Күкрәгеңдә көең исән булсын...
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Яңа Арыш авылы китапханәсе
Күкрәгеңдә көең исән булсын
(Харрас Әюпнең тормыш юлы, иҗатына багышлана)
Әзерләде:
Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире
Мөхәммәтрәхимова Рәзилә Наил кызы
Балык Бистәсе- 2017
Эчтәлек
Кереш...........................................................................................................3
Харрас Әюпнең тормыш юлы..................................................4
Шигырь җанлы шагыйрь..........................................................6
Харрас Әюп турында каләшдәшләре....................................14
Йомгаклау................................................................................15
Файдаланылган әдәбият.........................................................16
Кереш
Татарны татар итә торган, ягъни аның телен, моңын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен бозмыйча диярлек саклый торган төбәкләр бик аз калып бара. Әмма, шөкер, урыны-урыны белән булса да, алар бар әле. Гүзәл табигать кочагына һәм ямьле Ык буена сыенып урнашкан Мөслим районының соңгылар исәбендә булуы, минемчә, бәхәссез. Моңа ышану өчен бу төбәктән Зөлфәт, Факил Сафин, Наис Гамбәр, Шәмсия Җиһангирова кебек танылган әдипләрнең чыгуын, Фоат Садриевның шунда яшәп иҗат итүен телгә алу да җитә торгандыр. Әлеге фәнни-эзләнү эшем дә шушы якның бәрәкәтле туфрагыннан үсеп чыккан талант иясе, шагыйрь Харрас Әюп иҗатына багышлана.
Тормыш юлы һәм иҗатына күчкәнче сүземне шагыйрьнең исеме дә җисеменә туры килеп торуына игътибар юнәлдерү белән башлыйсым килә. «Харрас» дигән гарәп сүзенең безнеңчә мәгънәсе - саклаучы, яклаучы дигәнне аңлата. Ялкынлы иҗаты белән Табигатебезне һәм Милләтебезне яклау белән шөгыльләнүче Мөслим егетенә бу исемне Ходай үзе иңдергәндер кебек.
Теманың актуальлеге: Әдәбият күгендә якты йолдыз булып янучы әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлы турында хәбәрдар булырга тиешбез.
Фәнни-тикшеренү эшенең максаты- Харрас Әюпнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау.
Хезмәтне язу барышында эзләнү, чагыштыру, тасвирлау методы һәм алымнары кулланылды. Шул рәвешле шагыйрь иҗатының тематикасын һәм эчтәлеген өйрәнергә мөмкинлек бирде.
Беренче бүлектә тормыш юлы турында белешмә бирелде. Икенче бүлектә иҗатына күз салдым. Өченче бүлектә каләмдәшләренең фикере урнаштырылды.
Харрас Әюпнең тормыш юлы
Шагыйрь Харрас Әюп (Харрас Гыйльмегали улы Әюпов) 1946 елның 21 августында Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Түрештә башлангыч белем алып, 1964 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Х.Әюп үзенең хезмәт юлын 1969 елда Мөслимдә район газетасында әдәби хезмәткәр буларак башлап җибәрә, соңрак редакциянең авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. Казанга күчеп килгәч, 1972 елның апреленнән алып 1983 елның декабренә кадәр «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. 1983 елдан башлап хезмәтен Татарстан китап нәшриятында дәвам иттерә: башта матур әдәбият редакциясендә редактор була, 1992 елның сентябреннән- шул редакциянең мөдире, ә 1994 елдан - нәшриятның баш мөхәррире.
