Проектно-исследовательская работа «Китап - галим, телсез мөгаллим»
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
“ Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Проект
«Китап – галим, телсез мөгаллим».
Проектның авторы: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбәрәкшина Ә.Ә.
2017нче ел
Эчтәлек
Кереш. ...........................................................................................3
Төп өлеш. «Китап – галим, телсез мөгаллим».............................4
-
Проектның теоретик нигезләмәсе....................................4
Проектның паспорты..........................................................5
Проектны үтәү барышында башкарылачак тикшерү
эшләре..............................................................................6 - 7
Йомгак...............................................................................................8
Кушымта.....................................................................................9 - 10
Кулланылган әдәбият......................................................................11
-
Проектны тормышка ашыруның этаплары.......................7
Көтелгән нәтиҗәләр.............................................................7
I бүлек. Кереш.
Китап укып елый алганнарның
Күңелендә булмый каралык.
(М.Әгъләмов)
Күренекле язучыбыз Г.Бәшировның шундый сүзләре бар:
“...Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың”. Чынлап та, беренче карашка китап - ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь генә кебек. Ә яхшылап уйлап баксаң,ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. “Могҗизаларның могҗизасы,”- дип язган аның турында тагын бер әдибебез Ибраһим Гази.
Кеше язмышында китап зур урын тота, ул тормышта иң кирәкле әйбер. “Китап - белем чишмәсе” дигән гыйбарә юктан гына килеп чыкмаган. Китап язма тарих, ул – халык хәтере. Китап - халыклар белән халыкларны тоташтыручы, чорлар арасына күпер салучы. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора
Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер, диләр. Китап кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли.
Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр. Балачакта укылган китап гомер буена диярлек истә кала һәм кешенең киләчәк үсешенә зур йогынты ясый. Әсәрләр укып, балалар дөньяга үзенчәлекле караш туплый, китап аларда уңай сыйфатлар тәрбияли. Китап укыган баланың уку тизлеге, укыганны аңлау дәрәҗәсе югары, сөйләме камил була. Татар халкында китап бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Бүгенге югары технологияләр, компьютер заманында да кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый.
I I бүлек. Төп өлеш.
«Китап – галим, телсез мөгаллим».
2.1.Теоретик нигезләмә.
Бу проект укучыларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләп, аны рухи яктан үстереп, җәмгыятьне уңай якка үзгәртүгә сәләтле шәхес тәрбияләүне максат итеп куя. Күп еллар буена тикшерелгән нәтиҗәләрдән күренгәнчә, баланың уй-фикер үсеше китаптан килә.
Китап – изге әйбер. Татар халкы элек-электән белемгә омтылган, китапны кадерләгән, аңа изге итеп караган. Әби – бабайларыбыз китапны иң ару урында, чиста тастымалга төреп кенә тотканнар, кулдан кулга күчереп таратканнар.
Без искиткеч зур тизлек заманында яшибез. Өебездән чыкмыйча, компьютер каршында утырып, дөньяның теләсә кайсы кыйтгасында булып узган вакыйгалар турында көнендә үк беләбез, чиксез мәгълүмат ташкыны эчендә кайныйбыз. Олылар гына түгел, балалар бакчасына йөри торган сабыйларга кадәр интернет челтәрендә утыра. Балалар күп вакытын компьютерда уйнап уздыра. Бу уеннар аның аңын томалый, зиһенен тупасландыра, рухи дөньясын ярлыландыра. Көчләүгә, үтерешкә корылган виртуаль дөнья белән яшәгән бала миһербансыз булып үсә.
