Внеклассное мероприятие «110 лет со Дня рождения Героя Советского союза, поэта-патриота Мусы Джалиля»
Башкортстан республикасы Уфа шәһәренең Дим районы 113 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шафикова Гөлшат Флюр кызы төзеде.
Класстан тыш чара:
“Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты”
Уфа -2016 ел
1.Сәхнә чәчәкле болын итеп бизәлгән. “ Чәчәкле балачак” көенә йөгерешеп балалар керә. Алар күбәләк куалар, кулга-кул тотынышып түгәрәк ясап әйләнәләр дә, матур итеп басалар.
Лилия: Эх,нинди матур болын!
Рузалина: Чәчәкләре нинди!
Асман: Карале, нинди кып –кызыл мәк! ( мәк чәчәгенә үрелеп)
Самира: Ә бу нәркис! ( исни) Эх,нинди хуш исле!
Карина: Әйдәгез, куыш уйныйбыз!
Лилия : Сез йөгерегез, мин тотам!
2.Юлиана
-Кызлар,малайлар! Сез дә бу чәчәкле болынга килгәнсез икән.
-Сезгә бу болын ошыймы? (Әйе,бик ошый! Монда бик матур! Чәчәкләр күп!)
- Ә сез беләсезме, кайчандыр бу урында бер чәчәк тә үсмәгән.Чөнки бу урыннарда сугыш барган. Бөтен тирә - як янып беткән булган. Күпме кешенең гомере өзелгән.Яше түгелгән! Минем дәү әтием сугышта катнашкан,ул - Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыштан каты яраланып кайта ул. Бәлки,сезнеэ дә сугышта катнашкан дәү әтиләрегез бардыр?
Балаларның дәү әтиләре турында сөйләве.
Дамир:
Минем картәтием Әхмәтшин Гомәр фронтта танкист була.Ул ике тапкыр танкта яна, ләкин исән кала. Сугышта катнашкан батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены һәм тагын бик күп медалләр белән бүләкләнә. Мин аның белән бик тә горурланам!
Самира Шайгарданова:
Миңа картәтием турында картәнием сөйләде. Картәтием Морсалимов Хатмулла Риян улы 1926 елның 8 маенда Чишмә районының Яңавыл авылында туган. Сугышта өлкән сержант булган. 1942 елның 1 мартында каты яраланган. 11 ел түшәктә яткан. Ул медаль һәм орденнар белән бүләкләнгән.
Эльвина:
Минем дә картәтием сугышта катнашкан. Аның исеме Гәлләмов Гариф Мингәли улы. Ул Кушнаренда туган. Бер мең тугыз йөз кырык беренче елның егерме җиденче нояберендә аны сугышка алалар. Фашистларга каршы 3 ел көрәшә ул. Соңыннан, яраланып кайта. Хәзер без аның медалләрен кадерләп саклыйбыз!
Эльвира:
Минем карт картәтием Латыпов Муса Галәметдин улы фронтта хәбәрсез югала.
Укытучы:
-Укучылар, сез илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшкән картәтиләрегез турында күп кенә мәгълүмат беләсез. Аларны онытмагыз, сугышчан юлларын һәрвакыт хәтерләрегездә саклагыз.
Чөнки алар, без барыбыз да бәхетле яшәсен өчен, күктәге кояш нур сипсен өчен, аналар, балалар шат булсын өчен дошманга каршы көрәшкәннәр, гомерләрен биргәннәр. ( Балалар барып утыралар)
1941 елның 22 июнь таңында, илебез халкы тыныч йоклаганда, тарихта тиңе булмаган,1418 көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышы башлана. Гитлер Германиясенең ,сугыш игълан итмичә,190 коры җир дивизиясе, 5000 мең самолеты һәм 200 хәрби корабле безнең илебезгә һөҗүм итә. Дошманнар Советлар Союзын ярты ел эчендә басып алып, аның турында бары тик истәлекләр генә калырга тиешь дип саныйлар.
Гитлерчылар сугыш башында шәһәр, авылларны, завод-фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә талап, җәзалап, илебезнең шактый өлешен басып алуга ирешәләр, чөнки Гитлер Германиясе безгә каршы күп гәскәр һәм корал туплаган була.
Сугышның беренче көненнән үк илебез халкы бердәм рәвештә дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшли. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәшә.
Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәтәләр. Партизан отрядларында көрәшәләр.(партизаннар турында кечкенә әңгәмә).
- Кемнәр соң алар партизаннар?
1)Зина Портнова- ашханәдә эшләп йөреп фашистларның ашамлыкларын агулый.
2)Надя Богданова партизаннар отрядына кергәндә 10 яше дә тулып өлгермәмгән була. Бәләкәй буйлы ,ябык кына кызыкай теләнче булып киенеп,фашистлар арасында йөри һәм төрле кыйммәтле мәглүматлар алып кайта.фашистлар кулына эләккәч ,тимер кызыдырып аның аркасына кызыл йолдыз рәсемен яндырып төшерәләр.
Марат Казей, Володя Дубинин, Витя Хоменко һб.һб. 15-16 яшләре дә тулып җитмәс борын сугыш кырларында һәлак булалар. Бу бигрәк тә аянычлы! Партизан отрядларында көрәшүдән тыш, бәләкәй генә балалар( күбесе сезнең яштә генә була)
госпитальдә яралы сугышчыларга булышалар, китаплар, хатлар укыйлар, колхоз кырларында эшлиләр. Тылдагы бөтен авырлыклар хатын кызлар һәм балалар иңнәренә төшә.