X. Әюпнең беренче язган шигырьләре урта мәктәптә укыган чорга- 60 нчы еллар башына туры килә. Аларның берсе 1962 елда район газетасында басылып та чыга. Шуннан соң ул үзенең шигырьләре белән вакытлы матбугатта даими катнаша башлый, язганнары «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә дә урын ала. Университетта укыган елларда ул әдәби иҗат белән ныклап шөгыльләнергә карар итә. «Әллүки» әдәби берләшмәсенә йөреп, тәҗрибә туплый, танылган язучылар белән аралаша. Шигырьләре республика газета-журналларында, «Идел» альманахында, яшь авторларның күмәк җыентыкларында дөнья күрә. Х.Әюп иҗаты 60 нчы елларда татар шигъриятенә килеп кергән яңарышның бер чагылышы буларак бәяләнә. Аның «Ышаныч» дип исемләнгән беренче китабы 1980 елда басылып чыга. Аннан соң бер-бер артлы дөнья күргән «Кояшлы яңгыр», (1983), «Каен балкышы» (1985), «Таң суы» (1987), «Төнге кояшлар» (1989), «Сабыр савытлары» (1992), «Җәяүле буран» (1996), «Көй эзләү» (2001), “Ут аркылы сикерү” (2004), “Йөз яктысы” (2005) китаплары X.Әюпне шигърият сөючеләргә сүз тәмен белгән, халык рухын яхшы тойган җитди каләм иясе итеп танытты.
Уңышлы әдәби эшчәнлеге өчен X. Әюпкә 1994 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Х.Әюп- 1982 елдан бирле Язучылар берлеге әгъзасы.
2. Шигырь җанлы шагыйрь
Сугыштан яраланып кайткан әтисе дөнья куйганнан соң, аңа бик иртә балалык чоры белән хушлашырга, дөнья нужасын тол калган әнисе белән чын ирләр кебек күтәрешергә туры килә.
Шагыйрьнең «Игенче турында баллада»сы аның ачы язмышын сүрәтли. Аерым алганда, әлеге әсәрдә басуда көлтә бәйләүче хатын-кызларга хат ташучының көтмәгәндә сугыш башлану турында хәбәр китерүе һәм «ил өстенә төшкән кайгыны күтәрә алмыйча, бишек асылган куш имәннең шартлап сынуы», бишек бавының да өзелеп чыгуы тасвирлана. һәм менә шул мәлдә янә таң калырлык могҗиза була: егылган сабый торып баса да, ир-егеткә әверелеп, яшь иңнәре белән ил кайгысын күтәрешә һәм кулына урак ала.
Туган як табигате шагыйрь иҗатында ярылып ята. Үзенең кылган һәм кылачак эшләрен дә ул табигать бизмәне белән үлчи:
Хыянәткә барсам, тау ишелер,
Нәкь урталай ярылыр бу болын,
Имәннәрне давыл йолкып ташлар,
Барысы бергә дәшәр:
- И-и-их улым!
Харрас Әюп «кояш нурларында пәрәвез тирбәлүен ишетә», «гөлләрдәге күбәләкне укый», «җилләр җырын тыңлый», «камыш белән серләшә», «сандугач кайгысыннан җылый».
Ләкин әлеге шигырьләрдән бөтенләй көтелмәгән саллы нәтиҗә дә чыга: табигатьнең серен кешенең үзеннән эзләргә кирәк! Әйе, дөньяда иң зур сер булган, табигатьнең серләрен дә үзенә җыйган Кеше галиҗәнапларыннан эзләргә. Х.Әюпнең нәкъ менә табигать белән кеше мөнәсәбәтенә игътибар итүе һәм маңгай күзе белән генә түгел, ә күңел күзе белән дә ике арада ассоциатив уртаклыклар күрүе бик урынлы.
Шагыйрь табигатькә бәйләнешле зур масштаблы образлар тудыра.
Каурый болыт! Буйсын кулларыма,
Язганымны сеңдер, зәңгәр күк! –
Бу дөньяда җирнең шагыйрьләре
Әйтәлмичә киткән сүзләр күп.
