Проект эше «Балаларда милли үзаң тәрбияләү максатыннан татар теле дәресләрендә этномәдәни һәм милли — төбәк компонентларны куллану»

1
3
Материал опубликован 4 May 2022 в группе

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

Л. ТОЛСТОЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ


 


 


 

ПРОЕКТ ЭШЕ


 


 

Балаларда милли үзаң тәрбияләү максатыннан татар теле дәресләрендә этномәдәни һәм милли – төбәк компонентларны куллану


 


 


 

Башкарды:

Укытучылар белемен камилләштерү курсларында укучы

Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Елга урта белем бирү мәктәбенең

1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мөбәрәкшина Әлфинур Әдип кызы


 


 

Проект эшенең җитәкчесе:

татар теле белеме буенча инновацион мәйданчык кураторы Зиннатуллина Гөлшат Фәйзрахман кызы


 


 


 


 


 

Казан 2021


 


 

Эчтәлек.

Кереш.................................................................................................................3

1.2.Теманың актуальлеге..............................................................................4

1.3. Максат һәм бурычлар..............................................................................4

1.4. Метод һәм алымнар..................................................................................5

1.5. Проектның фәнни-гамәли әһәмияте......................................................5

2.Төп өлеш.

Балаларда милли үзаң тәрбияләү максатыннан татар теле дәресләрендә этномәдәни һәм милли –төбәк компонентларын куллану........................

2.1.Милли тәрбия бирүнең үзенчәлекләре.....................................................7

2.2. Милли үзаң тәрбияләүдә этномәдәни һәм милли төбәк компоненты, аның бурычлары.................................................................................................9

2.3.Милли үзаң тәрбияләүдә милли төбәк компонентларын куллану һәм аның юнәлешләре...............................................................................................12

2.4.Милли – төбәк компонентын куллану турында үз тәҗрибәмнән.......15

3. Йомгаклау.........................................................................................................19

4. Кулланылган әдәбият.....................................................................................21

 

 

 

 

 

 


 


 


 


 


 


 


 

Кереш.

 

Яшь буынны мәгърифәтле итү процессында тәрбиягә өстенлек бирү - Россия педагогик традициясенең үзенчәлеге. Әгәр дә тәрбия Җәмгыятьтә ничек итеп лаеклы яшәргә? дигән сорауга җавап бирми башласа, торгынлык башланырга, җәмгыять үзенең гуманистик функциясен үтәмәскә, рухи һәм әхлакый үсеш өчен җирлек булдыра алмаска мөмкин. Бүгенге заман шәхесен үстерүдә мәктәп һәм тәрбия зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри үз вакытында: “Тәрбия һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл”, - дип, бик дөрес язган.  Ә. Хуҗиәхмәтов фикере буенча, «Мәктәптә гуманлылык принципларын урнаштыруның төп алымнарыннан берсе – тәрбия эшендәге уңай гадәтләргә, традицияләргә, тәҗрибәгә таяну. Мәктәпнең үз традициясе, халыкның рухи тәҗрибәсе, гореф-гадәтләре укучы балалар күңелендә кече яшьтән үк урын ала башларга тиеш. Чөнки нәкъ менә еллар дәвамында сыналган, халыкның үзе тарафыннан яклау тапкан гадәтләр һәм кануннар чын мәгънәсендә гуманлы булалар һәм гореф-гадәткә әвереләләр». Уңай үрнәк нигезендә әхлак тәрбиясен үткәрү даими рәвештә алып барылырга тиеш. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы - туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү. Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгендә дә бихисап. Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру укучыга ул яшәгән район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башланырга тиеш.

Татарстан Республикасының дәүләт телләре, гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүдә төп фәннәр буларак, этник яктан зыялы шәхес формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Татар теленә өйрәтү барышында укучыларны татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксындыру, ә рус телен үзләштергәндә рус әдәбияты һәм мәдәнияте белән таныштыру гамәлгә ашырыла. Гомумән, республикабыз халыкларының телләре һәм мәдәнияте бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә үсә һәм камилләшә, бу, үз чиратында, күпмилләтле республикада төрле халыкларның үзара килешеп яшәвенә илтә. Кешелекнең иң зур байлыгы - милләтләрнең күптөрле булуы.. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.

Барыбызга да яхшы билгеле, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләбе буенча, без укучыларыбызда 3 төрле компетенция тәрбияләргә тиешбез:

1. Лингвистик,

2. Этномәдәни,

3. Коммуникатив.

