12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Альфинур323
Учитель татарского языка и литературы, пед. стаж -31год

Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы

муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе

“ Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

Тема. Бәетләрдә авылым язмышы.

 

Автор: Сибгатуллина Гөлсәрия Фәрхәт кызы, МББУ “Олы Елга гомуми белем бирү мәктәбе”нең 7 нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Мөбәрәкшина Әлфинур Әдип кызы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Олы Елга

2018

ЭЧТӘЛЕК

Кереш. Бәетләр – халык авыз иҗатының иң киң таралган төре..............................3

Төп өлеш:

I бүлек. Олы Елга авылында бәетләр иҗат ителәме, алар күпме? Авыл тарихы һәм халык тормышына кагылышлы бәетләр тупланып барылганмы?............................4

II бүлек. Бәетләрдә – халык язмышы, авыл тарихы……………………………………………..5

Йомгаклау. ...................................................................................................................7

Файдаланылган әдәбият.............................................................................................8

Кушымта. Мин язып алган бәетләр .......….......………………………..............9


 


 


 


 


 


 


 

КЕРЕШ


 

Тема .Бәетләрдә авылым язмышы .

Теманың актуальлеге Бәет-татар халык аваз иҗаты әсәрләрнең үзенчәлекле лиро-эпик жанры. Бу атама гарәп теленнән кергән, ике юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә. Бәетләрдә гәүдәләнгән образларның күбесе чынбарлыкта булган тарихи шәхесләргә — прототипларга нигезләнәләр. Еш кына бәетләрдә фаҗигале вакыйгалар үзәккә алына. Ләкин алар арасында конкрет вакыйга белән бәйләнеше булмаганнары да бар. Бәет формасында язылган әсәрләрнең халык авыз иҗаты әсәрләре булуы турында белсәм дә, алар турында 6 нчы сыйныфта укый башлагач кына ныгытып өйрәнә башладым.Чөнки әдәбият дәресендә бәет, риваять, легендаларга кагылышлы темаларны өйрәнгәндә, укытучым эзләнү-тикшеренү эше белән шөгыльләнергә тәкъдим кертте һәм без кечкенә генә проект эше дә эшләдек, аны укучылар һәм укытучылар каршында якладык. Ләкин минем кызыксынуым моның белән тукталмады гына түгел, киресенчә, артты гына. Чөнки авылның өлкән кешеләре һәм китапханәчеләр белән аралашу вакытында мин байтак бәетләр тыңладым, аларның эчтәлеге буенча күп кенә гыйбрәтле вакыйгаларны белдем. Укытучым мине әдәбият кабинетында сакланган “Авылым бәетләре” дигән альбом белән таныштырды. Ләкин мин бер нәрсәгә игътибар иттем: күп кешеләр мин кызыксынган әйберләрне я истәлек дәфтәрләреннән, я җырлар дәфтәреннән, яисә документлар арасындагы битләрдән алып укыйлар, күрсәтәләр. Мәктәптәге альбомда да, авыл китапханәсендәге җыентыкта да барлык бәетләр дә тупланып барылмаганлыгы кире кагылмады. Мин чын-чынлап бу эшкә бирелеп киттем. Бу бәетләрдә авылымның ярты тарихы ята бит!. Чөнки һәрбер бәет шушы авылда яшәгән конкрет кешеләрне искә төшерә, алар белән булган вакыйгаларны яңарта, авылдашларыбыз кичергән фаҗигале хәлләрне онытмаска чакыра. Гаҗәпләнеп тә, аптырап та, гыйбрәт алып та укырлык хәлләр тасвирлана бу бәетләрдә. Ул бәетләр телдән телгә күчеп сөйләнелә яки кулдан кулга йөреп укыла. Ләкин алар вакытында җыелып, тупланып барылмаганлыктан, халык иҗат иткән никадәр әдәби хәзинә вакытлар үтү белән югала. Без аларны авыл халкыннан өйрәнеп, бер җыентык итеп туплауны максатыбыз итеп куйдык

Фәнни эшнең максаты :Авылда иҗат ителгән бәетләрне җыеп туплау, эшкәртү.

