Стихотворение «Яшьлегемә кире кайтыр идем...»

4
0
Материал опубликован 18 April 2016

Яшьлегемә кире кайтыр идем...

 

Яшьлегемә кире кайтыр идем-

Табар идем сөйгән ярымны,

Гафу итәр идем барысын да ,

Мин бит аны шундый сагындым.

 

Кочагына ,әй,ташланыр идем.

Һәм яратыр идем мин шашып.

Йөрәгемнән яратуым чыга

Чиксез дәрьялардай гел ташып.

 

Мин янына аның кайтыр идем,

Онытыр идем үпкәләремне,

Кайтыр идем,әгәр кайтаралсам

Сөю тулы яшь гомеремне.

 

Үткәннәргә бәлки юллар бардыр?!

Кайда икән минем юлларым?!

Үткәннәргә кайтыр өчен генә

Бүген “Яшь гомер”не җырлармын.

 

Юк,булмас шул үткәннәргә кайтып,

Төзәтеп тә булмас үткәнне,

Мин бары тик шушы җырларымда

Кайтаралам күптән үткәнне.

 

Ялкынланып мин ярата алам,

Яратыла алам җырларда,

Тик соң шушы сагыш –сагынуга

Йөрәккәйгә ничек чыдарга?!

 

Үткәннәрне үзгәртергә телим,

Үзгәртергә телим тормышны.

Үзгәртәмме,юкмы ансын белмим...

Тик уйларым минем сагышлы...

 

Мәхәббәттән исергән чак минем .

Әйләнә шул минем башларым...

Тик бер сорау аңа-Яшьлегемә:

Ник син мине Чишмәм ташладың?

 

Ник син Чишмәм анда ташладың да ,

Хәзер кабат сөя башладың?”

 

Мин хыялый...

Мин Сатлыкҗан түгел.

Мин хыянәт итмим иремә...

Тик хыяллар алып китә мине,

Алып китә мине кирегә...
 

Ә мин бүген шигырь яздым тагын,

Сине сагынып яздым мин аны.

Күңелемнең сагыш-сагынудан,

Мәхәббәттән әрнегән чагы.

 

Канатлата мине бу мәхәббәт ,

Сындыра да үзе канатны.

Шул сындырган канатларым минем

Йөрәгемне тагын канатты.

 

Гармуным да иске ,уйнамый ул

Мин теләгән матур көйләрне.

Яшьлек мәхәббәт тә юк янымда ,

Ул күптән бит инде өйләнде...

 

Бары хәтирәләр ,бары сагыш

Урап алган минем күңелне.

 

Чишмәкәем минем –син җан ярым!

Мин яратам сине тик бары.

Тормыш озын ,бәлки очрашырбыз,

Бәлки кавышырбыз без тагын!

 

2010,февраль

Рахимова Кадрия

Комментарии
Комментариев пока нет.