12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Галимова Гузалия Рамисовна393

Дәреснең технологик картасы

Предмет: татар әдәбияты

УМК: Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан төп программа. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, 2013 нче ел. Төзүче-авторлары: Ф.Х. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Дәреслек, электрон белем бирү ресурслары, ноутбук, проектор, экран, слайдлар)

Класс: 6 нчы сыйныф

Тема

Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре

Ямьсезлек эченә яшеренгән матурлык”

Дәреснең максаты

Ә.Еникинең “Матурлык” әсәрен анализлап, эчке матурлыкны күрә алуга ирешү

Дәреснең бурычлары

1.Белем бирү максаты: укучыларның Ә.Еники турындагы белемнәрен тирәнәйтү, “Матурлык” әсәрендә чагылыш тапкан төп фактик мәгълүматлар белән таныштыру;

2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: үз тарихыңны белергә, яратырга, өйрәнергә, үткәннәрдән сабак, күргәннәрдән гыйбрәт алырга өйрәтү

3.Тәрбия бирү максаты: укучыларда игелеклелек, шәфкатьлек; ата-анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү, дус.татау яшәргә теләк уяту

Планлаштырылган нәтиҗәләр

1. Предмет нәтиҗәләре:

танып белү өлкәсендә: әдәби әсәрне анализлау, аның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү.

әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә: автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

коммуникатив өлкәдә: әсәрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау.

эстетик өлкәдә: сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образларның сурәтләү көчен аңлау.

2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе

3 Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив: әсәрнең төп идеясен табу, геройлар эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм иптәшләреңнең фикерен дөрес бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

танып-белү:булган белемнәргә таянып, “бәхет” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү

коммуникатив УУГ: күмәк эш вакытында бер фикергә килә белү.

Дәрес тибы

яңа белемнәр ачу, рефлексия дәресе (дәрес-диалог)

Предметара бәйләнешләр

рәсем сәнгате, татар теле

Ресурслар:

төп

өстәмә

Төп: татар әдәбияты (рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен дәреслек) 2014

Өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук

Эшне оештыру

индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү

Төп төшенчәләр

тема, проблема, идея, анализ, нәтиҗә, чагыштыру

Педагогик технологияләр

өлешчә тикшеренү


 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреснең предмет материалы)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкъдимнәр

Мотивлаштыру

2 мин

Максат: Уңай психологик халәт тудыру

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту

Дәрестә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:

кеше сөйләгәнне игътибар белән тыңла;

үз фикереңне ачык итеп әйт;

иптәшеңне урынсызга бүлдермә

Үз фикеребезне ачык, төгәл итеп әйтәбез

Шәхси эшчәнлеккә: өйдә һәм алдагы дәресләрдә алган белемнәрне барлау

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү

Укучы тарафыннан Р.Харисның “Кеше кайчан матур?” шигыре укыла.

Дәресебез бер сулышта үтсен өчен нишлибез?

Актуальләштерү

6 мин

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү, дәреснең темасын ачыклау

Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен шартлар тудыру

Искәрмә: хикәя алдан ук өйдә укыла. Шуңа нигезләнеп, әсәрне йомгаклауга әзерлек эше алып барыла

Узган дәрестә Ә Еникинең “Матурлык” әсәре, аның төп герое Бәдретдин белән таныштык

Ана белән баланың үзара бик җылы мөнәсәбәтен, Бәдретдиннең әнисен яратуын күрдек

Әсәр буенча чорга автор исеменнән бәя бирү

Шәхси: уку эшчәнлегендә хезмәттәшлек оештыру.

Регулятив: төркемнәрне тыңлап, нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив: хикәядәге вакыйганы тормыш белән бәйләп, нәтиҗә чыгару

Узган дәрестә нинди әсәр белән таныштык?

Матурлык” хикәясен укыгач, нинди хисләр кичердегез, нәрсәгә игътибар иттегез?

Күптән түгел генә безнең 8 март халыкара хатын-кызлар көне булып узды. Сезгә өй эше итеп, әниләрегезнең сүзле портретын ясап килергә иде.

Бер-ике укучы эше белән танышу.

Матур, сабыр, уңган, миһербанлы

Минем фикеремчә, күңелең чиста, изге, теләкләрең яхшы булса, кеше һәрчак матур

Үз фикереңне раслау өчен, төрле дәлилләр таба белү, сөйләм байлыгы булу

Шәхси: үз фикереңне курыкмыйча әйтә белү.

Укучылар, сезнең күз алдыгызга Раянның әнисе нинди булып килеп басты?

Аның матур икәнен каян белдегез? Ул бит сезгә аның сурәтен күрсәтмәде?

Слайд №1 Табигать, кыз, учак рәсемнәрен күрсәтү

Матурлык

Эчке матурлык

Ямьсезлек эченә яшеренгән матурлык

Әсәрне анализлап, автор әйтергә теләгән фикерне табарга тырышырбыз

Дәреслектән өзек табып уку

Танып-белү: гади ситуацияләрне бәяләп, геройның эчке халәтен аңлый алу

Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресебезнең темасы ничек яңгырар? Төгәлрәк, Еникичә ничек атарбыз?

