Занятие на тему «Казан сөлгесе» (5–8 классы)

0
1
Материал опубликован 6 March в группе

Казан сөлгесе.

(Әдәби кичә өчен сценарий)

Казан сөлгесе көе ишетелә.

1 алып баручы. Әле генә яңгыраган көй - “Казан сөлгесе” көе. Белгәнебезчә, бу көйне танылган композиторыбыз С.Сәйдәшев К.Тинчуринның “Казан сөлгесе” дигән музыкаль комедиясенә язган.

Калды ич, калды Казан сөлгесе

Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе...

1 укучы. Нигә шулай җырларга күчкән соң ул сөлге?

2 укучы. Сабантуйларның төп атрибуты булып колга башына менгән өченме?

3 укучы. Бәлки безнең өйләребезне ямьләндерүче булган өчендер.

1 алып баручы. Бәлки шулайдыр да. Һәр борынгы шәһәрнең, дәүләтнең үз гербы, гимны була. Ә менә татар хатын-кызларының үз герблары кебек ап-ак сөлгесе бар. Ул - Казан сөлгесе.

2 алып баручы. Әйе, сөлге халкыбызның көнкүрешендә дә, җырларында да бик киң урын алган. Бүгенге көндә дә бу матур сөлге Сабан туеның колга башларында да җилферди, бәйгеләрдә иң алдан килгән атлар муенына да чиккән сөлге салына, туй табынында да бу затлы сөлге мөһим урын алып тора.

1 алып баручы. Ә алардагы бизәк-рәсемнәргә халыкның иң якты хисләре, электән килгән гореф-гадәтләре салынган

Сөлге чигәм” көе ишетелә.

2 алып баручы. Ап-ак төстәге тукымадан, төрледән-төрле төстәге кыйммәтле җепләр белән укалы чигелгән сөлгеләрне халкыбыз “Казан сөлгесе” дип атый. Бу сөлгедәге бизәкләрдә ерак болгар бабаларыбыз көнкүрешеннән калган аһәңнәр дә, көндәлек тормыш белән бәйле үзгәрешләр дә чагылган.

1 укучы. Ә сөлгедәге бизәкләр нәрсә турында сөйли?

1 алып баручы. Орнаментларның берничә төре була: чәчәк-үсемлек төшерелгән, кошлар, геометрик фигуралар ясалган. Сөлге башларында шактый киң кулланылган сурәтләрнең берсе – купшы чәчәк бәйләмен хәтерләтә. Әлеге чәчәк бәйләме бигрәк тә XIX урталарыннан алып, чигү осталарының аеруча яраткан бизәгенә әверелә.

2 алып баручы. Кайвакытта бер үк сөлге башында берничә чәчәк бәйләме урнаша. Алар, бер-бер артлы килеп, дулкынсыман бизәлеш тудыралар. Бу бизәк борынгы бабаларыбызның мул сулы елга буйларында яшәгәнлеген аңлата.

2 укучы. Тереклек сурәтләре нәрсәне аңлата соң?

1 алып баручы. Чигешләрдә тереклек дөньясының асылын чагылдырган сурәтләр шактый. Аллы-гөлле күбәләкләр, балыклар, бал кортлары, кошлар. Чигелгән сөлгеләрдә без аларның парлы-парлы сурәтләрен күрәбез. Бу парлылык чигү осталарының дөньяны элек-электән бербөтен итеп кабул итүеннән, шулай күзаллавыннан килә.

2 алып баручы. Казан сөлгеләрен табигый ефәктән эшләгәннәр, тамбур, шома, алтын җеп белән чигү техникалары кулланганнар. Моның өчен җете яшел, сары, шәмәхә төстәге материаллардан файдаланганнар. Алтынланган яки көмешләнгән тасма, сәйлән, энҗе белән чиккәннәр, шулай ук нәзек алтын яисә көмеш чыбык - кәнитил кулланганнар.

1 алып баручы. Тамбур энәсе белән чигелгән сөлге бизәкләре татар хатын-кызларының сизгер зәвыгын, иҗат тәҗрибәсен чагылдырган.

Сөлге чигәм” көенә кызлар биюе.

3 укучы Әйе, шуңа күрә аның өчен ир-егетләр Сабан туйларында бил алышалар, атларда чабалар.