Бүгенге укучы, кибеткә кереп, китап алмый. Китап геройларын кызганып еламый, алар белән бергә шатланмый. Китапны ул мәгълүмат алу чыганагы итеп кенә карый, ә кирәкле мәгълүматны ул интернеттан тизрәк таба. Китап укуның чын ләззәтен ул белми. Шуның өстенә, соңгы елларда укучылар төп игътибарны БДИ һәм ТДИ бирүгә юнәлтә баралар. Татар мәктәпләрендә дә укучылар, имтиханга әзерләнүне сәбәп итеп, күп фәннәрне русча өйрәнүгә йөз тоталар, ә төп имтиханнар булып математика, рус теле фәннәре саналганга, милли әдәбиятны уку икенчел планга күчерелә. Шундый шартларда , үз фәненә җаны-тәне белән бирелгән һәр укытучы, балаларда татар китабын укуга омтылышны саклау, китапка мәхәббәт тәрбияләүне үзенең төп бурычы итеп саный. Чөнки татар китабы баланы милли традицияләребез, халкыбызның үткәне, милли гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияли, бары татар китабы гына баланы телебезнең иң матур үрнәкләре белән таныштыра.
Китап –дөньядагы иң зур могҗизаларның берсе. Китап биргән белемне, китап биргән тәрбияне башка бер әйбер дә бирә алмый. Заман ничек кенә алга китсә дә, китап кешенең иң якын дусты һәм киңәшчесе булып калырга тиеш. Шуларны истә тотып , мин әлеге проектны төзедем.
2.2. Проектның паспорты.
Теманың актуальлеге. Укучылар арасында китап укуның кимүе, китапка караганда компьютерга өстенлек бирү тенденциясенең үсүе, балаларда китап укуга карашны уңай якка үзгәртүнең зарурлыгы.
Проектта катнашучылар: 5-6нчы сыйныф укучылары, аларның ата-аналары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп һәм авыл китапханәчеләре.
Проектның дәвамлылыгы: уртача дәвамлыкта.
Проектның тибы: өлешчә эзләнү һәм иҗади
Проектның максаты: балалар һәм ата-аналарда китап белән кызыксыну , хөрмәт булдыру, китап укуның кирәклеген тоярга өйрәтү һәм актив китап укучылар тәрбияләү.
Проектны башкару чорында бурычлар:
Укучыларны татар китабы тарихы белән таныштыру;
Төрле яшьтәге кешеләр арасында эзләнү-тикшеренү эшләре үткәрү;
Мәгълүмати һәм информацион эшләр алып бару
Татар әдәби китаплары турында күзаллауларны киңәйтү;
Проект эшенә ата-аналарны да тарту;
Проектта катнашучыларда китап укуга уңай караш формалаштыру
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Балаларда татар әдәби китаплары белән кызыксынуның үсүе;
Сүзлек запасы арту, бәйләнешле сөйләмнең үсүе;
Ата-аналарның да балалар белән берлектә китап укуга тартылуы.
Тикшерү предметы: Укучыларның китап уку белән кызыксынуларын тикшерү
Тикшерү эшенең методлары:
Теоретик: татар китабы тарихын төрле чыганаклар аша өйрәнү, анкеталар, күзәтүләр, әңгәмәләр үткәрү.
Гамәли: “Китапханәгә иң зур бүләк” акциясе үткәрү;
Әдәби кичәләр: “Китап киңәшчем минем, дустым, ярдәмчем минем”, “Нинди ул безнең замандаш Китап?”
Иҗади эшләр: Рәсем күргәзмәсе - “Минем яраткан китабым”, фотокүргәзмә – “Безнең өй китапханәсе”, сувенир китаплар – “Китапны үзебез язабыз”
2.3. Проектны үтәү барышында башкарылачак тикшерү эшләре:
1.Төрле яшьтәге кешеләр арасында сораштыру: нинди формадагы китаплар укырга яратасыз?
Басма китап |
Электрон китап |
|
1-4сыйныф укучылары |
||
5-9сыйныф укучылары |
||
10-11сыйныф укучылары |
||
20-25яшьлекләр |
||
25-40-яшьлекләр |
||
40-50яшьлекләр |
||
50яшьтән өлкәнрәк |
2. Социологик сораштыру: китап укуга күпме вакытыгызны сарыф итәсез?