Көтелгән нәтиҗә.Фәнни эшне ахырына җиткерү ,бәетләрнең тарихын ачыклау .чыганакларны билгеләү ,кечкенә китапчык чыгару .

Төп өлеш.

I бүлек. Олы Елга авылында бәетләр иҗат ителәме, алар күпме?

Татар халык бәетләре турындагы материалларны өйрәнгәч, мин үзебезнең авылда бәетләр иҗат итү һәм аларны туплау мәсьәләсенең торышын өйрәндем. Мин үземнең эшемне тирә -күршеләрем, әти -әнием, якын туганнарым , дусларым белән сөйләшүләрдән башладым . Мәктәп китапханәчесе һәм татар теле укытучыбыз белән киңәштем, аларда тупланган материаллар белән таныштым. Алар белгән яки үзләре язган бәетләрне язып алдым . Бәетнең кемгә багышланганын , бәетне кем язганын , бу вакыйганың кайчан булганын ачыкладым. Шулай ук авыл китапханәсе һәм музей материаллары белән дә кызыксындым. Китапханәдә сакланган кулъязмалар, газета материаллары белән таныштым. Үзем өчен түбәндәге нәтиҗәгә килдем: Олы Елга авылында да электән бәетләр иҗат ителгән, ләкин алар эзлекле рәвештә җыелып тупланып барылмаганнар. Татар теле кабинетында “Авылым фольклоры” дигән җыентык эшләнелгән. Анда авыл җырлары, такмаклар, берничә әкият урын алган. Бәетләрдән “Миләүшә бәете”, “Резеда бәете” дигән бәетләр табып язылган. Сораша торгач, авылда Нуруллина Гүзәлия апаның бу эш белән күптән кызыксынганын әйттеләр. Гүзәлия апа белән күрешеп сөйләшкәннән соң шул мәгълүм булды: чынлап та, ул байтак кына бәетләрне язып, бер калын дәфтәргә туплаган булган. Ләкин аны укырга дип сорап алганнар, дәфтәр кулдан-кулга китеп, кире әйләнеп кайтмаган.(Моннан ике ел элек Гүзәлия апаның улы Рифат та серле рәвештә үлеп китте. Гүзәлия апаның улына багышлап язган бәетләрен дә язып алдым). Шул рәвешле, кемнеңдер битарафлыгы аркасында никадәр хәзинә юкка чыккан. Эзләнүем нәтиҗәсендә мин бүгенге көндә беркайда да теркәлмәгән, ләкин аерым кешеләрдә сакланган 7 бәетне таптым һәм аны өйрәндем.Ләкин бәетләр болай гына булмаган бит. Әле тагы шунысы бар: мин язып алган бәетләр соңгы 15ел эчендә иҗат ителгәннәр. Ә моннан алдарак язылган бәетләр кайда?

Димәк, бу эшемнең бер өлешен тәмамлагач, мине әле тагы да кызыклырак эзләнү эше көтә. Авылдагы вакыйгаларга кагылышлы иҗат ителгән бәетләр бар, аларны эзләп табасы һәм киләчәк буыннарга да барып җитәрлек итеп туплап калдырасы бар.

II бүлек. Бәетләрдә –халык язмышы, авыл тарихы

Язып алган бәетләр арасында икесе - "Айнур бәете ". Бу бер үк кешегә багышланган бәетнең ике төрле варианты. Аңа багышлап берничә кеше бәет яза. Мин тапкан вариантларның берсен Айнурның әнисе Галимова Миннегаян апа , икенчесен - күшеләре Гыйльметдинова Гөлчәчәк апа язган. Галимов Айнур 2001 елның 19 ноябрендә кинәт үлеп китә . Ул бу чакны 5 сыйныфта укый. Моннан әз генә алдарак Айнурның әтисе фаҗигале төстә үлеп киткән була. Әле бу хәсрәт сүрелергә дә өлгермәгән, инде Миннегаян апа бердәнбер улын да югалта. Айнур сау-сәламәт бала була. Ул көнне дә мәктәптә дәресләрен укып кайта, тиз генә почтага барып, түләүләр түли. Мәктәпкә баскетбол түгәрәгенә ашыга, ләкин анда киткәнче әнисенә булышырга уйлый – тегермән тарта. Түгәрәктән кайткач кинәт кәефе киткәнлеген сизеп, әзрәк ятып торырга була, ләкин хәле начарая бара. Шуннан “Ашыгыч ярдәм” чакырталар. Айнур район больницасына барып җитә алмый, Әшнәк тавына җиткәч ул өзелә. Айнурның үлеме бөтен авылны тетрәндерә.Аңа багышлап әллә ничә бәет чыгарыла. Мин шуларның икесен язып алдым.