Теманы ачар өчен үз алдыбызга нинди максат куярбыз?

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы

4 мин.

Максат: Укучыларда килеп туган авырлыкны билгеләү

Укучылар алдына проблемалы сорау куя, проблемалы ситуация тудыра.

Укучыга үз фикерен әйтер өчен юнәлеш бирә

Матурлык – җыйма исем. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзнең мәгънәләре шактый

Слайд №2

Эчке матурлыкның ни икәнен аңлап бетерми

Табигать, тыныч тормыш, әти-әниең булу, үз телеңдә белем алу

Тышкы матурлык кына кешене бизәми, күңеле киң, яхшы булган кешеләргә күбрәк тартыласың

(сүзлектән карап әйтәләр)

Матурлык” төшенчәсенең мәгънәсен сүзлек ярдәмендә ачыклау

Коммуникатив: укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу.

Танып белү: төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү.

Нәрсә соң ул матурлык? Сез аны ничек аңлыйсыз? Ничек итеп матурлыкны танырга?

Физминутка.

Максат: укучыларны ял иттерү

Җаваплы укучыны билгеләү

Күнегүләр ясыйлар

 

Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту

 

Кыенлыктан чыгу этабы

(яңа алган белемнәрне урынлы куллану)

4 мин

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын билгеләү

Җавапка этәрүче сораулар бирә

Матурлык ул соклану хисе тудыра. Кеше җаны һәрвакыт матурлыкка тартылып яши

Күренешкә

Тышкы кыяфәткә

Табигатькә

Яхшы холыкка

Бәдретдин аша

Табигать күренеше аша

Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр аша

Шәкертләрнең матур мөгалләмәсе (поступок) аша

Ана белән бала мәхәббәте аша

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикер алышу, уртак фикергә килү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту

Регулятив: бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.

Шәхси: укучының башкаларны кабул итүе,аңлавы, фикерләрен җиткерә алуы.

Матурлыкны без ничек тоябыз?

Тормышта без нәрсәләргә сокланабыз?

Ә.Еники үзенең әсәрендә “матурлыкны” ничек итеп ача?

Автор матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәрә?

Яңа алган белемнәрне практик куллану

6 мин.

Максат: тургай образы аша шәкертләрнең эчке халәтен билгеләү

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә.

Әсәрдә төп герой Бәдретдин дидек. Аның эчке матурлыгын ачарга безгә ярдәмче геройлар ярдәм итте.

Тургай күчмә кош. Туган ягына кайткач, ул җәй буена итрә таңнан кичкә кадәр сайрый Слайд№3

Әйдәгез шул юлларны табып укыйк әле

Әйе, бик дөрес укучылар. Җир йөзендә бит әле тургай кебек кечкенә кошлар да үтеп керә алмаган матурлык бар. Ул – рухи матурлык. Кешенең эчке матурлыгы.Бу матурлык җимерек өй эчендә генә бикләнеп ята алмый. Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә.

Әтисе, әнисе, бабасы, шәкертләр

Ул- тургай образы

Шәкертләр авылга кергәндә һәм басу капкасын чыкканда

Кечкенә, соры, ямьсез генә бер кош. Ә сайрап җибәрсә, бөтен табигать матур хозурлык белән тула

Юк. Башта ул шатланып сайрый, соңыннан ярсып, бик биеккә күтәрелеп сайрый

Ул безгә шәкертләрнең эчке халәтен күрсәтергә теләгән

Бәдретдин, әнисе, шәкертләр

1 нче төркем Бәдретдиннең матурлыгын

(сабыр холыклы, ярдәмчел, чиста-пөхтә булуында, олыларны хөрмәт итүендә, әнисен яратуында чагыла)

2 нче төркем әнисенең матурлыгын

(нечкә күңелле булуында, улын өзелеп яратуында, аның белән горурлануында)

3 нче төркем шәкертләрнең матурлыгын күрсәтә

(тыйнак булуларында, гаилә гореф-гадәтләрен санга сугуларында, эчке матурлыкны күрә белүләрендә)

Хикәядәге эпизодларны тормыштагы вакыйгалар белән чагыштыру.

Коммуникатив: үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү.

Регулятив: автор карашын аңлата торган сүзләр аша объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне ачыклау.

Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру

Әсәрдә ярдәмче геройлар кемнәр?

Ә бит әсәрдә символик образ да бар. Ул нәрсә?

Без аның белән кайчан очрашабыз?

Нинди кош соң ул тургай?

Аларда тургай бер төрле генә итеп сурәтләнгәнме?

Ничек уйлыйсыз, тургай образын автор ни өчен ике төрле кулланды икән?

Сүз кемнәр турында бара?

Аларның матурлыклары нәрсәләрдә чагыла? Төркемнәрдә эш

Материалны беренчел ныгыту

6 мин

Максат: Яңа алган белемнәрне практик куллана белү; үз фикереңне төзек һәм матур итеп әйтү.