Этномәдәни компетенция өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның, безнең очракта татар халкының, милли-мәдәни үзенчәлекләре белән танышып, тел нормаларын истә тотып, этикет кагыйдәләрен белеп, шул милләт кешесе белән уңышлы аралаша алу мөмкинлеге. Шуңа күрә этномәдәни компетенция хәзерге заман мәгарифе өчен кирәкле компонент булып тора. Бүгенге көндә төп бурычларыбызның  берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратуны, үз халкыңның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. фәннәрне укыту эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-региональ компонент термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында милли төбәк компонентын куллану мөһим.Милли горурлык хисләре белән янган шәхес кенә туган телен, үз халкының иң матур сыйфатларын, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга тапшыра ала .Проектта этномәдәни тәрбия бирү мәсьәләләсе киң чагылыш таба. Проектның актуальлеге шуның белән билгеләнә

 

Максат һәм бурычлар. Проект эшемнең төп максаты : татар теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда этник һәм милли төбәк компоненты кулланып, укучыларның милли үзаңнарын устерү чараларын , юнәлешләрен күрсәтү .

Фәнни хезмәт мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бер элементы булган этномәдәни компетенцияләрне камилләштерү эшен оештыруның түбәндәге юнәлешләрен өйрәнүне бурыч итеп куя:

1. Татар теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда милли тәрбия бирүнең үзенчәлекләрен, этник һәм милли төбәк компоненты кулланып этномәдәни компетенцияләрне камилләштерүнен әһәмиятен билгеләү;

2. татар теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда этномәдәни һәм милли – төбәк компонентларын куллануны камилләштерү методикасы үзенчәлекләрен күрсәтү;

3. Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда этномәдәни компетенцияләрне камилләштерү мөмкинлекләрен ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Тикшеренү объекты – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә этномәдәни

компонентлар аша милли үзаң формалаштыру.

Тикшеренү предметы – дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда этномәдәни компетенцияләрне камилләштерүдә кулланылган технология, ысул һәм алымнар.

Метод һәм алымнар. Тикшеренүнең төп методы булып күзәтү һәм өлешчә эзләнү методы сайланды. Әлеге метод эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау, өйрәнү һәм анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү һәм классификацияләү кебек эш алымнары керә..

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте

Проект эшендә татар һәм бишка милләт балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда этномәдәни компетенцияләрне камилләштерү методикасы, бу эшләрне оештыруда информацион коммуникатив чараларны куллану турында теоретик мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы курслары буенча семинар дәресләргә әзерләнүче студентларга чыганак булып торуы белән аңлатыла. Хезмәттә тупланган материалларны мәктәп укытучыларына дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда милли-төбәк компонентларын куллану, этномәдәни компетенцияләрне камилләштерү эшләрен оештыру буенча методик ярдәмлек буларак тәкъдим итеп була.

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә:

Милли - төбәк компонентын туплау, өйрәнү, гамәлгә кую белем алуга кызыксынуны арттырыр, яшь буында әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итәр, укучы шәхесенең үсешенә зур йогынты ясар, милли горурлык хисен үстерүгә булышлык итәр, иҗади активлыкка этәргеч бирер. Мәгълүмат һәм тәҗрибә уртаклашу чарасы буларак, гаилә тәрбиясе кысаларында ата-аналар өчен дә файдалы булыр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төп өлеш.

Балаларда милли үзаң тәрбияләү максатыннан татар теле дәресләрендә этномәдәни һәм милли –төбәк компонентларын куллану.

2.1.Милли тәрбия бирүнең үзенчәлекләре.

Кешеләр һәрвакыт күмәкләшеп яшәгәннәр. Алар, үзара бәйләнешләрне ныгыту өчен, яшәү кагыйдәләрен булдырганнар. Җир йөзендәге һәр халыкның үзенә генә хас яшәү кануннары барлыкка килгән, милли тәрбиягә нигез салынган. Милли үзенчәлекләр тарихи һәм хрономик ландшафт факторларына бәйле рәвештә формалашкан, дип саный галим Л.Н.Гумилев. Дин барлыкка килгәннән соң, кешеләр дин кануннарына да буйсынган. Дәүләтләр барлыккка килгәч, дәүләтнең рәсми рәвештә кабул ителгән кануннары нигезендә яшәү тәртибе кергән. Һәр дәүләтнең, халыкның, шул исәптән, татар халкының да, язылган яки язылмаган, рәсми рәвештә кабул ителгән яки ителмәгән яшәү кагыйдәләре булган, алар, еллар узу белән камилләшеп, буыннан буынга тапшырылган, тиңе булмаган кыйммәт мираска – милли тәрбия кануннарына әверелгән. Кешенең табигать биргән мөмкинлекләрен үстерү, теге яки бу җәмгыять үзенчәлекләренә туры килгән шәхес формалаштыру, кешегә үз максатларына ирешүгә ярдәм итү системасы – тәрбия бирү барлыкка килгән.

