Презентация «Тукай образы әдәбиятта, сәнгатьтә»
Г.Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы
Балык Бистәсе районы Олы Елга муниципаль белем бирү мәктәбе Презентацияне эшләде: Хөснетдинова Ризилә Риф кызы – 8нче сыйныф укучысы Җитәкче: Мөбәрәкшина Әлфинур Әдип кызы - I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
«Килер шундый заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.» Г. Тукай. «Уянгач беренче эшем»
Тукайга шигъри гөлләмә Әдипләребез һәм шагыйрьләребез бөек Тукайның күркәм образын чагылдырган берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләр иҗат иткәннәр. Н. Сафина «Тукайга дәшү», «И-и, Тукайҗан!..»; З. Мансуров «Туңу. Тукай», «Шагыйрь янәшәсендәге урын»; Г. Вәлиева «Чечен базары, яки яңадан-яңа Кисекбаш»; Н. Акмал «Тукай»; X. Әюп «Барып җитәр көне...», «Туры сүзгә»; Роб. Әхмәтҗан «Тукай катламы», «Тукайны эзлим»; Л. Шагыйрьҗан «Тагын язлар килде»; Ә. Баян «Каракош»; Р. Гаташ «1912 ел. Зәйтүнәнең Тукайга багышланган догасы».
Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырьләрнең саны меңнәр белән исәпләнә. Мисал өчен тубәндәге шагыйрьләр аның турында шигырьләр иҗат итте: Сине искә алу көне, диләр, Истән чыккан чагың бармыни? Нигә шулай иртә китеп бардың, Безнең дөнья шулай тармыни? (Н. Сафина.) Ул бер үксез бала, чираттагы ятим, Юк, диделәр, аның ата-анасы да. Бу — ятимлек түгел, сабый чагыннан ук Әверелү иде халык баласына. (Г. Рәхим) Йортың да юк синең, хатының да, Акчаң да юк, көмеш, алтының да. Очар кошка әверелим, дисәң, Сикерергә биек балконың да. (Г. Морат) Шигырь үрүчеләр! Җиргә бөек Пәйгамбәрне биргән бу айда Күп шаулыйбыз бугай, әллә азмы? Бирик мәллә сүзне Тукайга?! (Р. Әхмәтҗан) «Шигырь» дигән җәүһәр эзләүчеләр, Тукай катламына төшегез. Шул бит безнең ярты юлга җитеп, Тәмамланмый калган эшебез, (Р. Әхмәтҗан)
Драматургиядә Тукай образы Язучылар Г.Тукайны драма жанрларында да чагылдыралар . Р.Ишморат «И мөкатдәс моңлы сазым»; Т.Миңнуллин «Без китәбез, сез каласыз»; И.Юзеев «Очты дөнья читлегеннән»; Ә.Гаффар «Соңгы сәгать»; И.Нуруллин «Тукай Петербургта»; Р.Батулла «Сират күперендә».
Сәхнәдә Тукай ролен башкаручыларның берсе — СССРның халык артисты Габдулла Шамуков. Ул, яшьтән үк Тукай образы белән хыялланып йөргәнгә күрә, чын образ тудыруга иреште.
Чагыштырмача яшьрәк буын вәкилләреннән ТССРның атказанган артисты, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Наил Дунаев һәм артист Илдус Әхмәтҗанов бу традицияне уңышлы дәвам иттерделәр.
Тукайның үз әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләрне дә тамашачылар яратып карый. "Кәҗә, сарык һ.б." спектакле Режиссерлары – Илдус Габдрахманов һәм Сәлимә Әминова, рәссамы - Сергей Скоморохов "Су анасы« әкияте буенча спектакль
Музыкада Тукай темасы Музыкада Тукай темасын үзенең «Тукай маршы» белән композитор Заһидулла Яруллин башлап җибәрде. Татарстанның халык артисты, композитор Н. Җиһанов «Кырлай», ә ТССРның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор М. Мозаффаров «Тукай» дигән симфоник әсәрләр иҗат иттеләр. Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор Алмаз Монасыйпов «Тукай моңнары» циклын иҗат итте.
