Эссе «Милләтнең асылташы кем ул?»

2
0
Материал опубликован 15 September 2019

Казан шәһәре Совет районы

8 нче гимназия –Мәгариф үзәге

 

Эссе «Милләтнең асылташы кем ул?»

 

 

 

Укучы: Сафина Зэринэ Рэис кызы

Җитәкчеләр :

Шәйхлисламова Энҗе Рәхимҗан кызы,

Имаева Римма Рәүф кызы

Сафина Голия Наил кызы

ана теле укытучылары

 

Татар кызы мин, тарих биргән олы исем ул.

            Минем буем, сыным, күз карашым,

            Миндә генә булган төсем ул,

            Горурлыгым, минем матурлыгым ул!

Милләтемнең асылташы мин ,

Гаиләмнең йөзек кашы мин ,

Чал тарихлы Казан кызы мин,

Мәдәни кыйммәтләрне саклап,

Милләтемне алга сөрүче мин.

Асылташ ... Авыз тутырып шушы сүзне әйтүгә ниндидер олылык, җаваплылык хис итәм мин. Бу сүзгә лаек һәм аңа ия булган адәм баласыннан гына түгел, бу сүзнең үзеннән дә нур бөркелеп тора шикелле ...

Чыннан да, шулаймы бу ?- дигән уйлар белән, әкрен генә хәтер җепләремне сүтә барам... Зәринә була исемем,туры килә җисемем. Күңел дөньям ачылмаган серле хәзинә! Җырга-моңга гашыйк булуым ныклы гаилә кочагыннан, горурлыгым сихри диварлардан, тыйнаклыгым алсу таңнардан! Бу дөньяда яши-яши генә асылташ булып булмый, моның өчен милли рухлы Татар кызы булып туарга кирәк. Әйе, чыннан да, мин үземнең татар булуым белән горурлана алам икән бит! Мирас булып калган мәдәни кыйммәтләрнең асылына төшенеп, милләтемне алга сөрүче кечкенә генә асылташ икән бит мин. Юк, юк һич кенә дә мактанып әйтүем түгел, горурланып бөтен җиһанга кычкырасым килә: ” Рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклап, үстерүче дә икән бит мин! Үземнең бүгенге тәҗрибәләрем, уңышларым, тырышлыгым аша милләтнең киләчәген саклап кала алсам,мин бик бәхетле булыр идем.

Татар милләтеннән булу - үзе бер бәхет дип уйлыйм. Мин үземнең туган телемне бик яратам.Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай да, үзенең иң кадерле кешеләре - әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдергән.Үзем, шәһәр кызы булсам да, татар телендә чиста сөйләшәм, мин моның өчен әти-әниемә рәхмәтлемен, чөнки тел белүнең төп нигезе - гаилә дип уйлыйм.

Мин кечкенәдән үк җырга-моңга гашыйк. Бүгенгедәй хәтеремдә, 1нче сыйныфтан башлап, мәктәптәге җыр укытучысы Камилә Камилевна җитәкләгән “Чишмә” ансамбленә йөрдем.

Җырның ниндие генә юк:
Дәртлесе һәм моңлысы.
Күңелгә якын җырларны
Килә һәрчак җырлыйсы.

Татар телендә балалар өчен тәүлек әйләнәсендэ эшли торган «Шаян ТВ» каналы барлыкка килүгә мин бик шатландым. Димәк, милләтебез телебез яшәячәк. Балалар кечкенәдән татар телен ишетеп, татар телендә сойләшеп үсәргә тиеш. Моның өчен мин президентыбызга чиксез рәхмәтлемен. Менә кайда ул милләтнең асылташы! Минем дә бит күптәннән хыялланган теләгем тормышка ашты, мин торган «Шаян ТВ» каналында саф татар телемдә тапшырулар алып барам. Минем өчен бу зур бәхет!

Татар телендә уза торган бәйгеләрне шулкадәр көтеп алам мин. Иң яраткан бәйгем - “Дулкыннар” бәйгесе. Монда мин жырлар, нәфис сүз белән дә катнашам. «Дулкыннар» ел саен безнең үзебезнең телне саклап калуга, һәм телебезне үстерүгә өлеш керткән олы шәхесләргә багышлана. Бу бәйгеләрне оештыручыларга баш иям, алар асылташ исеменә лаек дип уйлыйм.

