Сценарий праздника «Науруз» (7 класс)

0
0
Материал опубликован 3 December 2018

Нәүрүз мөбарәк булсын!”

(урта мәктәптә уздыру өчен бәйрәм эшкәртмәсе)

Төзүче: Гөлнур ЗАКИРОВА

Максат:

Укучыларны туган телебез, мәдәниятебез үсеше, туган ягыбызның һәм халкыбызның тарихы, йолалары, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру.

Укучыларда милли үзаң, иҗади сәләт формалаштыру.

Табигатьне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, сабыйларны якларга өйрәтү.

Бәйрәм барышы

Зал язгы табигатьне чагылдырып бизәлгән: ясалма чәчәкләр, кояш.

Укытучы кичәне Нәүрүз бәйрәме, аның тарихы турында сөйләү белән башлап җибәрә. Бәйрәм белән котлый.

1нче бала: Исәнмесез, саумысыз!

Бүген бездә бәйрәм көн!

Уйнап, биеп күңел ачам диеп

Бирегә килде һәркем!

2нче бала: Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит, түрдән уз

Нәүрүз бәйрәме!

Бергә “Шома бас!” җыры башкарыла.

Уйнат-уйнат гармуныңны,

Авазлары чыңласын!

Нәүрүз бәйрәменең җырын

Иптәшләрем тыңласын!

Эх, шома басабыз!

Биеп күңел ачабыз!

Әйдә, әйдә, катырак бас!

Биегәнне күрсеннәр!

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең кызлар дисеннәр!

Эх, шома басабыз!

Биеп күңел ачабыз!

Уйнат, уйнат гармуныңны

Биесеннәр егетләр!

Безнең илнең егетләре

Бар да бөркет кебекләр!

Эх, шома басабыз!

Биеп күңел ачабыз!

Алып баручы: -Ә хәзер, Нәүрүз килгәнче, өйдән-өйгә кереп, йорт хуҗаларын яз бәйрәме белән котлап, аларның барчасына да сәламәтлек теләп, сый-хөрмәт җыеп килик! (музыка)

Балалар:

Торыгыз, торыгыз, хуҗалар!

Нәүрүз җитте, беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә

Ни сөенче бирсез?

Беренче йортка җырлап киләләр.

Ач ишегең, киләбез.

Нәүрүз әйтә киләбез!

Хәер-дога кылабыз.

Аш-сый көтеп торабыз.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Аягыбыз җиңел бассын!

Яңа елыгыз котлы булсын!

Ашлыгыгыз яхшы уңсын!

Сыерыгыз сөтле булсын!

Атларыгыз көчле булсын!

Кыш китте, яз килде!

Үрдәк белән каз килде!

Былбылдан аваз килде-

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Апа: - Керегез, кер, балакайларым! Без сезне күптән көтәбез. Нәүрүз котлы булсын!

Казанга бармак кирәк.

Балыкка кармак кирәк!

Ә безгә бәйрәм кирәк!

Нәүрүз Мөбарәкбад!

Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә.

Яшегез җитсен йөзгә!

Малыгыз артсын көзгә!

Нәүрүз Мөбарәкбад!

(Апа күчтәнәч бирә)

Балалар:

Рәхмәт, апа! Сәламәт булыгыз!

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Яз саен кабатланып торсын!

(“Алмагачлары” көенә җырлап китәләр)

2нче өйгә киләләр: - Әби-бабай өйдәме?

Бер йомырка бирәме?

Бер йомырка бирмәсәң,

Турыгызда күлегез -

Шунда батып үлегез.

Ач ишегең, керәбез!

Нәүрүз әйтә киләбез!

Нәүрүзчеләр килде сезгә

Ни сөенче бирәсез?

Апа өйдән: - Керегез, кер, балакайларым! Без сезне күптән көтәбез. Нәүрүз котлы булсын!

Рәхмәт сезгә, түтәй!

Биргән өчен күкәй!

Тавыкларыгыз салсын мең күкәй!

Нәүрүз котлы булсын!

(Бергәләп туктап “Талы бөгелеп тора” биюе башкарыла. “Алмагачлар” көенә җырлап китәләр)

Алма бөреле, алма бөреле,

Алма чәчәге төрле.

Башкаларга күз дә салмыйм

Сине күргәннән бирле!

Эх, алмагачлары,

Сайрый сандугачлары!

