Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясендә ана матурлыгы

0
0
Материал опубликован 2 March 2018 в группе

Тема: Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясендә “ ана матурлыгы”.

Дәреснең максатлары:

1) Ә. Еникинең иҗатын өйрәнүне дәвам итү, укучыларны “Матурлык” хикәясенең эчтәлеген төшендерү.

2) Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

3) Укучыларда ата- аналарга карата миһербанлылык тәрбияләү.

4) Укучыларга сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм аларда матурлык хисләре тәрбияләү.

Дәреснең бурычлары:

1. Белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.

2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

3. Тәрбия бирү максаты: бәхетле булу кешенең үзеннән тора икәнлегенә ышандыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

1. Предмет нәтиҗәләре: хикәянең темасын аңлау һәм формалаштыру, идеясен күрсәтү.

2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.

3. Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу;

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, “матурлык” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗә чыгару;

- коммуникатив: матурлык турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Җиһазлау. Ә.Еники портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе, «Салкын чишмә» көе язмасы.

Мотивлаштыру – ориентлаштыру:

Дәресне оештыру:

I. Оештыру

Укытучы: Исәнмесез, кадерле укучылар. Хәерле көн! Эшлекле кәефләр теләп,бүгенге дәресне башлыйбыз. Дәрес башлаганчы сез бүген үзегезнең җавапларыгызн үзегез билгеләп барырга тиеш буласыз.Җавапларыгыз дөрес була икән, алдыгыздагы махсус куелган кәгазьләргә тамга салып куегыз. Дәрес ахырында шул тамгаларны карап, сыйныфташларыгыз белән киңәшеп мин сезгә билгеләр куярмын.

2. Актуальләштерү

II. Укытучы сүзе.

Укучылар, экраннарга карый әле.Сезнең алдыгызда күренекле татар шагыйре Ринат Харисның “Кеше кайчан матур була?” шигыреннән өзекләр язылган. Шигырьгә күз йөгертеп алыгыз әле. Әйдәгез хәзер бер укучы укысын, кем тели? (Бер укучы укый).

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул чакта —

башкаларны чакырганда

үзе яккан учакка;

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул мәлдә —

иң авыр минутында да

тормышка гашыйк хәлдә;

Ринат Харис.

Укытучы: Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Көтелгән җавап: Бу шигырдә сүз “матурлык” турында бара,

Укытучы: Балалар, бу шигыр юлларының безнең дәресебезгә кагылышы бармы?

 

Көтелгән җавап: Әйе,чөнки алдагы дәрестә без дә“Матурлык “ әсәрен укыдык.

 

Укытучы: Укучылар, без әсәрләр өйрәнгәндә аның эчтәлеге белән танышканчы нәрсәләр турында өйрәнәбез? Әйдәгез хәзер шул белемнәрне искә төшереп, мин тараткан кәгазьләргә берәр сорау языгыз, аннары башка төркемнәргә бирәсез. Төркемнәрдә җавапны бергәләп эзлиләр

1.Әсәрнең авторы кем?(Әмирхан Еники)

2.Ничәнче елда язылган?( Хикəя 1964 нче елда язылган).

3.Кайсы еллар турында сөйләнелә?(Революциягә кадәрге еллар).

4.Әсәрнең жанры.(хикәя)

5. Кем сөйли, ул кем булган?

6.Ни өчен хикәя дип атала. ( Бу әдәби әсәр хикәя жанрына карый, чөнки сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.)

Әлеге эшне бәяләргә онытмагыз. Сораулар өчен аерым, җавап язган өчен, басып телдән әйткән өчен.

Укытучы Хәзер сөйләшүне әсәрнең үзенә юнәлтик

 

Укытучы: Укучылар, әсәрдә иске сүзләр күп очрый. Ул сүзләрнең аңлатмалары дәеслектә бирелгән,сез аларга игътибар иттегез микoн? Әйдәгез үз-үзегезне тикшереп алагыз. Сезнең алдыгызда иске сүзләр язылган карточкалар һәм шунда ук аңлатмалары. Парларны табарга дәреслектән карап ткшерергә.

Туң күчән - бер дә пошынмас, бернәрсә дә кирәкмәс кеше.

Истикамәтле вә иҗтиһатлы -“ тырыш” дигән мәгънәдә.

Иганәче - спонсор

Бакырлар - “вак акча” мәгънәсендә

Низам-кагыйдә

Чәчәк авыруы-оспа

Укытучы: Әсәр ничек атала дидек. Сез матурлыкны ничек аңлыйсыз? Өйгә бирелгән эш шушы төшенчә белән бәйле иде.

 

Көтелгән җавап: Хикәядән матурлык сурәтләнгән урыннарны табып, дәфтәрләргә язып килергә иде.

(Укучылар дәфтәрләрендәге язмаларын укыйлар).

Әйе матурлык төрлечә була ,матурлык — бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлыйсыз.

Матурлык- җыйма исем.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзнең мәгънәләре шундый:
1) барлык матур, күңелгә рәхәтлек бирә
торган күренеш, эш, тормыш, сәнгать
әсәрләре;
2) матур сокланырлык табигать;
3) ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә
торган тышкы кыяфәт;
4) кеше эшчәнлегендә уңай хуплана
торган сыйфат.