Туган телгә мөнәсәбәт үзгәргән, мәктәпләр эшчәнлегенә хәлиткеч үзгәрешләр кертелгән (һәм алар, кызганыч, милләт файдасына түгел) чорда милләтебезне нинди юллар белән саклап калырга мөмкин соң? Һәм бу эшкә кемнәрне җәлеп итәргә кирәк?

Әлбәттә, милләтебезнең бердәмлеген саклау, аның киләчәген тәэмин итү өчен, беренче чиратта, яшь буыныбызны милли рухта тәрбияләү мөһим. Милли тәрбиянең эчтәлеге нидән гыйбарәт? Бүгенге шартларда аны нинди юллар белән алып барырга мөмкин? Бу сораулар бүген күпләрне уйландыра торгандыр.

Мәктәпләрдә тәрбия бирү рәсми рәвештә кабул ителгән концепция һәм программа нигезендә алып барыла. 

Милли тәрбия бирүнең эчтәлеге, нигездә, өч өлештән тора, дип әйтергә була. Беренчесе – балаларга гомумкешелек кыйммәтләренең асылын аңлату һәм аларның бу кыйммәтләрне тануына ирешү. Икенчесе – балаларда гомумкешелек сыйфатларын формалаштыру. Өченчесе – балаларның татар милләтенең төп сыйфатларына ия булуларына ирешү. 
Күп төрле чыганакларда күрсәтелгәнчә, нигездә, гомумкешелек кыйммәтләре түбәндәгеләрне үз эченә ала: 
1. Тормыш һәм сәламәтлек кыйммәте. 
2. Гаилә кыйммәте. 
3. Милли кыйммәтләр. 
4. Белем һәм бәйсезлек кыйммәте. 
5. Талант һәм сәләт кыйммәте. 
6. Халыкара һәм милләтара бәйләнешләр кыйммәте. 

Җир йөзендәге барлык халыклар өчен уртак гомумкешелек сыйфатлары кабул ителгән: 
- намуслылык, вөҗданлык; 
- кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек; 
- кайгыртучанлылык; 
- хезмәт ярату; 
- милләтара дуслык; 
- милләтпәрвәрлек. 
Милли тәрбия бирүдә татар халкына хас булган уңай сыйфатларны искә алу, аларны тагын да үстерү һәм ныгыту әһәмиятле.

 

 

 

 

2.2.Милли үзаң тәрбияләүдә этномәдәни һәм милли төбәк компоненты, аның бурычлары.

 

Без яшәгән заман- тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Заманнан артка калмас өчен мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт стандарты таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар сорала. Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү, ә Республиканың дәүләт телләре, гомуми белем бирү оешмаларында белем бирүдә төп фәннәр буларак, этник яктан зыялы шәхес формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Республикабыз халыкларының телләре һәм мәдәнияте бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә үсә һәм камилләшә, бу, үз чиратында, күпмилләтле республикада төрле халыкларның үзара килешеп яшәвенә илтә.

Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә көн кадагына килеп баскан җитди бурычларның тагын берсе - киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып тәрбияләү, аның милли үзаңын үстерү, милләтенә карата ихтирам, горурлык, сөю хисләре тәрбияләү.  Билгеле, мондый шәхес, гомумкешелек сыйфатларына таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнәгать технологияләренә яраклы белгеч итеп тәрбияләнергә тиеш. Бу бурычларны фәкать милләтебезнең халык педагогикасын укыту-тәрбия процессының нигезенә куеп кына тормышка ашырып була.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә 2015-2030 нчы елларга Милли мәгарифне үстерү Концепциясе кабул ителде. Укучыларда туган телгә, тарих һәм Татарстан халыкларының этномәдәни мирасын үзләштерүгә кызыксынуны арттыру - әлеге Концепциянең көтелгән нәтиҗәләренең берсе булып тора.

