12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Тазиева Рузалия Равгатовна88
Россия, Татарстан респ., Набережные Челны

М.Җәлилгә багышланган кичә .“Тамчы шоу” уены(Сценарий)

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар!

Бүген 15 февраль- Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты , татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бүгенге кичәбезне М.Җәлилгә багышлыйбыз.

М.Җәлил! Бу исем-гасырлар буена буыннан-буынга, телдән –телгә сөйләнәчәк легендар исем. Аның Моабит дәфтәрләре кешенең рухи батырлыгына һәйкәл, бу шигырьләр киләчәк буыннарны да дулкынландырыр һәм яшь буында аңа охшарга тырышу хисе тудырыр.

1 укучы.М.Җәлил фашизмның кешелек дөньясына алып килгән фаҗигасен үз күзләре белән күрде, үз тәнендә, үз җанында татыды.

2 укучы.

Үзем күрдем, үз күзләрем белән

Үкреп акты ничек елгалар,

Балалар күк ничек үкси-үкси

Яшен түкте ярсып җир ана.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш

Болыт аша җиргә сузылып,

Үксеп үпте үксез балаларын

Соңгы кабат кысып, суырып.

1 укучы

Бу фаҗигадә шагыйрь рухи җиңеп чыгуына, дошманның тар-мар ителүенә ышана.

2 укучы.

Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа,

Бар хыялым шунда табылыр.

Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп,

Җиңү таңы тиздән кабыныр.

1 укучы.

Тиздән сүнәр гомерем, йөрәгемдә

Тоеп ялкын көчен.

Үлсәм үләм бөек хаклык өчен

Сөйгән халкым өчен.

А.б. М.Җәлил шундый вәхшәт эчендә җырларын иҗат итеп,бер батырлык күрсәтсә, шул җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә Мусаның авазы булып кына түгел, бәлки фашистлар җәзалаган миллионнарча корбаннарның , миллионнарча көрәшчеләрнең васыятьләре булып килеп җитте.("Җырларым"ның көе яңгырый)

2укучы

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы йөрәкне.

“ Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне.

1 укучы Әйе, шагыйрь мәңге үлемсез. Муса Җәлилнең исеме бөтен планетага билгеле. Патриотик шагыйрь исемен мәктәпләр, колхозлар, китапханәләр йөртә. Аның исемендә театр, теплоход һәм пароходлар бар.

Ә хәзер, укучылар,герой-шагыйрь М.Җ багышланган “Тамчы шоу” уеныбызны башлыйбыз. Уенда 2 команда булып 6 д сыйныф укучылары катнаша.

1 нче команданың исеме- “Кызыл ромашка”, капитаны-

2 нче команданың исеме-“Дуслык”, капитаны-

Безнең жюри-

Уеныбыз 5 турдан торачак.

1 тур. Сүзне командаларга бирәбез.Алар үзләре белән таныштырып китсеннәр әле. Уенны “Кызыл ромашка “командасы башлый. Уңышлар сезгә.

2 тур. “Муса Җәлил шигырьләрен беләсеңме?” дип атала. Мин сезгә шигырьдән өзекләр укыйм ,сез чиратлашып, дөрес җаваплар бирерсез.

Бик уңган безнең бакчачы бабай,

Яше үзенең 90 да бугай. (Бакчачы)

Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә (Суык бабай)

Юл чатында ялгыз гына.

үсеп утыра бер карт имән(Имән)

Җилләр, җилләр исегез

Болытларны кисегез(Җилләр)

Минем бар маэмаем,

Кара борын акбаем...(Маэмай)

6.Җырларым сез, шытып йөрәгемдә...(Җырларым)

7. Иртәнге таң нурыннан, уянды ромашкалар(Кызыл ромашка)

8. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

Муса инде үлгән дисәләр.

Син ышанма, бәгърем, андый сүзне

Дуслар әйтмәс якын күрсәләр.(Ышанма)

Жюри нәтиҗәләр ясаганда пауза.

Гарипова Ләйсән.” Бакчачы бабай”шигырен сөйли.

3 тур.М.Җ. тормышына багышланган сорауларга җаваплар бирү.

1 М,Җәлил кайчан туа?

2.М,Җәлил кайда туа?

3.М,Җәлилең беренче шигыре ничек дип атала? (Бәхет)

4. М,Җәлил кайларда белем ала?

5 .М. Җәлилнең беренче шигырьләр җыентыгы ничек дип атала, кайчан чыга? (Барабыз, 1925)

- М,Җәлил гомерендә Минзәлә шәһәре нинди роль уйный?

- М,Җәлил кызының исеме ничек?

- М,Җәлил сугышта нинди фронтта катнаша?

- 1 шигыре ничә яшьтә языла (9)

- М,Җәлил һәм җәлилчеләргә нинди шәһәрдә суд була.?

- Җәлилчеләрне кайчан җәзалап үтерәләр? 25.08.1944

- М,Җәлилнең сугыштан кайткан шигырьләре җыентыкларының исеме ничек?

- Моабит дәфтәрендәге беренче шигыренең исеме ничек?

- “Җырларым “шигыренә көйне кем язган?

- “Моабит дәфтәре” кайда саклана?

- М.Җәлилгә үлгәннән соң нинди исем бирелә?

4 тур. М.Җәлил шигырьләре буенча рәсем ясау

Карак песи

Бакчачы бабай.

Бу вакытта бер җыр җырлау.

5 тур бер сүздән күп сүз ясарга.Сандугач һәм чишмә.

6 тур. Капитаннар ярышы. җавапларны 1 сүз белән генә әйтергә әйе, юк

1 . Февраль яз ае.

2. Карлыган-җиләк-җимеш?

3. Шаймиев-Россия президенты

4. Тукай-драматург?

5.Сез 40 мәктәптә укыйсыз?

6. Чулман-ул шәһәрме?

7.Шүрәлене Пушкин язганмы?

2 командага сораулар

1.Кыяр-ул җиләк

2.Студент мәктәптә укыймы

3.Рөстәм Миннеханов-Татарстан презеденты

4.Казан-Россиянең башкаласымы?

5.Идел ул елгамы?

6.Бөек Ватан сугышы 1945 елда бетә

7.Татар телендә род категориясе бармы?

Жюри бәйгегә нәтиҗә ясый.Җиңүче команда билгеләнә. Укытучы кызыклы уен өчен рәхмәт белдерә.


 

Опубликовано в группе «"Как живу, так и пишу: свободно и свободно!"»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.