Сабан туе” җыры яңгырый. Экранда Сабан туе күренеше. Колга башына сөлге бәйләп малайлар, бабай керә. Икесе билләренә сөлге бәйләп көрәшәләр.

 

Бабай. Рәхмәт, булдырдың. Иң зур бүләк – батырга! (Сөлге бәйли.)

1 укучы. Сабан туе, Сабан туе –

Иң зур бәйрәм илемдә.

Ак сөлгеләр уйнап тора

Көрәшчеләр билендә.

2 укучы. Сөлге – татар хатын-кызының уңганлыгына, осталыгын – һәйкәл. (Сөлге күрсәтә.)

3 укучы. Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Аның белән янәшә бара.

2 укучы. Бала тугач та аны ак сөлге белән төргәннәр. (Бала төреп күрсәтә).

3 укучы. (Дуга тоткан). Кыңгыраулар тагылган туй атларын сөлге белән бизәгәннәр.

1 укучы. Киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган.

Малай йөгереп керә. “Туй җыры” ишетелә.

Туй килә! Туй! Каршылагыз!

Дугасына сөлге таккан ат килеп керә. Каенана белән Каената каршы алалар. (Сөлгедә ипи,тоз, бал-май)

Каенана. Хәерең белән, төкле аягың белән рәхим ит, килен. Балыннан, маеннан авыз итегез!

Балдай татлы гомер итегез, майдай йомшак булыгыз!

Килен.Әнкәй, бу сөлге сиңа бүләк булсын.

Каенана. Рәхмәт, кызым, сөлгедәй озын ак, пакъ гомер кичерегез.

1 алып баручы. Сөлге – татар халкының сафлыгын, пакълыгын күрсәтә торган символ. Мичтән алган икмәкне сөлгегә төргәннәр. Кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар.

Казан сөлгеләре төрле йолалар, бәйрәмнәр вакытында кулланылган. Сабан туенда җиңүче атның муенына алтынлап чигелгән сөлге асканнар. Кияүнең әти-әнисе кәләшне сөлгегә бал-май куеп каршы алган. Бай йортларда Коръәнне кадерләп саклау өчен бизәкле сөлгеләргә төргәннәр. Кешене соңгы юлга озату да сөлгедән башка үтмәгән.

2 алып баручы. Татар, Казан сөлгесе – татар халкын бөтен халыклар алдында аеру билгесе, әләме.

1 алып баручы. Менә шуңа күрә аны җырларга керткәннәр, шигырьләр язганнар, ул әдәби әсәрләрдә дә урын алган.

Бер укучы Р.Харисның “Ак сөлге” шигырен сөйли.

Ихтирамымны белгертим
хак сүз белән:
Кунак килсә, каршыладың
ак йөз белән;
дошман килсә, чыкмадың
кулын юарга,
һәм булмадың ак төстәге
сатлык байрак!
И, ак сөлге, беркайчан да
пычранмадың —
күпме сөрттең гаделләрнең
хәлил канын!
Син көрәштең Сабантуйда,
билгә яттың.
Көрәшченең гаделлеге,
көче артты.
Көрәшләргә озатып калдың
син ирләрне,
сау бул, диеп, кулга кушылып
җилфердәдең,
җилфердәдең кызыл туйлар
пар атында,
әверелеп туйның бәхет канатына...
Җеназада син, ак сөлге,
безнең кулда.
Озатасың гүр иясен
соңгы юлга...
Кичерешләрнең таныш сиңа
һәркайсысы,
илемнең һәрбер шатлыгы,
һәр кайгысы.
Син бит үзең дә халкымның
күңеле төсле -
сөттән сеңгән зур пакьлекнең
бер көзгесе.
һәрбер эшнең, һәр ниятнең
өмете - уңыш.

Кешеләрнең нияте зур,
сөлге, булыш!

2 укучы. Матур сөлгеләр элдек без

Бәйрәмнәрдә түр якка.

Күзнең явын алырлыгын

Әби чиккән яшь чакта.

1 укучы. Чүпләмләп чигелгән сөлге –

Әнкәй күңел көзгесе.

Онытылырга тиеш түгел

Өлкән буыннар төсе.

 

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментарии на этой странице отключены автором.

Похожие публикации