Проект эше «Балаларда милли үзаң тәрбияләү максатыннан татар теле дәресләрендә этномәдәни һәм милли — төбәк компонентларны куллану»
Милли компонент укучыларда белем алуга омтылыш уятуга стимул булып тора. Милли - төбәк компонентын дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чараларда өйрәнү бик әһәмиятле. . Милли - төбәк компонентын куллану укучыларның иҗади эшчәнлеге, эзләнүләре белән берлектә алып барыла.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәр теманы үткәндә милли-төбәк компонентларын куллану мөмкинлеге бар. Проект эшендә авыл укытучысының эш тәҗрибәсе белән уртаклашам.