 

Матурлыкның чын мәгънәсенә төшенә алабыз. Матурлыкны берегез табигатьтә күрә, икенчегез аны кеше күңеленең матурлыгы дип саный, өчен­чегез матурлык ул — кешенең тышкы кыяфәте , ди. айберләрегез матурлыкны шушы тыныч тормышта әти-әниләрегезнең саулыгы ди. Әйе матурлык һәркайсыбызны да чолгап алган.

Саулык та матурлык дигәннән әйдәгез без дә саулыгыбыз турында кайгыртып алыйк.

Физкультминут

Гөлчәчәкләр күренде(балалар басалар).

Һәм кояшка үрелде(кулларын югары күтәрәләр).

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт(сузылалар)

Җил исте(чайкалалар,)

Чәчәкләрне селкетте.

Уңга бөгелделәр (бөгеләләр),

Җиргә иелделәр (чүгәлиләр),

Сулга бөгелделәр (бөгеләләр),

Җиргә иелделәр (чүгәлиләр).

Чәчәкләр зур булып үссен (сузылалар),

Безгә шатлык китерсен (утыралар).

3. Уку мәсьәләсен кую

Укучылар, матурлыкны кем тудыра?

II.уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Төркемнәрдә эшләү.

Без әсәрнең эчтәлеге белән таныштык, вакыйгалар уртасында кем соң безнең?

Көтелгән җавап: Әсәрнең төп герое- Бәдретдин.

Укытучы: Кем ул Бәдретдин?

Көтелгән җавап: Бәдретдин-шәкерт, авыл малае.

"Матурлык" хикәясендә"ана матурлыгы".
PPT / 4.09 Мб

Укытучы: Укучылар, Бәдретдин белән якыннанрак танышыр өчен әйдәгез аның турында класстер төзегез (укучыларга алдан әзерләнгән кәгазләр таратыла) Төркемнәрдә эшлибез. Өч төркем.

 

Бәдретдин

 

 

2 минут эчендә бергәләп, аңа хас сыйфатларны,яки ул эшләгән эшләрне язып чыгасыз. Төркемнән бер укучы укый.

2. Әсәрнең эчтәлеген искә төшерү.

Хәзер үзегез язган сүзләрне исбатлап, безгә әсәрдән өзекләр сөйләгез, сезгә искә төшерү өчен бер минут вакыт бирелә. (Укучылар сөйлиләр).

Димәк матурлыкны кем тудыра?Кеше үзе, бу очракта Бәдретдин.

3. Ярдәмче геройлар. Дәфтәрләргә язу.

Әсәрдә Бәдретдиннән тыш тагын кемнәр бар икәне билгеле булды.

Көтелгән җавап: әнисе, әтисе, бабасы.

Укытучы: Ул геройлар арасында безне иң тетрәндергәне кем?

Көтелгән җавап: Әнисе, аның тышкы кыяфәте ( бите).

Укытучы: Укучылар, ананың тышкы кыяфәте ничек сурәтләнә һәм нинди тәэсир калдыра?

(Әнисе матур түгел, чәчәк зәхмәте бөтен битен бозган.)

Өйләрендә Бәдретдиннең тагын нинди таланты бар икәне ачыла?

Искә төшерик,кулына скрипка алгач, улы әнисеннән: «Ни уйныйм?" — дип сорый. Бала өнисенең яраткан көен уйный. Әйдәгез “Салкын чишмә” җырын тыңлап алыйк. Бер укучыдәреслектән әнине сурәтләгән урынны укый.

Әйе, әниснең битен авыру бозган, ләкин аның матурлыгы нәрсәдә?

Көтелгән җавап: Ананың матурлыгы баласының тәртипле, тәрбияле, укымышлы булуында.

Укытучы: Анада баласына карата нинди хисләр бар?

Ярату,горурлану,соклану.

Димәк нинди фикергә киләбез

Ана-бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке –ана булуда!

Дәресебезнең темасы ничек була?

Матурлык” хикәясендә “ ана матурлыгы”.

III. Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау.

Бәдретдиннәрнең әйләре иске, ләкин _______________________

Бәдретдин ярлы, ләкин бөтен ________________________________

Әнисенең бите ямьсез, ләкин күңеле__________________________

Әсәр _____________________________________________турында.

Әсәр________________________________________________өйрәтә.

Укучыларга бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алулары турында сораулар бирелә.

- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

Әйе, тирәбездә төрле язмышлы кешеләр бар. Без аларга карата мәрхәмәтле булырга тиешбез. Ә әти-әниләребез каршында мәңге бурычлы икәнебезне онытырга безнең хакыбыз юк.

2. Бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнарын бәяләп, билгеләр куела.

3. Өй эше:

1.” Бәдретдиннең әнисе матур.” дигән темага проект эше эшләргә

2.Бәдретдин образына характеристика язарга.

3.Үзегезгә ошаган бер өзекне тасвирлап рәсем ясарга .


"Матурлык" хикәясендә"ана матурлыгы".
PPT / 4.09 Мб
в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.