Пояснительная записка к презентации
Ырынбур өлкәсе Сарыкташ районы
Никитино (Рәдүт) гомуми урта белем мәктәбе
Мастер-класс
Тема:
"Критик фикерләү технологиясе" "Матурлык"
Автор: Никитино урта гомуми белем мәктәбенең
беренче категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Кильмухаметова Лилия Мансур кызы
2016
Мастер-класс
Тема : «Матурлык”
Автор: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кильмухаметова Лилия Мансур кызы, 1кв. категория
Максат:
1. “Матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау;
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.
Җиһазлау: презентация “ Матурлык”, аудиозапись, индивидуаль битләр, кагазъ битләре, карандаш.
Мастер-класс барышы.
Критик фикерләү технологиясе (Слайд №1)
Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр! Мин үз дәресләремдә критик фикерләү технологиясен уңышлы кулланып эшлим. (Слайд №2)
Сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар байтак иде. Максатым аларны “уяту” һәм иҗади эшкә тарту булды. Өйрәтү авыр булса да, тора-бара мондый эшләр гадәти күренешкә әйләнеп, укучыларым мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башладылар. (Слайд №3)
Ни өчен бу технологияне кулланам? Чөнки, бу технология укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә.
Критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясендәге яңалыклар:
яңа идеяларны кабул итүгә әзерлек
үз фикерләвеңдә хаталарсыз эшләргә омтылу
мөмкин булган кадәр дөрес һәм ялгыш арасындагы аерманы таба белү
нигезләнгән һәм нигезләнмәгән хаталарны аеру һ.б.
Критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясе 3 фазадан тора:
1 нче фаза – чакыру ( вызов )
2 нче фаза – яңа мәгълүматны аңлау,төшенү
3 нче фаза - рефлексия
Хөрмәтле хезмәттәшләрем, мин сезгә шушы технологиянең берничә элементын күрсәтеп китәргә телим.
Үз эшемнең эпиграфы итеп мин бу сүзләрне сайладым: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.
1.Оештыру.
Дәрестә укучыларның эшчәнлеген активлаштыру өчен
кечкенә психологик тренинг уздырып китәсем килә.
Һәр кешегә бер формада кәгазь битләре таратыла.
Укытучы:
Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазъ битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазъ битләрне алыгыз һәм өскә күтәрегез, биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?
Һәркем индивидуаль шәхес. Әйе, һәркемнең үз фикере бар.
Бүгенге дәрестә сез миңа булышырсыз дип уйлыйм һәм үз фикерләрегезне, серләрегезне әйтергә оялмассыз.
2.Төп өлеш. (Слайд №4)
Кереш.- Әйдәгез без сезнең белән экранда фотосүрәтләрне карап китик әле. Нәрсәләр күрсәтелгән? (Слайд №4)
Җавап: табигать, кеше, ут.
-Уйлап карагыз әле бу 3 фотосүрәтне нәрсә берләштерә. (Матурлык)
Мастер – классның темасы нинди булыр дип уйлыйсыз? (Нәрсә ул Матурлык?)
Авыр булса да, дәреснең максатын әйтеп карагыз әле. (“Матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау; сөйләм күнекмәләрен ныгыту,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.)
Теманы ачыклау. (Слайд №5)
А) - Әйдәгез без сезнең белән беренче фотосүрәттән башлыйк. Кабатлау булса да, нәрсә сүрәтләнгән бу слайдта? (Табигать)
Кыскача гына әйтеп китәсем килә. Укучыларга табигатьне күреп түгел, ә тыңлап күз алдына китерергә тәкъдим итәм . (Слайд№ 6)
Моның өчен сыйныфны 4 төркемгә бүлеп, рәсем буенча һәр ел фасылы турында шигырь яисә кечкенә генә хикәя төзергә кушам.
Кыска вакыт эчендә укучылар бик матур шигырь-хикәяләр иҗат итеп өлгерәләр. (Слайд №7)
Димәк, беренче фотосүрәттә табигатьнең матурлыгы сүрәтләнгән.
(Слайд№ 8)
Б) - Ә икенче фотосүрәтнең асылы нидә икән? Моны ачыклар өчен мин сезгә шигъри юллар әзерләп килдем. Игтибар белән тыңлагыз әле. (Слайд№ 9)
2. ...Очар баннар, күбәләктәй, бу шәмгә.
