12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Альфинур323
Учитель татарского языка и литературы, пед. стаж -31год

Олы Елга урта мәктәбендә Тукай көннәре.

Апрель белән бергә безгә Тукай да килә.Тукайның зурлыгы, бөеклеге елдан-ел ныграк ачыла. Яшь буында Тукайга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан ел саен мәктәбебездә Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган чаралар үткәрелеп килә. Бу уку елында да апрель башыннан ук әзерлек эшләре башланды. Атна буена төрледән – төле кичәләр, конкурс-викториналар, очрашулар үтте. Авыл һәм мәктәп китапханәсендә күргәзмәләр оештырылды. Атналыкны Тукай музеена виртуаль сәяхәт белән башлап җибәрдек. Укучыларны Кырлай һәм Казан музейларындагы экспонатлар, истәлекләр белән таныштырдык.

Сорау –бездән, җавап-сездән” дигән Г.Тукай иҗаты һәм тормыш юлын үз эченә алган викторинада укучылар теләп катнаштылар.

    “Яшәсен халык әдәбияты” дигән халык авыз иҗаты кичәсе көндез мәкәп укучылары белән үтсә, кичен авыл китапханәсендә өлкәннәр белән дәвам итте.Авылдашларыбыз Тукай шигырьләрен рәхәтләнеп сөйләделәр, викторинада катнаштылар, чәй өстәле артында халык җырларын башкардылар, биюләр күрсәттеләр. Авыл халкы мондый әдәби кичәләр алар өчен бик әһәмиятле булуын ассызыкладылар һәм бик рәхмәтле булдылар.

Тукай иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” уены 5,6,7нче сыйныф укучылар арасында үтте. Бу уенда 6нчы сыйныф укучылары үзләренең күп белүләрен күрсәттеләр.

Мәктәптә үткәрелгән шигырь бәйрәменә укучылар теләп әзерләнделәр. Бу конкурста иң яхшы шигырь сөйләүче ди 11нче сыйныф укучысы Насыбуллин М. билгеләнде. 2нче урын 7нче сыйныф укучысы Сибгатуллина А., 3нче урын 5нче сыйныф укучысы Фәхретдинов Ф.га бирелде.

Атналыкның иң күңелле вакыты 26нчы апрель-Тукай туган көнне булгандыр. Бу көнне Туган тел көне итеп билгеләнде. Укучылар Тукайны тагын бер кат искә алдылар, авыл китапханәчеләре белән берлектә " Тукай -безнең күңелләрдә" дигән музыкаль кичә үткәрелде, балалар үзләре яраткан һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Шигырь иҗат итүчеләр арасында 6нчы сыйныф укучылары Абдуллина Л., Гибазов Б., Хөснетдинова Р. билгеләп үтелде.

Башлангыч сыйныф укучылары арасында Тукай бәйрәме кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылды. Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтү, җырлар башкару, шигырьләрен сөйләү буенча конкурслар булды. Иң матур башкаручы дип 7нче сыйныф укучысы Ахмадиева Д. билгеләнде.


 

Тукай әсәрләрнә нигезләнеп ясалган рәсе конкурсында барлык сыйныф укучылары катнашты. Иң яхшы рәсемнәрдән стенд ясалды.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.