Галимҗан Ибраһимовның әле 1919 елда ук язган гыйбрәтле һәм акыллы сүзләре бар: «Сабыйның рухы ни бирсәң шуны алучан; ни салсаң шуны үзенең гомерлек хәзинәсе итеп урынлаштыручан. Бирелгән нәрсәләр милли тәрбиягә нигез булсын өчен, аңа иң элек үз анасының теле билгеле бер ысул белән йөрәгенә ярып салынырга тиеш: бала иң элек үз халкының хәрефләрен күрсен; үз авазын ишетсен; үз сүзләрен, үз җөмләләрен тикшерсен; кечкенә куллары иң элек үз хәрефләре белән үз ана теленең сүзләрен язсын! Һәрнәрсәне йотып алырга әзер торган сабый йөрәгендә болар, каты мәгъдәнгә үткен корыч белән казып язылган кебек, мәңге бетмәслек тирән эз салачаклар, һәм шул беренче нигез булачак. Сабыйның гакылы икенче дәрәҗәдә тора, һәрнәрсәне ул тойгысы белән каршы ала. Аның тойгысына азык булачак нәрсәләр дә милли телнең асыл җәүһәрләре булсын; иң элек сөеп укыган әкиятләре үз телендә, үз бабаларыннан калган, үзенә таныш каһарманнар хакында булсын, иң элек ишеткән зур вакыйгалары, олуг каһарманнары, иң элек исемен күргән, исемен ишеткән язучылары үз халкыннан булсын — болар аның хыялын үз халкыбыз хәятына, уйларын-тойгыларын үз каһарманнарына баглар, һәм бала боларны ихтыярсыз сөяр, рухы белән шуларга багланыр. Милли тәрбиянең төп нигезе дә шундадыр”. Моннан чыгып, милли тәрбия бирүдә беренчел таләп туган телгә өйрәтү икәнен яхшы аңлыйбыз.

Туган татар теле дәресләрендә укучылар тел берәмлекләрендә чагыла торган этник үзлекләрне, төрле тел һәм мәдәниятләрнең уртак һәм аермалы якларын танып белергә; дөнья картинасының чагылыш мөмкинлекләрен аңлау күнекмәсенә ия булырга; этник мәдәниятне саклау һәм үстерү әһәмиятен  аңларга; этник мәдәният ирешкән дәрәҗәләрне, мәдәниятләр һәм телләр мөнәсәбәте үзенчәлекләрен күзалларга өйрәнә. Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихы арасындагы бәйләнешне күзаллый башлый. Татар халкының көнкүрешен билгели торган лексика; искергән сүзләр, фольклор лексикасы һәм фразеология; татар исемнәренең килеп чыгышлары белән таныша. Татар мәкаль-әйтемнәренең мәгънәләрен һәм аларны тиешле вакытта кулланырга өйрәнә. Башка телләрдән алынган лексика, аларны үзләштерү үзенчәлекләрен күзаллый.

           Укучыларның этномәдәни компетенциясен үстерү аларда  иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә.

      Этномәдәни компетенция җирлегендә телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына игътибарны юнәлтү мөһим. Дәрестә тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күрә белергә, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәм берәмлекләрнең кулланылыш үзенчәлеген, алар аша дөньяны танып белүдәге уртак һәм аермалы якларны ачарга; тел берәмлекләре аша милли дөнья картинасы ачылу үзенчәлекләрен танырга өйрәтәбез. Ә бу мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр, ономастик лексика, афоризмнарны өйрәнүне таләп итә. Укучылар татар сөйләм әдәбе нормаларын  өйрәнәләр. Укучыларның сөйләм эшчәнлеге үсеше һәм шәхси үсеш-үзгәреше этномәдәни компетенциядә ачык чагыла: тел материалы халыкның мәдәниятен һәм тарихын чагылдыра торган билге буларак бирелә.

Билгеле, баланы үз милләтенең лаеклы вәкиле һәм камил шәхес буларак тәрбияләү өчен, аңа туган телен өйрәнү генә аз. Аның өчен тел милли гореф-гадәтләрне аңга сеңдерү, саклау, киләчәк буыннарга тапшыру чарасына әверелергә тиеш.

Милли тәрбиянең нигезе дип түбәндәгеләрне саныйм:

-укучыларга туган телне өйрәтү;

-әдәбиятны, әдәбият аша милли мәдәниятне өйрәтү;

- гореф-гадәтләргә, тарихи үткәннәргә карата кызыксыну уяту,рухи мирасны өйрәнү, белү, саклау;

-сыйныфтан тыш тәрбия чаралары ярдәмендә балаларда үз милләтенә хас уңай сыйфатлар тәрбияләү; милли мохит тудыру;

- ата-аналар һәм гаилә белән берлектә уртак максатка юнәлтелгән бердәм тәрбия эше алып бару.