1көнгә |
1атнага |
Укымауның сәбәбе |
|
1-4сыйныф укучылары |
|||
5-9сыйныф укучылары |
|||
10-11сыйныф укучылары |
|||
20-25яшьлекләр |
|||
25-40-яшьлекләр |
|||
40-50яшьлекләр |
|||
50яшьтән өлкәнрәк |
3.Укучылар өчен анкета: китап сезнең тормышта нинди урын тота?
(1) Сез китап укырга яратасызмы?
Әйе__________ юк____________
(2) Сезгә күбрәк нинди китаплар ошый?
Матур әдәбият_______ детектив_______тарихи_______ фантастик_______
(3) Китапны ничек укыйсыз?
Үзем теләп____________ Әти-әни, укытучылар кушканга_________
Дәрескә кирәк__________
(4) Буш вакытыгызда ни белән шөгыльләнәсез?
Китап укыйм_____________ телевизор карыйм_____________
Компьютерда утырам____________ башка эшләр белән шөгыльләнәм__________
Проект барышында башкарылачак мәгълүмати-агитацион эшләр.
“Яраткан китабым”көне.
Китапханәче укулары
Рәсем күргәзмәләре, фотокүргәзмәләр
Викторина
Буклетлар әзерләү
2.4.Проектны тормышка ашыруның этаплары:
1 этап (апрель, 2017) – әзерлек
Бу вакытта тема буенча теоретик материаллар өйрәнелә, проектны тормышка ашыра башлау алдыннан күтәрелгән проблеманың торышын беренчел тикшерү башкарыла.
2 этап (май, 2017 – октябрь, 2017) – төп эшләр
Анкеталар, сораштырулар, акцияләр уздырыла. Ґукучылар алдында китапханәчеләр чыгышлары, әдәби кичәләр, әңгәмәләр үткәрелә, төрле күргәзмәләр оештырыла.
3 этап (ноябрь, 2017) – нәтиҗәләр ясау. Сораштырулар буенча гомуми нәтиҗәләр ясала, буклетлар, китапны дөрес уку буенча киңәшләр китапчыклары, укучыларның иҗат эшләрен гомумиләштергән сувенир китаплар чыгару һәм аны тәкъбир итү.
2.5. Көтелгән нәтиҗәләр:
Китап тарихы, кеше тормышында китапның роле турында укучыларның мәгълүматы тирәнәю;
Укучыларда китап укуга карашның уңай якка үзгәрүе;
Әдәби китаплар белән кызыксынучыларның арту тенденциясе күзәтелү;
Әдәби иҗат белән кызыксынучанлыкның артуы.
Әдәби конкурсларда катнашырга теләк белдерүчеләр күбәю.
I I I бүлек. Йомгак.
Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып - белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм үзенең аңын баетырга мөмкинлек бирә.
Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Китаплар — безне балалыктан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз булды. Бүгенге балалар да китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә алсын иде. Хәзерге укучыларны китаптан аерылмас булырга, аны укый белергә өйрәтүче, китапның нинди генә заманда да иң күп белем бирүче , образлы сөйләм күнекмәләрен үстерергә булышучы “галим, телсез мөгаллим” икәнлеген төшендерүче кешеләр - без – әдәбият укытучылары, китапханәчеләр. Безнең иң зур бурычыбыз – заман үзгәрешләре бала күңелен тупасландырмасын, китап уку, китап белән дуслык баланың беренчел омтылышы һәм иң зур шатлыгы, бәхете булсын – үзебезнең хезмәтебез белән шуңа ирешә алсак иде.
I V бүлек. Кушымта.
4.1. Китаплар тарихыннан.
Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металлга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар.Аннары пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган.
Төрки халыклар китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган.
