12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Гатауллина Разина Фархатовна19

Тема: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү “Бәйрәмнәр”.

Максатлар:

укучыларны татар, рус һәм халыкара бәйрәмнәр белән таныштыру (берничә бәйрәм мисалында);

диалогик, монологик сөйләм телен, фикерләү сәләтен, ишетеп аңлауны (аудированиены) үстерү;

төрле милләт кешеләренә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият:

Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ А.Х. Нуриева, Р.Х. Ягъфәрова, К.С. Фәтхуллова. – Тулыл. өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 191 б.

Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез: Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен кулланма/ К.С. Фәтхуллова, Э.Н. Федорова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 78 б.

Җиһазланыш:

презентация;

котлау открыткасы макеты;

балалар ясаган презентацияләр.

Дәреснең тибы: кабатлау, ныгыту.

 

Дәрес барышы.

Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Дәресне башлыйбыз.

Укучыларны барлау.

Сыйныфта кемнәр юк?

Актуальләштерү.

Вакланманы чишеп, дәреснең темасын ачыклау.

Укучылар, экранга карагыз әле. Анда вакланма бирелгән. Әлеге вакланманы чишсәгез, сез бүгенге дәреснең темасын әйтеп бирә алачаксыз (1 нче слайд).

Дөрес, дәресебезнең темасы – бәйрәмнәр. Сезнең белән бүген бәйрәмнәр турында сөйләшәчәкбез.

Алдан әзерләнергә бирелгән 3 укучыдан Яңа ел, Сабантуй, Масленица бәйрәмнәре турында сорау (алар, үз презентацияләренә нигезләнеп, шушы бәйрәмнәр турында сөйлиләр).

Бу укучыларга сыйныфташлары берничә сорау бирә.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Аудирование. Яздырылган текст буенча сорауларга җавап бирү.

Укучылар, мин сезгә тыңлар өчен берничә текст тәкъдим итәм. Аларны тыңлыйсыз һәм сорауларга җавап бирәсез.

1 нче текст. Бүген беренче сентябрь. Мәктәпләрдә укулар башлана. Укучылар, чәчәкләр тотып, мәктәпкә баралар. Аларны укытучылар каршы ала. Барысына да күңелле, барысы да шат (2 нче слайд).

Текст буенча сораулар (3 нче слайд):

Бүген ничәнче сентябрь?

Мәктәпләрдә нәрсә башлана?

Укучылар кая баралар?

Укучыларны кем каршы ала?

Бу нинди бәйрәм?

Укучылар, тиздән 9 нчы май бәйрәме. Шуңа бәйле рәвештә икенче текстны тыңлагыз.

2 нче текст. Бүген тугызынчы май. Бәйрәм көн. Минем бабай – ветеран. Ул сугышта булган. Бабай бу бәйрәмне бик ярата (4 нче слайд)

Текст буенча сораулар (5 нче слайд):

Бүген ничәнче май?

Минем бабай кем?

Бабай кайда булган?

Бу нинди бәйрәм?

Әйе, бу – Җиңү бәйрәме. Бабайларыбыз, туган илебезне яклап, яу кырларында ятып калганнар. Алар истәлегенә бер минут тынлык игълан итәм.

Укучылар, менә хәзер сезнең белән берничә бәйрәмне карап үттек. Әйтегез әле, аларны нинди милләт кешеләре бәйрәм итә?

Бик дөрес. Аларны руслар, татарлар һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка милләт кешеләре дә бәйрәм итә. Димәк, бу бәйрәмнәр вакыт узу белән уртак бәйрәмнәргә әйләнгән. Аларны һәрбер милләт үзенеке итеп кабул итә. Шулай итеп, без күпмилләтле республикабызда дус булып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тиешбез. Шул вакытта гына илебездә тынычлык, дуслык булачак.

3 нче текст. Кичә минем яраткан бәйрәмем булды. Безгә әби белән бабай, туганнар һәм дуслар килде. Алар мине бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр бирделәр. Без җырладык, биедек. Бәйрәм бик күңелле үтте (6 нчы слайд).

Текст буенча сораулар (7 нче слайд):

Кичә нинди бәйрәм булды?

Безгә кемнәр килделәр?

Алар миңа нәрсә бирделәр?

Бу нинди бәйрәм?

Үрнәк схема ярдәмендә туган көн турында сөйләү.

Хәзер, әйдәгез, экранга күз салыйк. Анда туган көн турында сөйләү өчен схема рәвешендә рәсемнәр һәм сораулар бирелгән. Шуларга таянып, үзегезнең туган көнегез турында сөйләп китегез әле (берничә минут әзерләнгәннән соң, укучылар туган көннәре турында сөйлиләр) (8 нче слайд)

Үрнәк буенча дуска котлау открыткасы язу (9 нчы слайд).

Балалар, туган көндә төрле-төрле бүләкләр алырга һәм матур теләкләр ишетергә яратабыз. Әйдәгез, хәзер һәрберегез якын дустыгызга матур теләкләр язылган котлау открыткасы ясап карагыз әле (укытучы тарафыннан алдан әзерләнгән макет буенча укучылар дусларына котлау открыткасы ясыйлар, берничәсе укый, өйдәләрендә бу открыткага рәсем ясап, дусларына бүләк итәргә тәкъдим ителә).

Кадерле дустым, ______________!

Сине туган көнең белән котлыйм.

Сиңа ____________, ______________,

________________ телим.

Иң яхшы теләкләр белән, дустың _____________.

Терәк сүзләр (10 нчы слайд):

здоровье – сәламәтлек

радость – шатлык

счастье – бәхет

удача – уңыш

долголетие – озын гомер

IV. Йомгаклау.

Балалар, белемнәребезне тикшерер өчен, “Дөресме? Ялгышмы?” уенын уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез аларның дөресме әллә ялгышмы икәнен билгеләргә тиешсез (11 нче слайд).

V. Билгеләр кую.

- Укучылар, шуның белән дәресебез тәмам. Бүген актив һәм дөрес җавап биргәннәре өчен ... “5”ле, ә бераз ялгышкан укучыларга “4”ле билгеләре куям.

VΙ. Өй эше бирү.

Өй эше ике вариантта бирелә (сайлап алырга мөмкин 12 нче слайд) :

вертикаль буенча “Бәйрәм” сүзе килеп чыгарлык итеп, табышмаклар кулланып, кроссворд төзергә;

“Яраткан бәйрәмем” дигән темага рәсем ясарга һәм аның буенча хикәя төзеп сөйләргә (8-10 җөмлә).

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.