12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Хуснутдинова Лейсан Шафкатовна25
Россия, Татарстан респ., Чистополь

Тема: “Күңелле җәй” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Максат:

1. белем бирү максаты: җәй фасылына караган өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау.

2. үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һә монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрдәҗәсен билгеләү.

3. тәрбияви: табигатькә сакчыл караш формалаштыру.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

  • укуга карата кызыксыну хисе;
  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
  • нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;
  • укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
  • эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
  • биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).

Коммуникатив УУГ:

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
  • парларда, төркенәрдә эшли белү

Танып-белү УУГ:

  • тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;
  • укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
  • рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
  • төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.

Дәрес тибы: Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация,карточкалар.

Сингапур структуралары: финкин-мэпс (карта-агач), модель фрейер.

 

Дәрес планы

I. Оештыру:

1)исәнләшү,хәл сорашу;

2)һава торышы турында сөйләшү;

3)уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү:

1) фонетик күнегү;

2) аудирование;

3) өй эшен тикшерү;

4) аудиоязма тыңлау;

5) дәреснең темасын ачыклау;

6) максатны билгеләү.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1) Финкин мэпс (карта-күпер);

2) Модель фрейер структурасы белән эшләү;

3) ял минуты ;

4) карточкалар белән эш

5 )ситуатив күнегүләр;

6) диалоглар төзү;

7) минипроект төзү.

IV. Йомгаклау.

V. Өй эше.

VI. Рефлексия.

 

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар.

- Хәерле көн!

Хәерле көн һәммәбезгә

Белем үрен яулаганда

Уңыш юлдаш булсын безгә.

Гел “5” леләр алып торыйк,

Өлкәннәрне сөендерик,

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик.

Укытучы: ә хәзер укучылар бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк әле.

Бүген ничәсе ?

Атнаның кайсы көне? (җаваплар тыңлана)

Укытучы: бүгенге һава торышы турында нәрсә әйтә аласыз?

Бүген көн кояшлы; бүген көн җылы, җил исми.

Укытучы: әйе, укучылар, бүген чәршәмбе көн. Атна уртасы. Кояшлы, матур көн. Бүген шушы кояшлы матур көн безгә уңышлар тели. Безнең бүлмәбезгә дә кояш кергән. Ул да сезгә елмая, хәерле уңышлы көннәр тели.

II. Ә хәзер экранга күз салыйк әле.Монда бирелгән фонетик күнегүне бергәләп укыйк.

- ре –ре –ре Бу салават күпере

- ләр –ләр –ләр Төрле төсле чәчәкләр

- күк –күк –күк Кызыл, сары, зәңгәр күк

- ләр –ләр ләр Бик матур күбәләкләр.

Укытучы: яхшы, ә хәзер шушы сүзтезмәләрне укыйм. Ә сез, киресенчә, миңа кайтаваз рәвешендә әйтерсез.

Бу салават күпере - ре –ре –ре

Төрле төсле чәчәкләр - ләр –ләр –ләр

Кызыл, сары, зәңгәр -күк –күк –күк

Бик матур күбәләкләр. -ләр –ләр ләр

Укытучы: ә хәзер күзләрне йомабыз һәм күз алдына китерәбез. Сез җәйге болында. Болында бик матур. Әнә тузганак чәчәкләре. Шуларны кулларыбызга алып өрәбез (-өф –өф –өф). Шунда ук янәшәдә кыңгырау чәчәкләре үсеп утыралар. Кыңгырау чәчәкләре төрлечә тавыш чыгаралар.Минем арттан кабатлыйбыз.

III. Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Ә хәзер өй эшен тикшереп алыйк. Өйгә эш итеп сезгә шигырь буенча рәсем ясарга, шушы рәсемгә туры китереп сораулар төзергә иде.

