатлап басып тордыгыз. Әйдәгез, 20.. нче елда мәктэпне тәмамлаячак нэни дусларыбызны тыңлыйк эле.


(Сәхнәгә 1 класс укучылары күтәреләләр.)

Хор белән әйтәләр: Хәерле юл сезгә, апалар, абыйлар!

9кл..................... Бәгырьләрне телеп бу мизгелләр

Күңелләргә кереп калачак.

Мәңге кайтмаска дип саубуллашып

Китеп бара бездән балачак.

Бергә. Хуш, сау бул инде

Бер кайгысыз сабый чак.

Шарлар очырту


 Булат. Вакыт килеп җиткән түгелме соң

 Ялгыз калып уйга калырга?

 Киләчәктә мине ниләр көтә?

 Кем булырга? Кая барырга?

 Балачактан ничек аерылырга?

 Юллар кая алып китәрләр?

 Язмыш ишекләре ачылырмы?

Анда мине кемнәр көтәрләр?

 Гөлзәйнәп:Дуслар  белән ничек саубуллашыйм?

Күкрәгемдә яна мен сорау.

 Сөенермен, әллә көенермен

 Яңгыраганда соңгы кыңгырау?

 Сорауларга җавап табармынмы?

 Тормыш мең сорамас, бер сорар

 Балачактан моңсу аваз булып,

Чыңлар инде, чыңлар кыңгырау.

Җыр:


Кәрим.Чәчәк тотып әле бүгенгедәй

Килгән кебек сиңа мәктәбем.

Инде менә сезгә, укытучылар,

Сау булыгыз, диеп әйтәбез.

Динара. Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнең хәлегезне белербез

Гөлзәйнәп. Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау!

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Җыр “Саубуллашу вальсы”

Алып баручы. Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә.

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез.

Ашкынганда тормыш юлларыннан,

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә, хәерле!


Кадерле чыгарылыш класс укучылары!

Ә хәзер мәктәптә укыган еллар истәлеге булып соңгы кыңгырау сезгә яңгырый. (Кыңгырау чыңы астында укучыларны сыйныф җитәкчесеһәм ата-аналар белән берлектә сыйныф бүлмәсенә озатып калалар.)








Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.