12+ Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917 Лицензия на образовательную деятельность №0001058 |
Пользовательское соглашение Контактная и правовая информация |
Всероссийский конкурс для учителей татарского языка и литературы на лучшую методическую разработку «Мультимедиа-урок»
Урок.рф мәйданында яңа проект старт ала – «Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен иң яхшы «Мультимедиа дәрес» методик эшкәртмә рәсәйкүләм бәйгесе».Проектның максатлары:
1. Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне барлау, туплау һәм тарату;
2. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру;
3. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар теле укытучыларын педагогик һәм мәдәни тәҗрибә уртаклашу өчен берләштерү.
ИГАНӘЧЕ
ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ – Россиянең иң эре милли нәшриятларының берсе. 2019 елда басмаханә 100 еллыгын бәйрәм итәчәк.
Нәшриятның ассортименты бай: татар, рус һәм инглиз телләрендә фәнни-популяр һәм матур әдәбият, укыту-методик басмалар һәм хрестоматияләр, төрле яшьтәге балалар өчен куптөтрле китаплар.
Бәйге дистанцион рәвештә уздырыла.
Бәйгедә катнашкан укытучыларга Сертификатлар, җиңүче һәм жюри әгъзаларына Дипломнар электрон форматта бушлай юлланачак.
Бәйгедә жюри командасында катнашу мөмкинлеге бар.
Статус |
Конкурс завершён
[?]
Зарегистрировалось: 150 из 150 участников Зарегистрировалось: 3 из 5 членов жюри |
||||||||
Стартовал | 14 февраля 2017 | ||||||||
Окончание | 19 апреля 2017 | ||||||||
Расписание
| |||||||||
Победители | 100 катнашучыга 5 җиңүче / 5 победителей на 100 участников | ||||||||
Файлы |
Бәйгегә юлланачак методик эшкәртмәләргә таләпләр (38 Кб) Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары (33.5 Кб) |
Победители конкурса
Регламент конкурса
Участие | Бесплатное |
Задача | Мультимедиа дәрес тәкъдим итәргә. Игътибар! Конкурс эше ике өлештән тора: дәрес планы һәм мультимедиа-кулланма (мәсәлән, мультимедиа презентация, интерактив тест, тренажёр, интерактив уен, видео- һәм аудиоматериаллар, электрон әсбаплар, интерактив карта һ.б.). |
Участники | татар теле һәм әдәбияты укытучылары / учителя татарского языка и литературы |
Классы | 1 класс,2 класс,3 класс,4 класс,5 класс,6 класс,7 класс,8 класс,9 класс,10 класс,11 класс |
Виды уроков | Мультимедиа-урок |
Награды
ИГАНӘЧЕ – ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ
Китап – иң яхшы бүләк. Бигрәк тә Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар. Җиңүчеләргә иганәче искиткеч бүләкләр әзерләде.
Игътибар! Җиңүчеләр тәкъдим ителгән китапларның берсен сайлый ала. Татар теле нинди мәктәпә (нинди сыйныфта) укытылуга карап, дәреслекләр линейкасын да сайлап алу мөмкинлеге бар.
Нәниләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән әлеге китап 2012 елда дөнья күргән «Иң матур сүз» хрестоматиясе нигезендә эшләнде. Ул мәктәпкәчә тәрбия-белем бирү учреждениеләрендә 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән «Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты»на нигезләнеп, бүгенге көн шартларына, заман таләпләренә яраклаштырып иҗат ителде. Китап балалар бакчаларында эшләүче педагогларга, әти-әниләргә юллана. Автор: К.В. Закирова |
||
Татар язучыларының биографияләрен, портретларын, күренекле әсәрләрен үз эченә алган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән «Балачак энциклопедиясе»нең бүгенге көндә 5 томы нәшер ителгән. Мисал өчен, 1нче, 4нче һәм 3нче томнар мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә. Ә бишенче томда урын алган чит ил һәм рус язучыларының әсәрләре мәктәп укучылары өчен кызык булыр. Автор: Т.Р. Шакирова, Ленар Шәех |
||
УМК составы:
Әлеге линейка рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 1нче сыйныф укучыларына тәкъдим ителә. УМК «Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты»на нигезләнеп төзелгән һәм федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән. Автор: И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.И. ГариповаЯрдәмлек рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 1 нче сыйныфы өчен И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыйкова, Л. И. Гарипова авторлыгында дөнья «Татар теле – Татарский язык» дәреслегенә (Татарстан китап нәшрияты, 2013) өстәмә буларак тәкъдим ителә. Укучылар, язарга өйрәнгәнче, биремнәрне басма хәрефләр белән дә үти алалар. Автор: Л.Х. Гыйльметдинова, Э.Р. Садыйкова, Л.И. Гарипова |
||
Әлеге укучы календаре 12 бүлек-айдан тора. Бу календарьда сез 12 ай, 12 зодиак билгесе, 12 шагыйрь һәм аларның 12 шигыре, Казанның 12 истәлекле урыны, 12 табышмак һәм циферблатның 12 сәгате белән танышырсыз. Өстәвенә, ребуслар чишәргә, рәсемнәр буярга, лабиринт кичәргә, филвордтан сүз җыярга мөмкин. Календарьга кергән белешмә материаллар мәктәп укучыларына менә дигән ярдәмлек булыр. |
||
Әлеге китап бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә багышланган. Җыентыкта Муса Җәлил шигырьләре белән беррәттән, кроссвордлар, ребуслар, интеллектуаль уеннар, биремнәр бар. Автор: Рифат Сәлах |
Призлы урыннар яулаган катнашучыларга электрон форматта Җиңүче дипломы һәм шәхси рейтингка +100 балл каралган.
Конкурста тәкъдим ителгән методик эшкәртмәләрне бәяләгән жюри әгъзаларына электрон Диплом һәм шәхси рейтингка +100 балл каралган.
Жюри әгъзалары тарафыннан кабул ителгән, ләкин призлы урын ала алмаган методик эшкәртмәләр авторларына электрон Сертификат юлланачак.
Состав жюри
605
Английский язык, Иностранный язык
Дисквалифицированные участники и члены жюри
Конкурсные работы и участники
Всего 92 участникаОбсуждение конкурса
Отредактировано 21-02-2017 09:40
Әлеге сылтама буенча китегез: http://урок.рф/library/faq.html
Биредә конкурс эшен сайтка урнаштыру инструкциясе. Шулай ук презентация йөкләү кагыйдәләрен да табарсыз. Сораулар калса - миңа язарсыз.
Отредактировано 20-03-2017 10:05
Конкурс эшләрен Татарстан китап нәшриятының дәреслекләр редакциясе анализлый. Тиздән нәтиҗәләр игьлан итәчәкбез.