Мин дә үземнең өлешемне кертергә тырышам. Разил Вәлиев иҗатына багышлаган бәйгедә беренчелекне яулавым белән моны раслый алам .

Хәтер йомгагым әкрен генә сүтелә бара, ә мин милләтемә шулай хезмәт итә алганыма сөенә генә барам.

Идел яшьләр” үзәге бөтен татар балаларын берләштерүче мәйдан булып тора. Ул иҗат лагерьларында да актив катнашам. Анда без чит республикалардан килгән балалар белән дә татар телендә аралашабыз. Алар татар телен бик яхшы белмәсәләр дә, безнен белән аралашкач, татар теленә кызыксынулары арта, туган телебезнең киләчәгенә өмет белән карый башлый. Без татар мәдәниятын, татар сәнгатен үстерергэ тиеш. Төрле бәйгеләрдә катнашып, мин шуны анладым. Туган телебезне үстерү өчен безнең дә өлеш булырга тиеш, милләтебез яшәеше безнең кулларда бит.

Гөрләп Сабан туйлары уза. Күңелле мизгелләр йөрәкләрне җилкендерә. Ничек инде, җырламыйсың да биемисең?! Әлбәттә, милләт ул җыр-биюгә генә әйләнеп калмый. Һәр кешедә милли үзаң булырга тиеш. Үзеңне туган халкыңның мәдәнияте, рухи байлыгы итеп тою, аны саклау, үстерү өчен җаваплылыгыңны да аңларга кирәк.

Милләтне үстерүгә өлеш керткән күп кенә шәхесләребез бар. Ш. Мәрҗәни, мәгърифәтче Р. Фәхретдин. Алар исемендәге конференцияләрдә актив катнашам, бик күп фикерләр туплыйм.

Авылларда гөрләп каз өмәләре уза. Бу бит татар халкының гореф –гадәте, мин бу өмәләрне бигрәк көтеп алам. Җырлый - җырлый казларны йолку үзе бер күңелле бәйрәм бит!

Эх, дусларым! Мин бит милли киемнәрне шулкадәр яратам. Әнием теккән милли бизәкле күлмәкләрне төрле бәйгеләрдә киям. Татар кызына хас булган кул эшенә дә оста үзем. Мәрҗәннәр белән Кол Шәриф мәчетен чиктем! Хәзер гаиләбездә иң кадерле мирас ул безнең.

Безнең татар милләте бик көчле милләт. “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»,- дип, юкка гына әйтмәгән шул бөек шагыйребез.

Кайсы яктан гына алсаң да, милләтебезнең хөрмәткә лаек яшьләре бар. Фигуристка Алинә Захитова, без анын белән яшьтәшләр дә әле. Мин аның нәтиҗәләренә шатланам да, горурланам да.

Алсу җырчыбызны гына алыйк әле. Ул кая барса да татар жырларын да жырлый.

Сәясәтчеләрдән Минтимир Шариповичны асылташ дияр идем мин.

Эх, дусларым! Сезнең белән сөйләшеп хәтер йомгагым сүтелеп беткән икән бит. Чү! Туктагыз, йомгак эченнән ниндидер кечкенә генә асылташ чыккан түгелме соң? Бу бит минем асылташым! Мин тугач та, аны бит миңа дәү әни бүләк иткән булган. Ул, минем, шушы асылташ кебек, кыйммәтле, милләтемә, файдалы кеше булып үсүемне теләгән. Нинди бәхетле мин! Дәү әнинең теләкләрен тормышка ашырып, милләтемнең асыл ташы булып яшәрмен, милләтемнең киләчәге якты булыр!

Мин татармын, татар булып туып

Татар булып яшим дөньяда.

Татар булып калам, тирə-ягым

Һич татарсыз төсле булса да.

Менә шулай ул, дусларым, асылташ нәни генә ташлардан жыела икән. Һәр кеше асылташ исеменә лаек булып, кыйммәтен югалтмаса иде. Менә сез дә, кадерле укучым, язмамны укып утырасыз, сез дә асылташ исеменә лаеклы дип уйлыйм.

 

 

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.