12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Римма Рафиковна68
Россия, Татарстан респ., Нижнекамск
0

Тартымлы исемнәрне морфологик яктан тикшерү



Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе


 

Тема: «Тартымлы исемнәрне морфологик яктан тикшерү».

(4 нче сыйныфның татар төркеме өчен дәрес планы)

 

Укытучы: Мөбарәкшина Римма Рәфыйк кызы,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


2017

4 нче сыйныфларның татар төркеме өчен татар теленнән технологик карта

Тема

Тартымлы исемнәрне морфологик яктан тикшерү

Теманың максаты

1. Дидактик: тартымлы исемнәрне табарга өйрәнү, аларның төрләнешен аңлату, тартымлы исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләрен булдыру өчен шартлар тудыру.

2. Үстерелешле: укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә йогынты ясау.

3. Тәрбияви: туган якка мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре

Тартымлы исемнәрне табарга өйрәнү, аларның төрләнешен аңлата белү.

Тартымлы исемнәргә морфологик анализ ясарга өйрәнү.

Универсаль уку күнекмәләре (УУК)

Шәхси: укуның мөһимлеген (кирәклеген) аңлау хисе булдыру.

Регулятив: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып – белү: белемнәрне структуралаштыру, нәтиҗә чыгару, аңлап әйтеп бирә белү.

Коммуникатив: сыйныф белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Тартымлы исемнәр, морфологик анализ

Дәресне оештыру

Предметара бәйләнешләр

Эш формалары

Ресурслар

әдәбият

Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы эш.

Татар теле: 4 нче сыйныф өчен дәреслек. Ф.Ф.Харисов, Ч.М. харисова, Р.К. Сәгъдиева. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты,2014.

Җиһазлау:

Интерактив такта, проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар - карточкалар

 

Дәрес этаплары

Нәтиҗәгә ирешү өчен биремнәр системасы (Укытучы, укучы эшчәнлеге)

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет буенча

Универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру моменты

Максат: укучыларның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, хәерле көн сезгә!

- Сезгә дә хәерле көннәр, укучылар, утырыгыз. Бүген кем дежурный?

- Бүген сыйныфта мин дежурный. Дәрестә барысы да бар. Бүген 20нче ноябрь.

 

Шәхси: Укуның мөһимлеген аңлау

Коммуникатив: Укытучы – укучы эшчәнлеге

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү

1.Тест эшләү, аны бергәләп тикшерү.

2.Тартым турында белгәннәрне искә төшерү

Тартымлы исемнәр турындагы белемнәрне гомумиләштерү

Шәхси: Үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү

Регулятив: контроль (нәтиҗәне тикшерәләр)

Коммуникатив: Укытучы – укучы эшчәнлеге

Танып – белү: белемнәрне структуралаштыру

III. Уку мәсьәләсен кую

Максат: Яңа теманы өйрәнү һәм аңлау өчен этәргеч бирү

Укучылар кәгазь битенә язылган шигырь юлларын укыйлар .1

- Укучылар, шигырьдән тартым белән төрләнгән исемнәрне табыгыз әле. –

Бу тартымлы исемнәр турында нәрсә әйтә аласыз? Алар турында тагын нәрсәләр беләсез? Шигырьдән соң бирелгән үрнәккә карагыз әле.

- Димәк, без сезнең белән бүген нәрсә эшләргә өйрәнәбез?

- Тартымлы исемнәргә морфологик анализ ясарга өйрәнәбез.

Тартымлы исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре алу

Танып – белү: проблеманы формалаштыру, кирәкле мәгълүматны аерып ала белү

Коммуникатив: Укытучы – укучы эшчәнлеге

Регулятив: үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау

IV. Уку мәсьәләсен чишү

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Морфологик анализ үрнәге төркемнәрдә кабатлана. Һәр төркемнән бер укучы кагыйдәне әйтеп чыга. Исемнәргә морфологик анализ язма рәвештә башкарыла. Бу сүзләр белән җөмләләр уйлыйлар.

Төркемнәрдә эш. Һәрбер төркемгә бер табышмак2. Табышмакларның җавабын табарга, тартым белән төрләнгән икешәр исемгә морфологик анализ ясарга:

1. Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

(Китап)

2. Канаты бар – җилпенми,

Эче җылы – җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул.

(Самолет)

3. Башы - тарак,

Койрыгы – урак,

Кычкыртып быргысын

Уята барысын.

(Әтәч)

Ял итү.

Мәкальләрдә3 тартым кушымчаларын куеп күчереп язарга. Укучылар мөстәкыйль рәвештә, тиешле хәрефләр куеп, мәкальләрне күчереп язалар. 2 тартымлы исемгә морфологик анализ ясыйлар.

Кайсы сүз артык?” уены. Һәр рәттән тартым белән төрләнмәгән сүзне билгеләргә.

1. Исемем, адрес, бүлмәсе,

кулыбыз;

2. урамыбыз, сыйныф, тәрәзәсе, өстәлләре;

3. фамилиясе, чәче, шәһәр, авылыгыз.

 

Тартымлы исемнәрне табарга өйрәнү, аларның төрләнешен дөрес билгеләү һәм морфологик анализ ясау күнекмәләрен булдыру

Шәхси: Укуның мөһимлеген аңлау

Коммуникатив: Аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү.

Танып – белү: белемнәрне структуралаштыру

Регулятив: үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау

V. Эшчәнлеккә рефлексия.

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Укучылар сүзлек диктанты язалар. Укучылар тартым белән төрләнгән сүзләрне язалар, төрләнешен билгелиләр. Һәр төркем 1 сүзгә морфологик анализ ясый.

Сүзлек диктанты:

Дәресем, шәһәре, суларың, авылыбыз, юлларың, һавабыз, урманнары, паркы, елгаларыбыз, чишмәләрегез.

Парларда тикшерү, нәтиҗә ясау.

-Бүген без дәрестә нәрсә өйрәндек? Кем үзе өчен яңа белем ала алды? Нинди авырлыклар булды? Укучылар сорауларга җавап бирәләр, нәтиҗә ясыйлар.

Тартымлы исемнәрнең төрләнешен дөрес билгеләү һәм морфологик анализ ясау күнекмәләрен булдыру

Шәхси: Үз белемен билге белән бәяләүне өстен күрү.

Коммуникатив: Аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү

Танып – белү: белемнәрне структуралаштыру, нәтиҗә чыгару, аңлап әйтеп бирү

VI. Бәяләү.

Укучылар үз белемнәрен бәялиләр.

*Мин барысын да аңладым һәм эталон буенча эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела).

*Мин аңладым, эталон буенча эшли алам (“4”ле куела).

*Мин аңладым, тик сорауларым калды (“3” ле куела).

Үз-үзеңне бәяләп, билге куярга өйрәнү

Шәхси: Үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү, билге критериесе булу.

Регулятив: Бәяләү (үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау)

VII. Өйгә эш бирү.

1. Иҗади эш язу. “Туган ягым” темасына тартымлы исемнәр кулланып, хикәя язарга.

2.Әдәби уку дәреслегеннән тартымлы исемнәр кергән 4 җөмлә табып язарга.

3. Дәреслектән 79нчы күнегүне эшләргә.

Иҗади һәм эзләнү эшләре башкарырга өйрәнү

Танып – белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны хәл итү юлларын мөстәкыйль билгеләү.

Шәхси: Укуның мөһимлеген, үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау

 

1 Иң матур сүз.Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

2 Иң матур сүз. Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

3 Иң матур сүз.Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.


Тартымлы исемнәрне морфологик яктан тикшерү
PPTX / 59.11 Кб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.