Соңгы ике юлдан аңлашылганча, шагыйрь үзе, җөрьәт итеп, башкалар әйтә алмый киткән сүзләрне әйтергә алына. «Йөрәк атым» дигән поэмасы - шуның менә дигән бер мисалы. Белүебезчә, шагыйрьләр табигатьнең аерылгысыз өлеше булган ат турында заманында күп яздылар. Әмма Харрас бу еш кабатланган темага үзенчә якын килә һәм аны үзенчә чишә. Башта ул гомерендә бер казык та какмаган ялкау батракларга, ат күрмәгән адәм актыкларына» хакимият тезгене тоттырылуы һәм атлы крестьяннарның «кулак» дип гаепләнеп юк ителүләре яки Себергә озатылулары турында ачынып яза. Моның нәтиҗәсе бик-бик фаҗигале һәм хәтәр булып чыга: «Исемебез генә ир- ат безнең, күптән инде атсыз калганга» ди шагыйрь, уфтанып. Ник дигәндә, атны акрынлап «Волга» машиналары, кәнәфи, хәмер һәм акча чире алмаштырган. Җигү атыңнан яздыргач, «революцион» идарәчеләр һәм куштаннар хәтта «суырып алыр өчен йөрәктәге соңгы атыңа» үрелгәннәр, денеңнән һәм иманыңнан яздырырга тырышканнар. Әмма имансыз һәм хыялсыз яшәп буламыни?! Ары таба шагыйрь «Ир йөрәгендә йөгәнле ат ятыр» дигән мәкальдән этәрелеп китеп, «ир-ат йөрәге атсыз торал мас» дип ярып сала һәм «тышауланмаган, камыт кидерелмәгән Мәхәббәт атлары кирәк», «атыгызны алып кайтыгыз!» дигән кинаяле чакыру ташлый. Шул рәвешле шагыйрь җанлы табигать образларыннан зур социаль гомумиләштерүгә барып чыга.
Х.Әюп иҗатының тагын бер үзенчәлеге шунда: ул табигатьне гаҗәеп дәрәҗәдә авыл темасы белән бергә үреп сурәтли. Чөнки ул мөкиббән китеп туган авылына, туып үскән җиренә гашыйк кеше. «Ата йорты - бала өчен кыйбла», «кыйбламны мин - туган туфрагымны бүтән кыйблаларга алмашмам» - менә шагыйрьнең горурланып белдергән хикмәтле фикер йомарламы, һәм бу аңлашыла да. Авыл Харрас кебек малайларны кирпеч сукканда калыплаган, печән чапканда чарлаган, ат өйрәткәндә тезгенләгән, кичке уеннар вакытында җырга-биюгә, күңел ачарга өйрәткән. Күктәге Ай да шагыйрьнең «яшьлек сердәше», «Кояш исә- һич тә гаҗәп түгел -аның «авылдашы».
Озын көннәр буе Кояш - бездән,
Без - Кояштан тотам калмадык,
Озаграк чыкмый торса әгәр,
Майлы ботка биреп алдадык.
Әмма Харрас өчен авыл образы белән үрелгән иң җылы һәм иң якты Кояш, әлбәттә, Ана образы. Гел яхшылыкка, намуслы һәм шәфкатьле булырга өндәгән һәм дә өйрәткән газиз аналар- безнең барыбыз өчен дә иң изге җан. Менә шул бөек затны шагыйрь тере һәйкәл итеп пьедесталга менгерә һәм күңелендәге иң җылы хисләргә төреп, аңа Дан һәм Мәдхия җырлый. Ана образы шагыйрьгә иң җете, иң тәэсирле чагыштырулар һәм гомумиләштерелгән хикмәтле-эмоциональ гыйбарәләр тудырырга мөмкинлек бирә.
Әнкәйләрнең нигез сыңарыдыр,
Ахрысы, син, туган авылым!