Әйе, укучылар. Әсәрдә рухи күркәмлек тышкы ямьсезлеккә контраст итеп куела. Бәдретдиннең өе эчендә беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә

Бар. Ямьсезлек һәм матурлык каршылыгы

Өй эчендәге гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә

Әсәрнең аерым өзекләрен уку һәм шәрехләү

Танып белү: төрле предметлар белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Шәхси: укучының башкаларны кабул итүе, аңлавы, фикерләрен җиткерә алуы.

Хикәядә күзгә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?

Шәкертләр матурлыкны нәрсәдә күрәләр?

Хикәянең соңында мондый сүзләр бар: “бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере, - бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өлешеме, бәхетеме торып калды”

Автор матурлыкны тышкы чибәрлек итеп түгел кеше күңеленең, рухының матурлыгында күрсәтә.

Бу фикер автор тарафыннан хикәяләүче сүзләрендә җиткерелә (шул сүзләрне табып уку. “Берни эшли алмыйм.....”

Мөгаен, бәхетедер. Бәхет ул – ананың баласында үзенә карата хөрмәт ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә. Бәдретдиннең ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендә

   

Әсәрдә нинди идея ята? Автор матурлыкны безгә ничек итеп күрсәтергә тели?

Ничек уйлыйсыз, чыннан да, бәхетеме, бәхетсезлегеме?

Мөстәкыйль эш

6 мин

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау

Мөстәкыйль эшләрне күзәтү

Әсәр эчтәлеге буенча тест эшләү

Өстәмә белем чыганакларыннан файдалана белү

Шәхси: белем һәм күнекмәләрне куллана белү.

Танып белү: укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту.

Коммуникатив: үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли алу.

Карточкалар алдан таратыла

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре

8 мин

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү

Әсәрнең асылын аңлауга ярдәм итүче сораулар бирү. Фикерләрне дөрес нәтиҗә ясауга юнәлтү.

Әйе, матурлык – бик тирән мәгънәле сүз. Әйтем – сүзнең бизәге,

Мәкаль сүзнең җиләге дигәндәй, слайдларда мәкальләр язылган. Шуларны укып, мәгънәсенә төшенергә тырышып карыйк әле.

(Ромашка чәчәге таҗлары ачыла бара. Уртада “Кеше –җирнең гүзәл чәчәге” дигән сүзләр)

Кеше шушы сыйфатларга ия булганда гына “Кеше –җирнең гүзәл чәчәге”,- дигән фикергә киләбез.

(Ромашка таҗларын бер-бер артлы югалта барабыз)

Бу таҗларның берсе генә югалса да, кеше үзенең матурлыгын югалта икән. Димәк, тышкы матурлык кешенең акылын да, намуслылыгын да, күңел матурлылыгын да, әхлаклылыгын да билгеләми. Кеше өчен иң кирәге – эчке матурлык, кеше күңеленең матурлыгы.

Слайдта

Кеше өчен иң әүвәле –Намус, дигән.

Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше.

Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән.

Икенче кыйммәтлесе АКЫЛ, дигән.

Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман да юк.

Ялганга ант итеп барын саткан дигән.

Өченче кыйммәтлесе – ӘДӘП, дигән.

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк.

Кеше исемен күтәрү дә, гаҗәп дигән.

Дүртенче – кыйммәтлесе –КҮҢЕЛ, дигән.

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел дигән.

Бишенче кыйммәтлесе –САБЫР, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу.

Бер кайгыдан икенчегә салыр дигән

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен нигезләү.

Чыгарылган нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып кую.

Шәхси: эш барышында актив һәм мөстәкыйль фикер йөртү.

Коммуникатив: бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау.

Танып белү: әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау.

Регулятив: уку прблемасын чишү.

Сүз нәрсә турында бара?

Казан карасы китәр,

Намус карасы китмәс (НАМУС)

Акылың булса, акылга ияр, Акылың җитмәсә, мәкальгә ияр (АКЫЛ)

Үгет-нәсихәт бездән, Әдәп белү үзеңнән (ӘДӘП)

Рәхимле бүре рәхимсез кешенең баласын асраган (КҮҢЕЛ)

Күркәм кием – тән зиннәте, Күркәм холык – җан сихәте (САБЫР)

Рефлексия, өй эше

2-3 мин.

Максат: үзеңнең, иптәшеңнең эшен бәяләү, билгеләр кую

Дәресне йомгаклау. Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Җөмләләрне әйтеп бетер: “Бүген мин дәрестә ...... белдем. Миңа ...... кызганыч тоелды. Үземә ..... алдым.

Дәрескә йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: бүген без күңелебез аша ләззәтле хисләрне һәммәбез дә кичереп, сабыр, кешелекле, тормышны яратучан, игелекле булырга омтылып утырганбыз икән – болар барысы да матурлык бит. Матурлык һәркайда, аны күрә, тоя белергә кирәк. Мин һәркайсыгызның бәхетле, матур булып, шуңа омтылып, мәгънәле яшәвегезне телим

Мин, Бәдретдин урынында булсам, нишләр идем” дигән темага үз фикереңне язарга.

Бәдретдиннең сүзле портретын ясарга

Укытучы белән бергәләп, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирү, мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Регулятив: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Укучылар, үзбәяләрегезне чыгарыгыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Дәрес тәмам



 

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.