Ә.З. Рәхимовның үстерелешле укыту технологиясе буенча төзелгән дәреснең план-конспекты

2
0
Материал опубликован 16 March 2018 в группе

Ә.З. Рәхимовның үстерелешле укыту технологиясе буенча төзелгән дәреснең план-конспекты.

Дәреснең темасы: Ия, аның исем белән белдерелүе. (4нче сыйныф, татар төркеме)

Эш программасында җөмләнең баш кисәге – ияне өйрәнүгә 3 сәгать дәрес каралган, дәрес планы бу теманы үзләштерүнең  2нче дәресе  өчен төзелгән.

Дәреснең максаты:

1)    Дидактик: иянең исемнәр белән белдерелә алуын аңлату, ияләрне җөмләдә таба белү өчен шартлар тудыру.

2)    Үстерелешле: укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә йогынты  ясау.

3)    Тәрбияви: хайваннарны яратырга, аларга карата игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләүгә җирлек тудыру.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен чишү.

Төп төшенчәләр: ия, баш кисәкләр.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле.

УМК: Татар теле: 4 нче сыйныф өчен дәреслек. Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Р.К. Сәгъдиева. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014.

Җиһазлау: Интерактив такта, проектор, ноутбук, презентация, таратма материаллар - карточкалар

Дәрес барышы:

I.                  Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.

Психологик  уңай  халәт  тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, хәерле көн сезгә!

- Сезгә дә хәерле көннәр, укучылар, утырыгыз. Бүген кем дежурный?

- Бүген сыйныфта мин дежурный. Дәрестә барысы да бар. Бүген  10нчы март.

1. Өй эшен тикшерү.

    Өй эше. 1. 159нчы күнегү, нокталар урынына тиешле ияләрне куеп язарга.

     2. Бирелгән ияләр белән 5 җөмлә төзеп язарга.

     3. “Язгы бер көн” темасына хикәя уйлап язарга.

   Укучылар 159нчы күнегүне  бергәләп тикшерәләр. Ияләргә сораулар куялар, аның баш килештә, күплек яки берлек санда булуын әйтәләр. Аннары үзләренең җөмләләрен, хикәяләрен укыйлар. Хаталар төзәтелә.

2.     Белемнәрне тигезләү.

Ия турында белгәннәрен искә төшерәләр.

3.     Уку мәсьәләсен кую.

Интерактив тактада  Б.Рәхмәтнең “Яз килә” шигыреннән өзек язылган[1]:

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

Һәр җөмләдән ияне табыгыз. (Яз, яз, сыерчыклар, кошлар)

-         Ияләр нинди сорауга җавап бирә. (Нәрсә?)

-         Алар нинди килештә һәм нинди санда? (Баш килештә, берлек һәм күплек санда)

-         Алар нинди сүз төркеме белән белдерелгән? Без бүген дәрестә нәрсә өйрәнербез?

Көтелгән нәтиҗә. Ияләрне табарга, аларның нинди сүз төркеме белән

 белдерелгәнен ачыкларга өйрәнәбез.

Уку мәсьәләсе – иянең исем белән белдерелүе.

Бер укучы 117нче биттәге кагыйдәне укып чыга. Төркемнәрдә кабатлыйлар.

4.     Үзбәя.

II.               Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы.

       1.    Мәкальләрдә[2] ияләрне куеп күчереп язу. Укучылар мөстәкыйль рәвештә, тиешле ияләрне куеп,   мәкальләрне күчереп язалар.

Белемле (кеше) югалмас. (Дустың) үзеңнән яхшы булсын.

(Китап) – белем чишмәсе.

Бер гүзәл (эш) мең гүзәл сүздән яхшырак.

           Нәтиҗә. Димәк, ияләр баш килештәге, берлек сандагы исемнәр белән белдереләләр. Тартым белән төрләнгән исемнәр дә ия була ала.

 

2.     “Артык ияләрне тап” уены[3]. Карточкадагы артык ияләрне кызыл карандаш  белән сызарга.

 

Җиләк                     (пешә).                       Бала    ( үсә).

Шалкан                   (пешә).                       Каен     (үсә).

Чия                         (пешә).                       Йорт    (үсә).

Карлыган                 (пешә).                       Бозау   (үсә).

Нәтиҗә. Шалкан һәм йорт ияләре артык, чөнки җөмләнең мәгънәсе юк.

         Ял итү. Физкультминут

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк,

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк,

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк,

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Бераз ял итеп алдык,

Инде тиз эшне башлыйк.

 

3.     Дәреслектән 160 нчы күнегүне эшләү.Текстны укытучы укып чыга.

Аңлашылмаган сүзләрне укучылар сүзлектән эзлиләр. Андый сүзләр белән җөмлә төзеп карыйлар. Укучылар текстны  укып чыгалар.Төркемнәрдә текстның эчтәлеген сөйләп карыйлар. 1-2 укучы текстның эчтәлеген сыйныфка сөйләп күрсәтә. Үзләренең йорт хайваннары турында әйтеп чыгалар. Ияләрне табып, үрнәктәгечә тикшерәләр.

Мәсәлән, үрнәк: Хәлим – кем?, ялгызлык исем, баш килештә, берлек санда,

җөмләдә ия.

Нәтиҗә. Ия эшне кем яки нәрсә үтәгәнен белдерә. Ялгызлык һәм уртаклык

исемнәр ия булып килә.

 

4.     Ия моделен төзүне дәвам итәргә.

     

Ия моделен төркемнәрдә сөйлиләр.

 

III.           Рефлексия.

1.     Сорауларга җавап.

- Нәрсә белми идек?

-  Нәрсә белдек?

- Ничек белдек?

     2. Модель буенча ияне сөйләп чыгу.

3. Гомуми үзбәя.

        Укучылар үз белемнәрен бәялиләр.

*Мин барысын да аңладым һәм дустыма ярдәм итә алам.(“5” ле куела).

*Мин аңладым, ләкин дустыма ярдәм итә алмыйм. (“4”ле куела).

*Мин аңладым, тик сорауларым калды (“3” ле куела).

 

4. Өйгә эш.

1нче дәрәҗә: кагыйдәне ятлап сөйләргә, үз мисалларыңны китерергә.

2нче дәрәҗә: иясе исем белән белдерелгән 4 җөмлә төзеп язарга (ярымиҗади).

3нче дәрәҗә: “Минем песием(этем)” темасына хикәя язарга (иҗади эш).

[1] Иң матур сүз.Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен  хрестоматия. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.-133 б.

[2] Иң матур сүз.Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен  хрестоматия. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000. – 280 б.

[3] Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Р.К. Сәгъдиева. Татар теленнән эш дәфтәре. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014. – 46 б.

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.