яки:
Әнкәй урынына кала Икән лә туган илләр. -
Болар гына да аз әле. Ары таба Ана кеше хәтта бөтен кешелек өчен кирәкле һәм бөтен дөньяны тотып торучы киң сыйдырышлы символ дәрәҗәсенә күтәрелә:
Төшендем мин: безгә генә түгел,
Бар дөньяга Ана икәнеңә. -
Бу, мөгаен, бала кешенең үз анасына бирә ала торган иң зур бәяседер. Кешелек дөньясының гасырлар дәвамында туплана килгән рухи кыйммәтләрен, тел һәм моң байлыгын, милли йола һәм милли гореф-гадәтләрне түкми-чәчми балаларына тапшырып һәм сеңдереп, Кеше итүче зат - безнең газиз Аналарыбыз бит! Моны Харрас Әюп бөтен барлыгы белән аңлый:
Туган җирләремнән җыеп,
Әнкәм биргән сулыштыр бу,
Изге дога, очар канат,
Кирәк чакта кылычтыр бу.
Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, шагыйрь очар канатын яки каләмен кылычка әйләндерә дә белә. «Авыл җаны» дигән поэмасы моның классик мисалы була ала. Автор анда үзе яраткан туган як темасына авыл җирендә барган соңгы үзгәрешләр яссылыгында якын килә, интонациясе дә, шуңа ярашып, берчә җитди борчылу һәм берчә кискен гаепләү рухында яңгырый. Шагыйрьнең болай борчылу һәм усаллану сәбәбе ачык: әле кайчан гына татарлык кайнап торган авылларга да, баксаң, таралу, акрынлап карт-коры төбәге булып калу куркынычы яный икән. Барысы да булмаса да, инде күп авыллар таланган, «кунак-төшем, килем-китем беткән», бала-чагаларның шатлыклы чыр- чуы тынган, хәтта «яшьләр белән гармун китеп барган». Ә инде кайчандыр ата-бабалары ут күршеләр булып яшәгән аерым гаиләләр, шәһәр җирендәге кебек, бер-берсен белешми башлаганнар. Алай гынамы әле!
Элек болыннарга сыймаган җан
Кысан ихатадан артмый хәзер;
Күршесендә энә артык икән —
Көнләшүдән көеп, шартлый хәзер.
Мондый аяныч хәлнең тамыр җәюе, байтак татар җанлы авылларның да мөшкел хәлгә төшеп баруы, бушап калуы өчен Х.Әюп, кайберәүләр кебек, һич тә заманны гына гаепләми. Киресенчә, моның өчен ул бәхет эзләп читкә китүчеләрне, тәне- җисеме белән шәһәрдә торса да, җаны белән туган авылында яшәүчеләрне ныграк гаепли. Соңгылар исәбенә ул, «шәһәрләшә алмаган» авыл баласы буларак, үзен дә кертә.
Ялгыз гына киткән идек тә бит
Туган өйдән чыгып киткән көздә.
Авылыбызны килер буыннардан
Бөтенләйгә мәхрүм иткәнбез лә.
Үзебезнең гаепләрне ялгыш
Бүтәннәргә япсартмагыз тагын.
Синнән-миннән башка кемнәр булсын -
Алучысы бездер авыл җанын!..
«Көй эзләү» дигән поэма Харрас Әюпнең Моң мотивына корылган шигырьләренең үзенчәлекле дәвамы һәм үстерелеше булып тора. Шагыйрь иҗатында моң образы гаҗәеп күпкырлы: ул орчык җыры һәм чулпы чыңлавы да, тургай тавышы һәм каеннар шаулавы да, сагыну сагышы һәм гомер агышы да.
«Көй эзләү» поэмасына килсәк, анда Көй, күп мәгънәле булудан бигрәк, «буыннардан буыннарга күчеп йөргән бердәнбер көй» рәвешендә аңлашыла. Ләкин ул да, моң шикелле үк, кешене гомере буена озата барырга тиешле рухи юлдаш кебек кабул ителә. Алай гына да түгел, ул байлыгы өләшенгән-таланган илгә, «башы иелгән» һәм кыйбласыннан яздырылган халыкка көйсез дөньясын көйгә салу өчен кирәк. Шагыйрьнең фикер сөреше менә шундый нәтиҗәгә илтеп чыгара. Әмма, ни кызганыч, ул көйне без югалтканбыз, ят көйләргә алмаштырганбыз. Хәтта «Туган тел» көе дә «газиз көй бит - нигә өзелә?» дип ачыргалана шагыйрь һәм ничә еллар буена үзенең җан газабы кичереп, «кайчак шыбыр тиргә төшеп», шул югалган көйне эзләве турында белдерә.
