Пояснительная записка к презентации
Минем районым, минем авылым,
минем мәктәбем, минем профессиональ хезмәтем
Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.
Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йортыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утырган каеннан, язын ак чәчәккә төренгән хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды. Туган йорт, авыл, район, өлкә, ил... Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.
«Туган яклар – йөрәккә оҗмах», ди халык. Ә минем туган ягым – Саракташ бистәсе. Мондагы зур урманнар, балыкка бай Урал, Сакмар елгалары, матур күлләр, киң кырлар – барысы да районның абруен күтәрәләр.
Район 1931 елда оештырылган. Саракташ муниципаль районы аграр район булып исәпләнә, шуңа күрә авыл хуҗалыгына аеруча зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә 18 эре һәм уртача авыл хуҗалыгы берләшмәләре, йөздән артык крестьян-фермер хуҗалыклары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.
Авыл хуҗалыгы районы дип саналса да, аның бюджетын төп тулыландыручы сәнәгать тармагы тәшкил итә.Районның бюджет ясаучы сәнәгать предприятиеләре булып “Коммунар заводы”, “Сөтлечек заводы НПО «Южный Урал»”, “Консерв заводы”, урман хуҗалыгы тора.
Саракташ муниципаль районында мәгариф системасында 34 белем бирү торган учреждениесе санала. Районда мөселман һәм православие диннәре киң таралган.
Авылларда матур мәчетләр, чиркәүләр ялт итеп торалар.Бөтен илгә танылган Свято-Троицкая благотворительная Обитель Милосердия, мәчетләр, Кызыл Яр таулары, туган якны өйрәнә торган музейлары – барысы да районның абруен күтәрәләр.
Оренбург өлкәсендә, Саракташ районында уникаль татар авылы бар. Биредә туып-үскән яшьләр читкә китми, авылга теше-тырнагы белән ябышып яталар. Авыл төзек тә, иманлы да, бай да. Яшәеше кебек исеме дә үзәнчәлекле - Рәдүт.
Искиткеч матурлыкка ия булган үзәнгә урнашкан бу авыл. Бу – бик борынгы, югары мәдәнияткә ия булган авылларның берсе.
1742 нче елның җәендә губернатор И.И. Неплюев хәрби ныгытмалар өчен Сакмар буендагы уңай урыннарны сайлый. Шулар арасында Рәдүт авылының урыны да билгеләнеп, шул елның сентябрендә Неплюев катнашында авылга нигез салына.
Вакыт hәм тарих үзгәрешләре көч алгач,ХIХ гасырның икенче яртысында Таш мәчет салынып, шуның каршында мәдрәсә төзелә башлый.
Совет власте урнашканнан соң, 1919 нче елда, мәдрәсә мәктәпкә әверелеп, Рәдүт урта мәктәбе булып китә. Авылда библиотека, клуб эшли башлый. 1930 нчы елда авылда “Сакмар” колхозы төзелә.
Шулай тыныч кына яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдан 326 кеше сугышка китә, алар арасында хатын-кызлар да була. 132 кеше сугыш кырында ятып кала.
Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен - рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру
Сугыш Рәдүт халкының рухын төшерми, көчен кызганмый. Сугыштан соңгы кыенлыкларны күмәк көч белән җинеп, зур уңышларга ирешә. Авыл үсә, яңара, укымышлы кешеләр күбәя. 1957 нче елда авыл “Колос” совхозының беренче отделениясе булып йөртелә башлый. Бүгенге көндә ул “НПО Ужный Урал” дип атала.
Авылымның табигате матур булган кебек, кешеләре дә тырыш, ихтирамлы, акыллы. Илебезнең куп почмакларында зур уку йортын бетереп врач, кандидат наук, профессор, укытучы, агроном hәм башка профессия сайлап, алар авылыбызның данын югары тоталар.
Йомшак дебет шәлләр, әниләребезнең йөрәк җылысын алып, тирә-якка тарала. Яңа магазиннар, чайхана, медпункт, почта, культура йорты, ике этажлы мәктәп. Бу елның сентяберь аенда “Чулпан” дигән балалар бакчасы мәктәп бинасына кучте. Ике катлы бинага урнашкан Рәдүт урта мәктәбе балалар бакчасын да үз канаты астына сыендырды. Бала тәрбиячеләр яңа, иркен, чиста бүлмәләрдә кечкенә рәдүтчеләрне куанып каршы алдылар.
Мәктәп, мәктәп синдә укып ускәчБарасы юл ачык куренә
Синнән башланган тормыш юллары
Балкып үтә гомер турендә
Эй, мәктәбем, белем учагы
Син гомернең иң гузәл чагы.
Мәктәбебез коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куеп эшли. Укыту-тәрбия процессында информацион технологияләр кулланып, укучыларга ныклы белем бирү өстендә эш алып бара. Укучыларыбыз район күләмендә үткәрелә торган төрле инша, рәсем, сәнгать , бию , иҗади конкурсларында да бик теләп катнашалар. Мәктәбебезне алтын һәм көмеш медальгә бетерүче укучыларыбыз да бар.
Авыл мәктәбе өчен укучылары да җитәрлек. Бүгенге көндә Рәдүт гомуми урта белем бирү мәктәбендә 15 педагог 92 укучыга белем һәм тәрбия бирә.
Мин - Кильмухаметова Лилия Мансур кызы - Рәдүт мәктәбен тәмамлагач, 2002 нче елда Оренбург педагогия университетына филологик факультетына укырга кердем.
Эш стажымны 2008 нче елда Рәдүт урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым.
Укучыларымда туган телебезгә, гаҗәеп бай әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Эшемдә файдаланырлык яңалыкка омтылып яшим.
Бу тормышта минем адымым нык,
Укытучы - минем һөнәрем.
Бар көчемне, талантымны биреп,
Балалар, дип уза көннәрем.
Һәркемгә үз иле кадерле. Безгә үз тормышыбызны, телебезне сакларга, ныгытып өйрәнергә кирәк. Үз тарихын, мәдәниятен, телен белгән кеше генә азат, ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала.
Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.
Алда әле күпме юллар бар.
Эшнең тәмен белеп, кулга кул тотынып,
Хезмәттәшләр белән эшләр өчен
Алда әле күпме еллар бар. У
кытучы булу – зур бәхет ул.
Ул - яраткан минем хезмәтем.
Чинокаева Юлия Мансуровна