Яңа табылган бәетләрдән тагы берсе авылыбызның күренекле имчесе Сәрвиҗамал әбигә багышлана. Аны оныгы Гөлфинә Хәйретдинова иҗат иткән. Бу тормыш -көнкүреш бәете . Сәрвиҗамал әби күптөрле дәва ысуллары белгән, аңа авыру кешеләр төрле төбәкләрдән килгәннәр, күбесе авыруына дәва тапкан. Шунлыктан Сәрвиҗамал әбинең даны еракларга таралган. Шуңа күрә Россиянең төрле шәһәрләреннән килүчеләр дә күп була. Алар арасында югары постларда эшләүчеләр дә очрый. Әби 1986нчы елның 12нче июнендә үлә. Авыл халкы әйтүенчә, ул үзенең белгәннәрен кызы Вәсимә апага өйрәтеп калдырган, инде хәзер ул да мәрхүм. Авылдашларыбыз аның да авыруларга бик булышканлыгы турында җылы итеп искә алалар.

“Зәйнәпбикә бәете” һәм “Әхтәм бәете” дигән бәетләрне Фазлыева (Сибгатуллина) Зөлфия ападан язып алдым. 2000 елның 30 ноябрендә каты авырудан сон Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында яшәүче әнисе Зәйнәпбикә Сибгатуллина үлеп китә .Аңа нибары 63 яшь кенә була . Бу хәлләрне гаиләсе һәм балалары бик авыр кичерәләр. 35 ел бергә яшәгән әтиләренә бигрәк тә авыр була. Шул авыр чакта әниләренә багышлап кызлары Зөлфия апа бәет яза.

Инде бу кайгы-хәсрәтләрдән арына алмый яшәгән чакта язмыш бу гаиләгә тагын зур сынау китерә. Рәхәтләнеп яшәп яткан чакта, 23 май көнне җир сукалап ятканда трактор сукасы бәреп әтиләре Әхтәм вафат була .Аңа да 63 яшь кенә була. Бу хәл авыл халкын да тетрәндерә. Бу бәетне дә кызы Фазлыева Зөлфия иҗат итә.

Язып алган бәетләрнең тагын берсе – “Гатаулла бәете”. Бу бәет Миннебаев Гатаулла абыйга багышлап күршеләре Әлфинур апа тарафыннан язылган. Гатаулла абый озак еллар колхозда КамАЗ машинасында эшли. Ул бик шаян, һәрвакыт ачык күңелле, олылар белән генә түгел, кечкенә балалар белән дә шаярып уртак тел таба белә торган була. Авылдашлар аны һәркем белән аралаша белүе өчен бик яратканнар.Ул узып киткәндә бөтен кешегә КамАЗыннан сәлам кычкыртып китә торган була, малайларны машинага утыртып урам әйләндерүен дә шул чор балалары кызык ясап искә алалар.2001нче елның 17нче мае. Иртән авылдашлар белән шаярып сөйләшә-сөйләшә көтү куып кайта Гатаулла абый. Көндез үзен начар хис итә, теләмичә генә район больницасына бара. Шул баруыннан үз аяклары белән әйләнеп кайту насыйп булмый. Система куйгач, кинәт начарланып китә, ике сәгать дигәндә авылга авыр хәбәр кайтып ирешә. Гатаулла абыйны соңгы юлга озатырга килгән кешенең иге-чиге булмый.

Йомгаклау.