Ә инде милли төбәк компонентлары укучыларга туган җир тарихын, атамаларның килеп чыгышын, туган төбәгенең күренекле шәхесләрен белергә, патриотизм хисләре тәрбияләргә ярдәм итә. Балаларга ата-бабаларыбыз тормышында сыналган иманлылык, әхлаклылык, гаделлек, әйберне исраф итмәү, ата-ана хакы, күрше хакы, туганлык, кардәшлек җепләрен саклау, мәрхәмәтлелек, ярдәмчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүнең нигезе булып торалар. Балалар милли җанлы булып үссеннәр, татар булулары белән горурлансыннар  дисәк, балаларга сабый чактан ук халыкның милли мирасын  өйрәтү мөһим. Бу эш, билгеле, гаиләдә башланып, мәктәптә дәресләрдә һәм төрле дәрестән тыш чараларда дәвамчанлыгын табарга тиеш. Моннан бүгенге көндә туган тел укытучысы алдында торган төп бурычларыбызның берсе чыга, ул - – телебезне яратучы, үз милләте белән горурланучы, халыкның әдәбиятын, мәдәниятын, гореф – гадәтләрен, изге матур йолаларын, тарихын, туган республикасын, туган шәһәрен хөрмәт итүче, тирән милли үзаңы формалашкан шәхес тәрбияләүгә өлеш кертү.

 

2.3.Милли үзаң тәрбияләүдә милли төбәк компонентларын куллану һәм аның юнәлешләре.

Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурлыгы тагын да артты. Федераль дәүләт белем бирү кысаларында белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү, җәмгыять өчен төрле яклап үскән интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы әзер материал бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, белем һәм күнекмәләрне комплекслы рәвештә компетенцияләр буларак биреп, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, шкыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачаклар. Күпмилләтле Татарстан мәктәпләрендә дәүләт һәм туган телләрне үстерү, милли үзаң һәм патриотизм тәрбияләү – бик мөһим эш юнәлешләренең берсе буларак Федераль дәүләт белем бирү стандартларында аерым ассызыклана.

Милли тәрбия бирү нигездә дүрт юнәлештә алып барыла:

1.Балаларны   кешелек   җәмгыятенең   әхлакый   нигезләре   булган   гомумкешелек кыйммәтләре  белән таныштыру, аларның асылын аңлату, таныту. 2.Балаларда   җәмгыятьтә   мөнәсәбәт   нормалары   булган   гомумкешелек   сыйфатларын формалаштыру. 

3.Балаларда милләт буларак яшәүнең төп шарты булган милли үзаң формалаштыру.

4.Балаларда үз милләтенә хас уңай сыйфатларга ия булуны формалаштыру.. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәнгәндә генә, укытучы үзенең белем һәм тәрбия бирү бурычларын уңышлы хәл итә ала.

Милли - төбәк компоненты яшь кешене төбәкнең социаль – мәдәни

кыйммәтләрен һәм традицияләрен кабул иткән, кеше эшчәнлегенең төрле

өлкәләрендә мәдәниятләрнең үзара аралашуына ирешә алган,туган халкы белән һәм этникара бердәмлек хисләренә ия булган лаеклы вәкил итеп тәрбияләүгә

юнәлдерелгән.Ул белемнәрне тулыландыра, конкретлаштыра һәм

тирәнәйтә,дөньяны,табигатьне,төрле мәдәниятләрне,кешене бербөтен итеп һәм

конкрет күзаллау сәләтен булдыруга булыша, төбәктәге интеллектуаль мәдәниятне үзлегеңнән үзләштерү процессына алып керә. Милли- төбәк компонентының эчтәлеген формалаштыруның төп чыганагын төбәкнең табигый-географик, социаль - икътисадый,сәяси-хокукый, тарихи-мәдәни үзенчәлеге тәшкил итә.

Милли - төбәк компоненты дөньяны, гомумкешелек кыйммәтләрен, милли рухи байлыкларны тулы күзалларга мөмкинлек бирә, шәхесне гражданин һәм үз халкының улы, кызы итеп үстерү өчен кирәкле тәрбия факторларын билгели, халык педагогикасы,традицион тәрбия культурасы, милли үзенчәлек нигезендә мөстәкыйль,ирекле һәм югары әхлаклы шәхес тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудыра. Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын – әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр,   җырлар   өйрәнү; халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз. 