«Су хәтере», «Базарлар», «Биш вакыт намаз» дигән поэмаларында шагырьнең дөньяга карашы, уй-кичерешләре эпик планда һәм киң экранлы масштабта ачыла. Беренче поэма маңкортлар онытса да Казан-су онытмаган канлы бәрелешләрне искә төшерүдән башланып китә. Ата-бабаларыбызның бүрәнәләргә бәйләп агызылуын да, «адәм әүлиясы Кол Шәриф һәм сатлык җан Шаһ- галиләрне» дә су һаман хәтерли икән. Ары таба әлеге фаҗигагә яңалары өстәлгән: байлыгыбызны талау белән генә чикләнмичә, явыз тиран мәчетләребезне яндырган, бабаларыбызның кабер ташлары өстенә чиркәү салган, канлы куллары белән Иманыбызга үрелгән. Ахыр килеп, соңрак чор палачлары халкыбызның асыл уллары булган Туфаннарны, Кәримнәрне нахакка җәзалаган. Шагыйрь безне корбанлы тарихыбызны онытмаска, уяу булырга чакыра һәм әсәрен мондый юллар белән тәмамлый:
Сулар да бер кайтачак.
Су хәтере - безнең хәтер! -"
Туфан булып калкачак...
«Базарлар» дигән икенче поэма, дәүләтчелек идеясен дәвам итеп, укучыны беренче мәмләкәтебез булган Болгарның «Ага базары»на илтеп чыгара, һәм затлы күн-мехлары, арзанлы асыл товарлары, янә дә төрле илләрдән җыелган сәүдәгәрләре белән дан тоткан әлеге базарны автор үзе бәрәңгегә чират торган «колхоз базары» белән чагыштыра. Аннары бер-бер артлы төрле заманнарның һәм төбәкләрнең базарларына сәфәр кылына. Арада «коллар базары» да бар. Монысы империячел дәүләт составында татар халкының да кол хәленә төшерелүе белән тәңгәл килеп тора. Ә инде «дөнья базары»нда сатыла торган үз нефтебезгә үзебезнең хуҗа була алмавыбыз исә бу фаҗигане тагын да көчәйтә генә. Шагыйрьнең ачынып һәм уфтанып әйткән түбәндәге юлларында нәкъ менә шундый мыскыллы- колониаль хәллләр ярылып ята:
Их, итексез калыр идекмени -
Ага базарлардан
Аерылмаган булсак әгәр?!
«Биш вакыт намаз» поэмасы турында берничә сүз. Белүебезчә, намаз укылып беткәннән соң, мөэмин-мөселман кеше җае килгән саен дога укый, үз телендә моң-зарларын һәм теләк-ихтыяҗларын белдереп, Алладан ярлыкау яки ярдәм- шәфкать сорый. Әлеге әсәр дә шагыйрьнең Аллага юнәлдерелгән, әмма шул ук вакытта Шәхес һәм Милләт язмышы турындагы уйлануларын да эченә алган «догасы»-лирик монологы. Анда төп сүз тоталитар режим чорында атеистик тәрбия алган һәм Алла урынына совет кумирларына яки юлбашчыларына табынган дәһри турында бара. Әмма бу кеше (аның урынына лирик герой төсендә шагыйрь үзе сөйли) яңадан халыкка кайта башлаган дин тәэсирендә, тәүбә итеп, Аллага сыгына башлый һәм иманын үзенең чын мәгънәсендә халыкчан булган иҗаты белән дә бәйли:
Безнең өчен иман шулдыр: бу дөньяның
Карасына мана-мана җаның агарт.