Мин табып өйрәнгән бәетләрнең барысы да тормыш-көнкүреш бәетләренә карый. Чынлап та, һәр бәет –бер тарих. Аларда авылдашларыбыз язмышы, кешеләрнең якыннарына, авылдашларына мөнәсәбәте чагылыш тапкан. Бу кешеләр авылыбызның бер өлеше, шулай булгач, бу бәетләрдә авыл тарихының бер өлеше чагыла дисәк тә дөрес булыр. Бәетләрдә гади үлемнәр турында гына сөйләнелми. Кайберләрендә саксызлык аркасында килеп чыккан фаҗига, икенче берләрендә әдәп-әхлак кагыйдәләренә тиешенчә карамау, исереклек сәбәпче булган хәлләр тасвирлана. Ләкин сәбәпләр нинди генә булса да, бу кешеләр кемнәрнеңдер кадерлеләре. Бу үлемнәр авылдагы никадәр кешенең йөрәгенә төзәлмәс яра салып калдырганнар. Мондый хәлләрне онытырга ярамый. Аларны гыйбрәт итеп тә, истәлек итеп тә хәтерләргә кирәк. Шуның өчен халык иҗат иткән бу җәүһәрләрне җыеп туплап кую иң кирәкле һәм файдалы гамәл булыр дип саныйм мин.

Файдаланылган әдәбият.

Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Әхмәдуллин. – Казан:Татар.кит.нәшр., 1990, 238 б.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан:татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

Риваятьләр һәм легендалар-Казан:ТКН,2001.

 

Кушымта. Мин язып алган бәетләр

Айнур бәете .

Айнур дигән исемне куштык әтиең белән

Уйлатасың ,елатасың , чыкмыйсың йөрәгемнән .

Айнурым, йөрәк парәм, өзелдең йөрәгемнән.

Кая барсам ,нишләсәм дә, китмисең күңелемнән .

Урамнарга чыккан саен, кычкырып елыйсы килә ,

Кайда икән минем балам, аны күрәсем килә!

Соңгы минутларыңда, өзгәләнеп, китмә,- дидем,- калдырып,

Киттең шул мине калдырып, йөрәгемне яндырып .

Ак биләүгә биләдем лә , гөл биләүгә биләдем

Шулай бик тиз үләрсең дип , башыма китермәдем .

Кулларыма аламын да, кочам, исним бишмәтең.

Уйландыра ,сагындыра , өзелә йөрәк ,нишләтим ?!

Хәсрәт эчендә, сине сагынып, яшәрмен һәр көн саен.

Мин бит хәзер ятим инде, кайткала син көн саен !

Күбәләк булып очып, кайтып йөр, улым – җаным,

Йөрәгемнең почмагына җылы керер шул чагын .

Айнур бәетенең 2нче варианты.

Әнисе Миннегаян Галимова язган.

Ак күлмәгем төсем булып, эленеп тора түрләрдә.

Унике генә тулса да, үзем инде гүрләрдә.

Унике яшь бик әз шул, яшьнәргә өлгермәдем.

Чәчәк аткан чорында өзелде гомерләрем.

Иртән иртүк торып кына ятладым мин шигырьне

Апаны да озатмадым, белмәдем ни күрерне.

Йөгереп өйгә кайтып кердем, әнием куркып китте.

Башкаеннан куркыныч бер сәер генә уй үтте.

Әни безнең уйларыбыз бигрәкләр зурдан иде.

Хәзер бит бу хыяллар чынга ашмаслар инде

Мин алай да өлгердем бит тегермәнне карарга .

Шуннан чыгып йөгердем газга ,утка түләргә .

Баскетболга өлгердем мин, уйнадым дуслар белән.

Алдан йөгереп кайтып киттем, кайтмадым алар белән .

Классташлар сезгә әйтәм: онытмагыз мине дә.

Күбәләк булып кайтырмын җомга, атна кичендә

Сагынсагыз, еламагыз, гомерләр үтә икән .

Алда ниләр буласын бер алла белә икән.

Ярсу юллар үтмәдем мин, кыска булды гомерем.

Кыска булса да гомерем, тыныч түгел күңелем .

Кышларын безнең якта уйный ачы бураннар.

Әнием беләм апамны ташламагыз туганнар !

 

Сәрвиҗамал бәете.

Ап -ак ефәк шәлеңә ябынып ,әби керә минем төшемә :

"Җан кисәгем ,оныкчыгым ,-дия ,-ник тумадың исән көнемдә ?"