Китап басу, китап тарату төрки халыклар арасында һәм чәчелеп-таралып урнашкан безнең татарлар арасында аеруча, гомер-гомергә иң изге, иң саваплы эшләрнең берсе саналган. Татар зыялылары әле узган гасырның икенче яртыларында ук бер-бер артлы әле Петербургка, әле Мәскәүгә, әле Казан губернаторларына китап басу өчен , китап нәшриятлары ачу өчен рөхсәт сорап ары чапканнар, бире чапканнар- үзләренең дөнья кадәр акчаларын исраф иткәннәр. Ләкин китап нәшрияты ачу алай җиңел генә булмаган. 1865 елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла. Ә 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.
1905 елда демократик революция булганнан соң, яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек, татар телендә китап басучы дистәләгән нәшриятлар Россиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда,Уфада, Оренбургта, Әстерханда, Мәскәүдә, С.Петербургта, Орскида эшли башлый. Революциягә хәтле татар телендә 12 мең исемнән артык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. Китап басу буенча татарлар руслардан гына калышкан.
Ләкин Октябрь революциясеннән соң китап басу тулысынча дәүләт монополиясенә әверелгәч , китап басу дәүләт ярдәменнән тыш башкарып булмый торган эш итеп кабул ителә башланган .
Китап белеме галиме Әбрар ага Кәримуллин “Китап ул – халык хәтере” исемле язмасында татар китабы тарихы турында болай ди: Татар телендә беренче китап 1612 елда Лейпцигта чыккан. Татар китабының Россиядәге тарихы 1722 елда Астраханьда Петр-1 нең поход типографиясендә татарча басылган “Манифест” тан башлана. XVIII көзнең соңгы чирегенә кадәр татар китаплары Петербургның Сенат типографиясендә басыла.
1800 елда Казанда беренче типография ачыла. Бу – татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурнашев оештырган “ Азиаш” типографиясе була.
Димәк, татар китабы революциягә чаклы 200 елга якын юл үткән. Шушы вакыт эчендә 11 мең чамасы татар китабы басылып чыккан, аларның гомуми тиражы 2 миллион данәдән узып китә.
Кайвакыт татарлар революциягә кадәр тоташ надан булганнар, яки укый-яза белүчеләр саны буенча иң артта торганнар дигән ялгыш фикер ишетергә туры килә. Татар телендә чыккан китапларның саны, аларның эчтәлеге белән танышкач, без бу фикернең хакыйкатькә туры килмәвен күрәбез. “Тоташ надан” халык шулкадәр китап чыгара алыр идеме соң?
Китап- ул халыкның хәтере дә, язма тарихы да. Китап битләрендә халыкның җиңүләре дә, җиңелүләре дә, табыш-югалтулары да, өмет-хыяллары да чагылган.
4.2. Китап турында күренекле кешеләр әйткән сүзләр, мәкальләр.
“Белем алыйм дисәң ничаклы –
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” (Габдулла Тукай)
“...Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың”. (Гомәр Бәширов)
«Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри
Китап — ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе.(И. Гази)
Китап китап минем кулымда.
Сердәшем ул гомер юлымда. (Сибгат Хәким)
Китапта - үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы.
Китап — тормыш көзгесе.
Китап — якын сердәш.
Китап — белем чишмәсе.
Китап галим — телсез мөгаллим.
Китапның белмәгәне юк.
Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә
Китапсыз өй — ишәк абзары.
Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы
V бүлек. Кулланылган әдәбият.
А.Каримуллин. “Татарская книга пореформенной России”, Казань, Татарское книжное издательство, 1983, 320стр.
А.Каримуллин. “Татарская книга начала XX века”, Казань, Таткнигоиздат, 1974, 320стр.
Рәмиев И. Истәлекләр – Татарча басма сүз, Казан, Татарстан китап нәшрияты,1965, 130б
Н.Гыймадиева. “Дәрестә һәм дәрестән тыш” Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2004, 128б.
Н.Исәнбәт. “Татар халык мәкальләре”, Татарстан китап нəшрияты, 2010 ел, 799 б.
12