IV . Укытучы: Бик яхшы укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер без сезнең белән аудиоязма тыңлап китәбез. Игътибар белән тыңлагыз әле. Сезнең күз алдына нәрсәләр килер икән?(аудиоязма тыңлана).

- Ягез, укучылар, күз алдыгызга нинди күренешләр килде?

- Сез үзегезне кайда дип хис иттегез?

- Сез ничек уйлыйсыз, бу елның кайсы вакыты?

- ҖӘЙ.

-Укытучы: Ә хәзер уйлап карагыз әле, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

- Җәй, җәй ел фасылы турында.

- Укытучы: Әйе, укучылар бүгенге дәресебезнең темасы “ КҮҢЕЛЛЕ ҖӘЙ” .

- Ә без дәрестә нәрсәләр эшләрбез? Максатыбыз нинди булыр? (җаваплар)

- Укытучы: Әйе, бүгенге дәресебезнең максаты . Җәй фасылына караган өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау.

1. Алдагы дәресләрдә без сезнең белән җәй турында сөйләшә башлаган идек. Әйдәгез Слайдка карыйк һәм искә төшерик әле. СЛАЙДТА КАТА-АГАЧ бирелгән. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. Әйдәгез тикшерик. Һәр өстәлдән бер укучы укый.

- Укытучы: булдырдыгыз.

Укытучы: Яхшы укучылар, хәзер без сезнең белән МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы буенча эшләрбез. Мин сезгә схема бирәм, шуны тутырырсыз. Җәйгә кагылышлы уңай һәм тискәре күренешләрне язарсыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. Вакыт чыккач, җаваплар тикшерелә.

- Физминутка.

УКЫТУЧЫ: Ял итеп алдык, утырыгыз. Хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм. Җәй фасылына туры килгән җөмләләрне табып шакмакларга билгеләгез.

1. Бүген бик эссе.

2. Сары яфраклар җиргә коела.

3. Балалар су буенда коеналар.

4. Көннәр кыскара, төннәр озыная.

5. Кошлар сайрыйлар.

6. Тамчылар тама.

7. Табигать уяна.

8. Көн буранлы.

9. Җиләкләр пешә.

10. Яшенле яңгырлар ява.

           

Укучылар бер –берсенең эшен тикшерәләр, билгеләркуялар.Экранда тикшерелә, слайдта укучылар үз эшләрен кабат тикшерәләр.

- Укытучы: ә хәзер экранга карыйк. Сезнең алдыгызда ситуатив күнегүләр.Шуларны эшләп алыйк әле.

Как скажешь:

Мне нравится лето;

Летом дни длинные, а ночи короткие;

Летом на полях поспевают ягоды;

Укытучы: хәзер бирелгән диалогны тулыландырыгыз.

Дустым, сиңа җәй ошыймы?

.........

Ә ни өчен ошый?

........

Җәй көне син нәрсәләр эшлисең?

..........

Укытучы: Яхшы укучылар, булдырдыгыз. Без сезнең белән бик куп эшләр эшләдек. Әйдәгез әле, хәзер эшләгән эшләребезне күрсәтеп картина ясарбыз. Сезнең алдыгызда рәсемнәр. Сез шулардан җәй ел фасылына туры килгәннәрне сайлап ябыштырырга тиеш буласыз. Һәр өстәлдән бер укучы шул турыда сөйләр. (Ясыйлар)

Укытучы: Яхшы, укучылар, менә нинди матур картиналар килеп чыкты. Бу картиналарда без туган якның табигатен күрәбез. Безнең туган якның табигате бик матур һәм бай. Шушы матурлыкны , байлыкны саклый белергә кирәк. Табигатьне саклау- изге бурычыбыз.

Йомгаклау:

- Укучылар, бүген без дәрестә кайсы ел фасылы турында сөйләштек?

- Җәй айлары нинди айлар?

Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Өй эше.

Яхшы, укучылар. Хәзер көндәлекләребезне алып, өй эшләрен язабыз.

Рефлексия.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.