Роза Солтанова иҗатында шагыйрь йөрәгенең тибеше

0
0
Материал опубликован 15 February 2017

Роза Солтанова иҗатында шагыйрь йөрәгенең тибеше

Захарова Зәлия Өлфәт кызы

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе

«Әлмәт һөнәри көллияте»

Ялгыз түгел минем җаным, тәнем,

Күңелем түгел әле бушлыкта.

Бөтен хикмәт яшәү мәгънәсенең

Олы җаннар белән дуслыкта.

Әлмәт төбәге әдәбият дөньясына бик күп талантлы шәхесләр бүләк итте. Шуларның берсе Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты, Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче мөгаллимә-шагыйрә һәм драматург Роза Солтанова.

Роза Солтанованың шигырьләре бик тә үзенчәлекле.Аларда шигъри җанлы шәхеснең тормыштагы җан әрнеткеч ачы хакыйкать белән күзгә-күз очрашуы, маңгайга-маңгай килеп чәкәләшүе, рухи һәм иҗади табышлары чагыла. “Бу дөньяда мин кем, мин ни өчен яшим, миңа нишләргә?” – дигән мәңгелек фәлсәфи сораулар җавапны ул, нечкә хатын-кыз җаны аша уздырып, өзлексез эзли.[2,с.4]

Роза Солтанова иҗатын якыннан белгән, аның шигырьләрен йөрәге аша үткәреп укый белүчеләр шагыйрьнең тагын бер үзенчәлегенә игътибар итми калмаслар: ул үзенең иң нечкә, иң нәфис хисләрен нәкъ менә шагыйрә буларак яза бит. Әлеге шигырьләрендә әйтергә теләгән фикерләре безгә, укучыларга, аның йөрәк тибеше булып ишетелә.

Күңелем серләре”, “Сагыну-сагышларым, югалту-табышларым”, “Балачак сукмаклары” – аның, үз-үзен кабатламыйча, яңача фикер йөртә алуын, каләменең көннән-көн шомара баруын күрсәткән ачык дәлилләр. Роза ханымның әлеге җыентыклары үтелгән тормыш тәҗрибәсен үзләрендә чагылдыручы, халык тарафыннан яратып кабул ителерлек шигырьләрдән тора.[2,с.3] Автор лирик-фәлсәфи һәм публицистик рухтагы, тезмә әсәрләрен туплап биргән. Җыр һәм бәет рухында язылган язмалар да очрый. Алар, нинди генә кимәлдә язылсалар да, иң мөһиме, укучыны тормыш мәйданында ныклап көрәшергә чакыралар, аңа яшәү дәрте биреп торалар.

Алар яшәргә тиешләр”, “Ялгыш адым”, “Сәрхуш чыршы эзли”, “Сез тормыш корырга әзерме?”, “Нәрсә ул бәхет?”, “Табигать законнары” исемле сценарийлары бүгенге көннең тәрбия проблемаларын күздә тотып иҗат ителгән. Шушы әсәрләр укытучылар-тәрбиячеләр өчен методик кулланма буларак хезмәт итә ала.

Шәхесне гомере буе аның бу дөньяга ник килүе, аның миссиясе, үзен камилләштерүе борчый. Берәүләр һәрдаим үз өстендә эшли, камилләшә, кешелек алдында һәм әти-әнисе каршында үз миссиясен үтәргә тырышып яши, ә кайберәүләр барга риза булып, үзенә хас сыйфатларны үстерергә уйламыйча, ничек бар шулай кабул итеп яшәргә күнегә. Өченче төркемгә караган шәхес яшәү барышында уңай яки тискәре якка үзгәрергә мөмкин. Язучы XX гасыр ахырында җәмгыятьтә инфекция формасында чәчәк аткан чирләр: алкоголизм, наркомания, фәхишәлек кебек авыруларның кешене деградациягә китерүдәге ролен укучыга җиткерергә тырыша. Әсәрдә бердәнбер уңай герой булып авторның үзенең геройларына карата булган мөнәсәбәте, тәнкыйте, җәмгыятьтәге тискәре сыйфатларны фаш итүе тора.

Без яшәгән җәмгыять бик катлаулы. Аны үзгәртеп кору, алга таба үстерү өчен әхлаклы, намуслы кешеләр кирәк. Ә аңлы, чиста рухлы кешеләрне каян алырга, аларны кем тәрбияләргә тиеш соң? Минемчә, шагыйрь-укытучының төп бурычы – менә шушы тәрбия эшендә башлап йөрүчеләр булу. Дөрес, кешедә намуслылык, әхлаклылык тәрбияләү – катлаулы бурыч. Үзенең әсәрләре аша ул безне табигать матурлыгын гына түгел, кеше холкындагы уңай сыйфатларны күрергә дә, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә дә өйрәтә.

Үзенең иҗаты белән Шагыйрә безне сокландыра да, тәрбияли дә: матурлыкны күрергә, аның кадерен белергә, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә өйрәтә. Гади генә тоелган шигырьләре, әсәрләре аша ул безне тынычлыкны сакларга да, балаларны якларга да, шәфкатьле һәм кешелекле булырга да чакыра.

Кулланылган әдәбият

  1. Солтанова Р.Г. Алар яшәргә тиешләр. – Казан: «Дом печати» нәшрияты, 2009.-184 б.
  2. Солтанова Р.Г. Мул кояшлы булсын язларым. – Казан: «Сүз» нәшрияты, 2009.-160 б.+32 б. илл.
в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.