12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Шарапова Эльмира Мансуровна60
1

Знакомство детей с творчеством татарского детского поэта Шавкат Галиев.

Татарстанның халык шагыйре – Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган шөгыль зурлар төркеме балалары өчен

Шөгыльнен темасы: “Шәүкәт Галиевның тормыш һәм иҗат юлы буйлап сәяхәт”

Максат: Балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышу, шигырьләрен уку, сәхнәләштерү.

Тәрбия бурычы: Шәүкәт Галиев иҗатына мәхәббәт уяту, кешелеклелек, дуслык, татулык, олы җанлылык, ярдәмчеллелек тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү.

Үстерү бурычы: Сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән шигырьләрне, мәкальләрне яттан өйрәтү. Балаларда татар телендә оештырылган уеннарда катнашу теләге уяту.

Төп белем бирү өлкәсе: Матур әдәбият әсәрләре, уеннар белән танышу барышында балаларның татарча сөйләшү күнекмәләрен камилләштерүне дәвам иттерү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш.

Методик алымнар:Сораулар, бармак уены, төзәтү, булышу, матур әдәбият әсәрләрен куллану, түгәрәк уены, аңлату, мактау, сәхнәләштерү алымы.

Материллар һәм җиһазлар: "Балачак әдипләре", "Сабантуй", , «Салават күпере”, "Мәгариф", "Ялкын" журналлары . Ш. Галиев портреты, фоторәсемнәре, китаплары, компьютер презентациясе, компьютер, проектор.

Алдан үткәрелгән эш: Балаларны Татарстанның халык шагыйре – Шәүкәт Галиевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, шигырьләрне яттан өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше

1. Кереш өлеше ( 3 минут)

2. Төп өлеш (25 минут)

Йомгаклау өлеше (3мин)

Эшчәнлек барышы

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче:

Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Акыл һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Утырыгыз. Балалар, урамда матур, алтын көз җитте, матур кояш балкый! Бүлмәбезгә дә матур кояш чыгарыйк әле!

Балалар:

Баш бармак исәнләшә баш бармак белән.

Имән бармак – имән белән.

Урта бармак – урта белән.

Атсыз бармак – атсыз белән.

Чәнти бармак – чәнти белән.

Бармаклар исәнләште,

Кояш чыкты, нурын чәчте!

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Бик матур итеп уйнадыгыз!

​​​​​​​ Бүген без китап дөньясына гаҗәеп сәяхәткә китәчәкбез! Безнең китап бик кызыклы булачак! Бергәләшеп без китапның һәр битен караячакбыз, гаҗәпләнәчәкбез һәм сокланачакбыз, көләчәкбез һәм шаяртачакбыз, күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр беләчәкбез.

Сез сәяхәткә әзерме?

Алайса башлыйбыз!

Татарча лирик музыка яңгырый

Экранда китапның беренче бите ачыла, анда Татарстанның төсле картасы сурәтләнгән (слайд 1)

Балалар, нәрсә бу, ничек уйлыйсыз?

Бу Татарстан Республикасы картасы. Карагыз, ул нинди зур, монда күпме шәһәр һәм авыл бар. Менә Казан шәһәре, ә Казаннан ерак түгел Бакырчы авылы бар (слайд 2 – Бакырчы авылы), анда 1928 елда Шәүкәт исемле кечкенә малай туган.

Киләчәктә бу гади авыл егете танылган татар шагыйре һәм язучысы булачак.

Шәүкәт үзенең беренче китабын 13 яшендә яза. Ул «Минем беренче гомерем» дип аталган. Малай үзенең балачагы турында яза, иң кызыклы хикәяләрнең берсебалык тоту тарихы.

Балалар: Ничек?

Тәрбияче:Ничек, ничек? Бүрек белән! Хәл шулай булган. Бервакыт Шәүкәт бабасы белән әбисенә кунакка җыенган. Юлда аңа балыклы күл очрый. Ул бүләккә балык тотырга тели. Үзе белән кармагы булмаганга ул бүрек белән балык тота башлый.

Балалар: Килеп чыгамы?

Тәрбияче:Юк. Балык урынына малайның бүрегенә ләм тула.

Балалар: Шуннан?

Тәрбияче:Алга таба ул бүрекне юырга була. Кунакка шундый бүрек белән барып булмый бит. Су мичкәсен күреп, бүрекне чайкый башлый. Бүрекне судан чыгарып караса, ул яшел төскә кергән була.