. Шуның өчен дә, кайда да булса, сугыш сүзен ишетсәк, сугыш турында ишетсәк, йөрәгебез сыкрый, җаныбыз әрни.
4.“Сугыш балалары” монолыгын сәхнәләштерү.
Укытучы:
4 куркыныч ел, 1418 котычкыч көн һәм төн дәвам итә.Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндыралар һәм җимерәләр. 27 миллион кешенең гомере өзелә, берничә миллионы гарип кала. Ләкин кешеләр Бөек җиңүгә ышаныч белән яши һәм көрәшә. Озак көттергән ул Җиңү көне килә. Аны 1945 нче елның чәчәкле язы алып килә.
Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен 7 млн артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 11633 сугышчы Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек була.
Шулар арасында, батыр йөрәкле, кыю, каһарман, палач балтасы астында да Туган иле, халкы өчен көрәш алып барган,зур ихтирамга лаек шәхесләрнең берсе- Муса Җәлил дә бар. Февраль аеның кояшлы матур көнендә, ягъни 15 февральдә патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек, аның тууына 110 ел булды. Бүгенге кичәбезне без аның кыскача гына тормыш юлы һәм иҗатына багышларбыз.
6. М.Җәлилнең сугышка кадәр биографиясе белән таныштыру.
Юлиана: Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яштән үк зирәк,һәм хыялга бай бала була.Күп укый,һәр нәрсәне белергә тырыша.Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.
Муса Оренбургта “ Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә.
Муса 10-11 яшләрендә шигырләр дә язып карый. Ләкин алар югала.
Матбугатта иң беренче булып 13 яшендә язылган “ Бәхет” шигыре басыла ( 1919)
1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый.
Карина:
1925 елда Җәлилнең “ Барабыз” исемле беренче китабы чыга. Ә инде 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.Сугышка кадәр Муса Җәлил бик күп шигырләр, җырлар яза. “ Хат ташучы” поэмасын, “ Алтынчәч”, “ Илдар” исемле опера либреттоларын иьат итә. Җәлил иптәше Әминә һәм нык яраткан кызы Чулпан белән шулай матур гына яшәгәндә сугыш башлана.
Дамир
1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә.
7.Нәфис фильм карау ( Муса Җәлил сугыш чорында)
- Укучылар,хәзер без Муса Җәлил турында кечкенә фильм карыйбыз. Фильм башында сез Муса Җәлилнең кызы Чулпанны күрерсез һәм аның әтисе турында сөйләгәнен ишетерсез.
8.Укытучы:
-Моабит дәфтәрләре турында тулырак мәгълүматны электрон энциклопедиядән хәзер сезгә Юлиана укып китәр.
- Хәзер Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган “ Ышанма”дип аталган шигырен тыңлап үтәрбез
9. Муса Җәлилнең “Ышанма”шигыренең аудиоязмасын тыңлау.
Укытучы:
1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1957 нче елның 22 апрелендә М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре” исемле шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелә. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә.
Әйе, Муса Җәлил Советлар Союзы Герое, татар халкының каһарман улы. Аның белән әле киләчәктә татарның бик күп буыны горурланыр.
10.Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйлиләр.
-Безнең укучыларыбыз да Муса Җәлил шигырләрен яратып укыйлар. Ә хәзер алар сезгә “ Моабит дәфтәрләре” җыентыгына кертелгэн берничә шигырен укып ишеттерерләр.
А) Басариева Карина,Биглова Лилия) “ Кызыл ромашка”
Б) Шафикова Юлиана“ Вәһшәт”
11. Йомгак ясау.
Укытучы:
Кызганычка каршы, бөек татар шагыйребез, герой шагыйребез Муса Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз!!!Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә.Шәһәрнең үзәгендә аңа һәйкәл куелган. Оренбург, Санкт-Петербург,Мәскәү һ.б.шәһәрләрдә дә Җәлил истәлегенә һәйкәлләр бар.Ул яшәгән фатирда музей ачылды.Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Ә безнең Дим бистәбездә бер урам Муса Җәлил исемен йөртә.
Шулай ук, М. Җәлилгә багышланып бик күп шигырләр, җырлар язылган.Безнең дә бүгенге кичәне шундый бер җыр белән тәмамлыйсыбыз килә, кадерле кунакларыбыз.
(балалар сәхнә алдына чыгалар)
Карина:
Язлар белән туган якка,
Килә Җиңү бәйрәме.
Онытмабыз батырларны,
Без- Җәлил оныклары !
Лилия:
Дошман кулында булса да,
Баш имәгән ул аңа!
Авырлыкларга да түзгән,
Тугры калган антына!
Элвина:
Муса абый, без сине
һәрчак хәтерләрдә сакларбыз
Курку белмәс, шигъри җанлы
Син - шагыйрь абыебыз,
Син - батыр абыебыз!
Барысы бергә: Без- Җәлил оныклары!
“ Салют сиңа, Муса Җәлил!”җырын җырлау
1.Салют, сиңа Муса Җәлил
Салют иң яшь буыннан.
Рапорт тапшырырга сиңа,
Бөтен отряд җыелган.
Припев:
Әйдәүче туганыбыз,
Син – муса агабыз.
Батырлыгыңа сокланып,
Җырларың белән моңланып
Алга барабыз,үрнәк алабыз.
2. Маяк безгә Муса Җәлил,
Сөеп –янып яшәвең.
Көрәшләрдә ирек өчен,
Бәхет яулап яшәвең.
Укытучы: Шуның белән кичәбезне тәмам, бик зур рәхмәт, сау булыгыз!