Мине коча ,битләремнән убә,назлы кулы белән иркәли ,

Урамнарда коточкыч җил әби сүзен бүлеп искәли .

Әкрен генә әби җырын суза , моңлана да һаман моңлана ,

Шул матур көй ,талгын бишек җыры истән чыкмый , йөрәк сызлана .

"Балам ",-диеп укый догаларын , шифа-дәва бирә җаныма ,
Шул вакытта яшьләр тама күздән ,"Әби , кайт син ,минем яныма ".

Изрәп яткан татлы йокылардан кинәт кенә кузем ачыла ,

Ә чынлыкта минем янәшәмдә әби юк бит , күңелем юксына .

Күзем йомам ,әби килә "Оныкчыгым ,догаң кыл, -дия ",

Берәм -берәм ,туксан тугыз рәтле ,Мәрьям ана дисбе күрсәтә .

Миңа суза йомшак кулы белән "Ал син ,кызым ,сиңа истәлек ,

Төштәләреңдә генә күрештек без ,бары төштә юктыр киртәлек "

Әби аннан әкрен ,салмак кына ,миннән күзен алды ,борылды ,

Кулларымда Мәрьям дисбә калды ,ә юлына томан корылды .

Син калдырган дисбе кызкаеңда , ул да саный хәзер туксанны ...

Ак әбием ,исән чакларыңда ,туктадым ник , яшен чаткысы ?

Күрмәдем бит сине беркайчан да , сүрәтеңә генә эндәшәм ,

Төшләремдә ,Аллаһ биргәндер ,синең белән мин дә серләштем .

Елыйм ,әбием ,уянам да ,елыйм: синең сүрәт ,синең намазлык ,

Үзең түгел ,хәзер оныкчыгың ,дога кыла рәхмәт яудырып .

Әби ,сау бул, хуш ,әбием, төшләреңә зинһар керә күр ,!

Зиратыңда Сәрви әбиең диеп, карап торасың син ,урның түр .

Мин киләрмен синең яннарыңа ,чардуганыңны тотам ,уйланам ,

Син бит, әбием, шундый яхшы кеше, кайт син безгә, кайт син яңадан !

 

Зәйнәпбикә бәете.

 

Кайтмый торган җиргә киттең , әнкәй

Бик тирән шул йөрәк ярасы .

Язлар җиткәч яфрак ярыр микән

Син утырткан миләш агачы .

Киттең ,әнкәй ,мәңгелеккә киттең ,

Ятим итеп безне калдырып .

Рәсеменә карап әткәй елый ,

Янган йорәкләрне яндырып .

Узебез гаилә корып яшәсәк тә

Синнән башка, әнкәй, без ятим .

Кайчан кибәр икән куздән яшьләр,

Янган йөрәкләрне нишләтим ?!

"Улым ялгыз кала ",-дидең ,әнкәй ,

Ул да тапты уз парын .

Син генә мәңгелеккә китеп бардың

Оныттыңмы әллә без барын ?

29ыңда туган көнең иде

30ында гомерең өзелде .

Ярый әле кайтып ,күреп калдым ,

Ни буласын күңел сизгәндер .

63 яшь күп түгел дә бит ,

Җир җимертеп йөрер чакларың

"Үләм, кызым ,бәхил бул ",-дигән сүзең

Йөрәгемдә мәңге саклармын .

Уз хәлләрен әйбәт булмаса да

Балалар дип кенә яшәдең .

Ак яулыклы ,ачык йөзле булып ,

Күңелләрдә мәңге яшәрсең.

Әхтәм бәете.

Күңелемне уйлар баса

Йөрәгем сагышлана .

Бу бәетем әтекәем

Әхтәмгә багышлана .

Сандугачлар сайрый

Язмы, әллә көзме ?

Түбән оч урамында

Гомерләрең өзелде .

Өй кыегына оя кора

Ел саен күк күгәрчен .

Сука астларында калырга

Туры килгән күрәсең.

Ак пароход йөзеп килә

Иделкәй буйларында .

Җан бирәсең булган икән

Чит -ятлар кулларында .

Тәрәзә төбендә гөлләр елый .

Нихәл итим ,ниләр эшләтим .