Балалар: Нигә яшел төскә? Буяу булганмы бүректә?

Тәрбияче:Юк. Су лайласы аркасында яшелләнгән. Күз алдына китерәсезме, бүрек нинди хәлгә җиткәнен! Аннары бүрекне, әлбәттә, юалар, ләкин ул инде элекке бүрек түгел булмый.

Балалар: Ахыры нинди соң бу хикәянең?

Тәрбияче: Шәүкәтне тиргәмәсәләр дә, җае чыккан саен бу маҗараны искә төшерә торган булганнар. Кунакка барганда, Шәүкәтнең әтисе: «Юырга керләрегез бармы, безнең Шәүкәт кер юырга оста», – дип шаяра торган булган.

Гаилә фотосы (слайд 4)

Туган авылында ул җиде еллык мәктәпне тәмамлый. Менә элек укучылар нинди булган, пөхтә киенгәннәр, зур гаилә кебек дус-татулар! Менә аларның укытучысы.

Сыйныф фотосы (слайд 5)

Аның балачагы сугыш елларына туры килә. Унике яшьлек малайга олылар һөнәрләрен үзләштерергә туры килә. Туган авылында ул колхозда эшли, бригадир ярдәмчесе була. Сугыш чорының катлаулылыгына карамастан, ул иҗат итә.

Сугыш чоры фотосы (слайд 6)

Ш. Галиев табигатьне һәм туган якны бик ярата. Аның шигырьләренә күп кенә халык җырлары язылган.

Ә хәзер инде балалар әйдәгез без сезнең белән ял итеп, җырлап һәм биеп алыйк Шәүкәт Галиев язган “Бииләр итек, читекләр” дигән шигыренә.

Татар музыкасы яңгырый. Балалар җырлыйлар һәм бииләр.

Ш. Галиев юмор, көлкене яраткан. Бу әсәрләрнең исемнәрендә үк чагыла: «Көлке бүлмесе», «Тавыклар көлә», «Мыеклы бозау», «Физзарядка ясый куян», «Түбәтәйле кыярлар», «Тәмле йорт». Ә аның герое Шәвәли – шаян, шук малай сезнең күпләрегезгә бик охшаган!

Фотокитаплар, Шәвәли рәсеме (слайд 7)

Ш. Галиевның барлык мәзәк шигырьләре гыйбрәтле, алар барысы да безне нәрсәгәдер өйрәтә. Ш. Галиев озын һәм кызыклы гомер кичерде. Ул күп кенә татар шагыйрьләре һәм язучылары белән дус булган.

Сез нинди татар шагыйрьләрен беләсез? (балалар җаваплары)

Ә менә Роберт Миңнуллинга ул нәкъ менә балалар шагыйре булырга ярдәм итә, моның өчен Роберт Миңнуллин аңа бик рәхмәтле булган.

Роберт Миңнуллин белән фото (слайд 8)

Ш. Галиев үзенең иҗаты өчен күп медальләр, орденнар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Ә хәзер сез шигырьләр укыячаксыз!

Барысы да зур ләззәт алыр дип ышанам! Бүген сезнең һәрберегез – кечкенә артист!Шигырьләр һәм инсценировкалар фонында татар музыкасы яңгырый һәм слайдлар күрсәтелә.

Тәрбияче: Балалар сезгә сәяхәт ошадымы? Шәүкәт Галиевнын нинди шигырьләр сезгә ошады, истә калды? Сез аларны кемгә укыячаксыз?

Сораулар һәм җаваплар.

Тәрбияче: Балалар Китап – белем ачкычы. Бу мәкальне хәтерегездә калдырыгыз. Дөрестән дә бит шулай, балалар китап укымаган балалар күп белә алмыйлар, матур итеп сөйләшә белмиләр, акыллы була алмыйлар. Балалар, бик зур рәхмәт сезгә. Сез бүген бик тырыштыгыз, татарча бик матур итеп сөйләштегез. Сезнең матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуыгызга мин бик шат.

Опубликовано


Комментарии (2)

Потамошнева Наталья Алексеевна, 11.02.24 в 21:20 1Ответить Пожаловаться
А русскоязычный вариант?
Сорокина Светлана Валерьевна, 12.02.24 в 05:11 1Ответить Пожаловаться
Согласна с Натальей Алексеевной. А еще хотелось бы увидеть, о которых Вы пишите в публикации.
Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.