 Тотрыклы   (толерант)   шәхес   тәрбияләү ул – укучыларда башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру дигән сүз. Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә,   кайда   яшәүләренә   һәм   нинди   милләт кешеләре булуга карамастан, барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Үз мәдәнияте белән беррәттән, бала башка халыкларның да мәдәниятен белергә тиешлеген аңлатабыз. 

Милләт һәм милли горурлык хисе, беренче чиратта, кешенең үз тарихына милләтенең үткәндәге уңышына, милли мәдәниятенә, теленә, диненә, бөек шәхесләренә хөрмәт рәвешендә чагылыш табуын төшендерәбез.Милли горурлык хисе үз милләтеңнең тарихтагы урынын ,аның башка милләтләрдән аермасын, үзенчәлекле якларын, милләттәшләр тарафыннан  дөнья күләмендәге фән, сәнгать, мәдәният һәм башка өлкәләргә керткән өлешләрен белгәндә барлыкка килә.

Милли үзаң туган телеңне камил белгәндә, аны башкаларга өйрәткәндә була.Туган тел- милләтнең төп билгеләреннән берсе, милли яшәешнең төп шарты. Әгәр дә бала туган көненнән башлап гомере буе ана теле дөньясында булмаса, аның белән бергә яши алмаса, бу әһәмиятле милли сыйфатның көчле йогынтысыннан мәхрүм булачак. Туган тел укытучысы хезмәтенең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын шуның белән дә аңлата алабыз.

 

 

 

 

 

2.4. Милли – төбәк компонентын куллану турында үз тәҗрибәмнән.

 

Милли компонент укучыларда белем алуга омтылыш уятуга стимул булып тора. Милли - төбәк компонентын дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чараларда өйрәнү бик әһәмиятле. . Милли - төбәк компонентын куллану укучыларның иҗади эшчәнлеге, эзләнүләре белән берлектә алып барыла.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәр теманы үткәндә милли-төбәк компонентларын куллану мөмкинлеге бар. Бу өлкәдә күпьеллык тәҗрибәгә нигезләнеп, милли-төбәк компонентын кулланылырга мөмкинлек булган кайбер темаларны һәм эш алымнарын карап китик. 6нчы сыйныфта “Алмашлык” темасын үткәндә “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” дигән хикәя төзергә бирелә. Укучылар тыл ветераннары(сугыш ветераннары берсе дә исән түгел инде), шулай ук авылыбызда Ленинград блокадасын кичергән ветераныбыз бар, алар белән очрашып сөйләшүләр, очрашулар үткәрәләр, аларга ярдәм итәргә баралар. Шул вакытта бик кыйммәтле материаллар туплап кайталар һәм аларны язма эшләр вакытында кулланалар. Ветераннар турында язылган язмаларны музейга бирәләр. ”Саннар” темасын үткәндә, авыл җирлегендә эшләүче хезмәт алдынгылары белән очрашып, очерк, мәкалә язалар. Мондый эшләр татар теле кабинетында аерым альбомнарга туплана. Аларны яңарту, тулыландыру мөмкинлеге бар. Бер укучыбыз авылның алдынгы механизаторы турындагы язмасы белән мәшгульлек үзәге оештырган конкурста катнашып, Гран-прига лаек булды. “Диалектлар” темасы укучылар өчен бик кызыклы. Авылның өлкәннәре сөйләмендә генә кулланыла торган лексиканы бүгенге укучылар инде кулланмый. Ә дәрестә бу теманы өйрәнү барышында өлкәннәрдән никадәр диалекталь сүзләр язып алып, үзләре өчен ачыш ясыйлар. Укытучылар көне алдыннан мәктәпнең элекке хезмәткәрләре - ветеран укытучылар белән очрашулар, өлкәннәр көнендә ветеран укытучыларга ярдәм десантлары оештыру эзсез генә узмый. Бу очрашулар турында сөйләм үстерү дәресләре өчен материал туплана, укучы күңелендә онытылмас тәэсирләр кала. Ономастика темасы иң кызыклы темаларның берседер. Укучылар топонимнар белән бигрәк тә кызыксыналар. Еллар узган саен, элекеге топонимнар онытыла башлый. Ә без алар турындагы язмалардан тулы альбом төзедек. Монда берничә еллык укучылар хезмәте тупланды. Өлкәннәр үзләре белән никадәр мәгълүматны алып китәләр. Киләчәк буын өчен бу тарих булып калачак. Һәр топонимның үз тарихы бар. Аларны лексик-семантик яктан тикшереп, укучылар проект эшләре яздылар. Шул эшләре белән катнашып, ике укучыбыз Г.Исхакый укуларында призер булдылар. Ә ономастиканы өйрәнү барышында, ялгызлык исемнәр темасын үткәндә, авыл җирлеге мәгълүматларын өйрәнеп, чагыштырып, системага салып карагач, соңгы ун ел эчендә татар авылында балаларга кушыла торган исемнәр турында кызыклы гына материал җыйналды. Бер укучыбыз шул материалларны эшкәртеп, Г.Ибраһимов исемендәге фәнни конференциядә җиңү яулады.