Музыкада Тукай темасы Яруллин Фәрит Заһидулла улы – композитор. "Шүрәле" балеты өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Заһидулла Яруллин «Тукай истәлегенә»(«Тәфтиләү») дигән әсәрен һәм «Тукай маршы»н иҗат итә
Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар Рәсем сәнгатендә Г. Тукай образын иҗат итүгә художниклар, скульпторлар да зур өлеш керттеләр. Тормышчан итеп сурәтләү өчен, художниклар, скульпторлар шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнәләр, әсәрләрен кат-кат укыйлар. Шул нигездә шагыйрь образын иҗат итәләр. Тукай образын гәүдәләндерүгә күп көч куйган өлкән буын рәссамнары белән бергә, яшьләр дә бу өлкәдә актив эшлиләр. Х. Казаков «Бәләкәй Тукай», «Тукай Печән базарында» ; И. Әхмәдиев «Тәфтиләү»; А. Абзгильдин «Тукай һәм Шүрәле»; Х. Якупов «Габдулла Тукайга истәлек»; Р. Имашев «Көзге җилләр»; Ш. Шәйдуллин «Шагыйрь»; Т. Хаҗиәхмәтов «Кәҗә белән сарык», «Су анасы».
Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар Х. Казаков «Бәләкәй Тукай» Е. Симбирин «Шагыйрь Г. Тукай»
Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар Х. Якупов «Г. Тукай һәм аның сеңлесе Газизә Уральскийда» М. Рахимов «Тукай Петербургта»
Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар В. Федоров «Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе». Л. Фаттахов «Кечкенә Апуш һәм Сәгъди»
Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар Х. Казаков «Тукай Печән базарында» Х. Якупов «Габдулла Тукай һәм Камил Мотыгый Уральскийда»
Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар «…өмет юк түгел әле, ихтимал үз арабыздан оста рәссамнар чыгып, Шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир ителгән урманнарны — һәммәсен рәсемгә төшереп чыгарырлар». Г.Тукай. «Шүрәле» поэмасына бирелгән искәрмәдән. 1907ел Б. Альменов «Шурале әкиятенә иллюстрация»
Тукай, аның иҗаты турында рәссамнар «Кызыклы шәкерт» «Мияубикә» Т. Хаҗиәхмәтовның Г. Тукая шигырьләренә иллюстрацияләре:
Тукайга багышланган гравюра һәм скульптура эшләре Тукайга һәйкәлләр дә күп куелды. Аның мәһабәт һәйкәлләре Казанда икәү. Берсен скульптор С.Ахунов Мәскәү сынчылары Л.Кербель, Л.Писаревский белән берлектә иҗат итә, икечесенең авторы – Е.Шулик.
Тукайга багышланган гравюра һәм скульптура эшләре Туган авылы Кушлавычта скульптор И.Новоселов, Кырлай авылында Б.Урманче тарафыннан эшләнгән һәйкәлләр куелган.
Тукайга багышланган гравюра һәм скульптура эшләре Шулай ук Әлмәт, Уральск шәһәрләрендә сынчы М.Гасыймов эшләгән һәйкәлләр, А.Абдрашитов тарафыннан эшләнгән һәйкәлләрне дә әйтеп үтәргә мөмкин.
Тукайга багышланган гравюра һәм скульптура эшләре 2016нчы елның 5-10апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасы Санкт-Петербургта гастрольләрдә булды, анда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Тукайга багышланган гравюра һәм скульптура эшләре Б. Урманче Г.Тукая. бюсты Г. Зяблицев "Былтыр һәм Шурәле"
Тукайга багышланган гравюра һәм скульптура эшләре Г.Зябликов эшләгән “Былтыр һәм Шүрәле” сыны да халык күңеленә хуш килде.