Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы
Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасы
“Татар теле, 5 класс” дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты
Тема: “Сорау җөмлә”
Тема | Сорау җөмлә | |
Максат | 1. – сорау җөмлә турында белгәннәрне актуальләштерү, сорау җөмләнең белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү. 2. – телдән һәм язма сөйләмдә сорау җөмләләрне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру; 3. – укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру; 4. – коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә (вежливость) булу сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру. | |
Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет буенча белем, күнекмәләр | Универсаль уку күнекмәләре |
| Предмет буенча: - сорау җөмләнең ни икәнен белү; - Төрле грамматик чаралардан файдаланып, сорау җөмләләр төзеп яза белү. | Регулятив: - куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру. - өлешләрдән бербөтенне төзи белү; |
Төп төшенчәләр | Сорау җөмлә | |
Оештыру | ||
Предметара бәйләнеш | Эш формалары | Ресурслар |
әдәбият, рус теле, әйләнә-тирәне өйрәнү | Индивидуаль, Фронталь, Төркемнәрдә эш, Парлап эшләү. | Дәреслек Интерактив такта Презентация |
Дәрес планы
1. Мотивлаштыру-ориентлашу (психологик уңай халәт тудыру (Слайд 1))
-Исәнмесез,укучылар.
“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. (Слайд 2)
- Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Укучылар теләкләр тели.
- Тукай шигырендәге кояш сыман бер-беребезгә карап елмайыйк,тирән итеп сулыш алыйк һәм тынычлап эшкә керешик.
Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы. Үткән дәреснең уку мәсьәләсе нинди иде?
К.җ.: Без үткән дәрестә әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре турында сөйләштек. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр 4 төрле: хикәя, сорау ,боеру һәм тойгылы җөмләләр.
Укытучы 2. Мин сезгә үткәннәрне кабатлап килергә әйткән идем. Искә төшереп китәбез һәм ИҢ ЗИРӘК УКУЧЫНЫ билгелибез(Слайд 3)
№ | Сорау | Җавап |
1 | Ул сөйләм төзелешен өйрәнә | |
2 | Ул нәрсәне дә булса хәбәр итә | |
3 | Җөмләнең баш кисәкләре нәрсәләр | |
4 | Җөмләдә баш килештә килеп бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча килгән баш кисәк | |
5 | Ул ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә, аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәк | |
6 | Татар телендә хәбәр күбесенчә җөмләнең кайсы җирендә килә | |
7 | Җөмләнең иярчен кисәкләре ничә? Ниндиләр? | |
8 | Җөмлә баш кисәкләрдән генә торырга мөмкинме? | |
9 | Җөмләдә баш кисәкләрдән тыш, иярчен кисәкләр дә булырга мөмкинме? | |
2. Уку мәсьәләсе кую.
1 нче бирем. Җөмләне укыгыз, әйтү максаты буенча төрен билгеләгез һәм, шуннан чыгып, дәрескә УМ формалаштырыгыз.
Укытучы:Кайсы кош, башкалар җылы якларга китеп беткәч тә, көз башына тиклетуктамыйча сайрый?(Г. Бәширов)(Слайд 4)
К.җ.:Бу – сорау җөмлә. Димәк, без бүген сорау җөмлә турында сөйләшербез.
Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.(Слайд 5)
Тактага карыйбыз һәм нәтиҗә чыгарабыз. Сорау җөмлә ничек төзелә?
Тау шуарга кайчанбарасыз? | Бүген тау шуарга барасызмы ? |
Нигә син мине аңламыйсың? | Син мине аңлыйсыңмы? |
Ни өчен кичә “2” билгесе алдың? | Син кичә “2” алдыңмы? |
Алар киттеләр? | |
Нәтиҗә: Сорау җөмләләр сорау алмашлыклары һәм сорау кисәкчәләре, сорау интонациясе ярдәмендә төзеләләр.
3. УМ адымлап (өлешләп) чишү.
Сорау җөмлә
– сөйләүченең үз-үзенә яки башка берәүгә булган соравын белдерә,
– сорау интонациясе белән әйтелә,
– сорауны белдерә торган сүзгә логик басым төшә,
– җөмлә ахырында сорау билгесе куела,
–түбәндәге чаралар белән белдерелә:
сорау сорау интонациясе
алмашлыкл. -мыни, -мени
-мы, -ме сорау кисәкчәләре
1.Карточкалар белән эш.
Җөмләләрне күчереп язарга, сорау җөмләләрнең нинди чаралар белән белдерелүен җәяләр эчендә күрсәтә барырга.
1.Ак яулык һәм калфаклар халкыбызның борынгыдан калган йоласымы? («Сөембикә» журналыннан)
2. Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай,
Тукайдагы кебек тел кайда? (С.Хәким)
3. Урлаганнармы әллә
Кыш бабайның Кар кызын? (М.Шабаев)
4. Болар – синең беренче шигырьләрең?
К.җ.: Сорау җөмләләрне белдерүче чаралар:
1. –мы сорау кисәкчәсе. 2. Кайда сорау алмашлыгы. 3. –мы сорау кисәкчәсе + әллә кисәкчәсе. 4. Сорауинтонациясегенә.
4.Телдән (Слайд 6)
1. Әйтелү максаты ягыннан җөмләләргә туры килгәнен сайлап алырга
1.Хикәя җөмлә | 1. Әй, авылымның тиңсез күңел фонды, Синең хакта күпме җырлар бар тагы?! |
2.Сорау җөмлә | 2. Рәхмәт, авылым, рәхмәт, туган ягым, Яшә шулай үсеп, яңарып !... |
3.Боерык җөмлә | 3. Авылымның бер ягында төнбоеклы күлләр, хуш исле печән үскән, икенче ягында кара карлыган, кызыл бөрлегән пешкән яшел болыннар җәелеп ята. |
4.Тойгылы җөмлә | Ә син үзеңнең туган авылың белән горурлана аласыңмы? |
Физкультминутка
2. Төрле грамматик чаралардан файдаланып, сорау җөмләләр төзеп язарга.
К.җ.: Мәсәлән: 1. Син нинди китаплар укырга яратасың? (сорау алмашлыгы)
2. Безгә кунаклар килмәделәрмени? (-менисораукисәкчәсе)
3. Алармоныбелмәгән? (сорауинтонациясегенә)
3. Дәреслек белән эш (телдән)
Бирем: диалогны укый баралар, грамматик чараларны әйтә баралар.
5. Рефлексия, бәяләү.
1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.
6. Дәрескә гомуми бәя.
7. Өй эше:(Слайд 7)
а) мәҗбүри.127нче күнегү; Соңгы абзацны калдырып эшләргә.Текстны күчереп языгыз, сорауны белдерүче чараларның асларына сызыгыз.
ә) ярымиҗади.131 нче күнегү; Бирелгән җөмләләрне сорау җөмләләр итеп үзгәртеп языгыз, нинди чара куллануыгызны аңлатыгыз.
б) иҗади.128 нче күнегү; Бирелгән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кулланып “Кем кемгә охшаган” дигән темага хикәя төзегез.