(Йортка киләләр)

Балалар:

Ач ишегең, керәбез!

Нурлы йөзен күрәбез!

Ни сөенче бирәсез?!

Өйдәме, түтәй!

Җәтрәк бир күкәй!

Тавыгың салсын йөз күкәй!

Табакка кабак кирәк!

Май, күкәй, калач кирәк!

Күмәчен дә кызганма.

Озак яшә, сызланма!

Түтәй: (күмәч бирә)

Рәхмәт сезгә, мәгез, балалар!

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Түгәрәктә “Кәрия – Зәкәрия” биюе башкарыла.

Алып баручы: - Балалар, карагыз әле,

Кара каргалар килгән!

Алар яз киләсен хәбәр итүчеләр!

Кара каргалар: - Исәнмесез, балалар!

Балалар: -Кая таба очасыз?

1нче карга: - Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә.

Без кайтабыз сагындырган

Туып үскән җирләргә!

2нче карга: - Көннәрне юлда үткәреп,

Куанышып сезгә очтык!

Канатларга күтәреп

Сезгә яз алып кайттык!

Бергә: - Яз кызы – Нәүрүзбикә

Тиздән сезгә килеп җитә!

Егет белән кыз керәләр.

Егет: - Тыңлагыз! Тыңлагыз!

Табигать патшасының фәрманы бар!

Кыз шул ук сүзләрне әйтә.

Бергә: - Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

Балалар: - Нәүрүз котлы булсын!

Егет: - Борын үткән заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән!

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Алып баручы: - Әйдәгез әле, бергәләп Нәүрүзбикәне чакырыйк!

Нәүрүзбикәү-ү-ү!

Башына чәчәк такыя, өстенә яшел күлмәк кигән, кулында чәчәкләр – Нәүрүзбикә чыга. Каргалар белән бергә:

Агымсулар кичтек без!

Сезгә килеп җиттек без!

Нәүрүз әйттеп үттек без,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бергә: - Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүзбикә: - Котлап сәлам бирдегез!

Мине көтеп алдыгыз!

Язлар җиткәч” җыры башкарыла.

Язлар җиткәч, җир өстенә бер генә,

Йөрәкләрне җилкендереп яз килә!

Язны котлап җырлыйк, дуслар!

Бергә кушылып сайрый кошлар!

Зәңгәр күктә елмаешып,

Яна якты йолдызлар!

Нәүрүзбикә: - Ай-һай матур кызлар күп,

Күңелләре мәрҗән күк!

Биючеләр биесен,

Күңелләр күтәрелсен!

Чума үрдәк, чума каз” уены башкарыла.

Кыш бабай керә.

Кыш бабай: - Бу нинди шау-шу?! Нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

Бала: - Кыш бабай, юкка ачуланасың! Биләмәләреңне язга – Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте! Күз сал, тышта шаулап, гөрләп яз килә!

Кыш бабай: - Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча, Нәүрүзбикәгә урынымны бирер хәлем юк!

Нәүрүзбикә: - Бөтен шартларыңны да үтәрмен!

Кыш Бабай: -1нче шартым: Менә кашык, менә күкәй!

Тот кулыңа, чибәркәй!

Син дә йөгер, мин дә калмам!

Ярыш. Узышалар.

2нче шартым: Бие, бие, чибәркәй!

Мине узалмассың син!

Син яшь, мин карт булсам да,

Биюдә калышмам мин!

(Бииләр. Кыш бабай хәлдән таеп егыла)

Кыш бабай: - Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем!

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым!

Бала: - Салкын кышны яз җиңде!

Моны барчагыз күрде.

Кулны кулга тотынып,

Без бәйрәм итик инде!

Яз җитә” җыры башкарыла.

Бала: – Әй, дуслар, килегез!

Күңел ачу көнебез!

Бик матур итеп

Без биибез, күрегез!

Шәл бәйләдем” биюе башкарыла.

Нәүрүзбикә: - Кадерле дуслар! Рәхмәт, каршы алдыгыз! Көннәрегез сөенечле, шатлыклы узсын! Табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсын! Бәхетле булыгыз!

Балалар: - Рәхмәт, Нәүрүзбикә!

Бәйрәм дәвам итә, җырлы-биюле уеннар, аерым номерлар башкарыла.

Файдаланылган әдәбият: “Бәйрәмнәр, туйлар өчен”, “Раннур” нәшр.: Казан, 1999.

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.