Белгәнебезчә, татар теле дәреслекләрендәге күнегүләр бик күп дип мактанып булмый. Кайбер темаларга дәреслектә бер яки ике күнегү генә бирелә, сайлап алу мөмкинлеге аз. Укучыларны мөмкин кадәр күбрәк эшкә тарту максатыннан текстларны карточкалар рәвешендә үзебезгә ясарга туры килә. Карточкалар укучыларга индивидуаль эшләү өчен дә җайлы. Монда безгә якташ язучылар иҗатыннан файдалану мөмкинлеге туа. Антоним, синоним, фразеологик әйтелмәләр темасын өйрәнгәндә якташларыбыз В.Нуруллин, Ә.Гаффар, В.Фатыйхов, К.Сибгатуллин, М.Шиһапов, Р.Фәйзуллин шикелле күренекле язучыларның әсәрләре ярдәмгә килә. Тема да өйрәнелә, якташ язучыларыбызның тел-сурәт чараларыннан файдалану үзенчәлекләре турында күзаллау да туа. Укучы әдәби әсәр текстын анализлау күнекмәсен дә ныгыта. Менә ничә еллар инде районыбызда В.Нуруллин укулары, республикакүләм Әхмәт Гадел укулары үтә. Дәресләрдә алган белемнәр мондый укулар, конференцияләр өчен нигез ролен үти. Узган ел 7нче сыйныфтан бер укучыбыз Ә.Гадел укуларында шулай ук призер булды.

Милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган,  форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән. Милли тәрбия, туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларны әйләнә - тирә белән, табигать һәм табигать күренешләре белән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗатының роле әйтеп бетергесез. Халык авыз иҗатының бу төрен бигрәк тә әдәбият дәресләрендә еш искә төшерергә туры килә. “Безнең авыл җырлары”, “Авыл такмаклары”, “Авылым бәетләре” альбомнары балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары тырышлыгы нәтиҗәсендә төзелде. Укучыларның иң яратып өйрәнгән жанр төре бәетләр булды. Һәр бәеттә авыл, авылдашларыбыз тарихы. Аларда никадәр фаҗига, кайгы, хәсрәт. Барысы да безнең авылдашлар белән булган вакыйгалар. Бәетләр – авылыбыз тарихының бер өлеше, бер генә бала да аларга битараф калмагандыр. Тупланган бәетләрне эшкәртеп, системага салып, 9нчы сыйныф укучысы яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге регионара эзләнү-тикшеренү укуларында Диплом белән бүләкләнде.

Балаларга милли тәрбия бирүдә гаилә кыйммәтләренең роле искиткеч зур. Мин берничә ел татар теленнән өстәмә белем бирү дәресләрен “Шәҗәрә дигән тема буенча алып бардым. Шушы чорда укучылар тарафыннан авылдашларыбыз турында никадәр кыйммәтле материаллар тупланды. Балалар гаиләләре тарихы, сугышта катнашкан бабалары, тылда хезмәт куйган әбиләре турында язмалар әзерләделәр. Гаилә туграларын төзеделәр, Нәселләре һөнәрләре, туганнары яшәгән төбәкләр, гомер озынлыклары, нәселдәге авырулар һәм башка бик күп мәгълүматларны барлыкладылар. Һәр гаилә турында сокланып-горурланып сөйләрлек истәлекләр барлыкка килде. Бала өчен үзенең якыннары турында матур фикерләр, соклангыч истәлекләрне сөйләүнең нинди зур канәгатьлек бирүен күреп, бу эшнең юкка түгеллеген тагын бер кат аңлыйсың.