Ояла күз, карап булмый гүзәлгә.
Кашы җәя аның, ә керфеге – ук,
Бу җәй һәм бу ук җирдә бүтән юк...
Кем язган бу юлларны? Исемен искә төшерегез әле. (Слайд №10)
(Котб “Хөсрәү вә Ширин”, Шириннең сихри гүзәллеге)
- Димәк, нәрсә турында язылган бу шигъри юлларда? (Слайд № 11)
Бик дөрес, кешенең тышкы матурлыгы турында. (Слайд № 12)
В) Өченче фотосүрәткә игътибар итик. Аның эчтәлеген ачыр өчен Әмирхан Еники иҗатына мөрәҗәгать итербез. (Слайд № 13)
Мин сезгә аның бер әсәреннән өзекне тыңлатасым килә. (запись)
“Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән,бабасының сукырлыгыннан, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый.Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми.Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар.Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән,чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы. Яратышуы дөньяга ямь, гүзәллек өсти.”
- Өзек нинди әсәрдән? Өзектә нәрсә турында сүз бара?
Димәк, өченче фотосурәттә кешенең эчке матурлыгы сурәтләнгән.
Шушы биремгә нәтиҗәне кластер аша ясыйк. (Слайд №14)
Критик фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, “алты эшләпә” ысулы, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, синквейн. Сезнең игтибарыгызга кластер ысулы.
Бу инглизчә “тәлгәш”, “бер үзәктә туплану”, ягъни тексттагы фикерләрне, төшенчәләрне аерып алу һәм аларның мәгънәви бәйләнешен график сурәттә күрсәтү дигән сүзне аңлата. Бу ысулның өстенлеге шунда, ул сыйныфтагы һәр укучының дәрес дәвамында фикер йөртүен, эшләвен таләп итә. Эш түбәндәгечә оештырыла. Менә нинди кластер бездә килеп чыгырга тиеш. (Слайд № 15)
3.Йомгаклау.
-Димәк без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?
Нәтиҗә: кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш (Слайд № 16)
Хәзер һәрберегез бер сүз белән матурлык нәрсә ул дигән сорауга җавап бирергә тиеш.
Әйдәгез Синквейн төзик. (слайд № 17)
(Синквейн - биш юллы шигырь. Тәртибе түбәндәгечә булырга тиеш:
Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы.
Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә.
Өченче юлга өч фигыль языла. Темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар.
Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин.
Соңгы бишенче юлда төп сүз – резюме языла. Ул теманы аңлата, укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра.
“Синквейн” сүзе французча шигырь дигәнне аңлата.
Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Сүзнең тәмен тоеп, иң кирәклеләрен генә сайлап, үз фикереңне оста һәм кыска итеп әйтеп бирү сәләтен үстерүдә аның роле зур. Укучылар өчен ул кызык, чөнки эзләнәләр, уңышларын күреп шатланалар.
( Слайд № 18)
Менә шул кагыйдәләргә нигезләнгән синквейннарны без хәзер тыңлап узыйк.
Матурлык
Ягымлы, игелекле.
Шатландыра,кызыктыра, күңелгә рәхәт бирә.
Адым саен бездә матурлык!
Гүзәллек.
Матурлык
Зифа, нәфис
Дулкынландыра, рухландыра, хыялландыра
Матурлык туйда кирәк!
Чибәрлек
Матурлык
Сылу, файдалы.
Явызлыктан саклый, коткара кара уйлардан.
Бай безнең заман матурлыкка!
Ямьлелек.
Шулай, Матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый.
Матурлыкны табигатьтә күрәбез, кеше күңеленең матурлыгы, беренче мәхәббәт һәм, кайберегез матурлыкны шушы тыныч тормышта, илнең иминлегендә, әти-әниләрегезнең җылы кочагында иркәләнеп, үз туган телендә белем алуда күрә. (слайд № 19)
Көн саен шушы дөньяның якты кояш нурларын күреп тормыш итү - үзе зур матурлык.
Матурлык һәркайда, аны күрә, тоя белергә генә кирәк.
Матурлыкны таный белергә өйрәник!