Әни үлгәч ярты ятим идек

Хәзер инде бөтенләй ятимбез .

Әнинең янәшәсендә

Каберләрең казылган .

Берни эшләп булмый хәзер

Гомерең шулай язылган .

Уйга батып,онытылганмын

Чәйнегемне ташыттым ,

Әнине юксынгансың микән ,

Нигә болай ашыктың?

Көзләрендә җимеш бирер микэн

Чәчәк аткан миләшем ?

Авыр чакта кем юатыр безне ,

Кемнәр бирер киңәшен ?

Азан әйтәләр мәчеттә -

Сәгать берләр тулгандыр .

Бәхил була күр ,әтием ,

Төрле чаклар булгандыр .

Син булмагач, кем утырыр

Бу йортның түрләрендә?

Тыныч йокла, якты булсын

Караңгы гүрләрең дә .

Бәйрәмнәрдә киярсен дип

Түбәтәй бүләк иттем .

Ничек кызганмадың безне ?

Нигә калдырып киттең ?

Яшел түбәтәең кисәң

Килешә иде йөзеңә.

Ничек болай килеп чыкты

Күз тидеме узеңә ?

Рәхәтләнеп яши идең әле

Киленең белән улың янында .

Барыбызга да зур куаныч иде

Син янәшә булган чагында .

Урының оҗмахта булсын, әткәй ,

Тыныч йокла әнкәй янында .

Төшләргә булса да кереп юат

Бик юксынган ,моңсу чагында .

Синең турында истәлекләр

Бик озакка калсыннар .

Сүз чыкканда синең хакта ,

Әйбәт искә алсыннар .

Гатаулла бәете.

Ике мең дә бернең язы бигрәк көттереп килде.

Көннәр матурайгач кына тәнем кара гүргә керде.

Бакчадагы гөлләр быел шытмады да үрмәде.

Үләселәремне белмәдем,төшемә дә кермәде.

Авылдашлар ярата иде, дусларым бик күп булды.

Озатучы кеше белән урамнар шыгрым тулды.

Әллә нишләп йөрәккәем сикергәләп уйнады.

Больницага барыйм да терелермен дип уйладым.

Машинада егылып та күренмәде каннарым.

Больницада ялгыз башым чыкты газиз җаннарым.

Больницага килгәчтен системага салдылар.

Ялгыз калдырып үлгәчтен бар да хәйран калдылар.

Улым белән бергәләп каршылый идек гаетне.

Минем болай үлүемә врачлар гына гаепле.

Иртән кәеф шәп иде, көтү кудык бергәләп.

Үлгәнемне ишеткәч, хатын тәгәрәп елый, үрмәләп.

Еламагыз берегез дә, барыбер инде мин кайтмам.

Ни хәлләрегез бар диеп, машинамны кычкыртмам.

Зиярат өстендә кошлар моңы, әй, кошкаем, сайрама.

Әсфирә, кадерлем, түз инде, ялгыз ямансулама.

Улым, кызым, тормышта гел бергәләп барыгыз.

Ярата иде әти дип, сагынып искә алыгыз.

Алмагачлар һәм сиреньнәр чәчәк атты бакчамда.

Әни бәгърем, мин кайтмамын сулар үргә акса да.

Чишмәләрдән су алганда суым җиргә түгелдер.

Әзрәк салгаласам да, яхшы иде күңелем.

Көтү куып кайткан чакта шаяртырга мин булмам.

Ходай шулай язгандыр, гомерем кыска булган.

Манты һәм өчпочмак яраткан ашым булды.

Бик яшь идем шул әле, кырык дүрт кенә тулды.

Туган көнем җиткәчтен, җыелып безгә килегез.

Дога булып килсен миңа сөйләгән һәр сүзегез.

Үзәгегез өзелер һәр елны язлар җиткәч.

Еламый дога укыгыз, исләрегезгә төшкәч.

Кар бетүгә чыкты быел ямь-яшел кыяк суган.

Бары яхшы ягым белән искә ал мине, туган.

Автордан:

Эшкә килгән күлмәгенең бизәге буйлы-буйлы.

Үлгән кебек тә түгел, йөзләре шундый нурлы.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.