12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Гайнуллина Лилия Габделахатовна18

Минзәлә шәһәренең "1нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

 

«Татарстан-дуслык иле»

темасына дәрес эшкәртмәсе

(6 нчы сыйныф, рус төркеме )

 

 

 

Башкарды:

югары квалификацион

категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Гайнуллина Лилия

Габделәхәт кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Минзәлә,2023

Аңлатма язуы

 

Татарстан-дуслык иле” темасына дәрес рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар телен өйрәнүче 6 сыйныф укучылары өчен әзерләнде. Дәрес эшкәртмәсе түбәндәге дәреслеккә нигезләнеп төзелде:

Татар теле ,6 сыйныф” , авторлары Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова, Казан; ”Татармультфильм” нәшрияты, 2017.

Дәрестә беренче урында –кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Укытучы оештыручы, координатор, консультант ролендә.Дәрестә укучыларга үзлектән белем алу, чыганаклар белән эшләргә өйрәнү өчен шартлар тудырылган. Компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр куллану, укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. LearningApps.org серпвисында башкарылган бирем өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Дәресләрдә кулланылган актив методларның тагын берсе – кечкенә төркемнәрдә эш. Моңа шул ук парларда эшне дә кертергә була. Кирәк булганда, ике партага бер эш биреп, аларны берләштерергә, ягъни төркемне зурайтырга була. Бу бигрәк тә проект эшләгәндә отышлы булды.

Дәрестә кулланылган алымнар укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә, фикерләрен баетырга ярдәм итә, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык тәрбияли.

Дәреснең  белем бирү максаты : укучыларның Татарстан турындагы белемнәрен тирәнәйтү; 

 Фикер сәләтен үстерү максаты : тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү; логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

Тәрбияви максат : төрле милләт вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү

Планлаштырган нәтиҗә:

Предмет буенча: Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан,анда яшәүче милләтләр турында татарча мәгълүмат бирә алу, сөйли белү

Шәхескә кагылышлы :

- үз фикереңне әйтә белү;

- төркемнәрдә килешеп эшли белү

Регулятив УУГ:

- уку бурычларын кую

- нәтиҗәләр формалаштыру

Танып – белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

- башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Җиһазлау: компьютер, карточкалар, презентация,смайликлар

Предметара бәйләнеш: рус теле, әдәбият.

Дәрес тибы:рефлексия

Дәрес төре:катнаш


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 

Тема: Татарстан- дуслык иле

Дәрес барышы:

I .Оештыру этабы.

Исәнләшү.Уңай халәт тудыру.

2 слайд. Бүгенге дәрестә без бер-беребезгә ярдәм итәрбез.

3 слайд. Барлыкка килгән авырлыкларны бергә чишәрбез.

4 слайд. Дәрестә нинди дә булса яңалык алып чыгарбыз.

5 слайд. Иң мөһиме, кәефебез яхшы булсын!

6 слайд Бергә эшләсән, авыр эш тә жиңел.

Бу мәкаль бүгенге дәреснең девизы булыр.

II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

-Ә хәзер мин сезгә бер җыр тыңлап китергә тәкдим итәм.Җыр нәрсә турында

Балам диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

Әнием дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Дөньяда иң матур ил

Ул минем туган илем,

Дөньяда иң матур тел

Ул минем туган телем .

-Укучылар,җыр нәрсә турында?

Көтелгән җаваплар:

Әткәй –әнкәй турында,туган тел турында,туган ил турында.

-Дөрес,әлеге җыр безнең туган телебез,илебез турында.

-Ә сезнең туган телегез кайсы тел?

-Сез кайсы милләттән?

-Сезнең мәктәптә нинди милләт балалары укый?

-Сезнең шәһәрдә кайсы милләт кешеләре яши?

-Сезнең туган илегез ничек атала?

-Туган илегездә кайсы милләтләр яши?

-Димәк,бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез?

Көтелгән җаваплар:Татарстан дәүләте ,анда яшәүче халыклар турында сөйләшербез.

Тема тактага язып куела

II.Актуальләштерү

-Укучылар,алдагы дәрестә кулланган сүзләрне кабатлап китик.

Тактага Ватан ,туган җир,милли,милләт,башкала,халык сүзләре эленгән.Укучылар чиратлап сүзләрне укыйлар,тәрҗемә итәләр.

https://learningapps.org/display?v=p8tyyd15n19 сылтамасы ярдәмендә күнегү ачыла.Сүзләрне дөрес итеп җөмләләргә урнаштырырга.

Казан-Татарстанның ...............

Минем ..................Минзәлә.

Россиядә төрле................яши.

Сабантуй-татар халкының .................бәйрәме.

Безнең..............Татарстан Республикасы.

Татарстанда дус ............. яши.

