12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Шайхутдинова Гульназ Ильдусовна64
Россия, Татарстан респ., Казань

 “Җырым аша белсен халкым”

Ф.Кәрим иҗаты белән танышу

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Максат:укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү, аның туган иленә тугрылыклы , патриот-шагыйрь булуына басым ясау; шигырьгә төшенчә бирү,укучыларның сәнгатьле сөйләүләренә ирешү; батырлык, туган илгә мәхәббәт, халыкчанлык хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: патриотизм хисен тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ: танып белү максатын аңлау, әсәрнең эчтәлеген ачканда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү;проблеманы чишү.

Коммуникатив УУГ: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңне тыңлый, үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерә белү.

Регулятив УУГ: җавап алгоритмын планлаштыру, җавапларны бәяләү, үзбәя.

Предмет нәтиҗәләр:” Кыр казы” шигыренең эчтәлеген белү, күтәрелгән проблема чишелешен күзаллый алу.

Эшчәнлек формалары: фронталь, индивидуаль, парларда эш.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, китаплары, презентация, иллюстрацияләр.

Материал:Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К. Әдәбият.5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек ( татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 2кисәктә. 2кисәк/ Казан: Мәгариф-Вакыт нәшр., 2014.-Б-36-39.

Дәрес барышы

I.Оештыру, мотивлаштыру.

-Исәнмесез, укучылар!Кәефләрегез ничек? (укучылар җавабы)

-Мин сезгә күтәренке кәеф телим. Бүгенге дәрес сезнең өчен уңышлы һәм кызыклы булсын!

II.Актуальләштерү

-Әдәбият дәресебезне башлап җибәрәбез. Иң элек “Кайту “җырын (Луиза Батыр-Болгари көе, М.Галиев шигыре)тыңлап үтик әле. Ә ни өчен дәресне әлеге җыр белән башлавыгызга дәрес азагында җавап табарсыз.

III.Уку мәсьәләсен кую.

-Дәресебезне түбәндәге эпиграф белән дәвам итәсем килә:

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе.

Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе. (1слайд)

М.Җәлил.

- Әлеге шигырь юлларында нинди тема яктыртыла?(укучылар фикере тыңланыла)

- Әлбәттә, яшәү мәгънәсе турында. М.Җәлил аны үзенең шигырьләрендә күрә.Хәзер, укучылар, сез яшәү мәгънәсен нәрсәдә күрүегезне аерым битләргә язып түбәндәге коробкага салыгыз әле.

-Димәк ,без бүген нинди темага караган әсәрләр белән танышырбыз?(Укучылар фикере тыңлана)

-Бүген өйрәнеләчәк шагыйребез дә яшәү мәгънәсен үзенең шигырь ләрендә таба. Әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган патриот шагыйрь һәм каһарман солдат-Фатих Кәрим иҗаты белән танышып китәрбез бүген.(2слайд Ф. Кәрим портреты)

IV.Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1).Кыскача тормыш юлы белән танышу.

Совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнә, аннан авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. 1922 елда абыйсы Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим, 1901–1937) аны үзе белән Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының әзерлек сыйныфына укырга урнаштыра. Монда ике ел укып, әзерлек курсын тәмамлагач (1924), шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килеп, бер ел яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә. 1925–1929 елларда Казан җир төзелеше техникумында укый. Әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый. 1926 елдан республика газеталарында яшь каләм тибрәтүченең көндәлек яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, фельетоннары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый.

1931елда Ф.Кәримнең беренче китабы басылып чыга.Ул “Яшь ленинчы” (хәзерге “ Сабантуй”)газетасы редакциясендә, китап нәшриятында эшли.

Ул шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, повестьлар һәм драма иҗат итә.

Сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була.(3слайд)

2)Текст эчтәлеге белән танышу.”Кыр казы” шигырен сәнгатьле уку

3) Сүзлек эше (4слайд)

-Укучылар, шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Шигырь герое ни өчен каурый сорый? Сезнең аны күргәнегез бармы?Аның белән язып буламы?(5слайд)

-Хәзер дәреслекнең 38нче битендәге 2нче биремне үтәрбез (Һәр партада “Татарча-русча сүзлек”.

Укучылар чылбыр буенча бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен әйтә).

-Сезгә тәрҗемә ителгән сүзләрне кулланып партадашыгыз белән диалог төзергә кирәк булачак. Әлеге биремне үтәргә 3 минут вакыт бирелә.(парларда эшләү)

V.Рефлексия

-Укучылар, дәресебезнең темасын, максатларын искә төшерегез әле.Бүген нәрсәләр эшләдек, нинди яңалык алдыгыз үзегезгә?(укучылар җавабы тыңланыла )

-Ни өчен “Кайту ” җыры белән башладык дәресебезне?(Кайту” шигырендә геройның катлаулы рухи халәте, каршылыклы күңел дөньясыбик тәэсирле итеп сурәтләнә. Туган җирдән киткәндә аның күңелендәге аерылу, үкенеч, чарасызлык хисләре, аңа кайткан вакытта рәхәтлек, шатлык, канәгатьләнү хисләре белән чиратлаша.Әмма Ф.Кәримгә сугыштан туган якка кире әйләнеп кайту насыйп булмаган кызганычка каршы.Шигырьләре аша туган халкы күңеленә кереп калды ул.)

-Алган белемнәрегезне тикшерү уңаеннан кечкенә генә тест эшләп китәбез.(мөстәкыйль эш)

Тест

1.Ф.Кәрим кем ул?

а)”Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте

ә)бик күп әкиятләр авторы

б)шигырьләр язучы шагыйрь

в)”Соңгы җыр” шигыренең авторы.

2.”Кыр казы” шигырендә кайсы кош сурәтләнә?

а)кар кызы

ә)карга

б)кыр казы

в)йорт казы

Җавапларны бергәләп тикшерү һәм нәтиҗә ясау.

Өйгә эш бирү:

-Әниегезгә татарча хат языгыз.Хатта аны сагынуыгызны, яратуыгызны әйтегез.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.