Х.Әюп поэмасының бөтен кыйммәте дә әнә шунда, ягъни хәзерге заманда барган гаҗәеп гыйбрәтле һәм әһәмиятле үзгәрешләрне чын сәнгать ядкарьләре югарылыгында гомумиләштерүендә.
3. Харрас Әюп турында каләшдәшләре
Харрас җыры безнең җырларга, безнең моңнарга ялганып киткән кебек тоела миңа. Әмма монда заман тәҗрибәсе өстәлгән, поэзиянең бүген ирешкән югарылыгыннан килә җырлары.
Шәүкәт Галиев, Татарстанның халык шагыйре. 1981
X. Әюпов - яхшы мәгънәсендә традицион шагыйрь. Аның традиционлыгы, шаккатыризмнар белән мавыкмыйча, тигез ритмик калыпларда язуында гына түгел. Аның традиционлыгы поэзиябезнең классик традицияләрен тематикада, образлар системасында дәвам иттерүендә, аларны яңа шигъри баскычка күтәрергә омтылуында.
Марс Шабаев, шагыйрь. 1986
...Бөтенләй көтелмәгән кешеләрдә мин кинәт кенә зур шигъри осталык табам. Заманында Харрас Әюп шулай булган иде. Бергә тулай торакта яшәдек. Соңыннан шагыйрь булып китүе мине шаккатырды.
Мөдәррис Әгъләмов, шагыйрь. 1990
Аның әйтер сүзе, үзе язганча, халыктан алган моңы, көче бар һәм бу көч аның үз шигъри дөньясын, сурәтләрен табарга ярдәм итә. Һәм бу моң-ышаныч шагыйрьнең бүгенге чор, кешеләр, туган җир һәм халык белән тирән бәйләнешен раслый.
Рәдиф Гаташ, шагыйрь. 1982
Йомгаклау
Харрас Әюпов- мәшһүр татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Аның поэмалары лирик-фәлсәфи планда. «Көзге», «Йөрәк атым», «Авыл җаны», «Көй эзләү», «Су хәтере», «Базарлар», «Биш вакыт намаз» поэмалары белән танышкач, укучылар тормышка, яшәешкә битараф кала алмыйдыр дип уйлыйм. Уйлы, гамьле кеше тормышын мәгънәле, көйле итәсе килә. Ни өчен дөньяга килүе хакында уйлана, нәсел-ыруын барлый, бүгенгенең аянычлы якларына китергән сәбәпләргә төшенергә омтыла.
Харрас Әюпов поэма таләпләрен ныклап белеп иҗат итә. Табигатьне гаҗәеп дәрәҗәдә авыл темасы белән бергә үреп сурәтли. Чөнки ул мөкиббән китеп туган авылына, туып үскән җиренә гашыйк кеше.
Ана образын шагыйрь тере һәйкәл итеп пьедесталга менгерә һәм күңелендәге иң җылы хисләргә төреп, аңа Дан һәм Мәдхия җырлый.
Файдаланылган әдәбият
1. Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Беренче китап = Писатели нашего детства: Библиографический справочник. Книга первая/ Раис Даутов.- Казан: Мәгариф, 2006.-223 б.
2. Җәяүле буран: Шигырьләр, поэмалар («Шигырь китапханәсе» сериясе).- Казан: Татар, кит. нәшр., 1996.- 385 б.
3. Йөз яктысы: Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Татар, кит. нәшр., 2005.- 415 б.
4. Көй эзләү: Поэмалар.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.- 110 б.
5. Сабыр савытлары: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1992.- 207 б.
6. Таң суы: Шигырьләр.- Казан: Татар, кит. нәшр., 1987.-119 б.
7. Төнге кояшлар: Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Татар, кит. нәшр., 1989.— 159 б.
8. Ут аркылы сикерү: Шигырьләр, поэмалар.- Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004.- 175 6.16