Милләтемнең татар баласы мин.
Милләтемнең татар баласы мин.
Милләтемнең асылташы мин ,
Гаиләмнең йөзек кашы мин ,
Чал тарихлы Казан кызы мин,
Мәдәни кыйммәтләрне саклап,
Милләтемне алга сөрүче дә -мин.
Мин татар кызы, татар баласы, һәм татар булуы ул узе бер бәхет диеп уйлыйм. Чөнки үземнең телемне бик яратам, Татар телендә ирекле сөйләшәм, татар телендэ җырлыйм, татар телендә телевидениядә, балалар өчен тәүлек әйләнәсендә эшли торган «Шаян ТВ» каналында, тапшыруларда катнашам. Чынлап та, «үз телен белгән кеше бик күп уңышларга ирешер»-дип уйлыйм. Минем татар телен яхшы белуем әни белән әтидән килә. Без гаиләдэ гел татар телендә сөйләшәбез, һәм тел белүнең төп нигезе- гаилә - дип уйлыйм. Әгәр дә гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә татар телендә соөйләшмәсәк, ул татар теле бетергә дә мөмкин. Минем уйлавымча, туган телне яраттыра белергә, популярлаштырырга кирәк. Безнең республикабызның җитәкчесе Рөстәм Нургалиевич Минниханов бу эштә башлап йөри. Бу телевидениедә балалар каналын ачуы призидентыбызның фикере һәм ярдәме булды. Балалар кечкенәдән татар телен ишетеп, татар телендә сөйләшеп үсәргә тиеш.
Безнең Казанда төрле бәйгеләр дә уздыралар . Иң яраткан татар теле бэйгесе -"Дулкыннар" бәйгесе. Монда җырлар, нәфис сүз белән бәйләнгән бәйге үткәрәләр. «Дулкыннар» ел саен безнең үзебезнең телне саклап калуга , һәм телебезне үстерүгә өлеш керткән олы шәхесләргә багышлана. Алар арасында бик танылган Г Тукай, Р. Валиев, Ф Яруллин, Н Җиһанов, Р Яхин , Н Исәнбэт .
Идел яшьләр үзәге ул бөтен татар балаларын берләштерә. Бик күп лагерьлар оештыра. Мин ул лагерьларда актив катнашам. Анда без татар балалары белән генә түгел, чит республикалардан килгән балалар белән дә аралашабыз. Татар телен бик яхшы белмәсәләр дә, безнең белән аралашкач: "Мин татарчаны ныклап өйрәнәм әле»,- диеп кайтып китәләр. Мин алар белән татар телендэ генә сөйләшергә тырышам, чөнки без туган телебездә сөйләшә торган яшьләр, шуңа күрә бер мохит кирэк. Менә "Дулкыннар" һәм ШАЯН ТВ татар мохитен тудыра.
Без татар мәдәниятен, татар сәнгатен үстерергә тиеш. Аны үстерү өчен, балаларга да тырышырга кирәк, үзеңнең өлешне кечкенәдән кертергэ кирәк!
Әлбәттә, милләт бит ул җыр белән, биюгә генә әйләнеп калмый. Без милли үзәкне дә үстерергә тырышырга тиеш. Милли үзаң ул,минемчә, үзеңнең миллэтенне, телеңне популярлаштыру. Башка илләргә барсак та, горурланып сөйлим Татарстан турында, Казан турында, татар милләте турында.
Татар милләтенең күп кенә шэхесләрен чит илләрдә дә беләләр. Кибетләргә керсәк тә, татар телендә жырлар яңгырый. Аннан соң аэропортыбызга да Габдулла Тукай исемен - бөек шагыйребез, күренекле шәхесебез исемен бирделәр. Килеп төшүгә, белдерү ясыйлар. «Сез Тукай исемендәге аэропортка килеп төштегез»,-дисәләр, барыбыр кызык бит, ничек матур яңгырый. Әлбәттә, кешеләр кызыксыналар.
Лагерьда танышкан, чит регионда яшәүче дусларыма татар телендәге шигырьләрне җибэрэм. Смс-лар белэн аралашканда да, инстаграмда да- татар телендә генә язарга тырышам.
Ә безнең милләтебезнең киләчәге бик зур. Безнең Республикабызда шундый милли сәясәт бар- ул китаплар. Мин бик яратып китаплар укыйм . Мәсәлән, Г. Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрен бик яратып укыдым. Анда төрле геройлар аша , без тормышка күз салабыз, тормышка өйрәнәбез, анда гыбратле хәлләр бар. Миңа бик ошый.
Безнең Ш. Мәрҗани, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинов бар. Алар да милләтне үстерүгә зур өлеш керткәннәр бит инде. Мәсәлән, Ш. Мәрҗәнинең тууына 200 елга багышланган хәбәләре булды. Мин анда катнаштым. Бик күп кызыклы хәбәрләрне тыңлап утырдым.
Кайсы яктан гына алсаң да, татар ул булдыра , өлгерә. Мәсәлән, фигуристка Алинә Заһитова, без аның белән яшьтәшләр. Мин аның өчен шатландым. Ул татар кызы, үзе Ижевск шәһәрендэ яши.
Мәскәү шәһәрендэ Алсу җырчы быз. Ул кая барса да, татар жырларын да җырлый. Мин аның җырларын өйрәнәм.
Аннары Равиль Фәгдиев, Америкада яши, татар шәхесе.
Миңа бик охшаган сәясәтчеләрем бар, ул Минтимер Шәрипович Шәймиев, ул Болгар, Свияжскины төзекләндерүгә зур өлеш кертте.
Татар гимназияләре бар, анда бәйрәмнәребезне үткәрәбез. Мин, мәсәлән, Каз өмәсен яратам. Без бик еш авылга кайтабыз һәм каз өмәләрендә катнашабыз, казларны йолкып, жырлый-жырлый, аларны чишмэлэрдэ юып, кыймаклар пешереп, бик кызык итеп уткэрэбез. Бу горуф гадәтләрне саклап калу, онытмау.
Безнен милләтебезне аерып тора торган киемнәрне яратам. Минем бик куп мили бизәкле кулмәкләрем бик куп. Аларны яратып Татар телендәге бәйгеләренә, концертларга киям. Минем кулмэклэр белән, башка милләт дусларым да кызыксына…Милли аяк киемнәрен бик яратам. Киеп йорим.
Безнен милләт хатын-кызлары кул эшенэ бик осталар : матур тегәләр, матур чигэлэр, бәйлиләр. Мин дэ Кул Шэриф мэчете рәсемен чигеп рамка оченә куеп, диварга олдем.
Безнен милләт бик кочле милләт. Юкка гына мени Г.Тукайә йткән : «Халык кочле ул, зур ул»-дип. Милләтемнең киләчәге якты, һәм ул өметле яшьләрдә.