III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

https://learningapps.org/display?v=piwm91oua19 сылтамасы ярдәмендә онлайн биремне ачабыз.Тексттагы төшеп калган сүзләрне табарга

Татарстан – дуслык иле.

Татарстанның иң зур байлыгы – аның халкы. Татарстанда җитмештән

артык милләт үзара дус һәм тату яши. Алар - рус, татар, чуваш, удмурт, украин,

мордва, мари, башкорт, белорус, әрмән, грузин һәм башка милләт вәкилләре.

Һәркем үз телен өйрәнә ала. Барлык милләт кешеләре дә үз туган телен хөрмәт

итәргә тиеш.

Текст буенча эш

-Укучылар,Татарстанның иң зур байлыгы нәрсә?

-Татарстанда ничә төрле милләт яши?

-Нинди милләтләр яши?

-Минзәләдә нинди милләтләр яши?

-Сыйныфыңда нинди милләт вәкилләре бар?

-Син кайсы милләттән?

- Кешеләрнең кайсы милләтән булуын ничек белергә була?

(Сөйләменнән,киеменнән)

-Һәр милләтнең милли ашы, уен коралы,киемнәре була.

Бүген безнең стеналарыбыз да телгә килде. Игътибар белән карагыз әле,анда төрле милләт вәкилләрен күрергә була. Һәр төркем өчәр милләтне танып белергә тиеш .Карточкаларда биремнәр: рус, татар, мари, башкорт, украин, әрмән. Укучылар милләт исемнәрен стенадагы рәсемнәргә беркетеп чыгалар.

Биремнең дөреслеге слайдлар белән тикшерелә.

Укучыларга милли костюмнар буенча милләтләрне танып белергә тәкъдим ителә.

Үзбәя битләренә билге куялар

IV.Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.

Төркемнәрдә эш

Диалог

Конвертларда диалог өчен биремнәр

Беренче төркем өчен:

-Cез кайда яшисез?

-.................................

-Татарстанда нинди милләтләр яши?

-...............................................................

-Сез нинди телләр өйрәнәсез?

-.................................................

Икенче төркем өчен:

-................?

-Без Татарстанда яшибез.

-.................?

-Татарстанда татарлар,марилар,руслар,удмуртлар яши.

-............................?

-Без татар,рус,инглиз телләрен өйрәнәбез.

Җавапларны чиратлап укыйлар.

Үзбәя

Физкультминут

Түбәтәй уены,көй туктаган вакытта түбәтәй эченнән язулар алып биремне үтибез.

6)    Беренчел ныгыту.

 

1.Спроси у друга, дети каких национальностей учатся у него в классе?

Дустым, синен сыйныфта нинди милләтләр укый?

2.Спроси у одноклассника, какие языки он знает?

Дустым,син нинди телләр беләсең?

3.Спроси у друга, на каких языках разговаривают в Татарстане?

Татарстанда нинди телләрдә сөйләшәләр?

4.Скажи о том ,что в Мензелиске разговаривают на русском,татарском,марийском языке

Минзәләдә русча,татрча,марича сөйләшәләр.

5.Как ты скажешь о том,что в Татарстане дружные национальности (народ)проживают

Татарстанда дус милләтләр (халыклар) яши

6.Как ты скажешь о том , что Татарстан -твоя Родина.

Татарстан –минем Ватаным

7.Спроси у друга,кто президент Татарстана

Татарстанның президенты кем?

8.Поговори с другом.Спроси где он живет?

Дустым,син кайда яшисең?

9.Как ты скажешь о том, что любишь Родину

Мин Ватанымны яратам

Үзбәя

Мини проект башкару(А4 форматында битләр,клей әзерләп куелган)

1 төркем

Минем ....... Татарстан.

Ул иң бай, ...... республикаларның берсе. Татарстанда ......

дус яшиләр.

Төшеп калган сүзләр: туган җирем,иң зур,милләтләр рәсемнәре.

2 нче төркем

Татар халкының бөек ... Габдулла Тукай .......................................................................................

...........................................................................................

.........................................................................................

.........................................................................................

дигән. Барлык милләт кешеләре дә үз туган телен хөрмәт итәргә тиеш.

Туган тел шигыренең беренче куплетын җыярга

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.”

Үзбәя

V. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

99 бит,1 нче күнегү .

Укучыларга ике төрле авырлыкта эш бирелә.Һәр укучы үз мөмкинчелегенә карап сайлый ала.

1 нче бирем.Текст буенча диалог төзергә(6 реплика)

2 нче бирем текст буенча 3 сорау төзергә.

VI.Рефлексия

- Бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?

-Укучылар, Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?

-Алар үзара ничек яшиләр?

Ни өчен “Татарстан – дуслык иле” дип йөртелә?

Бүгенге дәрестә барыгыз да бик тырышты,афәрин!

Үзбәя битләреннән карап нәтиҗә ясыйлар,билге куялар.


 

 

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.