Ә.З. Рәхимовның үстерелешле укыту технологиясе буенча төзелгән дәреснең план-конспекты
Дәреснең темасы: Ия, аның исем белән белдерелүе. (4нче сыйныф, татар төркеме)
Эш программасында җөмләнең баш кисәге – ияне өйрәнүгә 3 сәгать дәрес каралган, дәрес планы бу теманы үзләштерүнең 2нче дәресе өчен төзелгән.
Дәреснең максаты:
1) Дидактик: иянең исемнәр белән белдерелә алуын аңлату, ияләрне җөмләдә таба белү өчен шартлар тудыру.
2) Үстерелешле: укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә йогынты ясау.
3) Тәрбияви: хайваннарны яратырга, аларга карата игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләүгә җирлек тудыру.