Милли-төбәк компонентын кулланып башкарган эшләр хакында сөйләгәндә, якташ язучыбыз Ә.Гаффарның якты истәлеге турында әйтеп китми мөмкин түгел. Үзе исән чагында Әхәт абый районыбызда “Гаффар дәвамчылары” дигән әдәби конкурс уздыра башлады. Аның әсәрләрен укып, иҗатын өйрәнеп, укучылар иҗат эшенә кереште. Әхәт абыйлары белән очрашу мизгелләре онытылмас мизгелләр булып калды. Язучыдан үрнәк алып, иҗат эшенә керешкән ике укучыбыз “Гаффар дәвамчылары” конкурсының җиңүчеләре була алдылар. Бер укучы “Илһам” конкурсында җиңү яулады. Мондый мисалларны тагы күпләп китерергә булыр иде. Балаларда этномәдәни тәрбияне һәрдаим алып бару мөмкинлеге бар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 


 

Йомгаклау.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Милләтебезнең гыйлем капчыгы, яшь буынны тәрбияләүдә тупланган уңай тәҗрибәләре, тормыш дәреслеге ул. Халкыбызның гореф - гадәтләре, милли йолаларында, милләт җанлы кешеләре үрнәгендә, туган як туфрагында , туган телендә.

Тел – иң кыйммәт тарихи чыганак, ул үткәнгене торгыза. Этник лексиканы өйрәнү мәктәп укучысының сүзлек составын яңа сүзләр белән баетып кына калмый, ул аны халык тарихы белән таныштыра, милли характерның үзенчәлекләрен ача һәм шулай ук, татар теленә карата хөрмәт һәм зур кызыксыну тәрбияли.       

Милләтебез киләчәге якты һәм ышынычлы кулларда булсын өчен һәр буын балаларын милли тәрбия биреп үстерергә кирәк. Хәзер замана башка, замана хәзер яңа технологияләргә корылган, дип тә әйтәбез. Технологияләр тормышны җиңел алып бару өчен кирәк. Ә шул тормышта һәр милләт, һәр халык үз үзенчәлекләрен саклау өчен тырышып яшәргә тиеш. Нинди генә заманча итеп яшәсәк тә, әгәр без милли мирасыбызны сакламыйбыз икән, без аны ахыргы чиктә бөтенләй югалтачакбыз, шуның белән бергә милли йөз, милли тел, милли  гореф-гадәтләр, милли культура югалачак.

Алда санап үткән эш төрләре татар теле дәресләрендә систамалы рәвештә кулланган очракта укучыларга белем биреп кенә калмый, ә тәрбияләп туган телгә мәхәббәт уята.

Димәк, татар теле дәресләрендә этномәдәни һәм туган якны өйрәнү компонентларын куллану – телне саклауда, укучыларда телне өйрәнүгә мәхәббәт уятуда иң отышлы чараларның берсе булып тора. Милли төбәк компоненты – күпмилләтле җөмһүриятебездә халыклар дуслыгын ныгытуда мөһим ресурс. Ул халыкларның мәдәни һәм тарихи хәзинәсе белән танышу, бер-береңне яхшы белү өчен генә түгел, ә бәлки халыклар арасында тыгыз бәйләнеш барлыгын да күрсәтеп торучы бер дәлил булып тора.


 


 


 


 

Кулланылган әдәбият


 

 

1. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2001

2. Мусин Ф.М. Татар әдәбияты - Казан: Мәгариф, 2005.

3. Татар халык авыз иҗаты: Хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2004.-

4. Ягъфәров Р. Татар балалар фольклоры. Казан. 2002.

5. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. Казан, Тат.кит.нәшр., 1981.

6. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? Казан, Тат.кит.нәшр., 1989.

7. Саттаров Г.Ф. Татарстан АССРның антропонимнары: Татарстан авыллары исемнәре / Г.Ф.Саттаров. – Казан, 1973. – 270 б.

8.Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология.- Казан: Хәтер, 1999.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта.

t1651641400aa.jpgt1651641400ab.jpg

 

t1651641400ac.jpgt1651641400ad.jpgt1651641400ae.jpg

t1651641400af.jpgt1651641400ag.jpg

t1651641400ah.jpgt1651641400ai.jpg

21

 

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии

Фотографии классные, но оценить не могу, татарским не владею...

4 May 2022

Спасибо, Ирина Алекеевна. Проектая работа на тему "Этнокультурное воспитание в национальной школе", а фотографии из мероприятий, посвященных дню родных языков.

6 May 2022

Добрый день. Материалы на татарском, башкирском, марийском, чувашском и других языках малых народов России публикуются на нашем сайте также, как и конспекты уроков по английскому или французскому языку. Такие работы не требуют перевода. Перевод материалов необходим только для конкурсных работ. С уважением, Айгуль.

12 May 2022